Алабуга- музейлар шәһәре (клластан тыш чара)
методическая разработка по краеведению (9 класс) по теме

Алабуга- музейлар шәһәре (клластан тыш чара)

Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Музейларның кеше тормышындагы ролен билгеләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alabuga1tat.doc687.5 КБ

Предварительный просмотр:

АЛАБУГА – МУЗЕЙЛАР ШӘҺӘРЕ.

  Алабуга –аерым бер тарихи - мәдәни ядкарьләр , комплекслар ,һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар күпләп тупланган як. Алар республика һәм гомумроссия күләмендә генә түгел, ә бәлки дөньякүләм кыйммәткә ия.

Хәзерге көндә шәһәрнең бөтен тарихи өлешен анда яшәүче халык өчен уңай мөхит тудыруда мөһим урын итеп тә, туристларны җәлеп итәрлек рекреация зонасы итеп тә карарга була: ул табигый тыюлыклар һәи бизнес –туристлык объектлары белән яраклы рәвештә менә дигән туристлык продукты тудыра.

 Бүгегнгесе көндә яңа музейлар ачу, яңа һәйкәлләр төзү  юлы белән тарихта әһәмиятле эз калдырган, Алабуга шәһәренә бәйләнешле булган шәхесләр исемен мәңгеләштерерү эше алып барыла.

70 мең кеше яшәгән Алабуга шәһәрендә  хәзерге көндә берничә музей эшләп килә.

Бөек рәссам Иван Иванович Шишшкин мемориаль – музее  1835нче елда Алабуга купецы Иван Васильевич Шишкин төзеткән йортта урнашкан. И.В.Шишкин – шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашучы буларак билгеле булган. 1824 нче елда  ул шәһәр магистратында бургомистр  булып тора, шулай ук ике тапкыр шәһәр башлыгы булып сайлана. 1883 нче елда үз акчасына Алабуга шәһәре өчен водопровод төзетә. И.В.Шишкин туган якны өйрәнү буенча Алабуга турында  күп кенә тарихи материаллар җыя. 1871 нче елда Мәскәүдә “ Алабуга шәһәре тарихы” дигән беренче тарихи очерк  яза.

И.В.Шишшкинның улы  бөек рәссам И.И.Шишкин 1832-1898 елларда бу йортта үзенең бала - чагын һәм үсмер елларын үткәргән.

Музей- йорт 2 бүлектән тора- мемориаль һәм картиналар галереясыннан.

Бина ике катлы.

1 нче катта зур һәм кечкенә кунак бүлмәләре, рәссамның әтисенең эш бүлмәсе, аш бүлмәсе.

2 нче катта рәссамның иҗади эш бүлмәсен, ял бүлмәсен күрергә була. Анда шул заманга караган матур канәфиләр, түгәрәк өстәл,эш урындыклары, рәсем ясау өчен элмәтакта  җайланмасы. Әйтерсең, И.И. Шишкин әле яңа гына кая да булса чыгып кына киткән.

Йокы бүлмәсендә  матур итеп җыештырылган карават, шәмдәлләр.

Ике залда И.И.Шишкинның  картиналары да куелган. Бер залда график эшләр, икенчесендә буяулар белән ясалган  рәссамның үз картиналарын күрергә мөмкин.

Графика залында Шишкинның  осталыгы ягыннан беркем дә узып китә алмаган офортлары зур урын алып тора , чөнки рәссам бу юнәлештә эшләүче бөек оста була. Экспозициядә төрле вакытларга караган 22 офорт тәкъдим ителгән. Шулар арасында  табигатькә карап сокланучы, аннан көч алучы   зирәк карт образындагы  рәссамның автопортреты да урын алган.

Икенче залда рәссамның 14 картинасы күрсәтелгән, алар арасында иң беренче рәсемнәреннән “ Урып- җыю” дип аталган картинасы да бар.

 Музейның адресы: Набережная ур.,12

Тел.413-02

 

Туган якны өйрәнү музее.

 

Бу музей Беренче өяз казначействосы йортында урнашкан.

 Музейда “ Шәһәр гербы астында”дип аталган экспозиция эшләп килә.

Экспозициянең нигезен безнең эрага кадәр VIII-III гасырлардагы ананьин мәдәниятенә   караган әйберләр, XIII-XV гасырларда болгар чорының балчык савытларның калдыклары, 1773-74 нче еллардагы крестьян сугышы вакытындагы кораллар, христиан һәм мөселман диненә караган әйберләр, көн-күреш кирәк- яраклары, эш кораллары күрсәтелгән.

Экспозициядә шулай ук театр аксессуарлары, музыка кораллары, исемнәре шәһәр тарихы белән бәйле булган шәхесләрнең фотосурәтләре дә бар.

Экскурсия вакытында түбәндәге тематика тәкъдим ителә:

  1. Алабауга- борыңгы заманнарда.
  2. Трехсвятск авылы һәм крестьяннар хәрәкәте.
  3. Алабуга өязенең һәм Алабуга шәһәренең  промышленносте һәм сәүдәсе.
  4.  Кама буендагы химик заводка нигез салучы Ушаков купецлар.
  5. Алабуга өязенең һәм Алабуга шәһәренең   иҗтимагый- мәдәни тормышы.

Адресы:.Московская ур.,123

 Музейның мөдире : Валитова Ф. Х.:  т.2-21-70, 2-24-61

Надежда Дурова мемориаль- музее.

Алабуга кунаклары арасында аеруча кызыксынуны  атаклы кавалерист- кыз, 1812нче елгы Ватан сугышы герое , беренче офицер- хатын-кыз һәм күренекле язучы -Надежда Дурова музей- ихатасы уята.

Музей 1993нче елның 27нче августында ачыла. Анда 5 зал бар: балачак еллары, хәрби хезмәте, әдәби эшчәнлеге, Алабугада яшәү чоры һәм Хәтер залы. Кызганычка каршы, Н.Дурованың  шәхси әйберләре сакланмаган, музейда күрсәтелгән экспонатлар шул чорга караган әйберләрдән тора.

Дурова Алабугага,абыйсы городничий итеп куелгач, килә һәм 30 елга якын яши. Ул яшәгән йортның бер өлеше җимерелгән булган. 1980 елда Алабугада 1901нче елларда булган Александр Сакс китабындагы рәсемнәр буенча кабат торгызыла.

 Надежда Дурова 23 яше тулган көндә, кечкенә улын әтисенә калдырып,чәчен кистереп, ирләр күлмәге киеп, атлы казак полкына ияреп сугышка китә.Ул үзен корнет Александров дип таныштыра. 1807 нче елда Гутштадт шәһәре янында барган сугышлар вакытында, Дурова яралы офицерны  коткарган өчен Георгий тәресе белән бүләкләнә. Тик сер чишелә-  тиздән батыр солдатның  хатын- кыз икәне ачыклана һәм аны өенә , әти-әнисе янына кайтарырга тиеш булалар.Әлбәттә, Н.Дурова моның белән килешә алмый , император Александр I нчегә үтенеч яза. Патша Дуровага армиядә калырга рөхсәт итә һәм Мариуполь гусарлары полкына билгеләргә әмер бирә.  1812 нче елгы Ватан сугышында  Н.Дурова Кутузовның шәхси ординарцы булып тора.

10 ел төрле хәрби походларда катнашып, 1816 нчы елда отставкага китә. 1835 нче елда ул Алабугага яшәргә кайта һәм язучылык эшенә керешә. 1839 нчы елда Дурованың 4 томнан торган

“ Повестьлар һәм хикәяләре” басылып чыга.Бөек критик В.Г.Белинский Дурованың иҗаты турында сокланып сөйли торган була.  

Дурова барлык тапкан акчасын кешеләргә ярдәм итүгә тота, шуңа күрә  “аның үлеменнән соң бары тик 1 сум акча табылган “, диелә истәлекләрдә.

1866нчы елның 21нче мартында Надежда Дурова вафат була һәм Троицк зиратында җирләнә. Бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә бронза атка атланган кавалерист- хатын –кызга һәйкәл куелган.

Музей- ихатага аяк басуга безне Надежда Дурованың бюсты каршы ала. Ишегалды 19нчы гасыр мөхите рухында ясалган: таш җәелгән юллар, мунча, амбар, беседка, карета сарае. Амбарда хуҗалык кирәк- яраклары урын алып тора. Карета сараенда ат чаналары, ат җигү крәк-яраклары, юл сандыгы бар.

1нче зал. Өйнең беренче каты известняктан төзелгшн, бу ярдәмчел бүлмә буларак исәпләнә. Монда Н.Дурованың бала чагына караган экспонатлар күрсәтелгән. Өстәлдә шул чорда кызыксынып укыла торган авторлар   Ломоносов, Вольтер китаплары. Шулай ук монда кул эшләре өчен әйберләр куелган өстәл бар. Витриналарда архив документларының күчермәләре урнашкан. Шулар арасында 1801 һәм 1803 нче елларда Н.Дурованың кияүгә чыгуы һәм малае Иванны чукындыруы турында документлар бар.

   

2нче зал

Надежда Дурованың хәрби тормышына багышланган.

Монда шул заманда кавлерист гусарлар кигән киемнәрнең(копияләре) күчермәләре, хәрби кораллар куелган.Шунда ук Франц Рубоның “Бородино сугышы” дигәнКартинасы урын алган. Чөнки бу сугышта Дурова да катнаша. Наполеон Кутузов бюстлары “ Хәрби хезмәт”экспозициясен тулыландыра. 2005 нче елда Санкт-Петербург шәһәрендә эшләнгән Надежда Дурованың офицер киемендәге балавыз сыны бу залның төп өлешен тәшкил итә.

Надежда Дурованың әдәби эшчәнлегенә багышланган  залда аның А.С.Пушкин белән язышкан хатлары күрсәтелә. Пушкин үзенең беренче хатын 1835 нче елның 16нчы июнендә  Александров фамилиясе белән  Алабуга шәһәренә җибәрә. Н. Дурова исә җавабын 5 нче августта яза.

Яшышуның сәбәбе “Кавлерист- кыз язмалары”н бастыру була. Нәкъ менә Пушкин корнет Александров   һәм Дурова бер кеше икәнен ачып бирә, шуңа күрә икенче хатын Надежда Дурова исеменә җибәрә. Тик Дурова:  “ Миңа Александров исеменә язсагыз иде”,- дип үтенечен юллый.Пушкин белән язышудан тыш бу залда “ Кавалерист –кыз язмалары”нан өзекләр булган“Замандаш”(“Современник”) журналын да күрергә мөмкин.

Киләсе зал  “Алабуга тормышы” дип аталган. Монда канәфи, этажерка,матур сандыкчыклар, һәм,  Алабуга  яшәешенең аерылгысыз бер өлеше булып торган,  тәмәке тарту трубкасы урын алган.Бу залда Алабугада яшәп киткән О.А.Якунина музейга бүләк итеп бисер белән чигелгән эш Һәм борыңгы  инә саклана.Гомумән алганда музейда 5 зал бар. Аларның һәркайсы Надежда Дурова яшәгән чорны сурәтли.

Музей белән танышу Н.Матюшин тарафыннан эшләнгән Надежда Андреевнаның портреты белән тәмамлана.Бу портреттан безгә ир-ат киеменнән, чәчләре кыска итеп киселгән искиткеч  гүзәл хатын- кыз- үзе карап тора. Аның тормышы һәм язмышы  бүгенге көнгәчә сер булып кала, ның кылган батырлыклыры чынга охшамаган, тормышның гадәти агышына сыймый кебек.Музей- ихатаның  сәнгати авторы Алабуга рәссамы Рабис Сәләхов бу эше өчен “ ТР ның  атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән исемгә лаек була.

 

Бу музей-тыюлык 1990 нчы елда РФ һәм ТАССРның мәдәни һәйкәлләрне саклау законы нигезендә төзелгән. 1995нче елда РФ Президенты Указы белән бу тыюлыкка федераль статус бирелә.

Алабуга дәүләт тарихи-архитектур  музей- тыюлыгы – дәүләт учреждениясе формасында төзелгән. Ул тарихи- мәдәни, табигый, күчемле һәм күчемсез милек, мәдәни-агарту һәм туристик бердәмлекне күздә тотып, шуларны өйрәнү, торгызу һәм саклау максатыннан оештырылган.

Алабуга дәүләт тарихи-архитектур  музей- тыюлыгы- тради9ион һәм инновацион мәдәният үзәге буларак үсеш ала. Бу үзәк  мәдәният һәм тарихи-мәдәни , табигый һәйкәлләрне саклау буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыра.

 

Адресы: .Гассар ур.,9

Музея- тыюлыкның  директоры  Галлямова Д. Г.

Тел. 4-26-00

Директор урынбасары  Балобанова И. В. 4-23-28

АЛАБУГАДА  В.М. БЕХТЕРЕВ ИСЕМЕНДӘГЕ ӨЯЗ МЕДИЦИНАСЫ МУЗЕЕ.

2007 нче елда бөтендөнья  җәмәгатьчелеге  Алабугада туып үскән Владимир Михайлович Бехтеревның 150 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бөек галимнең исемен мәңгеләштерүдә беренче адым булып 2007нче елның 26 гыйнварында В.М.Бехтеревка куелган һәйкәлне ачу була.

Икенче адым -шул ук елның 29нчы июнендә XIX гасыр ахрында  төзелгән элеккеге җирле хастәханәнең хирургия бүлеге корпусында өяз медицинасы музее ачыла.

Музейның экспозициясе медицинаның  фән буларак барлыкка килүе һәм Алабуга өязе мисалында Россиядә җирле медицинаның аякка басуы күрсәтелә. Музейның залларында халык дәвалучыларының өйләре, табиб кабинеты, даруханә, операция бүлмәсе, балалар дәвалу бүлеге,акыллыарына зәгыйфлек килгән кешеләрне дәвалау бүлеге  күрсәтелә.

Музейның бер залы якташыбыз, дөньяги исеме таралган галим, күренекле табиб-психиатр , Психоневрология һәм кеше миен өйрәнү институтын оештыручы һәм җитәкләүче В.М.Бехтеревка багышланган.

Музейда XIX –XX гасырларга караган  меңгә якын экспонат урын алган. Экспозиция даими тулыландырыла. Музей хезмәткәрләре Алабуга өязендә һәм Алабуга шәһәрендә  медицина үсеше өлкәсендә фәнни- тикшеренү эшләре алып баралар,элекке хастәханәдә эшләгән табибларның исемнәрен эзлиләр. Шулай ук Казан һәм Киров шәһәрләре архивларынан материаллар туплыйлар. Бу эштә туган якны өйрәнүчеләр, медицина хезмәткәрләре, дәавланучылар зур ярдәм күрсәтәләр. Алар музейга архив документлары, китаплар, медицина инструментлары, көнкүреш  кирәк-яраклары китерәләр.

Музей эшчәнлегенең төп юнәлеше В.М.Бехтеревның тормышын һәм хезмәтен өйрәнү тәшкил итә. Галимнең гениалогик агачын төзү өстендә зур эш алып барыла, туганнары белән очрашулар үткәрелә.

Музейда даими рәвештә В.М.Бехтеревның хезмәтләре күрсәтелә, балаларга медицина буенча төрле лекцияләр укыла. Музей алдында сәламәтлек саклауөлкәсендә эшләүчеләр,  ветераннар клубы-“ Игелекле йөрәкләр” клубы эшли.

 

Алабуга сәүдәгәрләре музее.

Университет ишегалдында кызыл кирпечтән салынган зур булмаган  бео катлы өйне күрергә мөмкин. Бу йортта Россиядә тиңе булмаган “Алабуга- рәсәй сәүдәгәрләре музее” урнашкан.

Музей 2006 нчы елның 11 нче июнендә ачыла.  Ул Алабуга җирлегендә яшәгән һәм  игелекле эшләре белән  билгеле булган атаклы Стахеев, Грибасов, Ушаков, Черновлар нәселе белән таныштыра. Музейның университет ишегалдында булуы очраклы хәл  түгел. Университетны  19 нчы һәм 20 нче  гасыр  чигендә ире В.Г.Стахеев истәлегенә  Глафира Федоровна Стахеева төзетә.

Нәкъ менә Г.Ф. Стахеева шәһәрнең педагогик традицияләренә нигез салучы булып санала һәм Алабуга сәүдәгәрләренең игәнәчелек эшчәнлеген дәвам итүләренә йогынты ясый.

Музйда берничә тематик экспозициядән торган ике зал бар. Монда :

“ Алабуга сәүдәгәрләре династиясе”, “Алабуга сәүдәгәрләренең эшмәкәрлеге”,

“ Алабуга сәүдәгәрләренең җәмәгать һәм игәнәчелек эшчәнлеге” ,” Сәүдәгәрләрнең Алабугада һәи Россиядә калдырган  мирасы”.

Стендларда Стахеев, Грибасов, Ушаков, Черновларның нәсел  шәҗәрәләре, сәүдәгәр гаиләләренең фотосурәтләре, сәүдәгәрләренең акчасына төзетелгән уку йортлары һәм чиркәүләрнең  сурәтләре.

Музейның  үзәк өлешендәге экспозицияне “ Провинциаль сәүдәгәрләренең көнкүреше һәм тормыш рәвеше”  бүлеге тәшкил итә.  

Монда сәүдәгәрләренең кунак бүлмәсе интерьеры, эш бүлмәсе, хатын- кыз бүлмәсе.Бу бүлектәге экспонатлар  чын музей әйберләре, алар университетның элеккеге ректоры, профессор Н.М.Валеевның шәхси коллекциясеннән алынган.

 Музейга кергәндә үк беренче булып сәүдәгәр лавкасына эләгәсең. Киштәләрдә шул чорда сатуда булган тауарлар ята. Алабугада шәраб сатучы лавкалар күп була. Гадәттә лавкалар сәүдәгәрләрнең йортлары янында, яисә үзләре яшәгән шул өйләрнең беренче катында урнашкан була. 19 нчы гасырның икенче яртысыннан сату эше аерым кибетләрдә дә алып барыла. Аларның зур тәрәзәләре бер үк вакытта витрина һәм реклама урнаштыру урыны булып та хезмәт итә. Сәүдәгәр кибетләренең күҗесе бүгенге көнгә кадәр шәһәрнең иске өлешендә  сакланып калган.

Сәүдәгәр гаиләләрендәге хатын- кызлар күп вакытларын кул эшләре артында үткәргән. Урын-җир кирәк-яракларын, пәрдәләрне, япмаларны вензельләр белән чиккәннәр. Бай йортларда аерым хатын- кыз бүлмәләре булган. Музейда күрсәтелгән шундый бүлмәдә Стахеевларның 19 гасырга караган  “ Зингер” тегү машинасы, бизәнү өстәле, пар вена урындыклары, өстәлдә чигешле эскәтерен күрергә була.

Музейга аеруча матурлыкны икенче зал бирә.  Монда сәүдәгәрләрнең кунак бүлмәләре һәм эш кабинетлары күрсәтелгән. Кунак һәм аш  бүлмәләре йртның иң матур итеп бизәлгән өлеше  булган.Урта куллы сәүдәгәрләренең  кунак һәм аш бүлмәләре булып җыйнак һәм уңайлы бүлмәләр торган.

Гадәттә аш бүлмәсендә гаилә белән бергә утырып ашау, кунаклар кабул итү  булган. Ашаганнан соң кунак бүлмәсенә чыгып кем кул эше белән, кем карт уйнау, сөйләшеп утыру белән вакыт үткәргән. Шулай ук музыка тыңлаганнар, үзләре музыкаль инструментларда уйнаганнар. Бу залда кунаклар игътибарын бай эшләнешле буфет, диван һәм канәфиләр җәлеп итә. Мондагы экспонатларның иң кыйммәтлесе булып немец осталары ясаган музыкаль сандыкчык , тау  бәллүреннән эшләнгән люстра аеруча тарихи әһәмияткә ия.

Экспозиця язучы- сәүдәгәр Д.И.Стахеевның эш кабинеты  белән йомгаклана. Китап киштәләрендә борынгы китаплар, шулар арасында Мәскәүдә 1871 нче елда басылып чыккан  И.А.Шишкинның “Алабуга тарихы” да урын алган. Киштәдә Стахеевның апасы Евдокия Ивановандан калган статуэтка. Өстәлдә Алабуга училищесына чакырп язылган бердерә бастырылган биттә ачылган “Казан тереграфы” газетасы тегелмәсе ята.

Тарихи кыйммәте ягыннан Алабуга сәүдәгәрләре музеена тиңнәр юк. Ул шәһәр тарихында аеруча зур урын алып тора. Музейны тулыландырып университет каршында язучы- сәүдәгәр Дмитрий Иванович Стахеевка куелган һәйкәл һәм университетның икенче катындагы Г.Ф.Стахееваның  бюсты тора.

Музей мәгърифәтчелек хезмәтен генә түгел, туган якны өйрүнүдә дә зур роль уйный.  

АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ

ТАТАР ТЕЛЕ КАФЕДРАСЫ

Т Е М А:

                                                                                            Эшне башкарды

891 группа студенты:

                                                                                        Гулумов Р.Н.

                                                                                             Эшне тикшерде:

                                                                                                Хөснетдинова Э.Р.

Алабуга  2008

Кулланылган  әдәбият.

  1. Интернет мәгълүматлары.
  2. “Казан” журналы.  № 8.  2007 ел. “Идел-Пресс” типографиясе.
  3. “Татарстан “ журналы. “ Идел- Прес”. №7,2007 ел.
  4. Атлас  Tartarica. История татар и народов Евразии. РТ вчера и сегодня: справочно-энциклопедическое издание – М. : Дизайн. Информация. Картография, 2006.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Химические производства в ОАО «ОЭЗ Алабуга» Республики Татарстан

Цели  работы:•ознакомление учащихся с химическими предприятиями и производствами в Республике Татарстан,•повышение  у учащихся интереса к учебному предмету «химия»,•расширение знаний у...

"1000 яшьлек Алабуга буйлап сәяхәт"

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Беренче дәрестә Алабуга, аның тарихы, бөек шәхесләре турында презентация күрсәтелә, икенче дәрестә сочинение-юлъязма язу өстендә эш алып барыла....

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...

Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәтенең чагылышы Хабибуллаева Айгөл , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9 сыйныф Җитәкчесе Хәйруллина С. И.

Татар язучылары һәм  шагыйрьләре иҗатында дөнья  сурәтенең  чагылышы           Хабибуллаева Айгөл  , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9...

Алабуга тарихы

Алабуга тарихы турында...

"Алабугам минем"

Сыйныф сәгате...