"1000 яшьлек Алабуга буйлап сәяхәт"
план-конспект урока по теме

Зайнуллина Эльвира Тимеряновна

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Беренче дәрестә Алабуга, аның тарихы, бөек шәхесләре турында презентация күрсәтелә, икенче дәрестә сочинение-юлъязма язу өстендә эш алып барыла.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“1000 яшьлек Алабуга буйлап сәяхәттә”.

( Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Сочинение- юлъязма

(экскурсия) язарга өйрәтү)

Максат: 

  • сочинение- юлъязма язарга өйрәтү;
  • укучыларның кызыксынучанлыгын, сөйләм күнекмәләрен  үстерү;
  •   туган җиргә мәхәббәт, патриотизм хисләрен үстерүгә ярдәм итү.

Җиһаз: “1000 яшьлек Алабуга буйлап сәяхәттә” дип исемләнгән презентация.

“Елабуга заповедная”- музей-тыюлык чыгарган фотоброшюра.

          Алабуганың күренекле кешеләре, җирле язучыларыбыз җыентыкларыннан күргәзмә.

            Н.Дурова. Записки кавалерист- девицы.Тат. книж.изд., Казань, 1960.

           Тактада Д.Каюмова, Г.Әхтәмова шигырьләреннән өзекләр.

                                            Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Презентациянең 1 нче слайды ачыла:  

            Алабуга- болгар иле,

                              Ярларында гасыр җиле.

                              Тамырларда болгар каны,

                              Изге ата-бабам җире.    (Д.Каюмова)

II.Актуальләштерү.

        Исәнмесез, хөрмәтле укучылар! Бүген мин сезне, сыйныфта утырган килеш кенә булса да, 1000 яшәр гүзәл шәһәребез буйлап сәяхәт итәргә чакырам. Бүген безнең максат- Алабуга турында тагын да күбрәк белем туплау. Һәм үзебез күргән-белгәннәрне сочинение-юлъязма характерында язмача сөйләп бирү. Безнең инде сочинениенең берничә төрен: сочинение-тасвирлау, хөкем йөртү, хикәяләү, сочинение-биография, сочинение-реклама язганыбыз бар. Ә сочинение-экскурсия (татарча юлъязма дип атап була) төрен бүген эшләп карыйбыз. Мин сезгә маршрут планы тәкъдим итәм. Ә сез һәр күргән-белгән мәгълүматыгызны дәфтәрләрегезгә үз сүзләрегез белән терки барыгыз. Сочинение-экскурсия ул бары тик күргәнеңне генә язу түгел, сез һәр мәгълүматны үз йөрәгегез аша үткәреп, фикер дә әйтергә тиеш буласыз.

  Маршрут планы белән таныштыру (презентациянең 2 нче слайды ачыла). Алга таба сөйләм барышында презентация слайдлары ачыла бара

  Маршрут планы: шәһәр администрациясе—Н.Дурова музей-йорты—М.Цветаева мемориаль комплексы—И.И.Шишкин музей-йорты—Шәһәр тарихы музее—Мәңгелек ут—Ак мәчет—Алабуга җәмигъ мәчете—10нчы мәктәп.

              ( әзерлек эше: берничә укучыга алдан чыгышлар бирелә. Алар экскурсия барышында укытучының ярдәмчеләре булалар: һәрберсе берәр музей хезмәткәре я шәһәребезнең билгеле шәхесе булып чыгыш ясаячак).

       III.Яңа мәгълүмат бирү. 

1.Укытучы. Һәрберегезгә билгеле, укучылар  2007нче елда Алабуга шәһәре үзенең 1000 еллыгын бәйрәм итте. 1000 еллык тарихы булган шәһәребездә ниләр бар? Сез аларны беләсезме? Маршрут планы буенча кузгалдык.

 Безнең алда Алабуга шәһәренең бүгенгесе – администрация бинасы. Безне шәһәребез һәм районыбыз башлыгы И.Р.Гафуров каршы ала.

       Шәһәр һәм район башлыгы И.Р.Гафуров. Хөрмәтле укучылар! Шәһәребез хезмәт ияләре, ягъни сезнең әти-әниләрегез, зур тырышлык һәм җаваплылык белән шәһәребезнең 1000 еллыгын бәйрәм итте. Шәһәребезнең бәхәссез борынгылыгы һәм бай үткәне уникаль тарихи һәм археологик һәйкәлләрдә чагылыш таба. Кама регионында үзенең тарихилыгы, матурлыгы белән Алабугага тиңләшерлек шәһәрләр күп түгел. Без, алабугалылар, үз шәһәребез белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.

2. Укытучы. Юлыбыз дәвам итә. Без Нефтьчеләр урамы буйлап, шәһәребезнең тарихи өлешенә юнәләбез.Безне биредә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко каршы ала.

       Г.Руденко. Музей-тыюлык 1990нчы елда оештырылды. Аңа Н.Дурова музей-йорты, И.И.Шишкин, Шәһәр тарихы музейлары, М.Цветаева Мемориаль комплексы, Күргәзмәләр залы һәм Сәнгать салоны керә.Бүгенге көндә Алабугада тарихи, архитектур һ.б. төрле 209 һәйкәл, 700гә якын бина дәүләт саклавында исәпләнә.Россия Президентының 1995нче елның 20нче февралендә кабул ителгән 176нчы номерлы карары нигезендә Алабуга музей-тыюлыгы “Федераль әһәмияткә ия булган тарихи һәм мәдәни мирас объектлары исемлеге”нә кертелде. Тарихи мирасны яхшы саклаганы өчен шәһәребез Юнесконың “Пальмовая ветвь мира” дигән алтын медаленә лаек булды. Болар-безнең горурлыгыбыз.

3. Укытучы. “Зур Рәсәйнең кавалерист кызы

                        Мактап язган татар туташын”,- дип яза яраткан шагыйрәбез Дибәҗә Каюмова. Без данлыклы кавалерист-кыз Н.Дурова музей-йортында.

      Музей хезмәткәре (рәсемнәр күрсәтеп сөйли). Хәерле көн, дуслар! Сез 1812нче елгы Ватан сугышы герое, М.И.Кутузовның ординарецы, Россия армиясендә 10 ел хезмәт иткән данлыклы кавалерист-кыз Н.Дурова музей-йортында. Н.Дурованың соңгы 30 ел гомере Алабуга белән бәйле. Ул биредә үзенең атаклы “Кавалерист-кыз язмалары” дигән китабын яза һәм үз вакытында ук бу китапка (китап күрсәтелә) А.С.Пушкин зур бәя бирә. Россиянең беренче хатын-кыз офицеры Н.Дурованың язмышы үзе исән чакта ук легендага әйләнә. Музейда аның тормышы, армия хезмәтендә күрсәткән батырлыклары, М.И.Кутузов, Император I белән очрашулары, иҗади эшчәнлеге турында бик күп кызыклы экспонатлар, материаллар тупланган. Аның кабере дә Алабугада, ул Троицкий зиратына күмелгән.Бу тарихи шәхес белән алабугалылар хаклы рәвештә горурлана. Без сезне музеебызда тагын көтеп калабыз.

4. Укытучы. “...Маринага йомшак түшәк булган Шәһәр зиратының ком-ташы,”- дип дәвам итә үзенең “Алабуга” дигән шигырендә шагыйрәбез. М.Цветаева мемориаль комплексы шәһәребез горурлыгы. Бу комплекс Алабуга шәһәре һәм районы администрациясе башлыгы И.Р.Гафуров инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев булышлыгы белән булдырылды.

      Мемориаль комплекс хезмәткәре. ХХ гасырның бөек романтик шагыйре М.Цветаева 1892нче елның 26нчы сентябрендә Мәскәүдә туа. 1941нче елның августында улы Георгий белән Алабуга шәһәренә эвакуацияләнә һәм үзенең соңгы көннәрен шәһәребездә үткәрә. 1941нче елның 31нче августында аның гомере фаҗигале төстә өзелә.

       М.Цветаева истәлегенә дөньядагы беренче мемориаль такта 1980нче елда Алабугада куела, ә 2002нче елның 31нче августында Мемориаль комплекс барлыкка килде. Ул ел саен тулылана тора. Аңа хәзер М.Цветаева һәйкәле торган Мемориаль мәйдан (2002нче елда төзелә), “Көмеш гасыр” Әдәби кафесы (2003), М.Цветаеваның Әдәби музее (2004), Көмеш гасыр китапханәсе һәм шагыйрьнең соңгы көннәре үткән Хәтер йорты (2005), шулай ук Покров чиркәве һәм шагыйрь күмелгән Петропавел зираты да керә. Ел саен илебезнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән меңнәрчә туристлар М.Цветаева эзләре буйлап йөрергә дип шәһәребезгә агыла. Алабуга зур туристлык үзәгенә әверелә бара.

5. Укытучы. Алабуганы дөньяга таныткан шәхес- бөек рәссамыбыз   И.И.Шишкин.

Гүя бүген урам ташларына

Рәссам Шишкин килә нык басып.

Чал тарихка бер сәхифә өсти

Моңы белән Азат Аббасов. (Д.Каюмова)

     Музей хезмәткәре. Алабуганың табигате искиткеч матур шул. Рус сәүдәгәре И.В.Шишкинның Чулман елгасына карап торган йортында бөек рәссам- пейзажчы И.И.Шишкинның тууы гаҗәп тә түгел. Бу гаилә үз вакытында ук шәһәрдә хөрмәт казанган. Рәссамның әтисе Иван Васильевич үз заманының укымышлы кешесе булган, 1871нче елда шәһәребез турында китап язган, Ак мәчеттәге борынгы манараны реставрацияләгән.

      1975 нче елда Алабугада, бөек рәссам үзенең бала һәм үсмер чагын үткәргән йортта, дөньяда бердәнбер булган реаль пейзаж мәктәбенә нигез салучы И.И.Шишкин музее ачылды.Биредә бөек рәссамның һәм аның дусларының чын нөсхәдәге (подлинник) бик күп картиналары саклана. 1991нче елда Шишкин һәм Говоров урамнары кисешкән чатта И.И.Шишкинга һәйкәл куелды.(Стендтагы И.И.Шишкин картиналарын күрсәтә).

6. Укытучы. Шәһәр тарихы музее үзенең байлыгы белән таң калдыра. Сәяхәтебез әлеге музейда дәвам итә.

    Музей хезмәткәре. Алабугабызның 1000 еллыгы уңаеннан Шәһәр тарихы музеенда “Алабуга. Меңьеллык юлында...” дигән экспозицияачылды. Музейда тупланган экспонатлар Алабуга территориясендә ХI гасыр башында ук болгар шәһәре барлыкка килү турында сөйлиләр. Бездә шулай ук Трехсвятское авылы, анда яшәүчеләрнең шөгыльләре; Алабуга шәһәренең бай үткәне; беренче уку йортлары, рус һәм татар театрлары, 30нчы елларга, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы чорга караган материаллар да күп.

7. Укытучы. Мәңгелек утка якынлашабыз. Бу- шәһәребезнең иң изге урыннарының берсе.

    Яшь тарихчы. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булган шәһәрдәшләребезнең исемнәре гранит такталарга алтын хәрефләр белән уеп язылган. Мәңгелек ут әйтерсең аларның тыныч йокыларын саклый. Якында гына Советлар Союзы Герое маршал Л.А.Говоровка куелган һәйкәл. Безнең киләчәгебез өчен башларын салган батырларны без онытырга тиеш түгел.

      Бу урыннан түбәнгә, Кама елгасына таба, искиткеч матур табигать һәйкәле- халык теленә “Шишкин күлләре” дип кергән ямь-яшел болыннар, күлләр җәелеп ята. Җәен ул төрледән-төрле чәчәкләргә күмелә, фонтаннар күккә ыргыла... Үзеңне әкият дөньясында кебек хис итәсең. Матур шул ул безнең Алабугабыз!

8. Укытучы. Ераклардан күренеп, үзенә тартып торган Ак Мәчетебезгә, халык теленә “Шайтан каласы” дип кергән кирмәнчеккә күтәреләбез.

     Яшь тарихчы: Алабуга “Шайтан каласы”, федераль әһәмияттәге уникаль тарихи һәм археологик һәйкәл буларак, РСФСР Министрлар Советының 1960нчы елның 30нчы августында кабул ителгән 1327нче номерлы карары нигезендә дәүләт саклавында исәпләнә. Х гасырда бу урында бүгенге шәһәрнең башлангычы булган болгар крепосте барлыкка килә.Ул Кама елгасыннан 52-60м биеклектә урнашкан. Гомуми мәйданы 30000 кв.м. Биредә бүген дә тикшеренү эшләре бара. Аның 4 манаралы мәчет булуы, тик шушы бер манарасы гына сакланып калуы билгеле. Моның өчен без И.В.Шишкинга рәхмәтле булырга тиеш. Әгәр ул реставрацияләмәгән булса, бу манараның да саклануы шикле булган булыр иде. 1000 еллыкны бәйрәм итәр алдыннан Ак мәчет янында борынгы бизәкләрне саклаган ресторан төзелде. Ә иң биек җиргә, Ак мәчет каршына болгар чорындагы беренче Алабуга бәге дип исәпләнгән Ибраһим бәккә һәйкәл куелды.

9. Укытучы. Юлыбыз Алабуга Җәмигъ мәчете яныннан уза. Аның манарасының биеклеге 57 метр, ул Татарстанда һәм Россиядә иң биек манара булып санала.

Гасырлар юшкыны астыннан

Якты ай балкыды үзеңдә.

Мактан да горурлан, шәһәрем,

Иң биек манара ул синдә!- (Г.Әхтәмова “Алабуга мәчете” шигыре).

      Гомумән, Алабугада ислам һәм христиан диннәре төп диннәрдән санала. Матур, мәгърур чиркәүләр белән тыйнак, әмма гөмбәзләре, манаралары белән күккә ашкан мәчетләр янәшәлеге шәһәребездә милләтләр дуслыгы нык булуы турында сөйли.

      Яшь тарихчы. Безнең шәһәребезне, чыннан да, һәйкәлләр шәһәре дип хаклы рәвештә атап була. Биредә тагын Стахеевка, Бехтеревка, интерноцианаль сугышчыларга, нефтьчеләргә һ.б. куелган һәйкәлләр, мәктәпләрдә Т.Гыйззәткә (9нчы мәктәп), Фазыл Шәехкә (1нче гимназия), М.Фәйзуллинага (2нче гимназия) музейлар бар. Алар шәһәребезне тагын да матурлыйлар, кабатланмас “асылташ” итәләр.

Укытучы. Хыялый автобусыбыз 10нчы мәктәп бинасына якынлаша.Безнең мәктәбебездә дә горурланырлык, шәһәребез тарихына язылырлык ачышлар, җиңүләр булып тора. Үзегезнең тырышып укуыгыз белән сез шәһәребез үсешенә зур өлеш кертәсез.

   Сыйныф сәгатебез шуның белән тәмам. Бүген без үзебезгә күп яңалык алдык дип уйлыйм. Рәхмәт сезгә, укучылар!

V.Йомгак ясау.

VI. Өйгә эш: сочинениене язып бетерергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«1000 Олимпийских искр знаний» (единый олимпийский урок, посвящённый празднованию 1000 дней до игр зимней олимпиады 2014 )

Цели урока: познакомить  с историей Олимпийских игр, Олимпийскими символами и традициями.развивать  познавательный  интерес к олимпийским играм.воспитывать патриотизм, гражда...

Алабуга- музейлар шәһәре (клластан тыш чара)

Алабуга- музейлар шәһәре (клластан тыш чара)Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.Музейларның кеше тормышындагы ролен билгеләү....

Химические производства в ОАО «ОЭЗ Алабуга» Республики Татарстан

Цели  работы:•ознакомление учащихся с химическими предприятиями и производствами в Республике Татарстан,•повышение  у учащихся интереса к учебному предмету «химия»,•расширение знаний у...

Школьный спортивный клуб "Яшьлек"

ШКОЛЬНЫЙ СПОРТИВНЫЙ КЛУБ (ШСК)Физическая культура и спорт – это не только здоровье и физическое развитие. Наша цель в том, чтобы она стала образом жизни.Миссия школы и показатели эффективности е...

"Авылдашым Фатих Исхаков - Җәлилнең яшьлек дусты"

"Авылдашым Фатих Исхаков - Җәлилнең яшьлек дусты"...

Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәтенең чагылышы Хабибуллаева Айгөл , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9 сыйныф Җитәкчесе Хәйруллина С. И.

Татар язучылары һәм  шагыйрьләре иҗатында дөнья  сурәтенең  чагылышы           Хабибуллаева Айгөл  , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9...

Алабуга тарихы

Алабуга тарихы турында...