Сыйыфтан тыш чара "Кеше- җирнең гүзәл чәчәге"
методическая разработка по теме

Вероника Анатольевна Краснова

 

Чараны үткәрергә ярдәмлек, рус төркеме белән әзерләнгән тамаша. Актлар залында үткәрергә каралган бәйрәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon "Кеше - җирнең гүзәл чәчәге".doc80.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кайбыч муниципаль районы

А.Е. Кошкин исемендәге Зур Подберезье муниципаль гомуми белем

бирү мәктәбе

Рус төркемендә  ачык дәрестән тыш чара

Үткәрде: Краснова Вероника Анатолий  кызы,

икенче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2012

Кеше – җирнең гүзәл чәчәге

Максат: укучыларның алган белемнәрен сөйләмдә, тормышта куллана белү күнекмәләрен булдыру, татар теле өйрәнүгә кызыксыну уяту; якташларыбыз иҗатын, туган ягыбызның тарихын өйрәнү, эстетик тәрбия бирү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар һәм килгән кунаклар залга кергәндә “Туган  телем” җырыны яңгырап тора.

                              Исәнмесез ! -диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.

2.Очрашканда кешеләр  –

Олылар һәм кечеләр –

Бер-берсен сәламлиләр:

“Исәнмесез”, – диләр.

                                         1.Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

Сәлам сезгә бәхет гөленнән,

Сәлам сезгә барлык дусларымнан,

Сәлам сезгә моңнар иленнән!

2.Ишек ачыла,              

Ишек ябыла.

Түрдән үтегез!

Кайчан булмасын-

Рәхим итегез!

Кемнәр килсә дә -

Ишегебез ачык

Дус – ишләр килү –

Үзе бер шатлык.

(Сәхнәгә тапшыруны алып баручылар чыга (заставка Яшь ТНВ)

Антон. Хәерле көн, хөрмәтле телевизор караучылар “Яңа гасыр” каналындагы турыдан-туры эфирдагы тапшыруыбызны башлыйбыз.

Рита. Добрый день, дорогие телезрители. Мы начинаем телевизионную передачу “Человек –прекрасный цветок земли”

 Антон. Хөрмәтле, тамашачылар! Бүген, ягъни 20нче декабрь, сишәмбе көн. Мәктәбебезнең чираттагы телевизион тапшыруларын башлыйбыз.

     Бүгенге программада:

  1. “Яңалыклар” (Арабызда шундый кешеләр бар)
  2.  “Мәктәп”- Мәктәп тормышы
  3. “Туган җир”
  4. Сиңа миннән сәлам.

Безнең белән калыгыз!

Кеше җирсез яши алмый;                    
Таза булса беләге,
Туендыра, киендерә, —
Җир ул — Ходай бүләге!
Кеше җырсыз яши алмый;
Хыялы булса таза,
Күңеле булса тынгысыз, —
Ул моңлы җырлар яза!

Рита. Антон, син ишеттеңме, безнең мәктәптә укучылар төрле проектлар, презентацияләр  ясыйлар, ярышларда, конкурсларда актив катнашалар.

Антон.  Үткән атнада мәктәптә ярминкәләр үтте. Балалар бик тәмле ризыклар пешереп килгәннәр иде. Ризыклар телне йотарлык булды.

Рита. Ә дүшәмбе көнне нинди хәбәрләр ишетергә туры килде.

(заставка Яңалыклар)

Антон. Әйдә “Яңалыклар тапшыруын башлыйк. Бәлки тагы бер нәрсә дә булса белербез.

1нче укучы.

Туган ил ул- алтын арышлар,

 Туган ил ул – зифа камышлар,

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

2нче укучыСин тәүге кат баскан җирем,                

             Кояшым, таңым минем.

             Иң шат булып үскән җирем,

             Ватаным – даным минем.

        3нче укучы. Мин яратам сине, Татарстан      

              Ал таңнарың өчен яратам.

              Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган

              Яңгырларың өчен яратам.

4нче укучы.         Төрле- төрле телдә сөйләшсәк тә,    

         Төрле- төрле милләт булсак та.

         Тик бер безнең туган илебез.

          Тик бер безнең туган җиребез.

Рита. Тапшыруыбыз кунагы, 11нче сыйныф укучысы, Феклина Кристина. Ул “Мин яратам сине Татарстан” җырын башкарыр.

Антон. Бик зур рәхмәт. “Арабызда шундый кешеләр бар” репортажын алып бару өчен сүзне, 8нче сыйныф укучысы, Юлия Маркеловага бирик.

Юлия. (презентация В.Мироваев – якташ)

Исәнмесез! Бүгенге репортажны Алабуга шәһәреннән алып барам.   Сезгә якташыбыз, композитор Владимир Мироваев турында сөйлисем килә.

Владимир Алексеевич Мироваев 1954 нче елда Хозесан авылында туа.  Мәктәпне тәмамлагач, Чувашия Республикасының Цивильск шәһәрендәге культура училищесына укырга керә. 1972нче елда Алабуга мәдәният училищесында  укытучы булып эшли башлый. 1973нче елда “Алабуга вальсы”н яза. Шул елдан аның иҗат эше башлана. Хәзерге вакытта 200дән артык язылган көй бар. Мироваев гаиләсе республикабызда  моңлы һәм иҗади актив гаилә. Кызлары Диляра һәм Энҗе татар, рус, инглиз телләрендә үзләре язган җырларын башкаралар. Диляра үз концертларын куя. Энҗе бик матур биюче.  Гаиләсе белән Алабугада актив эшләп килүче “Ак каз” группасында җырлыйлар.

Владимир Алексеевич- оныкларына бабай, балаларына әти һәм талантлы композитор.Якташым белән бик горурланам. Аңа иҗат юлында зур уңышлар теләп калам.

Рита. Шуның белән “Яңалыклар” тапшыруы тәмам.

Заставка “Туган җир”

Рита. Ә хәзер “Туган җир” тапшыруын башлыйбыз. Без сезне үзебезнең туган җиребез белән таныштырабыз.

Антон.Каршы алыгыз, тапшыруыбыз кунагы 8нче сыйныф укучысы Осокин Виталий. Аның башкаруында “Туган як” җырын тыңлап үтик.

Антон.Туган ягыбызның кырларына, җиренә гашыйк кешеләр яши бездә.  Иҗат кешеләре өчен туган як басу – кырлары рухи азык та булып тора. Сүз 9нчы сыйныф укучысы Данилова Анастасиягә бирелә.

Настя.    Яратам мин туган авылымны! Безнең Турминск авылы бик матур урында урнашкан.Аның бер ягыннан Гөбенә елгасы агып ята. Җәен каз- үрдәкләр елгада канат кага. Балалар су коена, кышларын тимераякта шуалар. Табигате сокланып туя алмаслык. Авыл тирәсендә урманнар. Урман һаваны яхшырта. Тарихы да бар. Турмы елгасы Гөбенә елгасына кушылган. Иван IV Грозный  үз хәрби лагере белән Казанга барганда , хәзер Турминск авылы урнашкан җирдә ял иткән. 1552нче елда казанга барып җиткәч, иң яхшы сугышчыларына “Гөбенә буеннан җир бүлеп биргән. Авылда тарихи биналар да бар: берсе чиркәү, икенчесе Помещик йорты (анда хастаханә булган) . Чиркәү (храм) 1805 нче елда төзелгән. Храмны помещик Леонтий Петрович Есипов акчасына төзегәннәр. Хәзерге вакытта анда атакай Николай белән анакай Надежда эшли. Авылыбыз безнең өчен горурлык. Туган авылым гел шулай матур, булсын иде. Безгә кунакка килегез!

Татар халык биюе

Рита. Антон,син нинди ел фасылын яратасың?

Антон.Мин кышны яратам. Кышын кар ява, саф һава, Яңа ел бәйрәме була. Ә син нинди ел фасылын яратасың?

Рита.Мин язны яратам. Язын табигать уяна, яшәрә. Кошлар җылы яктан кайталар. Бу матурлыкны күрү нинди зур бәхет!

Антон. Без бик бәхетле җирдә тынычлык булганга,

Янымда әти- әни булганга.

Җырлап – биеп күңел ачабыз,

Рәхәт тормыш күргәнгә.

4нче сыйныф укучылары Харчева Анна, Нагоркина Екатерина һәм 5нче сыйныф укучысы Расперетихин Алексей. Җыр “Бииләр итек, читекләр”

Антон. Ә хәзер тапшыруыбыз кунаклары, 5нче сыйныф, укучыларын, каршылыйк. Алар безгә “Җәяүле буран”  җырын башкаралар.

Антон. Рита, и шәп җырлыйлар да соң безнең мәктәп укучылары. Җырлар гына түгел, әкиятләр дә яраталар. Рита, синең яраткан әкиятен бармы?

Рита. Әлбәттә, мин әкиятләр яратам. Бүген туган җир кунаклары 3нче сыйныф укучылары. Алар  “Кем нәрсә ярата?” әкиятен уйнап күрсәтерләр.

(Әкият “Кем нәрсә ярата”)

1 бала залдан  сәхнәгә чыга. Аня.Ә кем нәрсә ярата соң? Бигрәк авыр сорау. Мин “Мәктәп” тапшыруын карарга яратам.

Кыңгырау чыңлый (Заставка “Мәктәп”)

Антон. Эфирда – “Мәктәп” тапшыруы. Мәктәбебезнең яңалыклары белән сезне  Венера таныштырыр.

Антон. Нишләп әле син хисләргә бирелеп киттең?

Венера, Карале, монда нинди матур хәрефләр белән “И мәктәбем – белем учагы” дип язылган.

Антон. Әйе шул,  Венера, мәктәп бит  ул безнең икенче йортыбыз. Бу йорт балаларга аң-белем, тәрбия бирә. Тапшыруыбыз кунагы Динара Зарипова.

Динара. Исәнмесез, Антон, Венера. Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар.

Венера.Динара, син ничәнче сыйныф укучысы?

Динара. Мин 6нчы сыйныф укучысы.

Венера.Син бу мәктәптә ничә ел укыйсың?

Динара. Мин бу мәктәптә 3нче ел укыйм.  Мин Корноухова авылында яшим. Иртән безне автобус китерә, дәресләрдән соң алып кайта.

Венера.Динара, сиңа бу мәктәптә ошыймы?

Динара. Миңа мәктәп бик ошый. Мәктәптә без 3 тел өйрәнәбез, түгәрәкләргә йөрибез,  җырлап – биеп яшибез. Безнең мәктәп А.Е. Кошкин исемен йөртә.

Венера. Кем соң ул А.Е. Кошкин?

Динара. А.Е.Кошкин 1922 нче елның 18 нче декабрендә Олы Подберезье авылының крестьян гаиләсендә туа. Авылда колхозда эшли, ә Волжск шәһәренә күченеп килгәч – Марбумкомбинатка урнаша.

   1941 нең июненнән Кызыл Армиядә. Кече сержант, кыр фронтының 37 армиясе 110 нчы гвардия укчы дивизиясенең 106 нчы аерым разведротасы разведчигы. СССР Югары Советы Президиумының Указы белән Андрей Кошкинга Советлары Союзы Герое   исеме бирелә.    Демобилизацияләнгән соң, Волжск шәһәрендә эшли. 1958 нче елның 30 нчы январенда вафат була.Мин бу мәктәптә укуым белән горурланам.

Венера. Динара, бик зур рәхмәт. Без сиңа укуыңда зур уңышлар, сәламәтлек телибез.

Венера.   Кадерле кунаклар, сезне  сөйләшүгә чакырабыз. Мин сезгә сораулар  язылган “Ромашка” чәчәген бирермен. Сез  ромашкадан сорауларны алып, җавап бирерсез. Әйдәгез башлыйк.

Венера. Исәнмесез. Гафу итегез, сез кайсы мәктәптән килдегез?

Сез “5”леләрне еш куясызмы? Сезгә беренче сорау, алыгыз! 

Венера Беренче дәрес бирүегезне хәтерлисезме?

Венера. Сез мәктәптә ничә ел эшлисез?

Венера. Сез укыткан дәреслекнең авторы?

Венера. Сез җырларга яратасызмы? Әйдәгез, бергәләп “Туган телем” җырын җырлап алыйк. Килешәсезме?

(Ромашка биремнәре  Патша кемгә баш ия?(чәчтарашка) Иң кыска ел? (Яңа ел) Табышмак сүзен ничек укырга? (сулдан уңга) Нинди ай иң кыскасы? (май) Нинди сәгать тәүлеккә 2 тапкыр дөрес күрсәтә? (ватык сәгать)

Венера Сезгә барыгызга да бик зур рәхмәт, сорауларга дөрес җавап бирдегез. Сау булыгыз, киләсе очрашуга хәтле.

          (Укытучылар турында презентация )

 1нче укучы.

                   В Татарстане мы живем,

                   Учим все татарский.

                    Чтобы все могли дружить

                     И умели говорить!

2 нче укучы. Укытучы көндә әйтә:

                 Матур итеп сөйләгез.

                “Ә”не “Е” ны бутамагыз,

                 Дөрес итеп языгыз!

  3 нче укучы.

                 Татар теле дәресендә

                  Күп текстлар укыйбыз,

                  Яңа сүзләр өйрәнәбез,

                  Матур итеп сөйлибез.

 4 нче укучы.

                 Татар теле дәресенә

                  Булмый әзерләнмичә

                  Чөнки көндә укытучы

                   Текстларны сөйләтә.

5нче укучы.

 Үз эшенең чын остасы-

Ул укытучы апабыз.

Шуның өчен без аны

Сөябез, яратабыз.

6нчы укучы.

Укыта да, яздыра да,

Сөйләтә һәм ятлата.

Әллә ничә төрле эшне

Ул берүзе башкарта.

7нче укучы.

Укытучы апабыз,

Без сезне яратабыз!

Сезнең елмаюлы йөзне

Һәрчак көтеп алабыз.

8нче укучы.

               Әни кебек газиз күреп,

            “Туган тел” дип җан атып

             Яшик әле дөньясында

            Татар  телен яратып.

Рита. “Яңа гасыр”каналында эфирда “Сиңа миннән сәлам” тапшыруын башлыйбыз. Без бүген аны җир йөзендәге иң гүзәл, иң бөек аналарга багышлыйбыз.

Антон.                     “Әни” дип ачыла тел,

                       Әнкәйне хөрмәт ит,шуны бел,

                       Әни өйдә булса, бик рәхәт

                       Әйтәбез без сиңа:”Мең рәхмәт”.

Рита. Сүз тапшыруыбыз кунагы,5нче сыйныф укучысы, Чекмарева Дашага бирелә.(Презентация “Безнең гаилә”)

Бию

Антон. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда,  җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда.

Рита. Һәр кешегә үз әнисеннән дә якынрак, газизрәк кеше юктыр. Безнең студиябезгә  хатлар килде, без аларны укып китәрбез.

    Әйдә, Антон, беренче хатны укып китик әле.

Антон.  Рита, аны безгә кем язган?

Рита. Безгә Зур Подберезье  мәктәбенең    алтынчы сыйныф укучысы  Королева Варвара язып җибәргән. Кадерле әниебез, Татьянаның туган көне! Әнием туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, озын гомер, эшеңдә зур уңышлар телибез. Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен дә, безне шатландырып озак яшә.

Рита.Без дә, Варвараның  теләкләренә кушылабыз,  Татьяна апа, сезнең хөрмәткә җыр яңгырый, рәхим итеп тыңлагыз.10нчы сыйныф укучысы Камалеева Кристина “Мең яшә әнкәй” җырын бүләк итеп кабул итегез.

Антон. Дуслар, безгә СМС хәбәре дә килеп иреште, укып китик әле.

Рита. Кадерле инглиз теле укытучыбыз Лилия Николаевна! Якынлашып килгән  туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ак бәхетләр, сәламәтлек, озын гомер, эшегездә уңышлар телибез.Зур Подберезье укучылары

   Без дә бу теләкләргә кушылабыз, сезнең хөрмәткә 4нче сыйныф укучылары “Әниемнең туган көне” җырын җырлыйлар.

Антон.  Күңел күгегез гел аяз булсын, кара болытлар йөзмәсен, гаилә бәхете, тынычлык, исәнлек-саулык барчагызга да. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз.

              Рәхмәт сезнең барыгызга,

              Кунак булып килгәнсез.

              Рәхмәт сезгә дә, дусларым,

              Мине аңлый беләсез.

   

Рита.

Хөрмәтле дуслар!

Рәхмәт сезгә, барыгызга да.

Безне зурлап килгән өчен,

Рәхмәт безгә сезнең алда

Биеп- җырлаган өчен.

Саша П.          Ак чәчәкләр сыман ап-ак карлар

Барыр юлыгызга сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

       Һәм гомерлек бәхет китерсен

(“Бәхеткә, шатлыккка” җыры)

  Туган телем

1.«Балам!» – диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” – дип әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Дөньяда иң матур ил

Ул – минем туган илем,

Дөньяда иң матур тел

Ул  - минем туган телем.

2.Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм  мин туган телдә.

3.Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам,

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Даими магнитлар.Җирнең магнит кыры.

Француз галимеАмпер (1775-1836 еллар)  һәр матдә молекуласында әйләнеш хәрәкәте ясаучы электр токлары турында гипотеза әйтә. 1897 нче елда бу гипотезаны Англия галиме Томсон раслый, ә 1919 нчы ел...

Җиңү килде җирне нурга күмеп… (Советлар Союзы Герое Хәсәнов Заман Хәсән улына багышланган класс сәгате эшкәртмәсе)

Класс сәгатенең темасы : “Җиңү килде җирне нурга күмеп…” (Советлар Союзы Герое Хәсәнов  Заман  Хәсән улына багышланган класс сәгате) Максат:1. Бөек Ватан сугышы герое - ...

Презентация "Җирнең эчке төзелеше"

Материал можно использовать на уроках географии  6 класса...

"Җирнең эчке төзелеше" темасына уздырылган география дәресенең технологик картасы

Технологическая карта урока географии на тему " Внутреннее строение земли" для 6 класса на татарскоя языке...

"Җиңү килде җирне нурга күмеп..."

Җиңү  килде  җирне  нурга  күмеп,Шатлык  белән  күзне  чылатып.Килде ул  көн  горур  күкрәкләрдәОрден - медальләрне  чыңлатып.Һәйкәл булып  ...