"Җиңү килде җирне нурга күмеп..."
презентация к уроку

Илалиева Фания Вагизовна

Җиңү  килде  җирне  нурга  күмеп,

Шатлык  белән  күзне  чылатып.

Килде ул  көн  горур  күкрәкләрдә

Орден - медальләрне  чыңлатып.

Һәйкәл булып  баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып  баса  батырлар.

Ә батырлар ике  тапкыр  үлми

Җирдә алар  мәңге  балкырлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_may.pptx2.22 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Җиңү килде җирне нурга күмеп ... Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы ” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе Төзеде беренче категорияле тәрбияче Илалиева Фәния Вагыйзовна.

Слайд 2

1941 нче ел ның 22 нче июне. Радио шомлы хәбәр җиткерә . Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый . Ватан сугышы башлана . Шул көнне үк бөтен җирдә : завод- фабрикаларда , мәктәп-институтларда һәм колхозларда митинглар үткәрелә . Барлык кеше : эшчеләр , колхозчылар , студентлар , укучылар , врачлар сугышка каршы булуларын белдерәләр .

Слайд 3

Фашист окупантлары илебезнең 1710 шәһәрен , 70 меңнән артык авылын яндырдылар һәм җимерделәр . Совет халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшләде . Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәштеләр .

Слайд 4

Халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште .

Слайд 5

Ә авылда тормыш карт-коры , хатын-кыз , бала-чага кулына күчте . Солдат хатыннар ! Аларның тормышлары михнәтле , тамаклары ачлы-туклы , күңелләре тулы сагыну иде . Эшенә һәм ачлыгына түзәр идең , хатыннарны тол, бала- чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды .

Слайд 6

Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән балалар да тиңдәшсез батырлыклар күрсәттеләр . Алар партизан отрядларында көрәштеләр , госпитальдә яралы сугышчыларга булыштылар , өлкәннәргә китаплар , хатлар укыдылар .

Слайд 7

Сугыш фаҗигаларын онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бу сугышта 4 ел эчендә 27 млн. кеше сугыш кырларында ятып калды. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмады, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәлмәде. Ләкин халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде. Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Аны 1945 елның чәчәкле язы алып килде. 1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы 1945 нче елның 9 нчы Маенда гына тәмамлана .



 

Комментарии

Шекунова Ирина Дмитриевна

Фания Вагизовна, переведите, пожалуйста, работу на русский язык. На проект Вахта памяти отправляют работы только на русском языке, чтобы о героях войны смогли прочитать все жители нашей многонациональной страны.