"Җирнең эчке төзелеше" темасына уздырылган география дәресенең технологик картасы
учебно-методический материал по географии (6 класс)

Галимуллина Лилия Галимҗан кызы

Технологическая карта урока географии на тему " Внутреннее строение земли" для 6 класса на татарскоя языке

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы

Предмет: география

Сыйныф : 5

Укытучы: Галимуллина Лилия Галимҗан кызы, Кукмара  муниципаль районы  “К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе” МБГББУ

Дәреснең темасы: “ Җирнең эчке төзелеше”

Дәреснең тибы: яңа белем үзләштерү дәресе

Дәреснең төре: дәрес- сәяхәт

Дәреснең максаты: җирнең эчке төзелеше белән танышу, тау токымнары һәм минералларны өйрәнү

Бурычлар:

Белем бирү бурычлары ( образовательные):

  • Җирнең эчке төзелешен өйрәнү;
  • түбәндәге төшенчәләрне үзләштерү- литосфера, төш, мантия, җир кабыгы, тау токымы һәм минераллар

Үстерү бурычлары ( развивающие):

  • төрле информация чыганаклары белән эшләүне камилләштерү ( дәреслек, презентация, видеофрагментлар, маршрут бите); күрсәтмә һәм таратма материаллар белән эшли белүне оештыру;
  • логик һәм предметара фикерләүнең үсешен тәэмин итү, танып белергә өйрәнү, иҗади фикер йөртү сәләтен арттыру; сөйләм телен үстерү

Тәрбияви бурычлар( воспитательные):

  • укучыларның аралашу сәләтләрен һәм кызыксынуларын  арттыру; бер- берләрен тыңлый һәм аңлый белү, төркемдә эшләү күнекмәләрен камилләштерү;
  • эстетик һәм әхлакый сыйфатларын үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Эш формалары: төркемләп( групповая), индивидуаль , парлы

Эш методлары һәм алымнары: интерактив, проблемалы- эстетик, күрсәтмә- иллюстратив, аңлатма- иллюстратив, өлешчә- эзләнүчән

Төп төшенчәләр: төш, мантия, җир кабыгы, литосфера, тау токымнары, минераллар

Җиһазлау: компьютер, проектор, мультимедияле презентация, “Тау токымнары һәм минераллар” коллекциясе,  дәреслек Домогацких “Геогрфия. Башлангыч курс” 5 класс, таратма материал, видеофрагментлар, маршрут картасы, атласлар, уңыш баскычы, смайликлар, җилем( клей), глобус

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхси (личностные) :

  • фәнне өйрәнүгә шәхси кызыксыну уяту,
  • укытучының ярдәме һәм консультациясе аша  эш күнекмәләре булдыру; булган күнекмәләрне камилләштерү; үз хатаңны тану

Метапредмет:

Танып белү:

  • дәреслектән һәм өстәмә чыганактан дөрес информацияне таба белү,
  • төп фикерләрне  табу, анализлау һәм гомумиләштерү,
  • нәтиҗә ясый алу, логик фикер йөртә белү, төшенчәләрне билгеләү

Регулятив:

      -төрле версияләр тәкъдим итү, максатка ирешү өчен төрле ысуллар уйлап таба алу сәләтен булдыру,

     - укучы үзе тәкъдим иткән план буенча уку биремнәрен үти алуга ирешү

Коммуникатив:

  • төркемдәгеләрнең фикерен тыңлый белү, үз фикереңне әйтә белү, гомуми бер нәтиҗәгә һәм фикергә килә алу сәләтен үстерү

Предметара:

  • үз сүзләрең белән материалны аңлата алуга ирешү,
  • җирнең эчке төзелешен үзләштерү,
  • тау токымнары  һәм минералларны аера һәм таный алу сәләтен булдыру

Дәреснең этаплары

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

Дәресне оештыру өлеше

1мин

(Слайд №1)

Хәерле иртә дип башлыйк көнебезне,

Хәерле иртә дип сәламлик бер- беребезне.

Йокы, ялкаулыкны куып җибәрик,

Чын күңелдән эшкә керешик!

   Хәерле иртә, балалар! Әйдәгез, елмаешып бер- беребезне  һәм килгән кунакларны сәламлик әле.

  Рәхмәт, утырыгыз. Сезгә бүгенге дәресебездә күтәренке кәеф, тапкыр җаваплар, кызыксынучанлык  һәм тирәнтен белем алуыгызны телим.

Укытучыны, кулга- кул чәбәкләшеп бер- берләрен сәламлиләр һәм килгән кунакларга баш ияләр

Белемнәрне актуальләштерү

3-4 мин

Балалар! Мин сезгә бер табышмак тәкъдим итәм.

Аның өслегендә

Һава һәм су,

Кояш һәм җилләр.

Үзе түгәрәк, полюсларга таба бераз яссы да,

Үзе һәрчак хәрәкәттә. Ул ни икән?

Әлбәттә, җир.

 Ә сез җир турында ниләр беләсез? Ул нинди формада? Анда ниләр бар?

Ә җирнең барлыкка килүе турында сезгә нинди гипотезалар таныш? Сез узган дәрестә алар турында инде өйрәнгәнсез. Әйдәгез әле, шуларны искә төшерик. Сезнең алда карточкалар ята. Аларда җирнең барлыкка килүе турында төрле гипотезалар язылган. Сезгә шуларны укып, әгәр дә алар белән килешсәгез, әйе дип, әгәр килешмәсәгез, юк дип җавап бирергә кирәк.

Рәхмәт, укучылар.

Укучылар әйтергә мөмкин булган җаваплар:

  • җир
  • җир шары
  • җир өслеге

  • ул түгәрәк, анда елгалар, күлләр, таулар, тигезлекләр бар
  • тереклек ияләре яши ала

Карточкалар буенча чираттан укып, үз фикерләрен әйтеп баралар

Дәреснең темасын ачыклау

1мин

Һәр кеше үз гомерендә кайда да булса сәяхәт итү хыялы белән яши. Балалар, ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Бүген без кызыклы виртуаль сәяхәткә чыгабыз. Безгә юлда адашмас өчен маршрут картасы ярдәмгә килер. Ул һәркемнең өстәлендә ята. Шул картага һәркемгә үз исемен язып куярга киңәш итәм.

Безнең бүгенге дәреснең темасы рәсемдә яшерелгән. ( слайд № ). Бүген без нәрсә турында сөйләшербез икән?

Маршрут картасына  теманы язып куябыз.  ( слайд №).

Үз фикерләрен белдерәләр, диалогка керәләр

Маршрут картасына һәр бала үз исемен яза.

Балалар слайдтагы рәсемнән теманы ачыклыйлар.

Проблемалы ситуация кую

2мин

(Слайд №)

Җирнең үзәгенә үтеп керә алу- чынбарлыкмы, әллә хыял гынамы? Бу сорауга җавапны без дәрес ахырында бирербез.

Ә хәзер җирнең эченә күз салыйк әле. ( Видеофрагмент №1)

Без нәрсә күрәбез?

Видеофрагмент карыйлар һәм сорауга җавап бирәләр:

  • казылма байлыклар, файдалы казылмалар, тау токымнары, минераллар

Дәрескә бурычлар кую һәм эш төрләрен  билгеләү

2мин

Без бүгенге дәрестә үзебезгә нинди бурыч куярбыз? Без нәрсәгә ирешергә тиеш?

Укучылар  тәкъдим иткән бурычлар тактага языла.

Бу бурычларга ирешер өчен без нинди эш төрләре башкарырга тиеш?

Якынча җаваплар:

  • җирнең эчке төзелешен өйрәнү,
  • тау токымнары һәм минераллар белән танышу ;
  • дәреслектән, алтастан, презентациядән  материалны үзләштерегә,
  • төркемдәгеләр белән фикерләшергә,
  • үз фикереңне әйтергә,
  • кызыклы биремнәр эшләргә

Яңа белем үзләштерү-

15мин

1.Әйдәгез, балалар, юлга кузгалыйк. Тик безгә сәяхәтнең маршрутын билгеләү зарур. Сезгә аның өчен видеофрагмент тәкъдим итәм.

 ( Видеофрагмент №2)

Маршрут картасына билгеләп куегыз.

Хәзер без төркемнәрдә эшлибез. Төркемдә иң элек һәр баланың вазыйфасын билгеләгез. Һәр төркемгә докладчы( чыгыш ясаучы), фикерләрне теркәп баручы һәм бәяләүче кирәк булачак.

Видеофрагмент карыйбыз. ( Видео №3)

Һәр төркем бирем ала: 1нче төркем- төш, 2нче төркем- мантия, 3нче төркем- җир кабыгы.

Һәр төркемдә таблицалар ята.

Ә хәзер җавапларны тыңлыйк.  Сүз  төшне бәяләүчегә бирелә. Җирнең эчке төзелешен  өйрәнүне җирнең үзәгеннән  башлыйбыз.

Тикшерәбез- таблицалар дөрес тутырылганмы? ( слайд №)

Нәтиҗә ясыйк: төркемдә эш уңышлы булдымы, сез бер- берегезнең фикерләрегез белән килештегезме, уртак фикергә  килә алдыгызмы?

 Инде бераз ял итеп алырга да вакыт җитте.

 Физкульминутка тәкъдим итәм.

2. Инде җир кабыгында ятучы тау токымнары һәм минераллар белән танышыйк.

Сез ничек уйлыйсыз? Тау токымнары һәм минералларның кайберләре бертөрле төстә, ә икенчеләре төрле- төрле төстә икән?

Тау токымнары турында өйрәнәбез. Дәреслек белән эшлибез.

Тау токымнарына билгеләмә бирегез.( слайд №)

Минералларга билгеләмә бирегез.( слайд№)

Тау токымнары ничә төргә бүленә?

Кеше куллана торган тау  токымнары һәм минераллар ничек дип атала?

Һәрберегездә сорау тугандыр: “Ә кешеләр җирнең эчендә ниләр барын кайдан белгәннәр?” ( слайд№) 

Җир кабагы тагын нәрсәләрдән тора?  ( слайд)

Без нинди плитәдә яшибез дип уйлыйсыз?

 Видеофрагмент карыйлар һәм сәяхәтнең маршрутын билгелиләр. Төркемнәрдә фикерләшәләр һәм бер бала төркемнең фикерен белдерә.

  1. Төш
  2. Мантия
  3. Җир кабыгы

Һәр төркем докладчы( чыгыш ясаучы), фикерләрне теркәп баручы һәм бәяләүче билгели

Видеофрагмент карыйлар.

Текст белән эш. ( текст дәреслекнең 94-95нче битләрендә). Һәр төркем үзенә туры килгән төшенчәне өйрәнә . Һәр укучы үз фикерен төркемдә белдерә. Теркәп баручы таблицага җавапларны тутыра.

Һәр төркемнең чыгыш ясаучысы( докладчы) чыгыш ясый, ә калган төркемнең язучылары таблицаны тутырып бара.

Төркемнәр тыңланылгач, бәя бирүчеләр төркемдәге эшкә нәтиҗә ясыйю

Балалар  физкульминутка ясый

Өстәлләрендә ятучы минераллар белән кызыксыналар.

Төрле матдәләрдән торалар, сосатавлары төрле һ.б

Текст белән эш.

Тау токымнарына билгеләмә бирәләр.

Минералларга билгеләмә бирәләр.

Сорауга җавап бирәләр

Һәр бала үз фикерен әйтә ала

Сорауларга җавап бирәләр

Яңа белемнәрне практикада куллану

10-13мин

  1. Безнең сәяхәтебез дәвам итә. Әйдәгез маршрут битләрендәге биремнәрне эшлик.

1 нче бирем. Төшеп калган сүзләрне куй. ( слайд №)

2нче бирем.  Җөмләләрнең хатасын тап. (слайд№)

3нче бирем. Җөмләләрне дәвам ит. ( слайд№)

  1. Иҗади бирем. Әгәр дә син дәреслек язучы галим булсаң, әлеге тема буенча тагын нинди сораулар яки рәсемнәр  кертер идең?
  2. Вакыт калса, 3нче бирем була

Маршрут битендә биремнәрне эшлиләр.

Иптәшләренең эшләрен парлап тикшерәләр

 ( парлы эш).

Иҗади биремне башкаралар.

Фикерләрен белдерәләр.

Өйгә эш бирү, белемнәрне гомумиләштерү

1мин

Өйгә эш. П 20 укырга, һәр төркемгә бирем.

1нче төркем- утырма тау токымнары

2нче төркем- магматик тау токымнары

3нче төркем- метаморфик тау токымнары

Дәреснең без куйган максатларын искә төшерик. Без максатка ирештекме? Ниләргә ирешә алмадык?

Өйгә эшне тыңлыйлар һәм язалар

Укчылар үз фикерләрен әйтәләр

Рефлексия

3мин

Безнең сәяхәтебез ахырына якынлаша. Без җирнең өске өлешенә чыктык. Ничек уйлыйсыз: Җирнең үзәгенә үтеп керә алу- чынбарлыкмы, әллә хыял гынамы?

Җөмләләрне дәвам ит.

Мин бүген белдем...

Мин хәзер булдырам( могу)...

Мин  үземдә ... сыйфатлар булдырдым.

Мин ... аңламадым.

Мин барысына да төшендем.

Миңа дәрес ошады...

Миңа дәрес ошамады...

Укчыларның җаваплары тыңлана

( фантастика, хыял, бик кайнар,һава юк, басым, була алмый)

Балалар үз фикерләрен дәвам итәләр

Нәтиҗәләр ясау. Бәя кую

2мин

Үзегезгә билгеләр куегыз. Сезнең алда смайликлар ята. Шуларны уңыш баскычына ябыштырыгыз.

Балалар! Дәрестәге эшчәнлегегез өчен зур рәхмәт. Очрашуларыбыз соңгысы булмасын. Дәрес тәмам. Саубулыгыз!

Укучылар дәрестәге эшчәнлекләрен үзләре бәялиләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресенең технологик картасы

А.Яхин концепциясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә  корылган   дәреснең  технологик  картасы...

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы.

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик карта шаблоны....

5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә ФДББС буенча төзелгән "Көндәлек режим" дәресенең технологик картасы

5 сыйныфларның рус төркемнәре өчен ФДББС буенча төзелгән дәреснең технологик картасы...

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы. Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы.Дәреснең темасы: Сингармонизм законы....

Көндәлек нигә елый?тексты буенча ЛГКК дәресенең технологик картасы.6сыйныф рус төркеме.

Көндәлек нигә елый?тексты буенча ЛГКК дәресенең технологик картасы....

"Сузык авазлар" темасына татар теле дәресенең технологик картасы

Бариева Диләрә Тәфкиловна –Кукмара муниципаль районыКукмара 3 нче номерлы уртагомуми белем бирү мәктәбенеңюгары квалификацион категриялетатар теле һәм әдәбияты укытучысыТема: Сузык аваз хәрефләреМакса...

Йолдыз "Ике җаваплы табышмак"-3нче сыйныфта уздырылган ачык дәреснең технологик картасы

3нче сыйныфта уздырылган ачык дәреснең технологик картасы...