Йолдыз "Ике җаваплы табышмак"-3нче сыйныфта уздырылган ачык дәреснең технологик картасы
план-конспект урока (5 класс)

Сабирова Мәдинә

3нче сыйныфта уздырылган ачык дәреснең технологик картасы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Альберт  Яхин   исемендәге  II республикакүләм педагогик укулар –  «Яхин укулары»

Йолдыз “Ике җаваплы табышмак” шигыре

(3 нче сыйныфта уку дәресенең технологик картасы)

                                                                                                                                      Татарстан Республикасы Теләче районы    

                                                                                                                          Теләче урта гомумбелем мәктәбе - МГБУ

                                                                                                                 югары квалификацион категорияле

                                                                                                                   татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                                                                   

                                                                                                       I квалификацион категорияле                                  

                                                                                                                   татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                                               Сабирова Мәдинә Рәфхат  кызы

Аннотация

       Тәкъдим ителгән дәрес 3 нче татар сыйныфының “Көлке серен эзлибез” бүлегенең 71 нче дәресе. Бу бүлектә укучы шигырьләрдә автор фикерен аерып ала белергә, шагыйрьнең кимчелекләрдән көлүе, көлкеле әсәрләрдә көлке китереп чыгарган сәбәпләрне таба белергә өйрәнә. Чагыштыру, капма-каршы кую алымнарын ныгыта. Алдагы  бүлекләрдә укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • уртак фикерне таба белү;
  •  бер сюжетка караган әсәрләрне чагыштыра белү;
  • әсәрләрне чагыштырып уку охшаш һәм аермалы якларын таба белү;
  • әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүен билгеләү;
  • геройлар характерына чагыштырма анализ ясау;
  • предмет,сыйфат, бәйләнеш,каршылык, охшашлык,кушу, бүлү төшенчәләрен белү;

     Бу дәрестә контраст, каршылык  төшенчәләре , чагыштыру, капма-каршы  кую алымнары ныгытыла.

     Дәрес иҗади үсеш технологиясенә корылды.

Дәреснең технологик картасы

Тема

Йолдыз “Ике җаваплы табышмак” шигыре (3 нче сыйныфта уку дәресе)

Максат

1.  Шигырьне анализлау барышында укучыларның фикерләү  сәләтләрен үстерү.

2. Сөйләм телләрен баету,сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.

 3. Компьютерны дөрес файдалана белергә өйрәтү, әби-бабайлардан калган хатирәләрнең безнең өчен кадерле байлык булуын анлату.

Көтелгән нәтиҗә

Предмет – шигырьдә каршылыкны табу;

Метапредмет

- регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, геройларга  бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

- танып-белү: булган белемнәргә таянып, “табышмак” төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару.

- коммуникатив:  төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.

Шәхескә кагылышлы - үз фикереңә ышандыра белү

Төп төшенчәләр

Хатирә, хәтер

Предметара бәйләнеш

Тарих, ИКТ

Ресурслар

-төп

  • өстәмә

Әдәби уку: татар телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек. 2 нче кисәк / Г. М. Сафиуллина, ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова: рәссамы Ф. Ризаева .- Казан : “Мәгариф - Вакыт” нәшер., 2013.- 119б. Рәс.б-н., 8 репрод.

Презентация  

Үткәрү технологиясе

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Һәр этапның өйрәтүче һәм үстерелешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

 Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

I Мотивлаштыру- ориентлаштыу  

1.Уңай психологик халәт тудыру;

Максат- укучылар эшчәнлеген активлаштыру

2.Өй эшен тикшерү

3. Уку мәсьәләсен кую.

Гомумидән төпне табу.

Дежур укучы чыгышы

Шигырьне сәнгатьле уку

Информация белән эшләү, дәрес темасын билгеләү.

Укучыларны эшкә тарту

3-4 укучыны сәнгатьле укыту

Уку максатын кую буенча фронталь эшчәнлек  оештыру

I Мотивлаштыру- ориентлаштыу  

1.Уңай психологик халәт тудыру;

- Исәнмесез, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз. Дежур укучыны тыңлыйк әле.

- Бүген сыйныфта мин дежур. Бүген ...., уку дәресе. Дәрестә барлык укучылар да катнаша. Р. Фәйзуллинның “Ничек яхшы булырга?” шигырен сәнгатьле укырга иде.

 - Рәхмәт.

- Укучылар, дәрестә кулланылырга тиешле кагыйдәләрне искә төшерик.

- ....

-Слайд1 Тикшерү.

а) Игътибар белән тыңла, бүлдермә.

ә)Тулы җөмләләр белән сөйлә.

б) Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.

2.Өй эшен тикшерү. Р. Фәйзуллинның “Ничек яхшы булырга?” шигырен сәнгатьле уку.

Үзбәя

3. Уку мәсьәләсен кую.

- Укучылар, слайдка карыйбыз. Игътибар белән укыгыз. Җавабын әйтегез. (Слайд2)

“Башы тарак,

Койрыгы урак,

Кычкыртып быргысын,

Уята барысын.”

  • Әтәч
  • Әйе.

“Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.”

  • - Куян
  • - Әйе, сез бик зирәк икәнсез, җавапларны бик тиз әйттегез? Бүгенге дәрестә без өйрәнәчәк әсәр нәрсә турында булыр икән? Дәрескә уку максатын куегыз әле.
  • - Табышмак турында.
  • - Бик дөрес.  Табышмак сүзе “Татар теленең аңлатматы сүзлегендә” болай аңлатыла. (Слайд3)

1) Төп мәгънәсен уйлап табу өчен кинаяләп яки сүз уйнатып, сурәтләп әйтелә торган такмак рәвешендәге халык авыз иҗаты әсәре.

- Без сезнең белән бүген Йолдыз апагызның “Ике җаваплы табышмак” шигырен укырбыз һәм шигырьдәге табышмакка җавап табарбыз. Дәрес ахырында:” Безнең өчен шигырьдә яшерелгән табышмак нәрсә ул?” -дигән сорауга җавап бирербез.

Үзбәя

I Мотивлаштыру- ориентлаштыу  

1.Уңай психологик халәт тудыру;

(үзенчәлекле исәнләшү, укучыларның игътибарын җәлеп итү, сыйныфны эшкә тарту)

Регулятив : үз эшчәнлегеңә бәя бирү һәм укытучы биргән бәяне адекват кабул итә белү.

3. Уку мәсьәләсен кую.

Регулятив - уку мәсьәләсен кую

Танып белү: төп мәгълүматны аеру

Коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтә белү.

 Шәхес эшчәнлеге: үзара хезмәттәшлек, ярдәм итә белү.

II УМ адымлап чишү

Шигырь өстендә эш.

Эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге

Эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген оештыру, дәреслек белән эшләргә өйрәтү.

II УМ адымлап чишү

Шигырь өстендә эш(Слайд4)

а) сүзлек эше (презентация карау барышында сүзләрне дөрес әйтергә , язарга өйрәнү, тәрҗемәләрен белү)

Хатирә [хәтирә]- Хәтердә сакланган истәлек, ядкяр. Балачак хатирәсе.

Хәтер [хәтер]- булып узган вакыйгаларны күңелдә саклау һәм яңарту сәләте.Хәтердә ул тыныч, айлы кичләр, хәтердә  бармалы су юлы.

ә) шигырьне  чылбыр буенча уку

б) шигырьне эчтән уку һәм өлешләргә бүлү.

- Балалар, шигырьне кабат укыгыз һәм 2 өлешкә бүлегез? Беренче өлеш кем  һәм нәрсә турында?

- Әби һәм саныдык турында.

- Икенче өлеш кем турында?

- Малай һәм компьютер турында.

в) парларда эш (геройларны табу һәм чагыштыру)

- Балалар парларда сөйләшегез һәм җавап бирегез. Шигырьдә контраст бармы?

- Әйе бар. Гади һәм катлаулы, әби һәм малай, сандык һәм компьютер.

- Каршылык кем һәм нәрсә арасында барлыкка килгән?

- Каршылык әби һәм  малай, компьютер һәм сандык арасында.

- Кайсының фикере дөрес? Парларда сөйләшегез.(әби һәм малай яклылар барлана, һәрбер якның фикере аерым тыңланыла)

- Әби фикере дөрес.

- Ни өчен ?

- Чөнки сандык табышмактагыча ачыла һәм ябыла. Анда әби өчен бөтен кирәкле әйберләр саклана.

-  Сандык әби өчен тагын нинди сыйфатка ия?

- Ул хатирәләр дә саклый.

- Нинди хатирәләр сакланырга мөмкин. Әби сандыгын ачып үзе чиккән сөлге яки кулъяулыкны алгач нәрсәләрне искә төшерә?

- Яшь чакларын. Бу сөлгене яки кулъяулыкны кайчан кулланганын. Ул вакыттагы кешеләрне. Үткәнен.

- Әбинең үткәне ул икенче төрле нәрсә? Узган вакыйгаларны, элек яшәгән кешеләр тормышы турында без кайсы фәндә өйрәнәбез?

- Тарих.

- Дөрес. Ә хәзер әйдәгез малай фикерен яклаучыларга сүз бирик.

- Малай фикере дөрес, чөнки  компьютер ачыла да ябыла һәм дөрес итеп эзли белсәң анда бөтен мәгълүматны табарга була.

- Әйе, сезнең фикер дә бик дөрес укучылар.

Ял минуты(Слайд5)

(Презентациядән хәрәкәт итүче рәсемнәрне карап күзләрне ял иттерү.)

г) Дәфтәрләрдә эш. Сандык һәм компьютерның табышмак җавабына ни дәрәҗәдә туры килү- килмәвен ачыклау, чагыштыру.

- Укучылар хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз бүгенге число, сыйныф эше  һәм “Ике җаваплы табышмак” шигыре дип языгыз. Хәзер таблица сызып сандык һәм компьютерның табышмакка туры килү-килмәвен чагыштырабыз. Шигырьдән эзләп язабыз.  (бергәләп эшләү, презентациядән тикшереп бару) (Слайд 6)

Сандык

компьютер

1.Ачыла да ябыла,

1.Ачасың да ябасың,

2.Ни кирәк, шул табыла.

2.Кирәклесен табасың.

3. “Без яшь чакта бөтен байлыкны салдык”

4. Хәзер инде хәтирәләр шул сандыкта саклана

 - Табышмакны укыгыз әле. Башта предмет нишли?

- Ачыла да ябыла.-

- Аннары нишли?

- Ни кирәк шул табыла.

- Сандыкның да , компьютерның да бүтән сыйфатлары беттеме?

- Юк. Сандыкка “Без яшь чакта бөтен байлыкны салдык” ,-ди

- Тагын сандыкта нәрсәләр саклана?

- Әбинең хәтирәләре.

- Ә хәтирә нәрсә ул?

- Истәлек. Үткәнебез, тарихыбыз.

- Безгә кайсы кадерлерәк?

- Истәлекләр. Үткәнебез, тарихыбыз, ягъни сандык.

- Ни өчен дип уйлыйсыз?

- Чөнки сандыкта сакланган әйберләрдә күңел җылысы бар.

- Ә компьютер  ул нәрсә?

- Җансыз машина.

- Ул ни өчен кирәк?

- Мәгълүматны табу өчен.

- Дәресебезнең бу өлешендә нинди нәтиҗә ясарбыз? (Без компьютердан ничек файдаланырга тиешбез? Компьютерда озак утырырга ярыймы? Кеше өчен нәрсә кадерлерәк булырга тиеш? Һ.б.)

- Компьютер ул җансыз машина. Аннан кирәгенчә генә файдаланырга кирәк. Компьютерда озак утыру, уеннар уйнау зыянлы. һ.б.

Үзбәя

д) Шигырьне сәнгатьле уку (2-3 укучыдан укыту)

- Балалар, без дәресебезгә нинди уку мәсьәләсен куйдык әле?

- Табышмак.

- Әйе . Табышмакның күчерелмә мәгънәсе дә бар икән. Карыйк әле (слайд6)

2) күч. Аңлатып булмый торган нәрсә, серле әйбер.

- Балалар, без беренче мәгънәдә табышмакның җавабын таптык. “Ачыла да ябыла,ни кирәк шул табыла ” ул нәрсә булды?

- Әби өчен сандык, малай өчен компьютер.

- Ә шигырь үзе сезнең өчен нинди табышмакка (күчерелмә мәгънәдә) җавап бирде? Аның эченә нинди сер яшеренгән икән? Шигырьдә сүз табышмакның ике җавабы турында гына бардымы? Без нәрсә эшләргә тиешбез?

- Компьютердан дөрес файдаланырга. һ.б.

- Тагын. Әби-бабайларыбызга, аларның хатирәләренә карата без нинди карашта булырга тиешбез? Тарихны, үткәнебезне без нишләтергә тиешбез?

- Без үткәнебезне, әби- бабайларыбызның хатирәләрен онытмаска, тарихыбызны белергә тиешбез.

Үзбәя

II УМ адымлап чишү

Танып белү:  шигырьдән кирәкле информацияне аерып ала белү,өлешләр-гә таркату

 

Шәхес эшчәнлеге:

парлап килешеп эшли белү,фикерең-не дәлилли белү;

Коммуника-тив:үз фикереңне төгәл җиткерү

Танып белү:өлешләрдән бөтенне чыгара

( синтезлый ) һәм үз фикереңне дәлилли белү.

Коммуника-тив: үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтә белү.

 Шәхес эшчәнлеге: үзара хезмәттәшлек, ярдәм итә белү.

Регулятив: үз эшчәнлегеңә бәя бирү һәм укытучы биргән бәяне адекват кабул итә белү

III

Рефлексия

Дәрестә эшләгәннәргә нәтиҗә ясау.

Рефлексия

Дәрестә эшләгәннәр-гә нәтиҗә ясау.

Рефлексия

Дәрестә эшләгәннәр-гә нәтиҗә ясау.

      III Рефлексия

1. Рефлексив кабатлау

      - Укучылар бүгенге дәрестә сез нәрсәгә өйрәндегез?

     -  ....

2. Дәрескә гомуми бәя

3. Өй эше. (Слайд7)

1. Шигырьне сәнгатьле укырга

2. Әби-бабайлардан хатирәләре турында сорарга, бер хатирәне сөйләргә өйрәнергә.

3. Ике җаваплы табышмак уйлап язарга.

III Рефлексия

Коммуника-тив: сөйләмне үз  фикереңне төгәл әйтү өчен  файдалана белү.

Регулятив: үз эшчәнлегеңә бәя бирү һәм укытучы биргән бәяне адекват кабул итә белү.

Әдәбият исемлеге.

  1. Мозаффарова М. Г. Башлангыч,төп, урта гомуми белем программаларын гамәлгә куя торган белем оешмаларында укыту-тәрбия процессын оештыру үзенчәлекләре: гомуми белем оешмалары җитәкчеләре өчен тәкъдимнәр.-Казан.ТР Мәгарифне үстерү институты, 2014.
  2. Рахимов А. З. Принципы психодидактики.- Уфа, 2007.
  3. Трофимова С. М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына (Рус һәм татар мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик ярдәмлек). – Казан: Яңалиф, 2005.

4.Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге.-Казан: Татар.кит. нәшр.2013.-510 б.

5.Яхин А. Г. Әдәбият дәресләре.- Казан: Мәгариф, 2003.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы

"Сүз ясагыч кушымчалар" темасына үткәрелгән дәреснең технологик картасы...

4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)

Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча  эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым яса...

Дәреснең технологик картасы

6 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән дәреснең технологик картасы...

"Җирнең эчке төзелеше" темасына уздырылган география дәресенең технологик картасы

Технологическая карта урока географии на тему " Внутреннее строение земли" для 6 класса на татарскоя языке...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....