5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә ФДББС буенча төзелгән "Көндәлек режим" дәресенең технологик картасы
план-конспект урока (5 класс) по теме

Нуриева Эльвира Азатовна

5 сыйныфларның рус төркемнәре өчен ФДББС буенча төзелгән дәреснең технологик картасы 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tehnologik_karta.doc86 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы

Укытучы

Нуриева Эльвира Азат кызы

Сыйныф

5 А

Төркем

Рус

Число

20.11.2015

Дәреслек

Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова Татар теле. 5 нче сыйныф: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.

Дәреснең темасы

“Көндәлек режим”

Планлаштырылган нәтиҗәләр

П р е д м е т

Метапредмет

Шәхескә кагылышлы

Көндәлек режими турында сөйләргә өйрәтү

укучыларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү

укучыларда төгәллек, җаваплылык  кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес төре

ЛГКК

Җиһазлау

Р.З. Хәйдәрова” Татар теле”, (42-43 бит); методик ярдәмлек (33 нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З. Хәйдәрова, “Татарский язык в таблицах”, сүзлекләр китабы.

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Формалаштырылачак универсаль гамәлләр

  1. Оештыру-мотивлаштыру

Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Хәерле көн, укучылар!

- Кәефләрегез ничек?

- Бүген ничәнче?

- Атнаның нинди көне?

- Һава торышы нинди?

- Дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк.

Дәрескә игътибарлы булу.

 - Хәерле көн!

- Бик яхшы.

-Егерменче ноябрь.

 - Җомга.

- Бүген көн салкын, болытлы, кар ява.

Коммуникатив:

укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру

  1. Актуальләштерү
  • Укучылар тактага карагыз әле. Кем бу?
  • Безгә бер малай кунакка килгән. Әйдәгез исемен сорыйк әле. Кем  икән ул?
  • Ничә яшь икән аңа? Сорагыз әле.

Малай укучыларга смс яза:

“Минем исемем Максим. Миңа унике яшь. Ә сезгә?

  • Белмибез.

  • Синең исемең ничек?

  • Сиңа ничә яшь?

Балалар җавап бирә.

Танып-белү: 

иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру

Коммуникатив:

тыңлый белү, фикер алышуда катнашу.

Регулятив:

 күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

  1. Уку мәсьәләсен кую.

- Ничек уйлыйсыз, Максим безнең дәрескә ни өчен килде икән?

- Слайдтагы рәсемгә карагыз. Ничек уйлыйсыз, нинди темага сөйләшәчәкбез?

(Балалар җавабыннан соң кояшта дөрес җавап чыга).

- Әйтегез әле, “Көндәлек режим” темасын өйрәнү өчен нишләргә кирәк?

- Дөрес! Максимга безнең белән кызык булыр дип ышанып калабыз.

- Безнең белән өйрәнергә.

  • Көндәлек режим.

  • Саннарны, вакытны, фигыльләрне искә төшерергә кирәк.

Танып-белү: 

Аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү.

Коммуникатив:

Коллектив фикералышуда катнашу

Регулятив:

кагыйдә, интсрукцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.
  1. – Максимга татарча кайбер татарча сүзләрне искә төшерергә ярдәм итик әле.

Фонетик күнегү.

  1. - Балалар, узган дәрестә без Белмәмешкә вакытны өйрәнергә булышкан идек. Максимга белемнәребезне күрсәтик.
  2. -Көндәлек режимы турында сөйләү өчен безгә яңа сүзләр белән танышырга кирәк. “Татарча өйрәнәбез” сәхифәсе.

Видеодәрес.

147 нче серияне карау

5.  Сүзлек эше (тактада язылган).

3. Аудирование.

- Мин сезгә хәзер җөмләләр укыйм, сез икенче җөмләгә нинди сүз өстәлгәнен әйтеп, тәрҗемә итргә тиеш буласыз. Игътибар белән тыңлагыз.

1. Юа. – Идән юа.

2. Үтүкли. – Кер үтүкли.

3. Себерә. – Идән себерә.

4. Әзерли. – Ашарга әзерли.

5. Сөртә. – Тузан сөртә.

  1. Рәсемдә Рөстәмнең көндәлек режимы буталган. Дөрес тәртиптә карточкаларга язу. Бер-береңнен эшен тикшерү.

  1. Физминутка.

Укытучы әйткәнне балалар үтәргә тиеш.

Мин йокыдан торам. Теш чистартам. Мәктәпкә барам. Өйгә кайтам. Көндезге аш ашыйм. Урамда уйныйм. Өй эшләрен эшлим. Әниемә булышам. Йокларга ятам.

Алма, апа, акча, ачкыч, бала, хата, такта, чана, малай, аяк, акыллы, аяз, таяк, кашык.

Укучылар слайд буенча “Сәгать ничә?” соравына җавап бирәләр.

Укучылар яңа сүзләрне кабатлый.

Өй эшләре – домашние дела

Савыт-саба юу – мыть посуду

Идән себерү – подметать полы

Идән юу – мыть полы

Кер юу – стирать белье

Ашарга әзерләү– готовить кушать

Үтүкләү – утюжить

Тузан сөртү – вытирать пыль

Тузан суырту - пылесосить

Чүп чиләген чыгару – выности мусор

 

Идән – пол

Кер - белье

Идән - пол

Ашарга – кушать

Тузан - пыль

Укучылар карточкаларга Рөстәмнең көндәлек режимын дөрес тәртиптә язалар, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.

Укучылар хәрәкәтләр белән күрсәтәләр.

Танып-белү: 

Уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

Коммуникатив:

үз фикеренңне тулы һәм төгәл итеп әһтә белү

Регулятив:

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

  1. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү

    Экрандагы рәсемнәр ярдәмендә үзеңнең көндәлек режимың турында сөйләргә.

  Укучыларның җавабы.

 

Танып-белү: иҗади характердагы проблеманы чишү юлларын мөстәкыйль эзләү

Коммуникатив:

үз фикеренңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

Регулятив:

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

  1. Яңа белемнәрне ныгыту

Ситуатив күнегү.

  • Әйтик, сез яңа дус белән танышасыз. Сезнең арада нинди диалог булыр?

  • Укучыларның диалоглары.

Танып-белү:

Белемнәрне структуралаштыру

Коммуникатив:

Мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Регулятив:

үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

  1. Рефлексия

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Ничек уйлыйсыз, безнең дәресне карап, Максим нәрсәләргә өйрәнде?

- Карагыз әле, Максимның сезгә әйтер сүзе бар.

Экранда “Сез булдырдыгыз” дигән язу.

  • “Көндәлек режим”
  • Яңа сүзләр өйрәнде.
  • Көндәлек режим турында сөйләргә өйрәнде.
  • Әнигә булышырга кирәклеген белде.

Танып-белү:

туган проблеманы иҗади характерда чишү юлларын табу. Коммуникатив:

 әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру.

 Регулятив:

Коррекция

  1. Йомгаклау.

1.Белемнәрне бәяләү. Үзбәя.

- Кем вакытны әйтә белергә өйрәнде, кем ахыргача өйрәнеп бетмәде – үзегезгә бәя бирегез.

- На столах лежат шаблоны для оценивания, как вы оцениваете себя, выберите такой шаблон.    

Укучылар конвертка билгеләр салалар.

2. Өй эше бирү:

1) 42 нче бит, 6 нчы күнегү;

2) Көндәлек режим буенча таблица ясап килергә;

3) Көндәлек режим турында сөйләргә.

Ситуатив күнегүне башкарырга.

Регулятив:

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу