6 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә “Күп укыган – күп белер” темасы буенча әдәби уку дәресенең технологик картасы
материал (6 класс) по теме

Назмутдинова Алсу Фаритовна

Яңача белем бирү шартларында технологик картаның төп максатларының берсе - укытуда системалы-эшчәнлекле юнәлешне чагылдыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nazmutdinova_a.f.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Назмутдинова Алсу Фаритовна

Предмет

Татар әдәбияты

Тема

Күп укыган – күп белер (К.Насыйриның “Әбүгалисина” әсәре, К.Насыйриның Казандагы һәм Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылындагы музейлары)

Максат

Бурычлар

  1. Предмет. К. Насыйриның биографиясе белән кыскача таныштыру, “Әбүгалисина” әсәрен өйрәнү
  2. Үстерелешле. Укучыларның тыңлап аңлау, логик фикерләү күнекмәләрен, диалогик сөйләмнәрен үстерүгә шартлар булдыру.
  3. Тәрбияви. Укучыларда белем алырга, үзеңә кирәкле белемне дөрес итеп таба белергә, игелекле булырга омтылыш тәрбияләү, китапларны теләп укырга күнектерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы:  белем алырга, үзеңә кирәкле белемне дөрес итеп таба белергә, игелекле булырга омтылыш тәрбияләү, китапларны теләп укырга күнектерү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү УУГ: Тыңлап аңлау, нәтиҗәләр чыгара белү, гомумиләштерүләр ясый белү, текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлаша белү, өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгели белү.

Коммуникатив УУГ: Фикерләрен төгәл, ачык итеп җиткерә белү; үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү; сөйләм нормаларын исәптә тотып, укытучы, сыйныфташлар белән диалог алып бара белү.

Регулятив УУГ: Уку мәсьәләсен куя белү; эшне планлаштыру; үз эшчәнлегенә бәя бирү.

Предмет буенча: К. Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу, “Әбүгалисина” әсәренең эчтәлеген белү

Дәреснең тибы

Яңа тема өйрәнү дәресе

Төп төшенчәләр

Белемле булу, кешегә ярдәм итү, китап, мәгарә

Предметара  бәй-ш

Татар теле

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Материал

Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. - Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2014. Б. 87-88

Җиһазлау

К. Насыйриның портреты, К. Насыйриның музейлары турында презентация, китаплар, проектор, ноутбук.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

 Мотивлаштыру (1-2 мин)

Исәнләшә, уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.

Татар халык мәкален укый (“Китап -белем чишмәсе”)

Исәнләшәләр, сыйныф эшкә әзерләнә

(укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар, мәкальне тыңлыйлар, китап, белем турында белгән мәкальләрен әйтәләр )

ШУУГ: белемле булуга, китаплар укуга омтылыш уяну.

ТБУУГ: тыңлап аңлау, нәтиҗәләр чыгару.

КУУГ: сорауларга җавап бирә белү; үз фикерләрен тәгъбир итә белү.

РУУГ: үз эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра белү, җавапларны бәяли белү.

Белемнәрне актуальләштерү

Өй эшен тикшерә, сорауларга җавап ала, җавапларын дәлилләтә

Сорауларга җавап бирәләр, алдагы дәрес материалын кабатлыйлар.

ШУУГ: Китапның белем чыганагы булуын аңлау, белемнең кешене бәхетле итүенә төшенү

ТБУУГ: өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгели белү, нәтиҗә чыгару

КУУГ: үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү, әңгәмәдә катнашу

РУУГ: Җавапларны дөресли һәм бәяли белү

Уку мәсьәләсен кую

Уку мәсьәләсен билгеләтә (“Акыл – тузмас кием, белем – кипмәс кое” бүлеген өйрәнә башлауны җиткерә)

Сорауларга җавап таптыра.

 

Тема буенча фаразлар ясыйлар, уку мәсьәләсен билгелиләр

 Сорауларга җавап бирәләр.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен аңлау

КУУГ: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү

РУУГ: фаразлау, уку мәсьәләсен куя белү, планлаштыру

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

1) 10 нчы биттәге сүзлекчә белән эш алып барыла: дөрес итеп укыта, җөмләләр төзетә

2) К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация ярдәмендә  сөйли, портрет белән эш алып бара (Шулай ук дәреслектән К.Насыйри турында укыта, укыган өлешнең аңлау дәрәҗәсен тикшерә, сораулар бирә: К.Насыйри кайчан, кайда туган, кайда укый, нинди телләр белгән)

 

4) “Әбугалисина” әсәрен укыта

5) Әсәр буенча сораулар бирә (Әсәре белән автор нәрсә әйтергә тели)

6) Әсәрнең мәгънәсен үз сүзләре белән әйттерә

1) Сүзлек белән эш алып баралар: сүзләрне дөрес итеп укыйлар, җөмләләр төзиләр

2) К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышалар, портрет белән эш алып баралар

3)  Сорауларга җавап бирәл

4) “Әбүгалисина” әсәрен  укыйлар

5)  Әсәр буенча сорауларга җавап бирәләр

6) Әсәрнең мәгънәсен үз сүзләре белән әйтәләр, фикерләрен аңлаталар, дәлиллиләр

ШУУГ: кешедәге яхшы һәм тискәре  сыйфатларны күрә белү

ТБУУГ: текстны тыңлап аңлау, тексттан төп фикерне аерып алу, мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр чыгару

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә белү, үз фикерен төгәл һәм аңлаешлы итеп җиткерә белү

РУУГ: анализ барышын төзү, җавапларны бәяли белү

Предмет нәтиҗәләре: К.Насыйри турында мәгълүматлы булу,   “Әбүгалисина” әсәренең мәгънәсенә төшенү, эчтәлеген белү

Ял минуты

Яңа теманы ныгыту (Яңа белемнәрне беренчел ныгыту)

1) Кешедәге тискәре һәм уңай сыйфатлар турында әңгәмә кора

2) Нәтиҗә чыгарттыра ( Белем алырга кирәк, белем белән кешеләргә файда китерергә мөмкин, игелекле булырга кирәк, китаплар укырга кирәк)

3) Диалог төзеттерә (Китапханәгә йөриләрме? китаплар укыйлармы?)

1) Әңгәмәдә катнашалар, үз фикерләрен әйтәләр һәм дәлиллиләр

2) Нәтиҗә чыгаралар

3) Диалог төзиләр

ШУУГ:  Белем алуга,белем белән кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылу

ТБУУГ: Нәтиҗә чыгара белү, гомумиләштерүләр ясый белү, рәсем сәнгате ярдәмендә тәкъдим ителгән информаөияне аңлый белү

КУУГ: Әңгәмәдә катнашу, сөйләм нормаларын исәптә тотып, укытучы, сыйныфташлар белән диалог төзи белү, парларда эшли белү, үз фикерен төгәл һәм ачык итеп җиткерү, дәлилли белү

РУУГ: парларда эшчәнлекне оештыра белү, контроль ясый, бәяли белү

Предмет нәтиҗәсе: Әсәр эчтәлеген белү

Өйгә эш бирү

Өй эше биремен аңлата

1) “Әбүгалисина” әсәренең 1 нче өлеше буенча план төзергә

2) К.Насыйри тормышы, “Әбүгалисина” әсәре турында 5 сорау төзергә

3)  Әбүгалисина белән Әбелхарисны чагыштырып сөйләргә

Өй эшен язып алалар, Өй эшенең аңлашылып бетмәгән өлешен ачыклыйлар

ТБУУГ: биремне аңлау

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү, планлаштыра белү

Рефлексия

Дәрес,

дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.

Үз фикерләрен әйтәләр,  әңгәмәдә катнашалар, сорауларга җавап бирәләр, максат һәм нәтиҗәдән чыгып үз эшләрен бәялиләр

ШУУГ:  Белем алуга,белем белән кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылу

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, үз фикерен аңлаешлы, төгәл итеп әйтү һәм дәлилләү, сыйныфташларының фикерен тыңлый һәм аңлый белү

РУУГ: Уңышка ирешү (ирешмәү) дәрәҗәсен аңлау, эш нәтиҗәләрен бәяләү, төзәтү,  билгеләнгән критерийлар буенча үзбәя бирү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән контроль эшләр

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән контроль эшләр...

Әдәбият дәресенең технологик картасы

А.Яхин концепциясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә  корылган   дәреснең  технологик  картасы...

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы.

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик карта шаблоны....

5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә ФДББС буенча төзелгән "Көндәлек режим" дәресенең технологик картасы

5 сыйныфларның рус төркемнәре өчен ФДББС буенча төзелгән дәреснең технологик картасы...

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы. Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы.Дәреснең темасы: Сингармонизм законы....

4нче сыйныфның рус төркемнәрендә "Татарстан шәһәрләре" темасы буенча үткәрелгән дәрескә технологик карта

4нче сыйныфның рус төркемнәрендә "Татарстан шәһәрләре" темасы буенча үткәрелгән дәрескә технологик карта...

Көндәлек нигә елый?тексты буенча ЛГКК дәресенең технологик картасы.6сыйныф рус төркеме.

Көндәлек нигә елый?тексты буенча ЛГКК дәресенең технологик картасы....