Разработка урока на тему "Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау"
план-конспект урока (6 класс) на тему

Шарифуллина Саджида Якубовна

Тема: Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау

Максат: 1. Укучыларның белемнәрен системалаштыру;

2. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау;

3. Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: дәреслек, типографик карта, билетлар, карточкалар, презентация, тест

Дәрес тибы: дәрес-сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 0006bb7c-e140ffd6.doc195 КБ

Предварительный просмотр:

       

Тема: Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау

Максат: 1. укучыларның белемнәрен системалаштыру;

              2. рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау;

              3. туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: дәреслек, типографик карта, билетлар, карточкалар, презентация, тест

Дәрес тибы: дәрес-сәяхәт

Дәрес барышы

  1. Оеш.өлеше

-Исәнмесез , укучылар! Дәресне башлыйбыз. Сыйныфта бүген кем дежур?

     (уңай халәт булдыру)

II.Актуальләштерү

  • Укучылар, бүгенге дәресебезне башка дәресләрдән аермалы буларак башкача башлыйк әле. Дәрес башында уен уйнап, кроссворд чишик.

-Хәзер мин сезгә сүзтезмәләр әйтәм , ә сез аларны бер сүз белән генә әйтергә тиеш буласыз.

1. бер дә туктап тормыйча

2. чәчәк кебек

3. венгр телендә сөйләшү

4. күптән булган

5. якында гына

б

е

р

т

у

к

т

а

у

с

ы

з

ч

ә

ч

ә

к

т

ә

й

в

е

н

г

р

ч

а

э

л

е

к

я

н

ә

ш

ә

  • Бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый?
  • Безнең кроссвордта нинди сүз барлыкка килде?
  • Нинди сүз төркеме рәвеш дип атала?
  • Рәвешнең ничә һәм нинди сүз төркемчәләре бар?
  • Рәвеш сүз төркемен билгеләү өчен нинди сүз төркеменнән чыгып сорау куябыз?
  • Рәвешләр ясалышы ягыннан ничәгә һәм ниндиләргә бүленә?
  • Димәк, укучылар,  без сезнең белән рәвеш сүз төркемен кабатладык. Ә хәзер без сезнең белән үзебезнең белемнәребезне тикшерү һәм ныгыту өчен ерак-еракка сәяхәткә чыгарбыз.

III.Яңа материалны аңлату.

 

Укучылар, әйткәнемчә безнең бүгенге дәресебез башка дәресләрдән аермалы булыр без бүген сезнең белән “Рәвешләр иленә” сәяхәткә чыгарбыз. Иң элек дәресебезнең девизын билгеләргә кирәк. Барыбыз да тактадагы язуны кычкырып укыйбыз.

Рәвеш чакыра безне тик алга,алга,

Барлык белемнәрне ныграк ачарга.

Яхшы, укучылар, девизыбызны билгеләдек.Ләкин безгә сәяхәткә чыгар өчен нинди дә булса транспорт кирәк. Хәзер без табышмак ярдәмендә нинди транспортта сәяхәт итүебезне ачыкларбыз.

Дүрт тәгәрмәчле әрҗә

Үзе зур көчкә ия.

Олы юлдан йөгерә,

Максатка тиз ирешә.

                       (Автобус)

Димәк, без автобуста сәяхәт итәчәкбез. Аңа утыру өчен безгә нәрсә кирәк. Безне ансыз автобуска утыртмаячаклар.

                                                  (Билет)

Билет алу өчен безгә түбәндәге биремнәрне үтәргә кирәк. Мәкальләрнең азагын кем дөрес әйтә, шуңа билет бирелә.

1.Биек күтәрелгән егылырга курка.

2.Иртән көлсәң кешедән, кичен көләрләр үзеңнән.

3.Көпә-көндез чыра яндырмыйлар.

4.Яман гадәт тиз йога.

5.Тауга менүе кыен, төшүе ансат.

6.Еракка куйсаң, якыннан алырсың.

7.Алга карасаң, абынмассың.

8.Өстә булганны аста көт.

-Укучылар, билетлар алынды. Юлга кузгалыйк. Менә беренче тукталышка да килеп җиттек.. Ул “Рәвешләр ясалышы” дип атала. Биремнәрне дә укып карыйк әле. Алар безгә нинди биремнәр әзерләделәр икән.

Кирәкле кушымчалар сайлап алып, рәвешләр ясарга:

-ча,-чә, -дай,-дәй,-тай,-тәй,-лай,-ләй,-лап,-ләп,-лата,-ләтә,-ын,-ен,-н,-гары,-гәре,-кары,-кәре

Ат,җәй,тере, уртак,буш,кич,атна,бөтен,ике, бал, дуслар ,китап, он, әйбер, таш, кыш, акча,әйбер,чиләк, яшь

Тикшерәбез.

  • Карагыз әле ,укучылар, безне алда “Кызыклы грамматика” шәһәре көтә икән. Бу безнең икенче тукталышыбыз булыр. Без монда сорауларга җавап бирербез.Беренче сорауны тыңлыйбыз, дөрес җавап биргәннәргә шәһәр хакимиятенең бүләге дә бар.

  1. “Татар” сүзендәге  -ар кушымчасы урынына Татарстандагы нинди район исемен өстәп рәвеш ясап була.  (Татарча)
  2.  “Юлы” сүзе алдына нинди санны куеп рәвеш ясап була? (Берьюлы)
  3. Өйнең кар-яңгырдан саклау торган катламы исеменә нинди хәреф өстәп язсаң рәвеш килеп чыгы? (Түбән)
  4. “Керән” сүзендәге хәрефләрне алыштырсаң , нинди рәвеш килеп чыгар? (Әкрен)
  5. Әгәр узган ел дигән сүзтезмәнең синонимын табып, алдына тиешле санны өстәп язсагыз рәвеш килеп чыга.  (Бишбылтыр).
  6. Рәвеш килеп чыксын өчен, “заман” сүзендәге беренче хәрефне нинди хәрефкә алыштырырга кирәк?   (Һаман).
  7. Ә,Е,И,З,К,Н,Р,Т хәрефләрен генә кулланып , үзара антоним булган рәвешләрне ясагыз    (Әкрен – тиз).
  8. “Төн” һәм “кыска” сүзләренең антонимнарын табып , шуларны кушып рәвеш ясагыз.  (Көнозын).
  9. беренче сүзе сан, икенчесе дәвер сүзенең синонимы булган кушма рәвешне билгеләргә. (Берзаман).
  10. Сан = кеше органы исеме = лап кушымчасы = рәвеш. Гамәлне чишегез. (Бишкуллап).

-Ә хәзер “Күз ачып йомганчы” урманының аланында туктап ял итеп алабыз.

Физминутка.

-Хәзер безгә тизрәк барырга кирәк. Чираттагы тукталышыбыз “Рәвешләр тавы” дип атала.  Безгә “Рәвеш түбәсе”нә менеп анда яшеренгән сихерле биремнәрне чишеп, серләрен ачарга кирәк.

     1. Рәвешнең ничә һәм нинди сүз төркемчәләре бар?

     2. Рәвешләр ясалышы ягыннан нинди төркемчәләргә бүленәләр?

     3. рәвешнең башка сүз төркемнәреннән аерыла торган билгесе?

     4. Рәвеш исемне ачыклап килгәндә, кайсы җөмлә кисәге була?

     5. Рәвеш җөмләдә күбрәк кайсы сүз төркемен ачыклап килә.

     6. Рәвешләрнең дәрәҗәләре ничә төрле була? Мисаллар ярдәмендә күрсәт.

     7. Рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килә ала?

     8. Татар телендә рәвешләр нинди сүз төркеменә якын тора?

  • Яхшы , укучылар, сорауларга да җавап бирдек. Укучылар , карагыз әле алдыбызда зәңгәр күл. Бу күлнең исеме “Тирәнтен” дип атала. Әйдәгез әле бу күлдә балыклар тотып алыйк әле.  (Рәвешләрнең төркемчәләре билгеләнә).

  • Язмача бирем үтәп алыйк. Бер рәвешкә морфологик анализ ясарга.

 Җирдә кеше булу өчен,

Кеше күпме юллар үтә.

Ашкын кешем, сине һаман,

Еллар көтә, юллар көтә.

                  Зөлфәт “Ашкын кешем”

Сәфәр чыксам ерак юлга,

Каерылып карыйм артка.

Китсәм ерак, яна йөрәк,

Калырсың кебек ятка.

                  Г.Зәйнәшева “Сәфәр”

IV. Йомгаклау

- Укучылар, сәяхәтебез ахырына якынлашты. “Сәяхәт иле” әзерләгән барлык биремнәрне дә үтәдек . Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

V.Өйгә эш .

        “ Безне алда еллар көтә, юллар көтә” дигән темага , рәвешләр кертеп хикәя язарга.

 VI.Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

 6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә  презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...

"Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау"

7 нче сыйныфта татар теле дәресе....

Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Презентация.

Рус  телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында ( татар төркеме) "Сан " темасын гомумиләштереп кабатлау өчен презентация тәкъдим итәм....

Разработка урока "Мөстәкыйль сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау"

Дәрес эшкәртмәсе татар мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен тәкъдим ителә....