Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау.
план-конспект урока (7 класс) на тему

Хусаинова Гульназ Гаптрахмановна

Сингапур алымнары кулланып төзелгән дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suz_torkemnren_gomumilshterep_kabatlau_.docx23.66 КБ

Предварительный просмотр:

 Хөсәенова Г.Г.

7 сыйныф

ТЕМА:СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕН  ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ .

Сүз төркемнәренең җөмләдәге урыны.

 

МАКСАТ : 1) Сүз төркемнәрен кабатлау.Сүз төркемнәренең җөмлә төзелешендә тоткан урынын ныгыту.

                     2) Логик  фикерләү,  уйлау  сәләтен,  уку  активлыгын,                мөстәкыйльлеген,  диалогик,  монологик  сөйләмне  үстерү.

 Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне  камилләштерү,дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру.

                      3) Татар теленә карата ихтирам ,коллективизм сыйфатын тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:

Тезник чаралар: проектор ,интерактив такта,ноутбук.

Таратма материал: битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар.

     ДӘРЕС ТИБЫ :  белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес. 

      МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум   дәрес, биремнәр  үтәү.

       КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- МЭНЭДЖ МЭН,

- КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД,

-  ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР,

- ТИК - ТЭК – ТОУ,

- КОНТИНИУС РАУНД РОБИН.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше:

               1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

            2) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау.

            3) Дәрес максатын хәбәр итү.

   - Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып сүз төтркемнәрен кабатларбыз һәм сүз төркемнәренең җөмләдәге тәртибе  турында алган белемнәрне искә төшереп китәрбез.

2. Актуальләштерү:

 - Өй эшенә сезгә сүз төркемнәренә караган сораулар әзерләп килергә кушылды.Хәзер сез үзегезнең сорауларыгыз ярдәмендә бер-берегезнең белемнәрегезне тикшерәчәксез

  - Алга таба , беренче сандагы укучылар ак битләр алалар  һәм битләрне уртага бүлеп  биткә-бит утыручы иптәшләренә бирәләр,хәзер сез битләрне тагын уртага бүләсез һәм иңбаш иптәшләрегезгә бирәсез.

-Без сезнең белән КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез.

 - Моның өчен сезгә карточкалар ясаргакирәк булачак.  

Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез.

   Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).

 -Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган  соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

-  Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды  (Таймер куела)

- вакыт бетте

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”

. Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Элеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

- Барыбызда басттык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

 - Эшли башладык .

 - Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.

3. Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасы.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР  следуем за лидером структурасын кулланабыз. Сез хәзер  бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,нәрсә эшли сездә шуны эшләргә тиеш буласыз.Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына .Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була,һәм шулай дәвам итәбез ,бар укучы да лидер булганчы.

- Барыбызда бастык ,урындыкларны рәтләдек,бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды.(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).

 - Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.

4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-ХАЙ ФАЙВ.

- Алдагы эшне без ТИК - ТЭК – ТОУ структурасы  ярдәмендә үтиячәкбез.

- Моның өчен сезнең өсләлләрегездә карточкалар куелган .

- Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына ,тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.

  • Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз.Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь ,яки вертикаль,яки диагональ буенга.
  •  Башка сүзләр өстәргә ярый.
  • Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз.Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела).
  • Вакытыгыз бетте.Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы ярдәменә  командада бер-берегезгә чират буенча  җөмләләрегезне укыйсыз,истә калдырыра тырышасыз яки язасыз. –
  • Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез.  Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.
  • Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.вакыт китте (Таймер куела)
  •  Молодцы,  дәфтәрләрегезне аласыз,бүгенге числоны ясасыз,атна көнен язып куябыз ,сыйныф эше.Хәзер сез дәфтәрегезгә төзегән җөмләләрне язып куярга тиеш буласыз. Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың? Җөмләне тактага языла.Җөмләләр дөрес төзелмәсә төзәтәсез (Берниче укучының җөмләләре укыла.) Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.

-       Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың?

5. Йомгаклау:

1) Өй эше  бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.

Үзегезнең сүзләрдән тагын җөмләләр төзеп язасыз,кем күбркәк төзи ала.

 2) Билгеләр кую.

3) Сорауларга җавап бирү:

- Укучылар искә төшерик  нинди сүз төркемнәрен кабатладык бүгенге дәрестә?

- Кем миңа килешләрне санап чыгала?

- Сыфат нәрсәне белдерә ?

- Фигылнең заманнарын санап чагыгыз?

- ..........

Дәрес бетте ,чыгарга момкин.Саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

 6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә  презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...

"Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау"

7 нче сыйныфта татар теле дәресе....

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Аннотация.            Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...

Разработка урока "Мөстәкыйль сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау"

Дәрес эшкәртмәсе татар мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен тәкъдим ителә....