9 сыйныфның татар төркемендә татар теленнән язма эшләр
учебно-методический материал (9 класс) на тему

Нуриева Лейсан Закариевна

Әлеге материалда 9нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен язма эшләр тупланган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9_tatar_gruppasy_kontol.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

9 сыйныф

Кереш диктант (№1)

Сентябрь.

     Алтын көз килеп керде урманга. Яз башыдай, урманнар инде үтә күренә. Сары яфраклар гына кыштырдап коела.

     Бик сәер вакыт ул. Үзе тын, үзендә, яз көнендәге кебек ук, җыр ишетелә

Серкә үләннәре ерактан күзгә ташлана. Алар яз уртасында чәчәк аттылар. Нәни һәм ялгыз сабаклы иделәр. Хәзер, ак чәчәкләрен балкытып, кечкенә куак булып алдылар. Сабаклары вак җимешчекләр белән капланып, меңләгән орлыкларын сибәргә-үрчергә әзерләнәләр.

Ала миләүшәләр кар китүгә чәчәк аткан иделәр. Хәзер, көз килеп кырлар бушауга, ак чәчәкле, шунда ук өлгергән җимешле дә булдылар. Җимешләре бик кызык: өч якка ачылмалы. Капкачлары сай көймәләргә охшаган. Көймәләргә вак орлыклар тулган.

Алар янында кыр кыналары матурланып утыра. Пешергеч нурлардан, өшеткеч яңгырлардан сакланып, чәчәкләре яфрак асларына кача. Җимешләре бигрәк тә иркә: тар яшькелт шешә шикелле, үтә күренмәле. (119 сүз)                               (Гарәфи Хәсәновтан.)

Бирем. Бирелгән җөмләгә синтаксик анализ ясарга

Диктант (№2)

Октябрь.

Октябрь-матур нинди шук, нинди наян диген син! Килү белән, төньяктан кара тузгак болытларын күк йөзенә таратып та алды. Урамга чыгар хәл калмады: аяк асты пычрак, ә көзге җил үзәкләрне өзә. Ул инде болында яшел курпыларны таптады, бутап һәм егып бетерде. Яфракларны әйләндереп-тулгандырып очырды, җиргә салып, җылы юрган түши башлады.

Имән яфраклары бирешмәде. Баһадир имәннәр шәрәләнергә ашыкмады.

Озакламый кар явар. Алдагы кышны кайгыртып, җәнлекләр хәзер оя җайлыйлар. Әнә аланда соры үлән арасыннан шуышкан агулы кара елан күренде. Кояш еланны иркәләде. Ак бәсне чак-чак эретте, су өстендәге бозга көче җитмәде. Елан шунда юан чыбык булып турайды. Үзенең очлы койрыгын бөтереп, соңгы кат тупа башын күтәрде, шуышып агачның юан тамырлары астына кереп югалды. (110 сүз)                              (Гарәфи Хәсәнов буенча)

Бирем. Бирелгән җөмләгә синтаксик анализ ясарга

Изложение (№1)

Синең әниең

     Равил сугыш елларында туды. Ашарга такы –токы, өйләре суык була торган иде. Сәрби апа салкын урынга башлап үзе ятып, Равилне үзенең өстенә сала, урынны шулай җылытканнан соң гына Равилне үз янына урынга яткыра иде. Үзе авырса авырды, Равилне авырулардан саклады. Үзе ач торса торды, Равилне ач итмәскә тырышты. Сугыш беткәч, Сәрби апаны Казан янындагы санаторийга дәваланырга җибәрделәр, аңарда ревматизм авыруы башланган иде. Ара әллә ни ерак түгел, Сәрби апа кай көннәрне улы Равил янына шәһәргә кайта иде. Ул елларда әле хәзерге кебек муллык юк. Өйдә улыма ак булка эләкми, дип уйласа, ананың тамагыннан үтми, шуңа күрә ул, чәй янына бирелә торган булкаларны җыеп, Равилгә алып кайтып бирә иде.

    Равил мәктәпне тәмамлап, заводка өйрәнчек булап эшкә кергәч, беренче тапкыр хезмәт хакы алды. Бу бик аз акча иде әле. Шушы ике бөртек акчаны зур итеп әнисенә алып кайтып биргәннән соң, Сәрби апаның башы күкләргә тиде. Аның улы Равил акча эшли башлады бит! Әле кайчан гына Равил беренче тәпи баскан һәм шушы куанычтан “гый!” дип дип көлеп җибәргән иде. Ә бүген инде ул заводтан әнисенә беренче хезмәт хакын алып кайтып бирде. И бу дөньялар! Шундый тиз үтә ләбаса! Кичә генә биләүдә яткан бала бүген инде икмәклек акча эшли башлады. Сәрби апаның куанычын күрсәгез иде! Юк,бу куанычны үзе ана булган кеше генә аңласа аңлар!

     Равилне быел армиягә алдылар. Ул әнкәсенә язган хатларында туып үскән шәһәрен, уйнап йөргән урамнарын, өй каршында үскән тирәк агачларын сагынуын яза: “Әни, - дигән ул күптән түгел язган хатында.- Мин ясап элгән сыерчык оясына быел да сыерчыклар оялар микән? Ояласалар, һәр елдагы кебек, канат җилпеп куакта сайрасалар, син миңа язып җибәр, яме? Марсельгә әйтеп кара әле, фотога төшереп җибәрмәс микән? Барыгызны да бик-бик сагындым!”.

     Әни, Туган ил... Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз нәрсәләр алар. Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан булмаган кебек, егет кешегә, ир кешегә үз иленнән дә матуррак, якынрак ил юк. Әни һәм туган- үскән җир- сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы шулар. (323 сүз)                                                                                                         ( И. Газидан)

Контроль диктант (№3)

Матур булыйк

       Ханымнар һәм туташлар! Чибәрлек сезнең үз кулыгызда. Матурлык өләшкән җиргә алдан йөгергәннәр дә чибәр күренмәскә мөмкин, чөнки чын чибәрлек – киңрәк төшенчә. Борын-борын заманда бер аксакал дөнья белән хушлашыр алдыннан кызларына болай дигән ди: “Мин ярлы кеше, сезгә мирас итеп яхшы киңәштән башка бернәрсә дә калдыра алмыйм: хәлегездән килсә, акыллы булыгыз, теләгегез булса, кешелекле булыгыз, ә менә матур булу – сезгә зарур”. Кешеләр элек-электән матурлыкка битараф карамаганнар. Тышкы күркәмлек гәүдә төзелеше үзенчәлекләренә, баш, йөз формасына, үз-үзеңне тоту һәм атлау-йөрү рәвешенә карап билгеләнә. Шушы сыйфатларның камиллеге без омтыла торган матурлык була инде. Әйтелгәнчә, матур булу өчен тышкы күркәмлек кенә җитми, бәлки рухи байлык, интеллект, нечкә зәвык, чама хисе һәм яхшы күңеллелек матур итә кешене.

       Матур булыйк дисәк, чиста-пөхтә киеник, чамасын белеп кенә бизәник, үзебезне һәрвакыт әдәпле тотыйк, башкаларга игътибарлы булыйк. (125 сүз)

“Идел” журналыннан

Бирем. Бирелгән җөмләгә синтаксик анализ ясарга

Диктант (№4)

Гөлләр.

Гөлләр арасында иң яратканым – тамчы гөл минем. Бигрәк матур шул аның чәчәге! Бөреләнүгә үк, нәкъ тамчыдай була. Ә берничә көн үтүгә, тамчы сыман бөре ачыла башлый һәм зурайганнан – зурая, аннары бик матур зәңгәр кыңгырауга әйләнә.

Сезнең дә күргәнегез бардыр инде аны. Нинди генә буяулар юк аның төсендә! Бармак белән кагылсаң, күңелле тавыш чыгарып шалтырар төсле тоела ул зәңгәр кыңгырау.

Үткән яз уку елын тәмамлап кайттым да бер көн тамчылы гөл утырттым. Җәй буе шактый зур булып үсте ул. Юан-юан берничә ботак чыгарды. Сентябрь килеп җиткәндә, аның өсте чәчәккә күмелгән иде.

Беренче сентябрь көнне бер кулыма – портфелемне, икенчесенә тамчылы гөлемне тоттым да мәктәпкә киттем. Көн шундый матур, шундый җылы!

Классташ кызларым да гөлләр китергән. Тәрәзә төпләрен гәлләр бизәгәч, безнең класс яңа күлмәк кигән кеше төсле чибәрләнеп китте. (126 сүз)                  (Мәсгут Кәримовтан.)

Бирем. Бирелгән җөмләгә синтаксик анализ.

Изложение

Бөтен бер гомер

    Ояга сыерчык килеп кунды. Тәпиендә - балдак. Таныш сыерчык! Алтынчы ел инде мин ясаган ояда яши ул.

    Яз саен оясына очып килә дә аны һәрьяклап күзәтә, эченә керә, сайрый. Әкрен генә, ләкин рәхәтләнеп caйрый. Уенга бирелеп киткән дуңгыз баласыдай, куанычыннан хәтта чинап та җибәрә. Алтын томшыгы күккә караган, күзләре зуп-зур булып ачылган, канатлары як-якка җәелгән. Ә үзе я әтәч булып кычкыра, я мәче булып мияулый, я ат булып чәңгелдәп җибәрә.     Чит җирләрдә яшәп оясын сагынган ул.Аннары ана сыерчык белән бергәләп оя чистарталар, бала чыгаралар. Балаларын икәү үстерәләр, бергәләп көтүлеккә очып китәләр.

     Көзен, җылы якка китәр алдыннан, ата сыерчык оясына ялгызы гына очып килә. Сыерчыкларда китәр алдыннан ояларына кагылу гадәте бар. Бераз тын гына утырып тора ул, кояшта каурыйларын чистарта, җырлап ала. Аннары — көньякка. Еракка — чит җирләргә, офык артына китә.

     Ләкин яз җитү белән үк сыерчыгым инде тагын биредә! Оя башына утыра да, канатларын җилпеп, рәхәтләнеп сайрый. Ә тәпиендә балдак ялтырый. Алты ел инде шулай.

    Язын алты тапкыр «Исәнме!» дип әйттем, көз биш мәртәбә «Сау бул!» дип озатып калдым мин аны.

    Ләкин бервакыт сыерчыгымның картаюын сизә башладым

    Әле дә хәтердә, беренче язны ул бар тәне белән калтыранып җырлады! Муен каурыйлары үрә торалар иде. Май сөрткәндәй, бөтен гәүдәсе ялык-йолык килде.

      Ә алтынчы язны... карыйм һәм үз күзләремә үзем ышанмыйм. Оя тишегендә утыра бу, борыны аска салынган. Теләр-теләмәс сайрый ул: сызгырып ала да тынып кала, сызгыра да тагын туктый. Үз тавышын үзе тыңлый кебек.

Сайрады-сайрады да, кыза башлагач кына йокымсырап та китте! Башын түбән иде, утырган килеш черем итә башлады.

Аның әле бервакытта да болай булганы юк иде.

   Ә алтынчы көзне буш ояга бер генә тапкыр очып килде ул. Тын гына утырды, тәпиендәге балдакны капшап карады.

— Сау бул! — дидем мин аңа. Алтынчы тапкыр «Сау бул!» дидем.

Менә кыш та үтте. Ояга тагын бер сыерчык очып килде! Ләкин монысы минеке түгел иде инде, тәпиендә балдагы юк иде. Бәлки, күршеседер, ә бәлки улыдыр. Үзе яшь, үзе каты тавышлы. Тиктормас бер кошчык. Майлагандай елкылдап тора, җитмәсә!

Карт сыерчык бүтән күренмәде. Хуш, карт сыерчык! Ахыргы тапкыр хуш. Исәнме, яшь кошчык, беренче тапкыр исәнме! (348 сүз)       (Н.Сладковтан)

Контроль диктант (№5)

Җәйге кояш астында.

      Эссе җәй көне. Кояш әле күкнең уртасына менеп җитмәгән булса да, иртә белән бакчада үләннәргә, агач яфракларына төшкән чык тамчылары инде күптән кибеп беткәннәр. Үләннәр берсе астына берсе капланып, агач яфраклары кызулыктан әлсерәшеп салынышканнар. Бары түтәл өстен тутырып үскән аклы-кызыллы, зәңгәрле чәчәкләр генә кызудан ул хәтле аптырашмыйлар. Иртә белән бакчачы, бакчага кереп, аларның төпләренә су сибеп чыккан. Шуңар күрә алар рәхәтләнеп башларын зәңгәр күккә таба сузалар.

Менә бер түтәлнең нәкъ уртасында яңа гына ачылган ак Ләлә чәчәге утыра. Ул башын бүтән чәчәкләрдән югарырак күтәргән. Ул әле кичә кич белән генә ачылган. Дөньяны әле аның беренче тапкыр гына күрүе. Шуңар күрә ул исе китеп тирә-ягына карана. Тирә-ягы төрле чәчәкләр, төрле үләннәр белән тулы. Үлән араларында төрле матур кортлар тәгәрәшә, үрмәкүчләр сикерешеп йөриләр. Чикерткәләрнең чырылдавыннан колаклар тонарлык. (123 сүз)                                                                                   (Гарәфи Хәсәнов буенча)

Бирем. Бирелгән җөмләгә синтаксик анализ ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.

Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. 6-сыйныф

Сингапур структурасын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Рус мәктәбенең татар туркемнәре өчен....

5 нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән “Салават күпере – дуслык күпере” дәресенә технологик карта

5 нче сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен “Салават күпере – дуслык күпере” (“Балачак – хәтердә мәңге калачак...” циклының йомгаклау дәресеннән соңгы 9 нчы дәресе ) дәресенә технологик карта...

Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Аннотация.            Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...