Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе
презентация к уроку (10 класс) по теме

Рамазанова Розалия Гарифулловна

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.

 

10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл metodicheskaya_razrabotka_uroka.docx27.67 КБ
Office presentation icon syyfat_prezentatsiya.ppt1.13 МБ

Предварительный просмотр:

Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

                                                        Биектау районы Коркачык                                                            гомуми урта белем мәктәбенең    1 категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы, TEBDU@mail.ru

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.

10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

   

   Максатлар: 1. Белем бирү максаты: сыйфат сүз төркемен кабатлау, сыйфатларның сөйләм телен баетудагы  әһәмиятен ачыклау, татар теленең матурлыгын тоярга өйрәтү.

             2. Үстерү максаты: иҗади     фикерләргә,    белемне   башкалар   белән   уртаклашырга  өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү  сәләтен үстерү.

             3. Тәрбияви максат: җаваплылык,  дисциплина,  активлык,  үз-үзеңә  бәя     бирү, такт хисе тәрбияләү.

   Тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту

   Метод һәм алымнар:   әңгәмә,  төркем   белән   эш,   тест сорауларына җавап бирү,   таблица   белән эш,  индивидуаль  бирем үтәү, рәсем буенча   иҗади язма эш, сайланма һәм иҗади диктантлар.

Педметара бәйләнеш: татар әдәбияты

Яңа пед.технология: компьютер технологиясе

   Җиһазлау:   презентация,  проектор, тест биремнәре, пейзажлы рәсемнәр, индивидуаль биремле карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше (Уңай психологик халәт тудыру.)
  2. Белемнәрне актуальләштерү.

   Укытучы: Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Дәресне башлыйбыз. Бүгенге дәрестә сыйфат темасын гомумиләштереп кабатларбыз, белемнәрне искә төшереп ныгытырбыз, фикерләү сәләтен үстерү өчен төрле биремнәр башкарырбыз.

   Дәресне кыска гына әңгәмәдән башлыйк.

Якынча әңгәмә сораулары

- Сыйфат нәрсәне белдерә?

- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

- Сыйфатның төрләнеше турында ниләр беләсез?

- Нәрсә ул сыйфатланмыш?

   Укытучы: Әйе, дөрес, балалар. Хәзер әйдәгез сыйфат буенча тулырак җавапларны төркем белән бирик.

Төркемнәрдә эш

   1 төркем. Сыйфат дәрәҗәләре нәрсәне белдерә? Нинди дәрәҗәләр була? Мисаллар.

   2 төркем. Ясалышы буенча сыйфатларның нинди төрләре бар? Нинди сыйфат ясагыч кушымчаларны беләсез? Мисаллар.

   3 төркем. Сыйфатларның исемләшүен аңлатырга. Мисаллар китерергә.

   Контроль: 1 минуттан соң, һәр төркем үз соравы буенча җавап бирә.

   Укытучы: Әйбәт, бик төгәл җавап бирдегез. Җавапларның төгәллеген, дөреслеген ачыклар өчен,  слайдка күз салыйк.

  1. Белем һәм күнекмәләрне кабатлау.

Укытучы. Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән, тест ярдәмендә тикшереп үтик әле. (Тест өләшү, укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр).

Тест.

1. Сыйфат нинди сүз төркеме ?

а) мөстәкыйль сүз төркеме

ә) модаль сүз төркеме

б) бәйләгеч сүз төркеме

2. Сыйфат нәрсәне белдерә?

 а) предметның санын

ә) предмет билгесен

б) эш-хәлнең билгесен

3. Сыйфатларны табыгыз

а)ялкау, эшчән

ә) тырыш, баручы

б) эшләгән, сүзчән

4. Ясалышлары буенча болар нинди сыйфатлар?

тәмле, уйчан, әдәпсез

а) тамыр

ә) ясалма

б)  тезмә

5. Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек атала?

а) саналмыш

ә) аерылмыш

б) сыйфатланмыш

6. Сыйфатларның дәрәҗәсен билгелә .

кызгылт, күксел, салкынча, алсу

а) артыклык

ә) чагыштыру

б) кимлек

7. Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?
Зур йорт, түгәрәк өстәл, уйчан бала, кызыл алма 

а) тәмамлык

ә) аергыч

б) хәл

8. Бу нинди сыйфатлар?
Матур-ямьсез, зур-кечкенә, эшчән-ялкау, батыр-куркак 

а) омоним

ә) синоним

б) антоним

9. Кайсы сыйфат дәрәҗәсе 3 төрле юл белән ясала?

а) гади

ә) чагыштыру

б) артыклык

10. Бу нинди сыйфатлар?
Матур, чибәр, сылу, гүзәл. Ярлы, хәерче, фәкыйрь. Батыр, герой, каһарман, баһадир. Яхшы, әйбәт, ару, шәп. 

а) синоним

ә) антоним

б) омоним

Контроль: тестның дөреслеген тикшереп үтик:

  1. – а    
  2. – ә
  3. – а
  4. – ә
  5. – б
  6. – б
  7. – ә
  8. – б
  9. – б
  10. – а

Үзбәя.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы: Хәзер, балалар, сыйфатларның җөмләдә кулланылышын искә төшерик. Бу таблица сезгә таныш. Әйдәгез, кабат хәтердә яңартыйк.       Таблица  № 2  буенча әңгәмә

  • Сыйфатлар күп очракта нинди җөмлә кисәге булалар? (аергыч, хәбәр)
  • Сирәгрәк очракта, фигыльне ачыкласа, нинди җөмлә кисәге була? (хәл)
  • Әгәр исемләшсә ... (ия яки тәмамлык була)

   Хәзер мин сезгә тәкъдим итәчәк карточкадагы сыйфатларның нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.

Карточка буенча индивидуаль ,дифференциаль  эш

Карточкалар:

1 нче төркем

  1. Иркен кырлар акка төренгән. Болыннар иксез-чиксез киң, тигез..
  2. Елгада вак балыклар күңелле итеп уйный. Эреләрен  зур  чиләккә җитез генә  сала барам.
  3. Көзге басулар буп-буш. Моңлы  тавышлы кыз бала бик  матур җырлады.

2 нче төркем

  1. Кышкы урман ап-ак. Яшел чыршы горур басып тора.
  2. Язгы төннәр болытлы. Җәйге каникул күңелле үтә.
  3. Тигез юлдан машина җиңел бара.  Уңган кеше яхшы эшли.

3 нче төркем

  1. Тиздән күңелле бәйрәм җитә.  Кышкы кичтә йолдызлар җемелдәшә.
  2. Сары күлмәкле кыз Сания икән. Ания матур бии.
  3. Кыш матур. Гөлшат – чибәр кыз.

Һәр төркемнән бер укучы такта янында эшли.

  Үзбәя.

   Укытучы: Татар теленең сүз байлыгы чиксез. Шуны тагын бер кат дәлилләп, укучылар, карточкада бирелгән сыйфатларның синоним һәм антоним парларын табыйк. Искә төшерик:

  • Нинди сүзләр синоним дип атала?
  • Нинди сүзләр антоним дип атала?

(Җаваплардан соң карточкалар тарату)

   

Антонимын язарга:

      озын -,парлы -, ,иске - ,акыллы - ,аяз ,-начар -    

,арзан -  , биек -, кечкенә-, авыр -  ,тырыш -  ямьсез - ,бай -

Синонимын табарга:

   1. шук -          2. пычрак -       3. әдәпле -          4. шатлыклы -   5.тәкәббер -               6.вак -7. җайлы -,8 чибәр -   9.олы –

Слайд буенча тикшерү.

Үзбәя.

V.Физкультминут

   Укытучы: Инде, укучылар, тәнебезне, акылыбызны ял иттерик. (Музыка астында физик күнегүләр).

   Укытучы: Киләсе эшчәнлегебез – “кирәклесен сайлап ал” дип атала. Димәк , сайланма диктант. Диктант барышында кем нәрсә сайлый:

   1 төркем: ясалма;

   2 төркем: кушма;

   3 төркем: парлы сыйфатларны.

   Иске-москы, күләмле, акбүз, аваздаш, ачлы-туклы, башкатыргыч, оялчан, ала-кола, искитмәле, ашыгыч, бердәнбер, исәпсез-хисапсыз, ватык, үзсүзле, ач-ялангач.

   Контроль: һәр төркемнән 1 укучы җавап бирә. Кирәксә, төзәтмәләр кертелә.

Үзбәя.

   Укытучы: Сыйфатка морфологик анализ ясау тәртибен яңадан искә төшерик (таблица буенча 1 укучы аңлата). Киләсе бирем – карточкада язылган җөмләдәге сыйфатка морфологик анализ ясау.

Күктә алсу кояш көлә. Әминәнең кызгылт күлмәге бар. Белемледән үрнәк ал. Юлда яланаяклы бала күренде.

 Укытучы: Хәзер иҗади диктант язып карыйк. Биреме һәр тәркемгә аерым. Әйтелгән җөмләдәге сыйфатларны:

   1 төркем – чагыштыру;

   2 төркем – артыклык;

   3 төркем – кимлек дәрәҗәсенә куеп язарга.

Текст.

   Бүген көн җылы. Җиле салкын. Җиргә ак кар яткан. Күк йөзе зәңгәр.

   Контроль: Һәр төркемнән 1 укучы язган текстын укый.

Үзбәя

   Укытучы: “Сыйфат” темасын үткәндә, без бик күп сыйфатлар белән таныштык, әмма әле телгә алынмаганнары да күп калды.Слайдта бирелгән  рәсемгә карата сыйфатлар уйлап языгыз.

VI. Рефлексия

 1. Сыйфат нинди сүз төркеме ?

2. Сыйфат нәрсәне белдерә?

3. Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек атала?

4. Сыйфатның нинди дәрәҗәләре бар?

5. Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килә?

Гомуми үзбәя.

Укучыларга билгеләр кую.

 Укытучы: Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Бүгенге дәрестә сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлауның нәтиҗәсе киләсе дәрестә язачак диктантта күренер, дип уйлыйм.

VII.Өй эше (слайд)

1.Карточкаларда бирелгән текстка сыйфатлар өстәп язарга.

.....күк итәгенә барып тоташкан, очы -кырые күренмәгән бер.... урман бар. Ул урманда .... агачлар гөрләп үсәләр, .... җиләкләр кызарып пешәләр. Анда ...бүреләр, ....төлкеләр , ....куяннар, ....еланнар яшиләр.

     2.  ярым иҗади эш: сыйфатлар кергән 5 мәкаль язып килергә;

      3. иҗади эш: “Кышкы табигать”дигән темага сыйфатлар кертеп кечкенә күләмле хикәя язарга.

Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сау-сәламәт булыгыз.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресе. Исем темасын гомумиләштереп йомгаклау

"Исем темасын гомумиләштереп кабатлау" дәресе үткәрелде...Бу дәрес презинтация белән алып барылды. Исем темасын тулысынча кабатлау дәресе.Дәрес-сәяхәт формасында үтте....үзебезнең Нурлат буенча ...

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. Максат: 1. Укучыларның сыйфатлар буенча өйрәнгәннәрен ныгыту һәм системага салу;  “Сыйфат” темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү...

Тема: Дуслык белән көчле без. Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Дуслык белән көчле без.Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Игелекле бала"

"Игелекле бала"  6 нчы сыйныфның рус төркемендә  татар теле  дәресе  конспекты.   Дәреснең тибы : ЛГКК.  Дәрес планы  Нигъмәтуллина Р.Р. дәреслеге буенча төзелгән....

"Туган ягым" 2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.

Туган  ягым2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.Максат: 1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү;                2...

Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...