5 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе эшкәртмәсе "Дүрт аяклы дусларыбыз. Аларның гадәтләре, токымнары"
план-конспект урока (5 класс)

Резеда Ганиева

"Ел укытучысы" бәйгесендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_nche_syynyfnyn_rus_torkemend_achyk_dres_eshkrtmse.docx24.99 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Ютазы гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Дүрт аяклы дусларыбыз. Аларның гадәтләре, токымнары.

5 нче сыйныфның рус төркемендә

 үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Үткәрүче: 1 нче категорияле татар

теле һәм әдәбияты укытучысы

 Ганиева Резеда Галимулла кызы.

2014 нче ел

Тема: Дүрт аяклы дусларыбыз. Аларның гадәтләре, токымнары.

Дәреc тибы:  Лексик күнекмәләр камилләштерү.

Максат: 1) “Дүрт аяклы дусларыбыз” темасы буенча лексик күнекмәләрне камилләштерү, этләргә хас гадәтләрне искә төшерү;

2)Укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен, монологик- диалогик сөйләмне үстерү;

3) Укучыларда мәрхәмәтлелек, дуслык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: Дәреcлек,  117-118 нче битләр (Р.З.Хәйдәрова ” Татар теле”) методик кулланма, мультимедиа  проектор, биремле карточкалар, постерлар ясау өчен рәсемнәр, фломастерлар, кәгазь битләре.

Дәреc барышы:

1.Оештыру моменты.1) Исәнләшү.

 -Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

 -Кояшлы иртә кебек! Татар телен, тукай телен өйрәнергә дип килдек.

 -Дәресебезне башлыйбыз. Бүген сыйныфта кем дежур?

3) Дежур укучы рапорты.

 -Хәерле көн! Бүген 26 нчы март, чәршәмбе көн, сыйныфта барысы да бар.

4) Дәреснең темасын, максатын әйтү.

 - Дәреснең темасы- “Дүрт аяклы дусларыбыз. Аларның гадәтләре, токымнары”.  Бүген без дәрестә алдагы дәресләрдә  өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә кулланырга өйрәнербез.

2.Актуальләштерү

1)Алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләрне кабатлау. Укучылар бирелгән сүзләрнең тәрҗемәсен табарга тиеш.

-Укучылар, әйдәгез узган дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне искә төшереп китик әле. Моның өчен без грамматик уен уйнап алырбыз.(Слайд буенча уен кагыйдәләрен аңлату) Бер кыз үзенең этен югалткан. Әгәр дә без сүзләрнең  дөрес тәрҗемәсен тапсак, эт үзенең хуҗасы янына килә.

Встречает-каршы ала,

несет-алып бара,

любит играть-уйнарга ярата,

подает лапу-тәпиен бирә,

мчится-томырылып чаба,

радостно лает-шатланып өрә.

(Презентация  буенча  уен үткәрү. 3-8 нче слайдлар).

3.Лексик күнекмәләрне камилләштерү.

1) Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү.

- Укучылар, слайдта сүзләр  таратылып бирелгән. Сез шул сүзләрне җөмләләргә җыярга тиеш. Һәр җөмлә аерым төстә бирелгән.

(Бирем презентация буенча үткәрелә. 9-13 нче слайдлар ).

Тикшерү:1)Минем этем бар. Аның кушаматы –Акбай. Мин этемне бик яратам. Ул - ишегалдыбызда иң матур эт.

Физминутка (14-18 слайдлар)

  1. “Минем этем” темасына диалоглар төзү һәм сәхнәләштерү.   Һәр өстәлдән 2 укучы диалогны сәхнәләштерә.  

-Укучылар, без сезнең белән узган дәресләрдә эт токымнары турында сөйләшкән идек. Сез нинди эт токымнарын беләсез? (Укучылар җавабы: болонка, овчарка, колли һ.б.)  

-Әйдәгез, укучылар, шушы токымнар турында, “Рафт” структурасын кулланып,  постерлар ясыйк әле. Сезнең өстәлләрдә төрле эт рәсемнәре, төсле фломастерлар, кәгазьләр бар. Шулардан файдаланып эшлибез. Сезгә 5 минут вакыт бирелә.    

 2)Эт токымнары турында постерлар ясау.(Укучыларга өстәлгә төрле эт токымнары рәсемнәре  бирелә. 1 нче өстәл командасы ау этләре турында, 2 нче өстәл командасы –хезмәт итүче этләр, 3 нче өстәл командасы декоратив этләр турында  постерлар ясыйлар. Укучылар эшне башкарганда музыка яңгырый. Һәр командадан бер укучы үзләренең эшләрен яклый).

Ау этләре.

   Ау этләренә лайка, далматин, кокер-спаниель, фокстерьер, лабрадор ретривер, такса токымнары керә. Алар кешеләргә ау вакытында ярдәм итәләр. Ау этләре тиз йөгерәләр, бик акыллы һәм хуҗаларын тыңлый  торган булалар.

Хезмәт итүче этләр.

   Хезмәт итүче этләргә овчарка, боксёр, бультерьер, сенбернар, доберман, комондор токымнары керә. Бу токым этләрен кешегә хезмәт итәргә  өйрәтергә кирәк. Этләрне өйрәтүчеләрне кинологлар дип йөртәләр. Өйрәтелгән этләр бик көчле, батыр, акыллы булалар.

Декоратив этләр.

    Декоратив этләргә инглиз бульдогы, той-фокстерьер, болонка, мопс, чихуахуа, япон хины токымнары керә. Алар бик кечкенә, җитез һәм матур булалар. Кешеләр бу этләрне өйдә генә тоталар. Үз хуҗаларын бу этләр бик яраталар һәм кирәк чакта өйне дә саклый алалар.

4.Йомгаклау.

  • Укучылар, этләрне ни өчен “ дүрт аяклы дусларыбыз”

дип йөртәләр?

  • Алар кешеләргә ярдәм итәләр.
  • Ничек ярдәм итәләр?
  • Этләр өй саклый, армиядә, полициядә хезмәт итә.

- Ә дуслар булгач, аларга нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк?

-Аларны яратырга, якларга, сакларга, аларга ярдәм итәргә кирәк.

5.Билгеләр кую.

-Укучылар, дәрестә катнашканыгыз өчен зур рәхмәт. Бүген барыгызга да “5”ле билгесе куям.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

Тема: Дуслык белән көчле без. Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Дуслык белән көчле без.Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

Д. Аппакова "Сөяк саплы пәке" (беренче хикәя) 6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты дәресе

6 нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрү өчен татар әдәбиятыннан ачык дәрес эшкәртмәсе...

6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Игелекле бала"

"Игелекле бала"  6 нчы сыйныфның рус төркемендә  татар теле  дәресе  конспекты.   Дәреснең тибы : ЛГКК.  Дәрес планы  Нигъмәтуллина Р.Р. дәреслеге буенча төзелгән....

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

"Туган ягым" 2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.

Туган  ягым2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.Максат: 1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү;                2...

Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...