Тема: Дуслык белән көчле без. Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе
план-конспект урока (7 класс) на тему

Рамазанова Розалия Гарифулловна

Тема: Дуслык белән көчле без.

Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү.

 

7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл duslyk_beln_kochle_bez.docx22.54 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Дуслык белән көчле без.

Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү.

7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

                                                        Биектау районы Коркачык                                                            гомуми урта белем мәктәбе

Максат: Теркәгечләрнең төркемчәләре турында мәгълүмат бирү; аларның җөмләдәге  хезмәтен, мәгънә төсмерләрен ачыклау;сәнгатьле уку,- бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыру; дуслык мөнәсәбәтләренә ихтирамлы карашны ныгыту

Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату. Интеграль дәрес 

Методлар һәм алынмалар: Әңгәмә, телдән эзлекле итеп сөйләү, өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш, һ.б.

Материал: Ф.С.Сафиулина, К.С.Фәтхуллова. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 7 с-фы д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен. Казан: Мәгариф, 2007.

Җиһазлау: 1.Техник чаралар: компьютер, экран,слайдлар

2. Таблица сызылган карточкалар. Биремнәр язылган карточкалар.

Дәрес барышы.

l. Оештыру өлеше.

-Исәнмесез укучылар, утырыгыз!Кәефләрегез ничек?

1.  Психологик әзерлек.  (Музыка)

-Укучылар, күз алдыгызга китерегез: сез кечкенә орлыклар , ди. Бакчачы орлыкларны тәрбияли, сулар сибә. Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә. Ниһаять, шатлыклы мизгел: искиткеч матур чәчәкләр күренә. Чәчәкләр матурланганнан -матурлана.  Чәчәкләр кояшка тартыла. (Музыка тына)

- Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп беләсегез, күп өйрәнәсегез килә. Сезгә бу юлда укытучыларыгыз һәм дусларыгыз ярдәм итәр.

- Сезнең игътибарыгызга1 сорау тәкъдим итәм.

Бик биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.

  • Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң?- дип сораган көтүче.
  • Без- Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит...

Төркемнәрне тикшерү өчен сораулар:

  • Көтүче кемне сайлаган?
  • Дуслыкны.
  • Ни өчен?
  • (Чөнки Дуслык керү белән өйгә Бәхет тулган, Байлык килгән).
  • Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында  барачак?
  • Дуслык турында.

СЛАЙД 1

ЯҢА ДУС ТАП, Ә ИСКЕСЕН ТАШЛАМА

-Укучылар, сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

- Яңа дус кем ул?

-Иске дус кем ул?

-Мин сезнең юлыгызда дусларыгызның күп булуын телим. Ләкин чын дустыгызны онытмагыз.   (- югары уку йортларына кергәч, эшкә урнашкач яңа дуслар, иптәшләр күп булыр, ә чын дус бер генә. )

-Укучылар,алдагы  мәкальгә игьтибар белән карыйк.

СЛАЙД 2

Балык- сусыз,ә кеше дуссыз яши алмый.

  • Ә- ярдәмлек сүз төркеме ничек атала икән? Ә- нәрсә ул? (Русча әйтсәгез дә ярый)

-Бик дөрес. Димәк , бүген без сезнең белән теркәгечләрне өйрәнербез.Кешеләр дус яшәгән кебек  теркәгечләр дә  сүзләрне үзара бәйләп килә.

СЛАЙД 3

-Укучылар,слайдка күз салыгыз әле.

ТЕРКӘГЕЧЛӘР

ТЕЗҮЧЕ

(СОЧИНИТЕЛЬНЫЕ)                                                      

ИЯРТҮЧЕ

(ПОДЧИНИТЕЛЬНЫЕ)

ҖЫЮЧЫ

һәм (и), да..да, та..та (и...и), ни...ни (ни...ни)

КАРШЫ КУЮЧЫ

ләкин, әмма (но, однако), ә (а), тик (только, лишь)

БҮЛҮЧЕ

я, яки, яисә(или, либо)

чөнки (потому что), әгәр(если), гүя (будто, словно), ягъни (то есть)

Теркәгечләр ике төркемчәгә бүленә. Тезүче текәгечләр һәм ияртүче теркәгечләр. Тезүче теркәгечләр үз эчләрендә җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләргә аерылалар.

  • Җыючы теркәгечләргә: һәм (и), да..да, та..та (и...и), ни...ни (ни...ни); Мисаллар уйлап карыйк. Ни яңгыр яумый, ни кояш чыкмый. Минем дустым гитарада һәм баянда уйный.
  • Каршы куючы: ләкин, әмма (но, однако), ә (а), тик (только, лишь); Мисаллар уйлап карыйк.. Бүген кояш, ә җылы түгел. Мин бу сорауның җавабын беләм, ләкин әйтмим.
  • Бүлүче: я, яки, яисә(или, либо); Мисаллар уйлап карыйк. Я син безгә барасын, я мин сезгә киләм. Бүген я кинога барам, я театрга.
  • Ияртүче теркәгечләр: чөнки (потому что), әгәр(если), гүя (будто, словно), ягъни (то есть) Мисаллар уйлап карыйк. Галия, ягьни минем дустым, иртәгә килми. 20нче гыйнварда мин мәктәпкә килмим, чөнки шифаханәгә барам. Әгәр бәлеш пешерсәң киләм

-Хәзер мин сезнең белемегезне тикшерәм. (дәреслектән 130 нчы бит, 3 нче күнегүне табабыз һәм теркәгечләрне төркемчәләре буенча язып чыгабыз)

1. Җыючы теркәгечләр;

2. Каршы куючы теркәгечләр;

3. Бүлүче теркәгечләр;

4. Ияртүче теркәгечләр;

-Ә хәзер слайд буенча тикшерәбез: СЛАЙД 4

Үзбәя.

СЛАЙД 5

“Уйла, тап”

Хәзер без группаларга бүленеп эшлибез. Менә 2 конверт, конвертларда  биремнәр.

1 нче конверттагы бирем.

Нокталар урынына кирәкле теркәгечләрне куеп, җөмләләрне укыгыз.

  1. Дуслар очрашалар ........ исәнләшәләр. (җыючы)
  2. Мин дустыма шалтыраттым, ........ ул җавап бирмәде. (каршы куючы)

Җөмләләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез.

  1. Бәйрәмдә дусларым биеделәр, ләкин җырламадылар. (каршы куючы)
  2. Дустыма я хат язам, я шалтыратам.(бүлүче)

2 нче конверттагы бирем.

Җөмләләрне дәвам итегез.

  1. Дустымның әтисе дә төзүче, минем әтием дә.......... (җыючы)
  2. Я син безгә кил, я ...........(бүлүче)

Сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

  1. Дустым , я, я, кинога, белән, театрга, барачакбыз.(бүлүче)
  2. Дустым, чөнки, туган көнемә, авырды, килмәде. (ияртүче)

 

Ә хәзер ,укучылар дәреслекнең 129 нчы битендә бирелгән “Дуслык” дигән текстны укыйбыз.

Үзбәя.

СЛАЙД 6

1)Сүзлек эше

Күркәм-прелестный

 Кайгы-горе

 Берлек-единство

Тигезлек-равенство

 Гаделлек-справедливость

 Ышанычлы- надёжный

 Мөнәсәбәт-отношение

Әйдәгез сорауларга җавап биреп китик.

-Сезнеңчә дуслык нәрсә ул?

-Дуслар нинди булырга тиеш?

-Синең якын дусларың кемнәр?

-Сез бер-берегезгә карата нинди мөнәсәбәттә?

СЛАЙД 7

Ә хәзер укучылар, дуслык формуласын төзеп карыйк.Сезнең алда “Мәңгелек агач” рәсеме. Без аларны яфраклар белән бизәргә тиеш.

(яфрак эчендәге сүзләр белән җөмләләр төзү,слайдтан уку)

-  Дустың булмаса-эзлә

- Тапкансың икән-сакла.

-  Чын дуслыкның кадерен бел.

-  Иң мөһиме-аны беркайчан да югалтма
.

- Ә хәзер , укучылар, дуслык турында мәкальләр әйтешеп алыйк әле.Дуслык турында сез нинди мәкальләр беләсез?

Балык - сусыз, кеше дуссыз тора алмый.

*Бозылышкан дус дошманнан яман.

*Дус - акчадан кыйммәт.

*Дус биткә карар, дошман акчага карар.

*Дусларын онытканның үзен дә онытырлар.

* Дусың авырса, синдә ыңгыраш.

Ил өстендә илле дустың булсын.

Яхшы дус кара көндә билгеле булыр.

Матурлык - бер көнлек, дуслык - гомерлек.

Күп дус эзләгән дуссыз калыр.

Кешенең иң зур дәүләте – чын дусты.

Үзбәя

Мин сезгә дуслык турында шигырләр  алып килергә дигән идем,ягез әле, кем укып , я сөйләп күрсәтә. (1-2 укучыны тыңлыйбыз)

Үзбәя

СЛАЙД 8

Бүгенге көндә аралашу чарасы булып интернет тора. Интернеттан аралашу өчен дуслар эзләү мөмкинлеге зур бүгенге заманда (Интернет аша аралашу турында сөйләшү,бер-берсенә хатлар язышу)

СЛАЙД 9

“Йомгаклау”

-Бүген без нинди тема өйрәндек?

-Нинди теркәгечләрне беләсез?

-Тезүче теркәгечләр нинди группаларга бүленә?

Дәрестә барыгыз да бик яхшы катнашты.

Үзбәя

 БИЛГЕЛӘР КУЮ.

СЛАЙД 10

 

Өй эшен сайлап ал.

  • Теркәгечләр кулланып, дустыңа хат язарга.
  • Газета-журналлардан теркәгечләр кергән биш җөмлә язарга,  теркәгечләрнең төркемчәләрен билгеләргә
  • Әдәбият дәреслегеннән теркәгечләр  кергән биш җөмлә сайлап язарга.

СЛАЙД 11

Рәхмәт сезгә, балалар . Без сезнең белән дуслаштык, яхшы эшләдек. Сезгә үземнең рәхмәтемне җыр белән җиткерәсем килә. Исән булыгыз, дус булыгыз!

СЛАЙД 12

Җыр “Чын дус”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

Д. Аппакова "Сөяк саплы пәке" (беренче хикәя) 6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты дәресе

6 нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрү өчен татар әдәбиятыннан ачык дәрес эшкәртмәсе...

6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Игелекле бала"

"Игелекле бала"  6 нчы сыйныфның рус төркемендә  татар теле  дәресе  конспекты.   Дәреснең тибы : ЛГКК.  Дәрес планы  Нигъмәтуллина Р.Р. дәреслеге буенча төзелгән....

"Туган ягым" 2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.

Туган  ягым2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.Максат: 1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү;                2...

5 нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән “Салават күпере – дуслык күпере” дәресенә технологик карта

5 нче сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен “Салават күпере – дуслык күпере” (“Балачак – хәтердә мәңге калачак...” циклының йомгаклау дәресеннән соңгы 9 нчы дәресе ) дәресенә технологик карта...

Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...