Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе
план-конспект урока (6 класс) на тему

Шәрипова Гүзәлия Әсхат кызы
Дәрес максатлары: 
1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.
2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлелеген үстерүгә шартлар  тудыру.
3. Бер-береңә карата  хөрмәт итү хисе уятуга шартлар тудыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6nchy_syynyf_tatar_tele_dre.doc180.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Саннарның ясалышы»

6нчы сыйныфның татар төркемендә  татар теле дәресе

 Шәрипова Гүзәлия Әсхат кызы,

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес максатлары:

1.    Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,  саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.

2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлелеген үстерүгә шартлар  тудыру.

 3 Бер-береңә карата  хөрмәт итү хисе уятуга шартлар тудыру.

Җиһазлау: ноутбук, мультимедиа, китаплар, дәфтәрләр,  каләмнәр, үзбәяләү өчен     карточкалар.

Дәрес этаплары, эш төрләре

Укытучы һәм укучылар эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре төрләре

 I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

1.Актуальләштерү өлеше.

Дәрескә уңай хәләт тудыру

1.Хәерле көн укучылар.

 Бүгенгесе дәрестә мин сезнең һәрберегезгә

уңышлар  телим. Яңа белемнәр

туплап татар теле патшалыгына  сәяхәтебезне

 дәвам итәбез.

2.Өй эшен тикшерү.

Укытучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру, укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру

2.Проблемалы ситуация тудыру

Ә сез беләсезме?

Ач бүре бер утыруда 10-11кг ит ашый икән. Ә иң көчле ерткыч булган тигр бер ашауда 50кг ит ашый. Фил исә көненә 360кг азык ашый һәм 90литр су эчә. Җир йөзендәге иң күп ашаучы хайван –зәңгәр кит. Ул тәүлегенә 5-10 тонна плангтон ашый. А аның баласы тәүлегенә 580 литр сөт имә.

  • Бу җөмләләрне нәрсә берләштерә?

 - Барлык җөмләләрдә дә саннар бар.

- Бу саннарның дөрес язылышын беләбезме?

Димәк дәреснең темасы - сан , саннарның ясалышы.

Максат кую.

Проблеманы ачыклау, прогнозлаштыру, ихтыяри үзрегуляция

II.Уку мәьәләсен кую.

Без бүгенгесе дәрескә нинди максатлар куябыз?

- Саннарның ясалыш ягыннан төрләрен ачыкларга тиешбез.

- Ясалу  һәм дөрес  язу ысулларын өйрәнербез.

Укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру,

 фикер йөртүнең логик чылбырын төзү.

III.Уку мәсьәләсен чишү .

  1. Саннарның ясалыш ягыннан төрләрен билгеләү.

Саннарны укыгыз.

1.Мең, ике, кырык, илле, өч, миллион, алтмыш, сиксән, тугыз.

2.Унбиш, унике, унөч, унбер, унсигез, унбер, ундүрт,  уналты, унҗиде, унтугыз.

3.Сиксән биш, кырык өч, утыз җиде, егерме тугыз, бер мең тугыз йөз илле ике, алты мең алты йөз алтмыш алты.

4.Биш-алты, ике-өч, алтышар-җидешәр, кырыклап-иллеләп.

-Саннарның ясалышында аерма бармы?

-Ясалышы ягыннан нинди төрләргә бүләр идегез?

-Фикерләрегезне дәлилләгез.

( тамыр, кушма, тезмә, парлы)

Прогнозлаштыру, исбатлау, бәяләү, аңлап әйтеп бирү, нәтиҗә чыгару.

2.Дәреслек белән эшләү.

1.Дәреслектәге 98нче биттәге мәгъ лүмат белән танышалар.  Үз фикерләрен  партадашына сөйләп күрсәтәләр. Тамыр, кушма, тезмә, парлы саннар кертеп дүрт җөмлә төзиләр. Иң уңышлы дип табылган җөмләләрне бергәләп дәфтәрләргә язалар.

 2.141нче күнегүдән саннарны язып алалар, ясалышлары ягыннан төрләрен билгелиләр. (Җавапларын тактада бирелгән мәгълүматка нигезләнеп бәялиләр)

3. Карточкалар белән эш.

Максат кую, планлаштыру, ихтыяри үзрегуляция, укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру, парлап эшләү.

3.Ял итү минуты.

 Без хәзер ял итеп алабыз.  Музыка уйный

башлау  белән буталып биибез, музыка

туктауга катып калабыз. Сорауның

җавабының исәбенә карап

 төркемнәргә берләшәбез.

-Сиксән сигезне кырык дүрткә бүләбез.

 -Икедән өч тапкыр артык.

-Сигезне икегә бүлгәч ничә була?

Өчкә бишне кушабыз, икегә бүләбез.

Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү,

укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру.

5.Мөстәкыйль эш.

Буш урыннарга ярдәмче сүзләрне урнаштырып кагыйдәләрне искә төшерәбез.

  1. Сан белән ачыкланган исем ..... дип йөртелә.
  2.  Саннар ясалышы ягыннан ... төргә бүленә.
  3. Предметның санын,  исәбен белдерә торган мөстәкыйлҗ сүз төркеме .... дип атала.
  4. .... .... кушалап языла.
  5. ... ... бер сүздән тора
  6.  ... ..., тамыр саннардан тезелеп, аерым языла.
  7. ...  ... сызыкча аша языла.
  8.  Рус теленнән аермалы буларак, ... ... ваклаучысыннан башлап укыла.

Ярдәмче сүзләр: кушма саннар, тезмә саннар, парлы саннар, сан, өлеш саны, саналмыш, тамыр саны, дүрт. ( Балалар эшләрен үзара парлап тикшерәләр.Бирелгән җавапларга  нигезләнеп бәялиләр)

Максат кую.

Планлаштыру.

укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру, парлап эшләү.

Контроль.

6. Үзбәяләү.

Укучылар, бүгенге дәрестә үзегезнең эшегезне бәяләгез. Үзбәяләү карточкаларына язып куегыз. Иптәшегез белән киңәшләшегез. Ул сезгә нинди бәя бирде? Язып куегыз.

Ихтыяри үзрегуляция, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү,

хезмәттәшлек алымнарын билгеләү.

IV. Рефлексия

Укучылар түбәндәге җөмләләрне тулыландырыгыз:

- Мин бүген дәрестә....өйрәндем.

- Миңа ...авыр булды, ләкин мин тырыштым.

- Мин иптәшләрем белән ...

- Без бүген ... өйрәндек.

- Миңа ... аңлашылды.

- Мин бүгенгесе дәрестә ... аңладым.

-Без  уку мәсьәләсен чишү өчен... эшләдек

-Үз алдыбызга куелган максатларга ирешә

алдыкмы?

-Дәрестән үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?

-Дәреснең уңышлы яклары...

Үзләштерелгән, үзләштерергә тиешле белемнәрне, үзләштерелгәннәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын аңлау һәм ачыклау.

V.Өй эше.

142нче күнегү.

 1нче төркем. Текстны күчереп язарга,саннарны табып асларына сызарга.

2 нче төркем. Бирелгән тексттагы агачлар турында табышмаклар, мәкальләр язып килергә.

3нче төркем. Саннар кертеп “Безнең бакча” темасына хикәя язарга.

Үз эшеңне планлаштыру, фикер йөртүнең логик чылбырын төзү.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

Тема: Дуслык белән көчле без. Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Дуслык белән көчле без.Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Игелекле бала"

"Игелекле бала"  6 нчы сыйныфның рус төркемендә  татар теле  дәресе  конспекты.   Дәреснең тибы : ЛГКК.  Дәрес планы  Нигъмәтуллина Р.Р. дәреслеге буенча төзелгән....

"Туган ягым" 2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.

Туган  ягым2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.Максат: 1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү;                2...

9 сыйныфның татар төркемендә татар теленнән язма эшләр

Әлеге материалда 9нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен язма эшләр тупланган....