6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Игелекле бала"
план-конспект урока (6 класс) на тему

Ахмадуллина Резеда Фанузовна

"Игелекле бала"  6 нчы сыйныфның рус төркемендә  татар теле  дәресе  конспекты.   Дәреснең тибы : ЛГКК.  Дәрес планы  Нигъмәтуллина Р.Р. дәреслеге буенча төзелгән.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл igelekle_bala.docx25.49 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Игелекле бул.бала!

Максат: 1.Укучыларның трансортта йөрү кагыйдәләре турында булган белемнәрен актуальләштерү,өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү; “Игелекле бул.бала!” тексты белән танышу;

2.  Әдәп кагыйдәләрен  кулланып, җөмләләр төзү; ситуатив күнегүләр

 эшләү  ; диалогик сөйләм телен үстерү

3.Өлкәннәргә,кечкенәләргә карата  транспортта йөргәндә

игътибарлы булырга, аларга ярдәм итәргә, игелекле, әдәпле булырга өндәү.

Җиһазлау:дәреслек   Нигъмәтуллина Р.Р., компьютер, проектор, презентация ”Игелекле  бул, бала”

Дәрес барышы:

1.Оештыру .

1) Уңай психологик халәт тудыру.  Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

2) Фонетик күнегү үткәрү:          

[ Ә]-әби, бәби;  [  а]-апа,  бала ;   [ү]-күнегү , бүген;      [ө]-өй, көн , төн; [ х]-рәхмәт, хата,  [къ]-кыш, кар, карга;   [ гъ]-чыгарга, утырган.

2.Актуальләштерү:

-Ә хәзер үткән дәрестә алган белемнәребезне тикшереп алыйк әле.

1.Өй эшен тикшерү (2 нче күнегү)    Укыгыз һәм тәрҗемә итегез:

1)Әдәпле бала транспортта ничек йөри?

2) Өлкәннәргә,хатын-кызларга,кечкенә балаларга урын бирә.

3)Аларга транспортка керергә һәм транспорттан чыгарга булыша.

 4)Транспортта уйнамый, кычкырып сөйләшми, башкаларга комачауламый.

 5)Урын  булмаса, тотынып басып тора.

2)     Тәрҗемәсен  әйтегез:

 -Урын  бирә   (уступает место)

-транспортка керергә булыша    (помогает зайти в транспорт)

 -чыгарга булыша   ( помогает выйти)

-кычкырып сөйләшми  (громко не разговаривает)

-башкаларга комачауламый  (не мешает)

-тотынып басып тора   (стоит держась)

3)  Җөмләләр төзү  ( 2 нче сайтта сүзтезмәләр күрсәтү)

1)    .............урын бирә.

-Кем  урын бирә?

-Нинди бала урын бирә?

-Кемнәргә?

Көтелгән җаваплар  : Әдәпле бала өлкәннәргә хатын-кызларга кечкенә балаларга урын бирә.      

  2)  ........булыша .

-Нишләргә булыша?   ( керергә булыша)

- Кем?

- Кая керергә булыша?

 Көтелгән җаваплар  :  Әдәпле бала транспортка керергә булыша

  3).........     чыгарга булыша.

- Кем  чыгарга булыша?

-Каян ?  

  Көтелгән җаваплар  :    Әдәпле бала транспорттан чыгарга булыша

   4)................кычкырып сөйләшми

- Кем кычкырып сөйләшми?

-кайда  ?    

  Көтелгән җаваплар  :    Әдәпле бала транспортта кычкырып сөйләшми

3.   Әңгәмә .

-Безнең шәһәрдә нинди транспортлар  йөри?

-Трамвай кайсы шәһәрләрдә йөри?

4.  Рәсем буенча эшләү. ( 2 нче слайд)

1 нче рәсемне  карыйбыз.

-Кешеләр кайда утыра?

-Балалы апа утырамы?

-Ул ни өчен утырмый?

-Аңа басып бару рәхәтме?

-Малай дөрес эшлиме?

-Ул транспортта йөрү кагыйдәләрен беләме?

2 нче рәсемне  карыйбыз    ( 3 нче слайд)

-Әби кайдан чыга?

- Бу малай аңа булышамы?

-Бу әдәпле баламы?

3 нче рәсемне  карыйбыз ( 4 нче слайд)

-Бу малай дөрес утырамы?

 -Ул транспортта йөрү кагыйдәләрен беләме?

4 нче рәсемне  карыйбыз  ( 5 нче слайд)

-Кызлар нишли?

-Алар ничек сөйләшә?

Бу кызлар әдәплеме?

5  нче рәсемне  карыйбыз   (6 нчы слайд)

 -Бу сүзләрне балалы хатын кемгә әйтә?

Ни өчен? ( чөнки малай урын бирә)

Бу малай нинди?

5.Ситуатив күнегү   (8 нче  слайд)

 Посоветуй другу:  Используя 2 упр.сформулируем  советы, глаголы ставим в повелит.накл.)                                                                  

  1. Уступи место пожилым людям, женщинам и маленьким детям
  2. Помоги им заходить в трансорт и выходить из транспорта.
  3.  В транспорте  не играй,громко не  разговаривай,не мешай другим.

4.Если нет свободного места,стой, держась

Тикшер .(9 нчы слайд)

  1. Өлкәннәргә,хатын-кызларга,кечкенә балаларга урын бир
  2. Аларга транспортка керегә һәм трансорттан чыгарга булыш
  3. Трансортта уйнама,кычкырып сөйләшмә,башкаларга комачаулама

 4.Урын булмаса,тотынып басып тор.

(Физ. минут)

5. Яңа материал  өстендә эш.

1) Яңа сүзләр үзләштеү. (10 нчы слайд)

 Игелекле =  миһербанлы =яхшы күңелле-добрый

Тукталыш-остановка

Буш урын-свободное место

Картлар өчен-для пожилых

Як-ягына-по сторонам

Алгы урыннар-передние места

6.Проблемалы момент.

- Дәреслектә текст боталып бирелгән

 Аудиоязмада дөрес текстны  тыңлыйбыз һәм абзацларны  мөстәкыйль  дөреслибез.       (в.б,а)

Дәреслек белән эш.3)Дәреслектәге “Игелекле бала”текстын  дөресләп уку (52 бит,6 нчы күнегү) Экранда 11 нче слайд)

6.Ныгыту

1 нче бирем. Кайсы раслау текстка

 А1.Трамвайда кеше күп түгел иде

1)туры килә  2)туры килми  3 )текстта әйтелми

А2.Вагонның арткы урыннары балалар һәм картлар өчен.

 1)туры килә  2)туры килми  3 )текстта әйтелми

А3.Тукталышта трамвайга әби керде.

1)туры килә  2)туры килми  3 )текстта әйтелми

А4.Апа як-ягына карады.

1)туры килә  2)туры килми  3 )текстта әйтелми

А5.Илдар:

-Апа  килегез  утырыгыз,-диде.

 1)туры килә  2)туры килми  3 )текстта әйтелми

А6.Илдар апага урын бирмәде

1)туры килә  2)туры килми  3 )текстта әйтелми

2нче бирем.”Сүзне дөресләп яз”  (12 нче слайд)

 Прочитайте предложения. Преобразуйте слова,написанные заглавными буквами,чтобы они грамматически соответствовали содержанию предложения.

........... ... кеше  күп иде.

ТУКТАЛЫШ

Вагонның    .......................... өлкәннәр өчен.

АЛГЫ  УРЫН

.............. бала күтәргән апа   керде

ТРАМВАЙ    

Ул  як-якка ..................   : буш урыннар юк иде  

КАРАРГА

Апа  рәхмәт әйтте һәм аның  урынына.......................

УТЫРЫРГА

3 нче бирем.Текст буенча сораулар:  (13 нче слайд)

-Трамвайда кеше күп идеме?

-Вагонның алгы урыннары-кемнәр өчен?

-Алгы урыннар-кемнәр өчен?

-Илдар кая утырып барды?

-Тукталышта трамвайга кем керде?

-Ул кая карады?

-Буш урыннар бар идеме?

-Апа баласына нәрсә диде?

7. Йомгаклау.

-Без бүген нинди бала турында текст укыдык?

-Илдар транспортта йөрү кагыйдәләрен беләме?

-Илдар игелекле баламы?

-Сез игелекле баламы?

- Транспортта өлкәннәргә урын бирәсезме?

-Һәрвакытта әдәпле,игелекле булыгыз. Транспортта,юлларда  йөргәндә игътибарлы булыгыз,  өлкәннәргә, хатын-кызларга урын бирегез.

8.Билгеләр кую

9.Өй эше:  текстның эчтәлеген сөйләргә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.

Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

Тема: Дуслык белән көчле без. Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Дуслык белән көчле без.Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

Д. Аппакова "Сөяк саплы пәке" (беренче хикәя) 6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты дәресе

6 нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрү өчен татар әдәбиятыннан ачык дәрес эшкәртмәсе...

Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...

9 сыйныфның татар төркемендә татар теленнән язма эшләр

Әлеге материалда 9нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен язма эшләр тупланган....