8 нче сыйныфта иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау
план-конспект занятия (8 класс) по теме

Камалова Зөлфирә Салихҗан кызы

Иярченле кушма җөмлә төренә караган мисалларны халык мәкальләреннән, сынамышларыннан һәм якташ язучыбыз Н.Гыйматдинова әсәреннән табу. Алган белемнәрне гамәли күрсәтә белү.

  Дәрестә укучылар “ Картлар сүзе кибәк, кибәк булса да кирәк ” дигән девиз астында шөгыльләнәчәк.

Скачать:


Предварительный просмотр:

8 нче сыйныфта иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

 Максат: иярченле кушма җөмлә турындагы белем-күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү; укчыларның үз белемнәрен практикада куллана белү күнекмәләрен үстерү;

укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, иярченле кушма җөмлә төрләрен халык мәкальләреннән табу һәм аларны файдалану; туган телгә, туган җиргә мәхәббәт, туган як табигатен ярату, аның белән горурлану хисе тәрбияләү.

  Җиһазлау: девиз: ”Картлар сүзе кибәк, кибәк булса да кирәк”, карточкаларр,  сораулар язылган слайдлар.

  Дәрес төре: кабатлау, ныгыту.

Дәрес барышы.

1.Оештыру.

 - Исәнмесез, укучылар! Бүген без иярченле кушма җөмләләрне кабатлау өстендә эшлибез. Бу җөмлә төренә булган мисалларны халык мәкальләреннән якташ язучыбыз Н.Гыйматдинова әсәреннән эзләрбез, өйрәнгән белемнәребезне күрсәтербез.

 Без “ Картлар сүзе кибәк, кибәк булса да кирәк ” дигән девиз астында эшләрбез. Хәзер теманы һәм девизны дәфтәрләргә язып куябыз.

2. Актуальләштерү. Туган ягыбызда кыш, бераз ямансу, салкын, шунлыктан табигатьнең гүзәл бер почмагына ял итәргә чыгабыз. Җылы җәйне күз алдына китерәбез. Кемнең кая барасы килә? (Кушма җөмләләр белән җавап бирү.)

 - Туган ягыбызга булган мәхәббәтебезне белдерәбез. Мәхәббәт символы “йөрәк”, анда язылган сорауга җавап бирәбез.(Слайдлар)

   Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала?  Иярченле кушма җөмләдә нинди җөмләләрне билгелибез? Иярчен җөмләнең төзелеше ягыннан  ничә төре була? Нинди җөмлә аналитик, нинди синтетик дип атала? Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?

3. Төп өлеш. Хәзер тактада язылган җөмләләргә карыйбыз. Ни өчен ике төркемгә бүлеп бирелгән?

1) Кулыңда китап булса,башыңда гыйлем булыр.        1) Кайда татулык, шунда көч.             2) Ил белән этәргәч, тау күчкән.                                     2) Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың.

3)Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас.            3)Кемнең итәгенә ут төшсә, шул яна.

(Укучыларның җавабын тыңлау.)

 - 1 нче төркемдәге укучылар - 1нче, 2 нче төркемдәге укучылар 2 нче баганада бирелгән җөмләләрнең схемаларын  төзеп язалар. (Дөреслеген тикшерү.)

 - Карточкада язылган җөмләләрнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен билгеләп әйтегез.

Йөгең авыр булса, комлы тауга да сәлам бирерсең.

Җирнең колагы бар: ялгыз калганда да сөйләмә.

Кайда хезмәт , шунда хөрмәт.

Кояшның нуры сиңа җитсә дә, синең кулың аңа җитмәс.

Умартага таш атма: бөтен корты чыгып үзеңне чагар.

Каты йөрәк бер яшәсә, изге йөрәк мең яшәр.

Өең буш булса да, күңелең буш булмасын.

  • Өйгә бирелгән эшне тикшереп китәбез.”Кайда татулык, шунда көч” дигән мәкальнең мәгънәсен аңлатырга кушкан идем, хәзер шул җавапларны тыңлыйбыз.(Укучылар җавабы.)
  • Халык мәкальләре арасында иярченле кушма җөмләләр күп. Мәкальләрнең эчтәлегендә тормышның барлык яклары  тулы чагылыш тапкан. Аларда кешеләрнең үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәүләре мактала, күмәклекнең, бердәмлекнең көче һәм өстенлеге күрсәтелә.
  • Шулай ук сынамышлар да бар . Хәзер аларны карап китәбез.(Слайд)

Суган кабыгы калын булса, кыш салкын була.

Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.

Карга,чәүкә түбәннән очса, кар ява.

Кечкенә кошлар һавага биек күтәрелсә, көн аяз булыр.

  • Бирелгән сынамышларны дәфтәргә язабыз һәм аларның 2нче төр схемасын күрсәтәбез. (Дөреслеген тикшерү.Уртаклыгын күрсәтү.)
  • Тактада язылган җөмләләрне кертеп, иярченле кушма җөмләләр төзибез.

                             Кыш җитте. Чана җикте.

                             Күлләр туңды. Кешеләр йөри.

  • Барыгызның да алдында якташыбыз Нәбирә Гыйматдинованың “Елан” повесте. Әсәрдән иярченле кушма җөмләләрне сайлап укыйбыз.(Укучылар җавабы. Текст белән укучылар алдан таныш.)

4. Йомгаклау. Бүген без  иярченле кушма җөмләләрне өйрәнү буенча белемнәребезне кабатлап, ныгытып үттек. Барыгыз да дәрестә актив катнашты.(Билгеләр кую.)

Өй эше: Н.Исәнбәтнең  3 томлык мәкальләр китабыннан сиңа таныш булмаган бер мәкаль буенча инша язарга.  

Дәрескә үзанализ

     8нче сыйныфта үткәрелгән дәреснең темасы “Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау”. Максаты: иярченле кушма җөмлә турындагы белем-күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү; укучыларның үз белемнәрен практикада куллана белү күнекмәләрен үстерү;укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, иярченле кушма җөмлә төрләрен халык мәкальләреннән табу һәм аларны файдалану; туган телгә, туган җиргә мәхәббәт, туган як табигатен ярату, аның белән горурлану хисе тәрбияләү. Балаларны активлаштыру, ми эшчәнлекләрен эш белән тәэмин итеп тору өчен дәресләрдә коммуникатив биремнәр, уеннар үткәрәм. Татар халкының мәкальләре, сынамышлары, тизәйткечләре өйрәнәбез. “Иярченле кушма җөмләләр” темасын укучылар теләп үзләштерде. Иярченле кушма җөмләләрнең схемаларын төзүдә кыенлык сизелмәде. Тактада, дәфтәрдә эшне төгәл башкардылар, аңлап, аңлатып эшләделәр.  Халык мәкальләренең кыскалыгы, ләкин аларда бик тирән мәгънә ятканлыгын аңлатырга тырыштым . Кабатлау өчен булган эшне төрлечә алып бардым.  Якташыбыз иҗатында да безнең темага кагылышлы мисалларны сайлый, таба белүне дә актив кулланам, болай эшләгәндә, тема буенча алынган теорияне практик яктан ныгытуны уңышлы дип саныйм.

 Дәрестә һәр момент дөрес, тиз һәм үз вакытында башкарылды. Укучылар белән тыгыз мөнәсәбәт урнаштырылды. Дәрестә барлык куелган максатларга ирешелде. “Иярченле кушма җөмлә “ темасы буенча алган белемнәр “Күп иярченле кушма җөмлә” төрләрен өйрәнгәндә кулланылачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Халык авыз иҗаты әсәрләре аша иярченле кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. Алар халкыбызның тел байлыгын, зирәклеген күрсәтә...

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

9нчы сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Дәреснең тибы- кабатлау. дәрес барышында яңа мәгълүмати технологияләр, сингапур структурасы киң кулланылды....

Сингапур структурасы буенча 6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.

6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. Максат:        1) Җөмләдә фигыльләрнең кулланылышын, фигыль юнәл...