Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.
план-конспект урока (8 класс) по теме

Марданшина Алсу Тимерхановна

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.

Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз

 күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Дәрес планы.

1. Оештыру.

2.Таблица буенча эш. Сорауларга җавап бирү.

3.Җөмләләрне тикшерү.

4.Тест биремен үтәү.

5.Төзелеше буенча җөмләләрнең төрен үзгәртергә.

6.Җөмләләрнең схемаларын төзергә.

6.Тест биремен үтәү.

7. Йомгаклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iyarchen_zhoml.docx15.03 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.

Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төзү күнекмәләрен булдыру. Әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирү, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Җиһазллау: Дәреслек, таблица, компьютер, тест сораулары язылган карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Укучылар белән исәнләшү, тема, максатны әйтү.
  2.  Таблица буенча эш. Сорауларга җавап бирү. 2 слайд.

  1. Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала?
  2. Ул төзелеше буенча ничә һәм нинди төрләргә бүленә?
  3. Барлык иярчен җөмләләрнең дә аналитик төре буламы?
  4. Барлык иярчен җөмләләрнең дә синтетик төре буламы?
  5. Мәгънәләре буенча иярчен җөмләләр ничә һәм нинди төрләргә бүленә?
  6. Кайсы иярчен җөмлә кайдан? кая? сорауларына җавап була?
  7. Синтетик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә бәйләнә?
  8. Мөнәсәбәтле сүзләр белән бәйләнгән иярчен җөмлә ничек дип атала?
  9. Иярчен ия җөмлә баш җөмләнең кайсы кисәге урынына килә?
  10. Иярчен тәмамлык җөмлә баш җөмләнең кайсы кисәге урынына килә?
  11. Кайсы иярчен җөмләдә шарт фигыль формасы кулланыла?
  12. Иярчен сәбәп җөмлә нинди сорауларга җавап бирә?
  13. Бу нинди җөмлә: Без мәктәпкә барганда, кар ява иде.
  14. Күпме? никадәр? ни дәрәҗәдә? сорауларына кайсы иярчен җөмлә җавап бирә?
  15.  Иярчен максат җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәләр?
  16. Баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз урын хәле булып килсә, иярчен җөмлә нинди төргә керә?

 

  1. Җөмләләрне тикшерү (язмача) 3 нче слайд.
  1. Галимҗан баргач, өй эчендә ниндидер җанлылык була иде.
  2. Сугыш беткәч, батыр күбәер.
  3. Яшьлегең тырыш булса, картлыгың тыныч була.
  4. Яхшы үгет кермәсә дә, яман үгет керер.
  5. Төбе күренмәгән чиләктән су эчмә.
  6. Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.
  1. Тест биремен үтәү. (Җөмләнең аналитик яки синтетик булуын билгеләргә). 4 нче слайд.

1.Без кабызган утлар сүнмәс алар.

2. Белеме күп укучы һәрчак алдынгы була.

3. Кем тырыша, аны һәрчак хөрмәт итәләр.

4. Мин беләм: сез үзегезне генә кайгырта торган кеше түгел.

5. Без печәнне сез өйрәткәнчә өйдек.

6. Кайда ныклы тәртип урнаштырыла, шунда эш яхшы сыйфатлы итеп башкарыла.

7. Сез бу хатны минем укыганда, бик күп еллар узган булырлар.

8. Җир ап-ак булган, әйтерсең аңа ак юрган ябылган.

9. Без китәсе автобус никтер соңга калып килде.

10. Һәркемгә мәгълүм ки, илне хуҗасызлык тарката.

  1. Төзелеше буенча төрен үзгәртергә (синтетикны аналитикка һәм киресенчә).
  1. Кем эшләми, шул ашамый.
  2. Сабыр иткән морадына җиткән.
  3. Тырышкан табар.
  4. Эш күрсәткәнне ил онытмас.
  5. Сабыр булган эшнең җаен табар.

  1. Җөмләләрнең схемасын төзегез.
  1. Чишмә булсам саф суларым

Тәңкәдәй чылтырар иде.

  1. Кем эшли, шул хуҗа.
  2. Мин шуны аңладым: үз колхозымнан башка җирдә мин яши алмыйм.
  3. Яшенле яңгыр үтеп киткәч, малайлар шарлавык төбен үлчәргә җыелдылар.
  4. Тагын шунысы исенә төште: әнисе аны үзенчә дәвалый иде.
  5. Ул бомба җимергән зур йортның чарлагына менде.
  1. Тест биремен үтәү.

  1. Йомгаклау. Билгеләр кую. Өй эше бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары 5 класста татар теле дәресе

5 класста татар теленнән "[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары" темасына дәрес планы...

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Тема:“Яз килә” бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.2 нче сыйныф. Татар теле дәресе.

Тема: "Яз килә" бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү. 2 нче сыйныф. Татар теле дәресе....

Лексика бүлеген кабатлау. 5 сыйныфта татар теле дәресе.

Дәрес БФДС таләпләренә туры китереп төзелгән....