ТР Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау. Дәрес – пресс – конференция
план-конспект урока (10 класс)

Кашапова Фирүзә Фәнил кызы

 

 

Укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе.

 

 

Тема:    Иярченле кушма җөмләләрне    кабатлау.

 Дәрес – пресс – конференция.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele._dres-proekt.doc91 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Азнакай районы Сәпәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфында укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән

татар теле дәресе эшкәртмәсе.

Тема:    Иярченле кушма җөмләләрне    кабатлау.

 Дәрес – пресс – конференция.

Максат:  

1) иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә һәм төзелеш ягыннан төрләре турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту;

2) иярченле кушма җөмләләр янында куела торган тыныш билгеләре һәм схемалар төзү күнекмәләрен камилләштерү;

3) Туган җиргә олы хөрмәт , мәхәббәт хисләре тудыру; аның гүзәл табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес формасы: дәрес пресс – конференция.

Дәрес тибы:   белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту дәресе.

Дәреснең методлары:  традицион, өлешчә эзләнүле – проблемалы, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе, инновацион технологияләр.

Дәреснең төре: иҗади – эзләнүле.

Укучылар эшчәнлеген оештыру формасы:   төркемләп, дифференциаль (тест), индивидуаль.

Дәресне җиһазлау: 

       дәреслек – М.З.Зәкиев. «Татар теле , 8.»;

стенд «Тарихи – экологик сукмак»;

тест сораулары язылган дифференциаль карточкалар;

Н.В.Максимов «Татар теленнән тестлар»;

һәр төркем әзерләп килгән фоторәсемле буклетлар, магнитофон, таблица, компьютер, мультимедиа чаралары: интерактив такта, проектор.

         

Дәрес барышы.

Классны 3 төркемгә бүлү. Һәр төркемгә бурыч йөкләнә: үзебез салган тарихи – экологик сукмак турында чыгыш ясарга. Чыгышларында күбрәк иярченле кушма җөмләләр кулланырга, аналитик һәм синтетик төрләргә аерырга.

Һәр тәркем җурналистын, консультантын һәм ассистентын билгели. Парталарга утырганда да төркемнәргә бүленеп утыралар. Пресс – конференция рәисе сайлана. Бу очракта ул – укытучы үзе.

1.Оештыру моменты.

Укытучы (рәис) сүз ала.

- Бүген безнең дәрес пресс – конференция формасында 3 төркем катнашында үтәчәк. Пресс – конференциянең темасы «Минем кече Ватаным. Тарихи – экологик сукмак» дип атала. Шарты: күбрәк иярченле кушма җөмләләр куллану.

 Эш барышында консультантлар ясалган чыгышларга, әйтелгән фикерләргә бәя бирәчәк.

2. Пресс – конференция барышы.

              Укытучының кереш сүзе.

Туган авыл! Һәркем өчен дөньяның иң ямьле урыны, иң гүзәл почмагы ул. Урман-таулар, елга-күлләр, басу-әрәмәләр, болын-тугайлар… Һәммәсе туган як гүзәллеге, аның аерылмас бизәге. Кемнәр өчендер туган авыл ак каеннары, печән чаба торган болыннары, атлар уйнап йөргән тугайлары белән кадерле булса, икенчеләре өчен ул чишмәләрдән башка күз алдына китергесез. Кайберәүләр өчен туган авыл – авылына илтүче зур юл ул.  Ләкин барыннан да элек туган авыл – синең беренче авазыңны ишеткән, беренче адымыңның шаһиты булган, балачагың һәм яшьлегең үткән изге җир; әби-бабаң, әти-әниең яшәгән туган йортың, туган нигезең ул. Син үскән саен ишегалды гына сиңа тар сыман тоела. Капкадан чыгуга, синдә мең сорау туа, сине гаҗәпләнү катыш кызыксыну биләп ала. Шул чагында сиңа каяндыр аваз ишетелгән кебек була.

               Магнитофон тасмасында (татар теле укытучысы башкаруында) түбәндәге шигырь тыңлана:

Безнең тарих озын, үскән кызым,

Борыла-борыла аккан сулар кебек,

Һәр борылышта берәр бабаң торган,

Бу камышлар шаулый шулар кебек.

Бу басуда әбиең урак урган,

Бу болында бабаң печән чапкан,

Бу урманнар һаман шаулап торган,

Борылып-борылып күпме сулар аккан.

Сандугачлар сайрый сиңа карап,

Ай елмаеп тора зәңгәр кичен,

Җилләр исә чәчләреңне тарап,

Ак болытлар ага синең өчен.

Безнең гомер озын, үскән улым,

Урман буйларында күксел рәшә,

Әнә сиңа мең чәчәкле болын,

Һәр бөҗәккә абый булып яшә.

Башларыннан сыйпа арышларны,

Башларыннан сыйпа куакларны.

Кабатлама безнең ялгышларны,

Кабатлама безнең гөнаһларны!

Уйларыңа чумасың да, беленер-беленмәс кенә торган сукмак буйлап китәсең.

               

1 нче төркем журналисты сүз ала. Үзләре язганнары буенча сөйли.

« Мәктәп тукталышы.»

Мәчет манарасын кисеп мәктәп ясаганнар.Ул берничә бинага бүленгәнгә күрә, бүрәнә араларыннан җил уйнап торган. Укуга теләк көчле булганлыктан, укучылар мәктәпкә йөрүдән туктамыйлар.

Кашапов Ә.С. тырышлыгы белән чупай ташыннан яңа мәктәп төзелгән, мәктәп яны тәҗрибә участогына нигез салына.

1991 нче елда яңа ике катлы мәһабәт бина төзелә, шул вакытта каен агачлары, 1994-1995 нче елларда нарат, юкә, миләш, шомырт агачлары утыртыла.

«Кызлар тавы»

Авылның яши башлау вакытын төгәл белүче булмаса да, элек-электән бу тауның тарихын болай сөйлиләр. Бөгелмә ягыннан килеп, утырырга урын эзләп йөрүче берничә төркем бер тауга тукталганнар.

Олы чишмәнең чылтырап аккан тавышы ерактан ук ишетелеп тора, шуңа күрә, алар шул якка юнәлгәннәр.Үзләре белән килгән кызларын шул тауда калдырганнар. Соңрак бу тау «Кызлар тавы» дип атала башлый.

 1 нче төркем консультанты сүз ала.

- Безнең журналистыбыз үзенең чыгышында мәктәбебез һәм «Кызлар тавы» тарихын яктырткан. Шартны төгәл үтәгән. Чыгышында 7 иярченле кушма җөмлә кулланды. 5есе – синтетик, 2есе - аналитик. Аналитик иярчен җөмләдә килеш кушымчалары, бәйлекләр килгән.

 Авылның яши башлау вакытын төгәл белүче булмаса да, элек – электән бу тауның тарихын болай сөйлиләр.- Синтетик кире җөмлә, бәйләүче чара – -са да шарт фигыль кушымчасы.

 1 нче төркем ассистенты түбәндәге җөмләләрне интерактив тактага яза:

 1991 нче елда яңа ике катлы мәһабәт бина төзелә, шул вакытта каен агачлары, 1994 – 1995 нче елларда нарат, юкә, миләш, шомырт агачлары утыртыла. (...), [шул вакытта].

 Үзләре белән килгән кызларын шул тауда калдырганнар. [(...)].

 2 нче төркемгә сүз бирелә.

«Кәҗә кырыгы».

   «Кәҗә кырыгы» урманы – безнең авыл территориясендәге үсемлек төрләренә иң бай яфраклы урман, шунлыктан агач төрләре күп. Иң кызыгы шул: монда үсемлекләр ярус-лап үсә. 1 нче ярусны каен, имән, усак, юкә, өрәңге агачлары;  2 нче ярусны чикләвек, миләш, шомырт; 3 нче ярусны чия, карлыган, балан, эт шомырты, бүре җиләге, кура җиләк тәшкил итә. 1979 нчы елның 50 градуслы суыклары  һәм 1982 – 1983 нче  еллар-да ялган ефәк күбәләгенең зарарлавыннан соң юкка  чыккан имәнлекләр  кабат яңарды. Җәнлекләрдән керпе, куян, төлке, бүре, поши яши. Авылның аучылары селәүсен  аула-ган еллар да булды.

«Зирекле буасы».

«Зирекле буасы»  Вәрҗәде  елгасының башланган урыныннан ерак түгел буалган. Чиста сулы, сай буа булганга күрә, ул балыкка бай, сөлекләр дә бар. Су астында үлән күп үсә, шунлыктан бакалар үрчи, кашыкбашлар үсү   өчен бик уңайлы.  Анда үтеп ба-рышлый эре су кошлары төшә, атна-ун көн торалар, 2001 нче елда ялгыз челән шактый озак торды. Иң кызыгы шул: яр буенда суырлар күп. Аларны балалары белән күзәтүе аеруча кызык һәм рәхәт.

Яр буе күпьеллык  үлән  белән капланганга күрә, эрозия күзәтелми, яр ашалмаган. Буа бик матур, шул сәбәпле гүзәл бер табигать манзарасы туа.

2 нче төркем консультанты сүз ала:  Безнең чыгышыбызда 7 иярченле кушма җөмлә кулланылды. Журналистыбыз «Кәҗә кырыгы» һәм «Зирекле буасы» турында сөйләгәндә ике синтетик, биш аналитик җөмлә булуын күрдек.

Иң кызыгы шул: яр буенда суырлар күп җөмләсе - аналитик хәбәр җөмлә. Бәйләүче чара буларак шул мөнәсәбәтле сүзе һәм көттерү паузасы килгән.

Чиста сулы, сай буа, булганга күрә, ул балыкка бай, сөлекләр дә бар җөмләсе-синтетик сәбәп җөмлә, баш җөмләгә  бәйләнү чарасы килеш кушымчасы һәм күрә бәйлеге.

2 нче төркем ассистенты интерактив тактада түбәндәге җөмләне яза:

Иң кызыгы шул: монда үсемлекләр яруслап үсә. [шул]: (...).

Яр буе күпьеллык үлән белән капланганга күрә, эрозия күзәтелми.  ( -га күрә), [...].

3нче төркем журналисты сүз ала:

«Коелы  тау».

  «Коелы  тау» урман белән уратып алынган. Яфраклы агачлар, куаклы аланнар, җилә-ле болыннар тауның бизәге булып тора. Урманның күрке шул: 1910 нчы елда утыртылган наратлар инде бер гасыр яшәгәннәр. Бу кояшлы, якты урман сөйрәлүчеләр өчен бик ях-шы урын булганлыктан, анда яшел һәм көрән кәлтә, тузбаш елан, кара елан (гадюка), җиз елан яши. «Коелы тау» безнең авылның иң биек тауларының берсе, биеклеге диңгез өсте тигезлегеннән 160-170 метр чамасы. Мондагы аланнарның матурлыгы шунда: мәт-рүшкә, кыңгырау чәчәкләр, бөрлегән, күптөрле  клеверлар, кыяклылар тауның табига-тенә ямь өстенә  ямь  өсти.

«Саклау».

«Саклау» урманы тарихы билгесез: яр өстендәге басуны ышыклау өчен утыртыл-ганмы, әллә сөрүлек җирләр ясаганда урманнан аерылып калганмы? Карт каеннар үсүче куе үләнле аланы булган кечкенә генә матур урман. Аланы ял итү өчен менә дигән урын. Көнбатышында- акация куаклары үсә торган яр буенда – алтын туй чәчәге, йокы үләне, нәүрүзгөл үсә.  Алар елдан-ел кими, шул сәбәпле бу чәчәкләрне сакларга, өзмәс-кә тиешбез. Аланында күпчелек кыяклы үләннәр һәм тукранбаш үсә.

«Олы чишмә».

«Олы чишмә» Вәрҗәде елгасының әрәмәле үзәнендә - яр буенда- көнбатыш якка таба  карап,  мул сулы булып ага. Бу чишмә авыл урыны эзләп йөрүчеләргә зур табыш була.  

Чишмә күп еллар дәвамында авылны эчә торган су белән тәэмин итә. Без беләбез: аның суы, башка чишмәләр белән чагыштырганда, тәмлерәк һәм озак саклана. Чишмә кырыенда тау бар, шунлыктан кышын анда балалар бик яратып тау шуалар.  Мәктәбе-бездә һәр елның февраль аенда  үтә торган «Аҗаган» хәрби-патриотик уены да шушы «Олы чишмә» буенда үтә. Вәрҗәде елгасы аша басма салынганга күрә, чишмә юлыннан кеше өзелми. Чишмәнең өске ягына агачлар һәм куаклар утыртылган.

3 нче  төркем консультанты сүз ала:

«Коелы тау»,  «Саклау»,  «Олы чишмә»  турында  сөйләгәндә журналистыбыз иярченле кушма җөмләләрне күп кулланды. Аналитик җөмләләр байтак - алтау.

 Без беләбез: «Олы чишмә»нең суы, башка чишмәләр белән чагыштыр-ганда, тәмлерәк һәм озак саклана җөмләсе - иярчен тәмамлык җөмлә. Бәйләүче чара - көттерү паузасы.

 «Коелы тавы» урманының күрке шул: 1910 нчы елда утыртылган нарат-лар инде бер гасыр яшәгәннәр җөмләсе - иярчен хәбәр җөмлә. Бәйләүче чара - шул ялгызак мөнәсәбәтле сүзе.

 Карт каеннар үсүче куе үләнле аланы булган кечкенә генә матур урман җөмләсе - синтетик аергыч җөмлә. Бәйләүче чара – янәшә тору юлы.

3 нче төркем ассистенты интерактив тактада түбәндәге җөмләне яза:

Алар елдан-ел  кими, шул сәбәпле без бу чәчәкләрне сакларга, өзмәскә тиеш-без (...) [шул сәбәпле].

Без беләбез: аның суы башка чишмәләр белән чагыштырганда тәмлерәк һәм озак саклана [...]: (...).

Укытучы (рәис):

-Ә хәзер укучылар дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге датаны һәм теманы язабыз. Так-тадагы җөмләләрне күчереп язып, иярчен җөмләләрнең төрен билгелисез, схема-ларын төзисез. (дәфтәрдә эшлиләр).

 

Тәнәфес ясала. Район газетасы «Маяк»ның даими хәбәрчесе төркемнәрдән интервью ала:

-3нче төркемгә соравым бар: «Олы чишмә» буена агачлар һәм куаклар утыртылган дидегез. Кемнәр , нинди изге кешеләр утырткан соң аны?

-Өске ягына авылдашыбыз Таһиров Индус абый агачлар утырткан. Ә аз гына чит-тәрәк аның күршесе Мөхәмәтшин Гариф абый утырткан шомырт, миләш, балан куак-лары чишмә тирәсенә матурлык өстиләр.

-2нче   төркемгә дә сорау бирәсем килә. Зирекле буасы чиста сулы буа дидегез. Анда су керергә мөмкинме соң?

-Әлбәттә, мөмкин. Анда без үзебез дә җәй көне су керергә яратабыз. Суы җылы, рәхәт.

-Рәхмәт. Бу пресс – конференциядән бик канәгать калам. Сезнең белән очрашу файдалы һәм нәтиҗәле булды. Тәэсирләрем турында үзебезнең газетада язармын дип уйлыйм. Эшегездә уңышлар телим.

Музыкаль пауза.

             Конференция делегатлары өчен «Сәпәем» җыры яңгырый.

                   ( Флёра Исламова сүзләре, Альбина Имаева көе.)

Укытучы:

 -Пресс – конференциябез эшен дәвам итә. Иярчен кушма җөмләләрнең нинди төрләре барлыгын белдек? (таблица эленә)

 -Төзелеше ягыннан аналитик һәм синтетик; мәгънә ягыннан 12 төре бар: иярчен ия җөмлә, хәбәр җөмлә, аергыч җөмлә , тәмамлык җөмлә, урын җөмлә, вакыт җөмлә, рәвеш җөмлә, күләм җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, кире җөмлә.

Тактада тулы булмаган модель тәкъдим ителә.

Бирем: иярчен җөмләләрнең төрен язарга (таблица буенча эш):

Иярчен  җөмлә төрләре

 -Аларны бер-берсеннән ничек аерабыз?

 -Сорау кую юлы һәм бәйләүче чаралар ярдәмендә аерабыз.

Һәр укучыга индивидуаль сораулар язылган тест – карточкалар бирелә. 3-4 укучы тест эшен компьютерда башкара.

Проектор аша экранда 3 вариантта иярчен кушма җөмләләрнең схемалары бирел-гән. Шул схемалар буенча дәфтәрләргә җөмләләр төзергә. Баш һәм иярчен җөмләне күрсәтергә, бәйләүче чараларын табарга, төрен билгеләргә.

Эшләр анализлана.

3.Дәресне йомгаклау.

-Без бүген иярчен җөмләнең мәгънә һәм төзелеше ягыннан төрләре турында сөйләштек. Җөмләләрнең төрләрен билгеләдек, схемаларын төзеп, бәйләүче чараларын күрсәттек. Аннан соң иярчен җөмләләр турында белгәннәрне гомумиләштереп, модельгә төшердек. Белгәннәребезне тикшерү максатыннан тест сорауларына җавап бирдек, компьютерда җөмләләр төзедек.

4. Билгеләр кую. Өй эше бирү.

  «Маяк» газетасына конференция турында мәкалә язарга, иярченле кушма җөмләләр кулланырга.