Синтетик иярченле кушма жомлэлэр
методическая разработка по теме

8 класста татар теле дэресеннэн дэрес эшкэртмэсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sintetik_zhomle.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Зәй районы Түбән Бишурта гомуми белеем  мәктәбенең татар теле укытучысы Шигабутдинова Гөлнара Риф кызының дәрес эшкәрмәсе

Тема:Синтетик иярчен җөмләләр.

Максат:

1.Синтетик иярчен җөмләләрне иярчен кисәкләрдән аеру;алар арасындагы охшаш һәм аермалы якларны күрсәтү.

2.Синтетик иярчен җөмләләрне аерымлана һәм аерымланмый торган итеп үзгәртеп төзергә өйрәнү.

3.Укучыларда сөйләм һәм язу телен үстерү,эстетик тәрбия бирү.

Дәресне җиһазлау:дәреслек,такта,таблица.

Дәреснең тибы:яңа материалны үзләштерү дәресе.

1.Оештыру өлеше.

-Укучылар,без үткән дәрестә иярченле кушма җөмләләрнең иярчен һәм баш җөмләләрдән торуын,иярчен һәм башка җөмләне табу юлын белдек,иярчен җөләнең мәгънә һәм төзелеше ягыннан күп төрләргә бүленүен өйрәндек,аналитик һәм синтетик җомләләрнең төп үзенчәлекләре белән таныштык.Хәзер синтетик иярчен җөмләләрне җентекләп өйрәнә башлыйбыз.(Дәрес,үткән материалга таянып,проблемалы итеп төзелә.Моның өчен тактага әзер таблица эленә.Шул таблица ярдәмендә дәресне тирәнәйтү буенча проблемалы әңгәмә башлана)

2.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

-Укучылар,таблицага игътибар итик.Ул өч өлештән тора.Шуның беренче өлешендәге мисалларны укыйк һэм схемалар,бәйләүче чаралар белән танышыйк.

-Бу мисалларда иярчен җөмләне баш җөмләгә ияртеп,бәйләп,нинди чаралар килгән?Алар кайда торалар?

-Дөрес, укучылар.Иярчен җөмләне баш җомләгә бәйләп кушымчалар килгәннәр һәм алапр иярчен җомләнең хәбәре составында торалар.Шуңа курәиярчен җөмләнең хәбәре баш җөмлә хәбәренә яисә аерым торган гади җөмлә хәбәренә охшамаган.Иярчен җомлә бу яктан,күбрәк,аерымланган иярчен кисәккә охшаган.

-Ә кайсы ягы белән ул аерымланган иярчен кисәктән аерыла? Үткәннәрне искә төшерик әле.

- Дөрес. Иярчен җөмләнең үзенә генә караган иясе һәм хәбәре була, аерымланган иярчен кисәкнең иясе дә, хәбәре дә булмый.

-Таблицаның икенче өлеше белән танышабыз.(укучылар үзләре укый)

-Укучылар монда бәйләуче чаралар нинди?

- Дөрес.Бәйлекләр һэм бәйлек сүзләр.Синтетик чара буларак,кушымчалардан нәрсә белән аерыла икән алар?

-Әйе укучылар.Кушымчалар хәбәргә кушылып язылалар,ә бәйлекләр һэм бәйлек сүзләр хәбәргә кушылмыйча язылалар.Ләкин аңа карап,бәйлек һәм бәйлек сүзләрне хәбәр составында тормый дип әйтеп булмый. Ни өчен?Игътибар итегез:бәйлек һәм бәйлек сүзләр хәбәргә кушылып язылмасалар да,хәбәрең формасын  үзгәртәләрме?Мәсәлән:Яз җитү белән җөмләсе,белән бәйлеге хәбәр янында килмәсә һэм ул җөмләне аерым гади җөмлә итәргә кирәк булса,ничек әйтелер иде?

-Дөрес,яз җитте формасында булыр иде.Димәк,бәйлек һэм бәйлек сүзләр җөмләнең хәбәренә кушылып язылмасалар да,синтетик иярчен җомләне төзүдә катнашучы чараларга керәләр.

- Таблицаның өчен өлешен анализлыйбыз.

Җире аз кешеләр батраклыкка яллана иделәр җөмләсе.Хәзер Җире аз дигән иярчен җөмләне аерым гади җөмлә кебек әйтеп карагыз.Әйтеп буламы?Аның хәбәре составында берәр бәйләүче чара бармы?

-Әйе.Бу төр иярчен җөмләне,мөстәкыйль торган гади җөмлә кебек,аерым әйтеп була.Алай булгач,ул баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә соң?

-Димәк,Җире аз иярчен җөмләсе баш җөмләдән пауза белән аерылып тормый,ияртүче сүз белән бары янәшә генә килә һәм бәйләүче чара янәшә тору чарасы дип атала.Мондый баш җомләгә иярчен җөмлә керешеп,синтезлашып тора,чөнки ул иярчен кисәккә бик якын.

-Укучылар,җөмләләргә һэм схемаларга игътибар итик әле.Иярчен җөмләләр кайда урнашканнар?

-Дөрес.Синтетик иярчен җөмләләр баш җөмлә алдыннан һәм аның уртасында киләләр,җөмлә ахырында килә алмыйлар,чөнки аларның хәбәре гади җөмлә хәбәренә охшамаган,Тулы түгел,бәйләүче чараны алган.Синтетик җөмләләр бары тик татапр һэм төрки телләрендә генә бар.Рус телендә юк.

3.Алган белемнәрне ныгыту һэм күнегүләр эшләү.

57 күнегүне телдән эшләү.

4.Дәрескә йомгак ясау.

1.Синтетик иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар кайсы җөмлә составында килә?

2.Синтетик иярчен җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәбез?

5.Өйгә эш бирү.

1.§13 укырга,сорауларга җавап бирергә.

2.58 күнегүне эшләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре" - 9сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре   9  сыйныфта татар теле  дәресе   I.          Дәреснең максатлары.Укучыларның и...

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

I. Оештыру моменты.(2 -3мин.)Укытучы өчен максат:балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру.Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.Укучылар өчен максат:дәрескә игътибар булдыру.-Исәнмесез,укучылар...

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре....

Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләре.

1. Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләрен кую турындагы белемнәрне кабатлау, ныгыту һәм камилләштерү;2. Бәйләнешле сөйләм үстерү, әниләне зурлау,аларга хөрмәт  тәрбияләү....

Тема.Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрнең бәйләүче чаралары (дәрес эшкәртмәсе)

9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле. “Татар теле һәм әдәбияты”, Р.З.Хәйдәрова дәреслеге.....