Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе. Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.
методическая разработка (7 класс) по теме

Ахмадуллина Айгуль Гумаровна

Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе

(7  сыйныф, рус төркеме.)

Скачать:


Предварительный просмотр:

  1. ФИО автора материала: Ахмадуллина Айгуль  Гумаровна
  2. Место работы:  МБОУ "Средняя  общеобразовательная  школа № 6", г. Альметьевск,  Республика Татарстан,
  3. Должность автора: учитель татарского языка и татарской  литературы.

Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе

(7  сыйныф, рус төркеме.)

ТЕМА: Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

МАКСАТЛАР:

  1. Белем бирү максаты - Билгесез һәм билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрнең мәгънәсен, кушымчаларын, соравын, зат-сан белән төрләнешен гамәли үзләштерү.
  2. Фикер сәләтен үстерү максаты – Сүзнең тамырына карап дөрес заман кушымчасын сайлый белү күнекмәсен камилләштерү.
  3. Тәрбияви максат - Укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, таратма карточкалар, татар халык биюләре язылган музыка,  татарча-русча сүзлекләр.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.

Кулланылган структуралар:

КОНЕРС, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ

I. Оештыру өлеше. 

  1. Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре;
  • Укучыларның биткә-бит партнерлар белән исәнләшүләре:
  • Сәлам, дустым! (кулларны кысышу) 
  • Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)
  • Кайда булдың? (кул уйнату)
  • Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)
  • Син килдең! (кулларны җәю)
  • Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу) 
  • Бер-берсенә комплимент әйтү. Сиңа Саша нинди комплимент әйтте?
  1. Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Актуальләштерү.

  1. – Нинди өй эше бирдем?

(Дәфтәрләрдәге өй эшен җыеп алу.)

  1. Грамматик материалны кабатлау.

КОНЕРС (Corners) структурасы. 

Сүз төркемнәрен карточкалар ярдәмендә кабатлау.

а) Һәр укучыга сүзләр язылган карточкалар таратыла.

Белә, укый, барырга, суыртырга, себерде, юды, сора, булыш, укучы, дәфтәр, ихтирамлы, ярдәмчел, биш, икенче, ашады, зур, эт, кайт.  Хәзер мин сезгә сүзләр язылган карточка таратам. Бу сүзләр ярдәмендә үзегезгә кирәкле почмакны сайлыйсыз. (Почмак исемнәре: боерык фигыль, инфинитив, хәзерге заман, билгеле үткән заман, исем, сыйфат, сан) Фикерегезне партнерыгызга 5 секунд аңлатасыз.  (Вакыт башланды.  Вакыт бетте.) Молодцы, укучылар. Булдырдыгыз!

(Аңлату: нәрсәне белдерә, соравы, кушымчасы)

III. Яңа материалны үзләштерү.

  1. Кагыйдә чыгару. Укучылар, бүгенге числоны, теманы дәфтәрегезгә языгыз һәм бу җөмләне дөрес хәрефләр белән матур итеп язып куегыз.

Бу укучы күп беләчәк, чөнки ул күп укый.

  • Укучылар экрандагы җөмләне тәрҗемә итик. (татарча-русча сүзлек белән эш).

"Этот ученик будет много знать, потому что много читает". 

1) -Күп белер өчен нишләргә кирәк?

2) -Нинди китаплар укырга кирәк?

3) -Сез китаплар укырга яратасызмы?

4) -Монда фигыльләр кая?

5)-Укый нинди заман?                                                      

6) -Ничек уйлыйсыз, беләчәк сүзе нинди сорауга җавап бирә? Нинди заман?

-Как вы думаете, какое действие может обозначать этот глагол?

-Действие, которое произойдёт обязательно

-Значит, этот глагол какого времени?

-Белер - это тоже будущее время?

-Беләчәк –тоже. В чем разница?

-белер –мы не уверены, что  это действие произойдет, беләчәк–уверены.

беләчәк

Этот глагол обозначает действие, которое совершится в будущем обязательно. Эта форма образуется с помощью окончаний –ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк, отвечает на вопрос нишләячәк? Что сделает?

Эт аны исеннән беләчәк – Собака узнает его по запаху

Этем  мине күргәч шатланачак.  -  Моя собака увидев меня обрадуется.

Төрләнешне өйрәнү. Таблица экранда яктыртыла.

Билгеле, билгесез киләчәк заман фигыльләренең зат-сан белән төрләнешен чагыштырып карау.

  1. Боерык фигыльләрдән билгесез киләчәк заман фигыльләрен ясап язабыз: бел, бар, болга, сора, чык, сөйлә, бир, аша, эч, ач,  макта. (язмача)

Физминутка:

  • Укучылар, урыннардан тордык.Урындыкларны этеп куегыз. Встали из-за парт. Стулья задвинули.

МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group) структурасы

  • Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез 10 секунт уйлыйсыз, шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

Татар халык бию көенә йөриләр. Музыка туктый. Сорау бирелә. Уйлау өчен 10 секунд вакыт бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр:

  • Киләчәк заман хикәя фигыльнең ничә төре бар? (2)
  • киләчәк заманның ничә соравы бар? (1)
  • Сыйныф бүлмәсендә ничә тәрәзә бар? (3)

IV. Белем-күнекмәләрне ныгыту

  1.  “Хаталарны төзәт!” уены (язмача)
  • Экранда үткән заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешендә хаталар җибәрелгән җөмләләр. Сез хаталарны төзәтәсез һәм дөресләп дәфтәргә язасыз..

1 җөмлә. Яз көне без бакчада эшләячәксең.

2 җөмлә. Алар бүген кунакка барачаксың.

3 җөмлә. Син миңа туп бирербез.

4 җөмлә. Сез миңа хат язарбыз.

Эшләрне тикшерү, бәяләү. Билгесез һәм билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне әйтү.

2. Җөмләләрне дәвам итү. СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ (Simultaneous Round Table) структурасы.

Төркемнәрдә бергә эшлиләр. Мин һәр өстәлгә бер җөмлә бирәм. Һәр укучы 10 секунд эчендә җөмләне үзенчә дәвам итә, нокта урынына билгесез киләчәк заман хикәя фигыль яза, партнерына бирә. Соңыннан дөрес вариантларны бер укучы сайлап укый. Аңа да сайлау өчен 10 секунд вакыт бирелә.

Карточкалар:

Без иртәгә ... .

Син киләсе елга   ... .

Синең әниең ... .

Укытучы иртән... .

Ситуатив күнегүләр эшләү

V. Йомгаклау.

  • Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? Без бүген нәрсәләр белдек, нәрсәләр эшләдек? Бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.
  • 5-ле куела: Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 
  • 4-ле куела: Әйбәт эшлим, материалны аңладым.
  • 3-ле куела: Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

VI. Өй эше.

  • Билгеле һәм билгесез киләчәк заманда шатлан, яшә  фигыльләрен зат-сан белән төрләндер

Использованный материал:

http://belem.ru/node/4959


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Исәнме!

Слайд 2

Сүз төркемнәре Исем: укучы, дәфтәр, эт Сыйфат: ихтирамлы, ярдәмчел, зур Сан: биш, икенче. Хәзерге заман: белә, укый. Билгеле үткән заман: себерде, юды, ашады Инфинитив: барырга, суыртырга. Боерык фигыль: сора, булыш, кайт.

Слайд 3

Бу укучы күп беләчәк, чөнки ул күп укый. "Этот ученик будет много знать, потому что много читает".

Слайд 4

Билгеле киләчәк заман беләчәк Этот глагол обозначает действие, которое совершится в буду щем обязательно . Эта форма образуется с помощью окончаний –ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк, отвечает на вопрос нишләячәк? Что сделает? Эт аны исеннән беләчәк – Собака узнает его по запаху Этем мине күргәч шатланачак. - Моя собака увидев меня обрадуется.

Слайд 5

Билгесез киләчәк заман белер Этот глагол обозначает действие, о совершении которого не уверены. Эта форма образуется с помощью окончаний –р, -ыр/-ер,-ар/-әр, отвечает на вопрос нишләр? Что сделает? Эт аны исеннән белер – Собака (возмо ж но) узнает его по запаху Эт аны күргәч шатланыр. - собака увидев его (может быть) обрадуется.

Слайд 6

Билгеле киләчәк заман Буд ущее определённое время меняется по лицам и числам. Мин яз- ачак - мын . Я напишу. Син яз- ачак - сың . Ты напишешь Ул яз- ачак . Он напишет Без яз- ачак - быз . Мы напишем. Сез яз- ачак - сыз . Вы напишете. Алар яз- ачак - нар . Они напишут.

Слайд 7

билгеле билгесез киләчәк заман Мин бар-ачак- мын Син бар-ачак- сың Ул бар-ачак Без бар-ачак- быз Сез бар-ачак- сыз Алар бар-ачак- лар Мин бар-ыр- мын Син бар-ыр- сың Ул бар-ыр Без бар-ыр- быз Сез бар-ыр- сыз Алар бар-ыр- лар

Слайд 8

Билгеле киләчәк заман ясап языгыз: бел! бар! болга! сора! чык! сөйлә! бир! аша! эч! ач! макта! Бел әчәк бар ачак болга ячак Сора ячак Чы г ачак Сөйлә ячәк бир әчәк аша ячак Эч әчәк ач ачак макта ячак

Слайд 9

Билгесез киләчәк заман ясап языгыз: бел! бар! болга! сора! чык! сөйлә! бир! аша! эч! ач! макта! Бел ер бар ыр болга р Сора р Чы г ар Сөйлә р бир ер аша р Эч әр ач ар макта р

Слайд 10

“ Хаталарны төзәт” Яз көне без бакчада эшләячәксең. Яз көне без бакчада эшләячәк без . Алар бүген кунакка барачаксың. Алар бүген кунакка барачак лар . Син миңа туп бирербез. Син миңа туп бирер сең . Сез миңа хат язербыз. Сез миңа хат язар сыз .

Слайд 11

Как ты ска жешь о том, что: Собака его обязательно полюбит; Эт аны яратачак. Возможно собака встретит его виляя хвостом Эт аны койрыгын болгап каршы алыр

Слайд 12

Как ты ска жешь о том, что: На день рождения родители подарят тебе собаку; Туган көнемә әти-әниләрем эт бүләк итәчәк. Твоя собака будет очен ь умной и красивой Минем этем бик акыллы һәм матур булачак. Летом, возможно, поедешь в деревню Мин җәен авылга барырмын.

Слайд 13

Өй эше Билгеле һәм билгесез киләчәк заманда шатлан, яшә фигыльләрен зат-сан белән төрләндер

Слайд 14

Йомгаклау Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. Әйбәт эшлим, материалны аңладым. Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

Слайд 15

Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Если старат ь ся, удача придет! Сау булыгыз! Рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресе. Сыйфат фигыль

8 нче сыйныфның рус телле укучылар төркемендә үткәрелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе - грамматик күнекмәләрне формалаштыру дәресе. Ул коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелде.Дәреснең темасы...

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль

7 нче сыйныфта үткәрү өчен план - конспект...

Хикәя фигыль (7нче сыйныфта татар теле дәресе)

7нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес планы...

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре. 6 сыйныфта татар теле дәресе

6 сыйныфта "Хәзерге заман хикәя фигыльнең  мәгънәләре" темасы буенча Сингапур алымы белән үткәрелгән татар теле дәресе үрнәге...

Татар теле дәресе. 5 класс Тема "Билгеле үткән заман хикәя фигыль"

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрескә технологик карта....

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...