Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"
план-конспект урока (7 класс)

Шайхутдинова Румия Рахимзяновна

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйныфлар” . Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова, Казан, 2014. 7нче сыйныф өчен  эш программасында үткән заман хикәя

 фигыльләрне өйрәнүгә  планлаштырган 3 дәреснең беренчесе булып тора. Дәрес эшкәртмәсенең структурасы һәм эчтәлеге федераль дәүләт белем стандартлары таләпләренә туры китереп төзелде. Иң беренче чиратта:

 төп максат – укучының шәхси үсешен тәэмин итү;

 укучыларда УУГ формалаштыру;

 укучыларның эзләнү эшчәнлеген дөрес итеп оештыру

һәм танып-белү эшчәнлеген үстерү (укучыларның белемнәре мөстәкыйль эзләнү эшчәнлегенең нәтиҗәсе булсын өчен) .

Моның өчен түбәндәге биремнәр башкарыла:

 аерып яз, чагыштыр, тап , анализла, дәлиллә, чагыштыр, символ аша билгелә, схемасын яисә моделен бир, дәвам ит, гомумиләштер, нәтиҗә чыгар, чишү юлын тәкъдим ит, бәялә, үзгәрт, уйлап тап. һ.б.

Дәрестә укучының игътибарын даими җәлеп итеп тору

алымнары:

− проблемалы ситуацияләр булдыру;

− укучыларның белем үзләштерү темпларын үзгәртеп

тору (тизләтү яисә әкренәйтү);

− укучыларга көтелмәгән, кызыклы сораулар хәзерләү;

− белем бирү процессында техник чараларны, күрсәтмәлелекне куллану;

− фронталь, төркем белән эшләү төрләрен актив чират-

лаштырып тору;

− дәрестә төрле кызыклы ситуацияләрне мисал итеп

китерү;

− уңышлылык халәтен тудыру,үзбәя;

− дәрес эчтәлегенә төрле уеннарны кертеп җибәрү;

− көч сынашу-узышуга корылган биремнәрне бирү;

− укучылар белән ышанычлы әңгәмә-диалог кору.

     Үз позициясеңне яклый  һәм  җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләтен үстерү максатларыннан чыгып,дәрес  проблемалы укыту, тәнкыйди фикерләү технологияләренә нигезләнә. Элек өйрәнгәннәрне актуальләштерү, тема белән кызыксындыру өчен , яңа мәгълүмат алуга этәргеч биреп,кластерлар төзү,”Ми һөҗүме”ясау кебек эффектив алымнар файдаланыла. Белемнәрне тикшерү һәм бәяләү өчен,Classroom Management программасына кереп,  тестлар эшләү-информацион технологияләрдән уңышлы файдалануның бер мисалы.

     Укучының үзенең  шәхси сыйфатларын, мөмкинлекләрен, эшчәнлеген бәяләве   дәрестә мөһим урын алып тора. Укучы үз эшен бәяләгәндә, үтелгән материалны кабатлый, белем, күнекмәләрен камилләштерүгә омтыла ,өйрәнгән материал буенча рефлексия, үзанализ үткәрә , нәрсәне аңламавын, кыенлыкларны билгели ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7_nche_syynyf_ochen_tugantatar_telennn_dres_eshkrtmse.doc652.5 КБ

Предварительный просмотр:

Район

Татарстан Республикасы ,Тәтеш районы

Белем бирү

оешмасы

Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш  1нче урта гомуми

белем бирү мәктәбе

Татар теле дәресе эшкәртмәсенең авторы  

Шайхутдинова Румия Рахимзяновна,

югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема

Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше

Педагогик технологияләр

Проблемалы укыту, тәнкыйди фикерләү, информацион технологияләре элементлары

Укыту

методлары,

методик алымнар

Өлешчә эзләнүле ,проблемалы методлар , таблица, схемага анализ ,әңгәмә,алгоритм буенча эшләү,тәрҗемә,морфологик анализ; кластерлар төзү,”Ми һөҗүме”, сайланма диктант,компьютер тестлары,”Рифмалаштыру”уены, укытучы роленә керү ...

Аннотация

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйныфлар” . Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова, Казан, 2014. 7нче сыйныф өчен  эш программасында үткән заман хикәя

 фигыльләрне өйрәнүгә  планлаштырган 3 дәреснең беренчесе булып тора. Дәрес эшкәртмәсенең структурасы һәм эчтәлеге федераль дәүләт белем стандартлары таләпләренә туры китереп төзелде. Иң беренче чиратта:

 төп максат – укучының шәхси үсешен тәэмин итү;

 укучыларда УУГ формалаштыру;

 укучыларның эзләнү эшчәнлеген дөрес итеп оештыру

һәм танып-белү эшчәнлеген үстерү (укучыларның белемнәре мөстәкыйль эзләнү эшчәнлегенең нәтиҗәсе булсын өчен) .

Моның өчен түбәндәге биремнәр башкарыла:

 аерып яз, чагыштыр, тап , анализла, дәлиллә, чагыштыр, символ аша билгелә, схемасын яисә моделен бир, дәвам ит, гомумиләштер, нәтиҗә чыгар, чишү юлын тәкъдим ит, бәялә, үзгәрт, уйлап тап. һ.б.

Дәрестә укучының игътибарын даими җәлеп итеп тору

алымнары:

− проблемалы ситуацияләр булдыру;

− укучыларның белем үзләштерү темпларын үзгәртеп

тору (тизләтү яисә әкренәйтү);

− укучыларга көтелмәгән, кызыклы сораулар хәзерләү;

− белем бирү процессында техник чараларны, күрсәтмәлелекне куллану;

− фронталь, төркем белән эшләү төрләрен актив чират-

лаштырып тору;

− дәрестә төрле кызыклы ситуацияләрне мисал итеп

китерү;

− уңышлылык халәтен тудыру,үзбәя;

− дәрес эчтәлегенә төрле уеннарны кертеп җибәрү;

− көч сынашу-узышуга корылган биремнәрне бирү;

− укучылар белән ышанычлы әңгәмә-диалог кору.

     Үз позициясеңне яклый  һәм  җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләтен үстерү максатларыннан чыгып,дәрес  проблемалы укыту, тәнкыйди фикерләү технологияләренә нигезләнә. Элек өйрәнгәннәрне актуальләштерү, тема белән кызыксындыру өчен , яңа мәгълүмат алуга этәргеч биреп,кластерлар төзү,”Ми һөҗүме”ясау кебек эффектив алымнар файдаланыла. Белемнәрне тикшерү һәм бәяләү өчен,Classroom Management программасына кереп,  тестлар эшләү-информацион технологияләрдән уңышлы файдалануның бер мисалы.

     Укучының үзенең  шәхси сыйфатларын, мөмкинлекләрен, эшчәнлеген бәяләве   дәрестә мөһим урын алып тора. Укучы үз эшен бәяләгәндә, үтелгән материалны кабатлый, белем, күнекмәләрен камилләштерүгә омтыла ,өйрәнгән материал буенча рефлексия, үзанализ үткәрә , нәрсәне аңламавын, кыенлыкларны билгели ала.

Үткән заман хикәя фигыль.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше

(Белем бирү процессы рус телендә алып барыла торган гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемендә татар теле дәресе эшкәртмәсе.

VII сыйныф)

Шәйхетдинова Румия Рәхимҗан кызы ,

Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш  1нче урта гомуми

белем бирү мәктәбенең югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

          Дидактик: үткән заман хикәя фигыль турында гомуми мәгълүмат бирү, укучыларның билгеле үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәсе , ясалышы һәм аның төрләнеше  турында белемнәрне үзләштерү,тирәнәйтү,тикшерү,гамәли куллана алуларына ирешү; белем күнекмәләрен бәяләү.

       Үстерешле: телдән һәм язма сөйләмдә билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне төрле катлаулылыктагы биремнәрдә куллану күнекмәләрен булдыру,танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү, балаларның бәйләнешле сөйләм телен , грамоталылыгын, нәтиҗә ясый, бәяли белү күнекмәләрен,фикерләү сәләтен үстерү юнәлешендәге эшне дәвам итү.

       Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт,үзара дустанә мөнәсәбәт,  төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, мөстәкыйльлек,игътибарлылык тәрбияләүне дәвам итү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

      Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты  һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү,үзеңдә җаваплылык хисе булу,сыйныфташларыңны хөрмәт итү.

Метапредмет:

      Танып-белү УУГ: алган белемнәрне структуралаштыру, нәтиҗәләр чыгара, гомумиләштерүләр ясый белү, логик яктан фикерли алу.

       Коммуникатив УУГ:сорауларга җавап бирү, башкаларны тыңлый белү,үз фикереңне ачык һәм  дөрес итеп җиткерү.

      Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен кую, дәреснең темасын ,максатын формалаштыру,максатка ирешү юлларын планлаштыру,үзбәя.

     Предмет буенча: билгеле үткән заман хикәя фигыль төшенчәсенең эчтәлеген үзләштерү, билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне  танып белү, зат-сан белән төрләндерә алу,сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану.

Дәреснең тибы: яңа тема өйрәнү дәресе.

Төп төшенчәләр: билгеле үткән заман хикәя фигыль , барлык, юклык формасы, зат-сан белән төрләнеш.

Предметара бәйләнеш: рус теле,татар әдәбияты.

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда,төркемнәрдә эш.

      Төп чыганаклар:

Дәреслек: Татар теле. 7  сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары  өчен уку әсбабы  (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / В.А.Гарипова, С.Х. Айдарова, Т.Г.Нәбиуллина; [ Ф.Ф.Харисов редакциясендә; рәссамы Светлана Ибраһимова] . -Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015. – 167б.

       Өстәмә чыганаклар: Татар теле. Теория, күнегүләр , тестлар/ Ч.М. Харисова.– Казан: Мәгариф,2006.-207 б.

Вагыйзов С.Г.Кызыклы грамматика:Укытучылар өчен кулланма.-Тулыландырылган 3нче басма.-Казан:Мәгариф,2002.-207б.

 Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге.Автор - Гаффарова Ф.Ф., Ганиев Ф.А., Сабирова Г.Г. (редк.) -Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013.-510б.(Һәр дәрестә аңлашылмаган сүзләрнең мәгнәсен ачыклау өчен кулланыла)

 Татарча-русча сүзлек.Ш.Н. Асылгараев, Ф.А. Ганиев, М.З. Закиев, К.М. Миннуллин, Д.Б. Рамазанова-Казан: Мәгариф,2007.-728б.

Magarif.uku.ru сайты,    

http://tatarschool.ru/posobie/morfologiya

Җиһазлау: проектор, ноутбуклар,интерактив такта, презентация, А4 форматындагы кәгазь битләре, индивидуаль һәм дифференциаль биремле карточкалар,тест сораулары,таблицалар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру, мотивлаштыру этабы. (1-2 мин.)

         Дәрес башында уңай психологик халәт тудыру. (Экранда язылган шигырь юлларын бергәләп укыйлар).

-Исәнмесез, укытучым! Исәнмесез,дусларым!

Күзгә-күз карашып,без  елмайыйк,

 Китап, дәфтәрне ачыйк.

Кулларга каләмне алыйк,

Яңа белемнәр табыйк,

Бер-беребезгә уңыш теләп,

Туган тел дәресен башлыйк!

Дәресебезнең девизы: “ Уйла җитез,уйла тиз,җавабың булсын дөрес!”

  1.  Белемнәрне актуальләштерү  (3-4 мин.)

Максат:  алдагы дәресләрдә фигыль турында өйрәнгәннәрне искә  төшерү, үзбәя .

        Кластер төзү. Фигыль  турында белгән төшенчәләрне язып,беренчел кластер төзегез. (Төркемнәргә бүленеп утырган укучылар, бирелгән схеманы тутырып,беренчел кластер төзиләр).

Мисал өчен:

”Ми һөҗүме

        - Фигыль нәрсәне белдерә? (Зат яки предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә).Нинди сорауларга җавап бирә?(Нишли?нишләде? нишләгән?нишләр?нишләячәк?). Фигыльнең барлык һәм юклык төре нәрсәне белдерә, ничек ясала?  (Фигыльнең барлык төре эшнең үтәлүен, юклык төре эшнең үтәлмәвен белдерә. Юклык төре – ма,-мә кушымчалары белән ясала.Мәсәлән: кайтмадым, эшләмәгән).Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнәләр?(Барлык-юклык,заман,зат-сан,юнәлеш белән төрләнә).Җөмләдә күбрәк нинди җөмлә кисәге булып килә?(Күбрәк хәбәр булып килә). Фигыль төркемчәләрен әйтегез. (Затланышлы: Боерык , теләк, хикәя, шарт. Затланышсыз: сыйфат,хәл,исем,инфинитив)

Кем тизрәк һәм дөрес җавап бирә,шул укучы үзбәя битенә 1әр балл куя. Кластерлар җыеп тикшерелә.

          Нәтиҗә (укучылар ясый). Фигыль -зат яки предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен, торышын белдереп, нишли?нишләде? нишләгән?нишләр?нишләячәк? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме. Фигыль барлык-юклык,заман,зат-сан,юнәлеш белән төрләнә. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр бар. Җөмләдә күбрәк хәбәр булып килә. (Таблица . Кушымта 1)

  1. Танып белүгә мотивлаштыру. Уку мәсьәләсен кую.  (4-5мин.)

Максат. уку мәсьәләсен кую, дәреснең темасын ,максат-бурычларын формалаштыру.

Сайланма диктант.Тыңлагыз һәм хикәя  фигыльләрне генә язып алыгыз.

        Мин акрын гына урман эченнән атлыйм. Карт имәннәр салмак кына шаулыйлар. Җил имән очларына кагыла. Әнә карт имәннәр нидер сөйлиләр. Сөйләгез,агачлар,сөйләгез!Бу якның халкы газаплы сугыш елларында ниләр күрде?Сезнең төпләрегездә өелеп яткан чикләвекләрне кемнәр җыйды? Кемнәр рәхимсез кышкы көннәрдә,имән чикләвегенең күмәчен ашап,ач үлемне җиңделәр?  (М.Мәһдиевтән)

       (Укучылар дәфтәрләренә язганнан соң, экранга дөрес җаваплар чыгарыла.Бирелгән критерийлар буенча үзләренә баллар куялар.Күпме фигыль дөрес язылган,шулхәтле балл.Максималь балл-7)

       Атлыйм, шаулыйлар, кагыла, сөйлиләр, күрде, җыйды, җиңделәр.

       -Әлеге сүзләрне ике төркемгә аерыгыз  һәм нәрсәгә нигезләнеп аерганыгызны аңлатыгыз  (Укучылар төркемнәрдә киңәшләшеп эшлиләр һәм бетергәннән соң интерактив тактада күрсәтәләр.Төрле вариантлар булырга мөмкин .Үз җавапларын дәлиллиләр).

         Мәсәлән, сораулары буенча,кушымчаларга карап,  эш-хәлнең үтәлү вакытыннан чыгып,зат-сан буенча,заман буенча.... Түбәндәге вариантка тукталып,укучыларга сораулар куела.

атлыйм

күрде

сөйлиләр

җыйды

шаулыйлар

җиңделәр

кагыла

      -Икенче баганадагы фигыльләр кайсы вакытта булган эш-яки хәлне белдерә?(Сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда булган эш яки хәлне белдерә). Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булачак?( Үткән заман хикәя фигыль) Хикәя фигыль затланышлымы?(Әйе,ул зат-сан белән төрләнә).

Шулай булгач, теманы  тулыландырып  әйтегез әле.( Үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше).

         Экранга тема чыгарыла (Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше).

        -Укучылар, темадагы билгеле сүзенә игътибар итегез.Аның мәгънәсенә соңрак тукталырбыз.Ә хәзер уйлап әйтегез, үзегезнең алдыгызга нинди бурычлар куясыз бу дәрестә? Нәрсәгә өйрәнергә тиеш сез әлеге теманы үткәндә?( билгеле үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәсен аңлау , билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне  танып белү, зат-сан белән төрләндерә алу,сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану).Максат-бурычлар экранга да чыгарыла.

IV. Яңа теманы өйрәнү   ( 8-9мин)

      Максат: билгеле үткән заман хикәя фигыльнең ясалышы,мәгънәсе һәм аның төрләнеше  турында белемнәрне үзләштерү.

1.85 нче күнегүдәге текстны укыгыз.Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрне тамыр һәм кушымчаларга аерыгыз.(Дәфтәрләрдә язып эшлиләр.Телдән “чылбыр” буенча тикшерелә)

          Кит-те-к, җый-ды-к,кайт-ты-к, кал-ды,бүләк ит-те.

        -Бу  фигыльләр кайсы вакытта булган эш-яки хәлне белдерә?( Сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда булган эш яки хәлне белдерә) Сөйләүче үзе катнашканмы соң бу эш, хәлләрдә?( Сөйләүче үзе катнашкан яки аңа билгеле булган, күз алдына китергән, вакыйгаларны сөйләүче үзе күреп сөйләгәндәй була).Ә ничек ясалган бу фигыльләр?(Фигыльнең тамыр яки ясалма нигезенә –ды/-де,-ты/-те кушымчалары ялганып ясалган) Юклык формаларын ясап әйтегез әле (Кит-мә-де-к, җый-ма-ды-к,кайт-ма-ды-к, кал-ма-ды, бүләк ит-мә-де.)

        - Ә хәзер кагыйдәне үзегез чыгарып әйтегез.(Укучылар , әйткәннән соң , 47нче биттәге кагыйдәне кычкырып укыйлар, үз җаваплары белән чагыштыралар. Презентациядә таблица күрсәтелә. Кушымта 2 ) Нәрсәне төшереп калдырдыгыз?(Зат-сан белән төрләнешен...) Ни өчен билгеле үткән заман хикәя фигыль дип атала ? (Сөйләүче үзе катнашкан яки аңа билгеле булган, күз алдына китергән, вакыйгаларны сөйләүче үзе күреп сөйләгәндәй эш яки хәлне белдерә).

2.Үрнәк таблицаны (  Кушымта 3 ) файдаланып,бирелгән фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез.( 88 нче күнегү ,48 нче бит). (Онытты,сәяхәт итте, югалмады,сакланды,әйтмәде,шөгыльләнде сүзләрен төрләндереп язгач,дөрес җаваплар буенча ,үзләренә баллар куялар. Максималь балл-6)

        Нәтиҗә (укучылар ясый). Билгеле үткән заман хикәя фигыль сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда булган эш яки хәлне белдерә .Татар телендә аның ике төре бар:билгеле үткән заман һәм билгесез үткән заман. Билгеле үткән заман хикәя фигыль сөйләүче үзе катнашкан, белгән эш яки хәлне белдерә. Фигыльнең тамыр яки ясалма нигезенә –ды/-де,-ты/-те кушымчалары ялганып ясала,барлыкта һәм юклыкта килә: мен-менде-менмәде; чап-чапты-чапмады.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль зат-сан белән төрләнә.Җөмләдә хәбәр була.

  1. Ял минуты “Рифмалаштыру” уены (2-3мин.)

        Бирелгән җөмләне рифмалап, билгеле үткән заман хикәя фигыльләр файдаланып дәвам итегез. Мәсәлән: 1.Салкын,суык кыш үтте,җылы ,ямьле  яз җитте,болында чирәм үсте.2.Елгадан  бозлар акты,малайлар шунда чапты, кемдер егылып кайтты...

  1. Яңа белемнәрне ныгыту  (8-10мин)

Максат: белемнәрне гамәли куллана алуларына ирешү.

        1. Дәреслектәге 89 нчы күнегү (48 нче бит).Текстны укыгыз.Нокталар  урынына  билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын куеп күчереп языгыз.(Бик йомшак укучыларга кушымча вариантларын бирергә мөмкин.Эшләп бетергәч, дәфтәрләрен алмаштырып, бер-берсен тикшерү оештырыла. Дөрес җаваплар экранга чыгарыла. Үзбәя. Һәр ялгыш өчен 1әр балл киметелә, максималь балл-7).

        2.”Хатасы нәрсәдә-тап һәм аңлат? “ Укучылар укытучы роленә куела. Һәр төркемгә җөмләләр язылган карточка бирелә. Балалар , үзара киңәшеп, хаталарны табып укыйлар һәм җавапларын дәлиллиләр.

1 нче карточка

1)Балаларның күбесе күрше авыллардан килделәр. 2) Кошлар төркеме көньякка очып киттеләр.

2 нче карточка

1)Сәлимә апасы белән Казанга бардылар.2)Биш укучы экскурсиягә киттеләр.

Укучылар нәтиҗә ясый: ия белән хәбәр зат-санда яраша.Укытучы искәрмәләрне  әйтә.(III зат.Алар яздылар һәм алар язды...)

         3. Дәреслектәге 90 нчы күнегү (48 нче бит). Текстны укыгыз. Фигыльләрне табып, затланышлы фигыльләргә морфологик анализ ясау үрнәге буенча (36нчы биттәге үрнәк экранга да чыгарыла) телдән тикшерегез.(Төркемнәрдә”Чылбыр” буенча эшлиләр, хаталар булса , табып төзәтәләр).

           Затланышлы фигыльләргә морфологик анализ ясау тәртибе

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2.Затланышлы булуын әйтергә.

3.Төркемчәсен билгеләргә.

4.Барлыкта яки юклыкта булуын күрсәтергә.

5.Юнәлешен әйтергә.

6.Заманын (заман белән төрләнсә) билгеләргә.

7.Зат-санын билгеләргә.

8.Кайсы җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

  1. Мөстәкыйль эш. Тест. (5 мин)

Classroom Management программасына кереп,  тестлар эшләү.

Максат: белемнәрне тикшерү һәм бәяләү.Үзбәя

        -Ә хәзер,укучылар, дәрестә үткән материалны ничек үзләштерүегезне тикшерү максатыннан, нетбукларда, тестлар эшлибез.(Әзер җаваплар укытучыга программа аша килеп бара, шунда ук укучыга билге куела).

Тест сораулары:

  1. Хикәя фигыльне кайсы заманнарга куеп була?

1) хәзерге,үткән,киләчәк ;

2) хәзерге;

3) хәзерге,үткән.

  1. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең заманын билгеләгез.

Җил чыкты,тузан күтәрелде.

1)хәзерге заман хикәя фигыль;

2)билгеле үткән заман хикәя фигыль;

3) билгесез үткән заман хикәя фигыль;

4)киләчәк заман хикәя фигыль.

  1. Билгеле үткән заман хикәя фигыль булган җөмләне билгеләгез.
  1. Ул яңа көнгә ,кояшка карап чаба.
  2. Ерганаклар түбәнгә ашыктылар.
  3. Кар яшәвен дәвам иткән.
  4. Урманның ямен сакласак иде.
  1. Билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

1) –ды,-де,-ты,-те;

2) –ган,-гән,-кан,-кән;

3) –ыр,-ер,-ар,-әр;

4)-ачак,-әчәк,-ячак,-ячәк.

     5.  Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең зат-санын билгеләгез.

         Үземне үзем белмәдем,шул якка очтым (Г.Ибраһимов)

  1. I зат , берлек сан;
  2. I зат ,күплек сан;
  3. I I зат ,берлек сан;
  4. I I I зат ,берлек сан.
  1.  Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Күрдегез:

  1. увидел;
  2. увидели;
  3. виделись;
  4. смотрели.

    7. Билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди эш яки хәлне белдерә?

    1) Сөйләүче үзе катнашкан яки аңа билгеле булган ;

    2)Сөйләүче үзе катнашмаган,күрмәгән яисә белмәгән.

  1. Өйгә эш бирү (1-2мин)

          Максат: укучыларга сайлап алу өчен , дифференциаль биремнәр тәкъдим итү,башкару ысулларын аңлату.

1. Кластер буенча билгеле үткән заман хикәя фигыль турында сөйләргә өйрәнегез.

2. 92 нче күнегү(49нчы бит). Фигыльләрне табып,аларга сораулар куегыз. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрне зат-сан белән барлыкта һәм юклыкта төрләндерегез.

3. Хикәя фигыльләр файдаланып,яраткан шөгылегез турында языгыз.

  1. Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе). Үзбәя  (3-5 минут).

     Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяләү, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе .

1)Кластер төзү. Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында  турында дәрестә өйрәнгән төшенчәләрне язып, кластер төзегез. (Төркемнәргә бүленеп утырган укучылар , бирелгән схеманы тутырып, кластер төзиләр.Тактага эләләр һәм аңлатып сөйлиләр).

2)Үзбәя кую өчен таблицага баллар һәм билгеләр куела.

Үзбәя кую өчен таблица

Алдан өйрәнелгән материалны  мин ничек беләм?

 “Акыл штурмы”нда һәр дөрес җавап өчен 1әр балл

(максималь-6 балл)

Сайланма диктант өчен.

Күпме фигыль дөрес язылган, шулхәтле балл.Максималь балл-7

Фигыльләр-

не зат-сан белән төрләндерү

Һәр фигыль тулысынча дөрес төрләндерел-сә,1әр балл

Максималь балл-6

Зат-сан кушымчаларын дөрес куеп язу. Һәр кушымча өчен 1әр балл максималь балл-7

Тест

максималь балл-7

Гомуми бәя

Критерийлар:

27-33 балл(“5”)

22-26балл(“4”)

17-21 балл(“3)

6

7

6

7

7

33балл(“5)

3)Сорауларга җавап бирегез:

 -Нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди? Тагы да нәрсәләр эшләргә тиешсез? Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин? Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты? Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк? (Йомгаклау)

 Кушымта 1.

Кушымта 2.

#

 Кушымта 3.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше

Зат

Сан

Калын төрләнеш

Нечкә төрләнеш

барлыкта

юклыкта

барлыкта

юклыкта

I

берлек

тыңладым

тыңламадым

күрдем

күрмәдем

II

тыңладың

тыңламадың

күрдең

күрмәдең

III

тыңладым

тыңламады

күрде

күрмәде

I

күплек

тыңладык

тыңламадык

күрдек

күрмәдек

II

тыңладыгыз

тыңламадыгыз

күрдегез

күрмәдегез

III

тыңладылар

тыңламадылар

күрделәр

күрмәделәр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре. 6 сыйныфта татар теле дәресе

6 сыйныфта "Хәзерге заман хикәя фигыльнең  мәгънәләре" темасы буенча Сингапур алымы белән үткәрелгән татар теле дәресе үрнәге...

Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе. Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе(7  сыйныф, рус төркеме.)...

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Татар теле дәресе. 5 класс Тема "Билгеле үткән заман хикәя фигыль"

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрескә технологик карта....

Исемнең килеш белән төрләнеше(5 сыйныф,рус телле балаларга татар теле дәресе)

Рус телле балаларга татар теленнән дәрес эшкәртмәсе ФГОС 5 нче сыйныф...

3 нче сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе "Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше"

3 нче сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе  "Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше"...