3 нче сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе "Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше"
план-конспект урока

3 нче сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе  "Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_zat_almashlyklarynyn_kilesh_beln_torlneshe.docx25.63 КБ

Предварительный просмотр:

План-конспект

Предмет: Татар теле

Тема: Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне “ачу”.

Максат: Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнешен өйрәнү.

Бурычлар:

- белем бирүче:  зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнешен аңлату;

- үстерүче: килеш кушымчаларын дөрес кулланып, бәйләнешле сөйләм телен; балаларның иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү;

-тәрбияви:  бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы: үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлылык һәм игътибарлылык формалаштыру;

Метапредмет: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре формалаштыру;

Предметара: белемнәрне тирәнәйтү; алган белемнәрне сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану;

Чыганаклар: - төп – дәреслек, эш дәфтәре;

-өстәмә - компьютер, карточкалар,  презентация.

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда эшләү, төркемнәрдә эшләү.

  1. Оештыру-мотивлаштыру этабы

1)Исәнләшү. Танышу.

 - Исәнмесез, укучылар. Хәерле иртә.  

2)Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез балалар!

Матур үтсен көнегез!

Көләч булсын йөзегез!

Булыгыз сез әдәпле,

Тәрбияле,матур гадәтле.

Дөрес,матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

3) Дәрескә әзерлекне тикшерү.

-Укучылар, сез дәрескә барыгыз да әзерме? Дәреслек, дәфтәр, каләмнэр урындамы?

-Яхшы, без дәресебезне башлыйбыз.

  1. Өй эшен тикшерү

-Укучылар, без узган дәрестә нәрсә турында өйрәндек? (Зат алмашлыклары турында)

-Нинди зат алмашлыклары беләсез? ( Мин,син, ул, без,сез, алар).

-Әйтегез әле, укучылар, аларның  кайсылары  берлек, ә кайсылары  күплек санда кулланыла?(Бер укучы тактага чыгып, аерып куя)

 

  1. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую

1. Экранда җөмләне уку.

-Ә хәзер тактада бирелгән җөмләләрне укыгыз әле.(Слайд)

Кыш көне мин буш вакытларымда чаңгыда шуарга яратам. Миндә кызыклы китаплар  күп.

-Җөмләләрдән зат алмашлыкларын табыйк әле.(Мин, миндә)

-Алар нәрсә белән аерыла? (кушымча белән)

-Алар нәрсә белән төрләнгән? (килешләр белән)

-Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы нинди? (Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше)

-Дәрескә нинди максат куярбыз? (Зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндерергә өйрәнү)


 Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

  • Ә хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм сыйныф эше дип язарбыз

1. Матур язу күнегүе.

-Матур язу күнегүенә  зат алмашлыкларын  язарбыз .

Мин, син, ул, без, сез, алар – зат алмашлыклары                

2. Килеш һәм килеш сорауларын искә төшерү

- Укучылар, татар телендә ничә килеш бар ? Аларны сораулары белән атап чыгыгыз  әле.(Парларда бер-берсенә сөйлиләр)

3. Дәреслек өстендә эш.

Дәреслекнең 94 битендәге 185 нче күнегүне таптыгыз. Зат   алмашлыкларының  килешләр белән төрләнешен  карап, таблицаны укып, сорулар, мисаллар белән тикшереп китәрбез.

-Башта беренче багананы, аннары сорауларны һәм берлек санда килгән алмашлыкларның төрләнешен укып китик.

-Килеш белән төрләнгәндә, кайсы  зат алмашлыгының тамыры үзгәргән? (ул)

Нәтиҗә ясау: III зат алмашлыгы берлек санда килешләр белен төрләнгәндә,  тамыры үзгәреп,  башка сүз белән алмашына.

Ял минуты.

       -Әйдәгез, укучылар, бераз ял итеп алабыз. Барыбыз да бастык.

Мин, син, ул, алар-

Барыбыз да без дуслар!

Бергә зарядка эшлибез,

Без бик  тату яшибез.

Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү

  Текст өстендә эш ( карточкалар тарату һәм төркемнәрдэ эш)

- Балалар, мин сезгә карточкалар тараттым, бу карточкаларны төркемнәргә бүленеп эшләрбез.

- Укучылар, алмашлыкларны табып,  аларның асларына сызыгыз һәм кайсы килештә икәнлеген әйтегез.

Бирем: Мин урамга чыктым. Минем янга Рөстәм килде. Мин кардан тау ясый башладым. Рөстәм дә булышты. Абый миннән:

-Көрәк кайда? – дип сорады.

-Миндә, - дип җавап бирдем мин.

Нәтиҗә ясау: - Димәк, зат алмашлыклары да килеш белән төрләнә ала.

IV.Яңа белемнәрне ныгыту.

1.Табышмакның җавабын табу.

Сырлы, сырлы, сырлы ул.  ( экранда)

Безнең белән җырлый ул.

Биетә дә, җырлата.

Күңелле ул ,моңлы ул.

Нәрсә ул?

  • Укучылар, бу табышмакта нинди зат алмашлыклары бар?
  • Әйдәгез, килеш белән төрләндерик. ( тактада, бер укучы ул сүзен, икенче укучы без сузен торләндерә).
  • Балалар экрандагы мәкальне укыйк, мәгънәсен ачыклыйк. Аннары  алмашлыкны табып килешен әйтербез.

Мәкаль: - Син сөйләмә, эшең сөйләп торсын.

  • Ә хәзер, әйдәгез тактада язылганны тикшерик. ( Үзләренә бәя куялар).

2. 188 нче күнегүне язмача эшләү.

- Башта үзегез генә эшләп карыйсыз. Аннары бергәләшеп тикшерербез.

Бер укучыдан укыту. ( билге кую).

  1. Өй эше.

  1. Рефлексия

1.Дәрескә нитиҗә ясау.

Үзең өчен дәрестә нинди нәтиҗә чыгардың?

“Рефлексив экран” үз эшчәнлегеңә туры килгән җөмләләрне сайлап алып дәвам ит

Хәзер мин  беләм...

Мин башкара алам...

Миңа кызык булды...

Дәрес миңа киләчәк өчен ... бирде.

 Алмашлык сүз төркеме турында тагын ... белергә теләр идем.

Светофор. Үз эшеңне бәяләү.Яшел төс-мин бүген дәреснең темасын яхшы аңладым, сары төс-миңа бераз тырышырга кирәк, кызыл төс-мин теманы аңламадым.

 2. Укучылар белән саубуллашу.

-Укучылар, сез бүген бик нык тырыштыгыз, сезгә әфәрин, сезнең белән эшләве бик рәхәт булды, бик зур рәхмәт. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Сүзләр иленә сәяхәт".5 нче сыйныфта татар теле дәресе.

  Лексика темасын йомгаклауга 5 нче сыйныфта татар теле дәресе.Синоним,антоним, омонимнарны кабатлау....

2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема - "Без зат алмашлыгы"

"Без зат алмашлыгы" темасын кызыклы итеп үткәрү максатыннан, сезгә презентация тәкъдим итәм....