9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"
методическая разработка (9 класс) по теме

Ахметшина Лариса Михайловна

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләшнең дә үзенчәлекләре бар. Әлеге дәрестә алар да чагылыш таба.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon deres_a.l.m.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:                  Татар теле диалектлары

Максат: Татар теле диалектлары арасында урта диалектның Минзәлә сөйләше һәм аның үзенчәлекләре хакында белемнәр формалаштыру.

        Әдәби әсәрләрдә очраган диалектизмнарның әсәр эчтәлеген ачуда әһәмияте хакында белешмә бирү.

        Алдагы дәресләрдә өйрәнгән белем күнекмәләрен ныгыту, танып белүләрен үстерү.

        Җирле сөйләмгә, халкыбызның тел үзенчәлекләренә хөрмәт һәм якташ әдипләребез иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, кулдан ясалган схема-таблицалар “Татар теле диалектлары” һәм “Якташ язучылар”. М.Әмир, Ә.Еники, Г.Мөхәммәтшин әсәрләре, карточкалар, “Диалектизмнар сүзлеге” презентация -слайдлар

Дәрес барышы.

        Укытучы дәресне оештыра, уңай психологик халәт урнаштыра.

        Алдагы дәрестә өйрәнгән теманы искә төшереп диалект сүзенең “җирле сөйләм” (шивә) дигәнне аңлатканын билгеләп үтелә. Укытучы дәреснең планы белән таныштыра.

-- Өй эшен тикшерү.

-- Татар теленең төп диалектлары, аларның үзенчәлекләре.

-- Урта диалектның Минзәлә сөйләше,аңа хас үзенчәлекләр.

--Диалекталь сүзләрнең әдәби әсәрләрдә кулланылуы (татар һәм рус әдәбиятында һәм якташ әдипләр иҗатында).

-- Җирле сөйләм, аның яңгырашы.

-- Керәшен татарларының сөйләменә хас лексик үзенчәлекләр.

        Әлеге план буенча алдагы дәрестә өйрәнгән материал актуальләштерелә һәм кайбер укучыларга бирелгән шәхси биремнәр тикшерелә (тыңлана).

-- Берничә  укучы, такта янындагы схема-таблицаны файдаланып, татар теленең 3 төп диалекттан торуы, аларның сөйләшләргә бүленүе, аларның атамалары һәр диалектка хас булган фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләр турында сөйлиләр     (дәреслектәге материал буенча әзерләнгәннәр).

-- ике укучы Урта диалектның Минзәлә сөйләше, аңа хас үзенчәлекләр буенча сөйлиләр (укучыларга өйдә өстәмә материаллар буенча әзерләнергә бирелә).

( укучылар сөйләгәндә, әлеге чыгышларга ияреп, укытучы слайдлар күрсәтә)

        Урта диалектның Минзәлә сөйләше – иң матур һәм зур сөйләшләрнең берсе. Ул үзенең аһәңлелеге, йомшаклыгы белән аерылып тора. Бу сөйләшкә керүче халыклар Татарстанның һәм Башкортстанның Ык буенда яшиләр (Баулы, Мөслим, Азнакай, Сарман, Минзәлә, Актаныш һ.б.).

        Башка сөйләшләрдән ул әлеге үзенчәлекләр белән аерыла.

1. Фонетик үзенчәлек.

1) [з] урынына [д] әйтү (кызыл – кыдыл). (Шуңа да еш кына әлеге сөйләш кешеләрен [Миндәләнең кыдыл бодавы] дип йөртәләр).

2) [й] урынына сүз башында [җ] куллану (юләр – җүләр, егет – җегет).

3) [өй], [әү] не [ү] дип сөйләшү (сөйләү – сүләү).

4) [д] урынына [з] куллану (кадак – казак).

5) [к] һәм [х] авазларын бутау (хатын – катын).

6) Сүз азагында [ый] һәм [и] урынына [ай], [әй] дип әйтү (җырлый – җырлай, сөйли – сөйләй).

7) [ш], [с], [ч] тәңгәллеге (шөшле – чөчле, әтәч - әтәс)

2. Грамматик үзенчәлек.

1) Яңа сүзләр ясаучы кушма формантлар куллану: -лдык,   -лдек, -лыкай, -лекәй (дерелдек, лыкылдык, чәрелдек).

2) Рәвешләргә өстәмә кушымчалар ялгау (берәмләп – берәмтекләп, үзебезчә - үзебезчәләй).

3) Иркәләү-кечерәйтү кушымчалары ялгау (балакаччаем, бәбекәччәем).

4) Тартымлы исемнәрдә н элементы йотылу (иптәшеңне – иптәшеңе).

5) Ярдәмлек сүзләр куллануда үзенчәлекләр (әмма - әмма ләкин һ.б.).

6) Инфитинивның –рга, -ргә формасы белән беррәттән

-макчы, -мәкче, -мак, -мәк, -ыш, -еш формаларын куллану (барырга – бармак, бармакчы, барыш һ.б.)

7) –ыйк, -ик урынына –аек, -әек кушымчаларын киң куллану (барыйк – бараек, килик, киләек).

-- Укучылар сөйләвенә өстәмә итеп, укытучы безнең сөйләшнең үзенә генә хас ике меңгә якын сүз барлыгын әйтә. Укучылар алдына кайбер сүзләрне аңлатмалары белән биргән сүзлек-карточкалар өләшә.

                        алагаем – бөтенләй

                        агай! – гаҗәпләнү сүзе

                        угата – бигрәк тә

                        әпә - телсез

                        әмәл – чара

                        эч кату – хәлдән таю

                        бүләк – кечкенә урман

                        талау - әрләү, ачулану

                        кисү – кыйнау

                        томыру – ыргыту

                        тылкышу – катнашу

                        тәкә - пирог

                        бакчы  - карале

                        мокыт – белмәгән, надан

                        пешмәгән – булмаган

                        өркү – курку

                        эре – һавалы

                        чандыр – ябык

                        өй күтәрү - өйне өю

                        әмма ләкин – һәрхәлдә

                        үлеп ярату – нык ярату

                        бал кашыгы – чәй кашыгы

                        калай әтәч – мактанчык    һ.б.

Әлеге сүзләрнең кайберләре белән җөмләләр төзеп язу.

-- Ике укучы татар һәм рус әдәбиятларында очраган диалектизмнар турында үзләре туплаган материал белән таныштыралар.

  1. Татар әдәбиятында диалекталь сүзләр кулланылган әдәби әсәрләр аз түгел. М.Әмирнең “Без бәләкәй чакларда”, Ә.Еникинең “Соңгы китап”, М.Мәһдиев әсәрләрендә алар еш очрый. Н.Гыйматдинова әсәрләре диалекталь сүзләрне куллану ягыннан иң беренче урында тора, дияргә була. Бу соңгы елларда илдә барган үзгәрешләрнең сүз иреге бирүе белән дә бәйле, күрәсең. Якташ әдипләребез иҗатына күз салсак, әлбәттә, иң матур мисалларны үзебезнең як язучысы Г.Мөхәммәтшин әсәрләреннән укыйбыз. Шулай ук Р.Гәрәй, Г.Сабитов әсәрләрендә дә очрашырга мөмкин. (М.Әмир, Ә.Еники, М.Мәһдиев, Н.Гыйматдинова, Г.Мөхәммәтшин әсәрләреннән мисаллар укый).
  2. Рус әдәбиятында диалекталь сүзләр бирү остасы, әлбәттә,- М.Шолохов. Аның һәр әсәрендә Дон (Тын) казакларының җанлы сөйләме белән очрашасың (мисал китерә). Шулай ук А.С.Пушкин, А.Солженицын, А.Чехов һ.б. әдипләр иҗатында да алар очрый.

Укытучы балаларны шундый  нәтиҗәгә алып килә: диалекталь сүзләр әдәби телне баеталар, образларны һәм әсәрдә барган вакыйгаларны җанлы итеп күз алдына китерергә ярдәм итәләр. Димәк, диалектизмнар – сөйләмебезнең матур бер бизәге.

-- берничә укучы өйдә өлкәннәрдән, үзләренең күзәтүләре нигезендә язып килгән җирле сөйләмгә мисалларын укыйлар.

Укучы: Безнең як – керәшен  татарларының тарихи ватаны. Керәшен сөйләме үзенә хас сүз – бизәкләргә бай. Мин үземнең бабай һәм әбиемнең сөйләмендә менә шундый сүзләр очраттым:

                чәнәшкә - чана

                бистәр – сөлге

                ызбут – мич өсте

                кашыгаяк – савыт-саба

                гөлбәч – мич арасы

                сырга – алка

                сарпитка – салфетка

                айбагыр – көнбагыш

                бөтенгәй – бөтенләй

                чиннек – такта сарай

                тенәген – кичә

                шоннык – ачулану сүзе, начар дигәнне аңлата,һ.б.

        Дәреснең алдагы өлешендә укучылар, җирле сөйләм үзенчәлекләрен истә тотып, бирелгән бер текстның транскрипциясен язалар (текст якташ әдипләр иҗатыннан сайлана).

--Минзәлә ягында туып үскән әдипләр хакында искә төшереп кителә.

-- Укучыларга якташ язучыларның әсәрләрен файдаланып төзелгән карточкалар бирелә. Алар әлеге текстларга бирелгән сораулар буенча анализ ясыйлар.

        Укытучы дәрескә йомгак ясый.

                Без – татарлар!

                Болгар татарлары,

                Себер татарлары,

                Нугай татарлары,

                Мишәр татарлары,

                Керәшен татарлары,

                Тагын бик күп, бик күп татарлар.

                Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,

                Төрле-төрле җирлә яшәсәк тә,

                Тик бер генә туган илебез,

                Тик бер генә туган телебез.

        Әйе, без татарлар, безнең телебез искиткеч матур яңгырашлы, моңлы тел – татар теле. Ул 3 зур диалекттан тора. Безнең җирле сөйләшебез – Урта диалектның Минзәлә сөйләше дә шулар арасында үзенә бер урын били. Үзенә генә хас үзенчәлекләре белән ул халык арасында гына яшәми, әдәби әсәрләргә дә керә, алар белән бергә татар әдәбиятын баета. Бу изге эшне башкаручылар – якташ язучыларыбыз, ягъни Минзәлә төбәгендә туып-үскән әдипләр. Без аларга бик рәхмәтлебез.

        Дәрес азагында укучыларның белеме бәяләнә һәм өй эше бирелә. Өй эше: “Әй мөкатдәс моңлы телем!” темасына иҗади эш (шигырь, мәкалә, парча, нәсер)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация. Татар сөйләмә теленең диалектлары.

9 нчы сыйныфлар өчен презентация. Татар теленең диалектлары....

Татар теле – шагыйрьләр теле

Туган тел айлыгында уздырылган кичә...

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

Татар теле -шагыйрьләр теле

Татар теле – шагыйрьләр теле(Туган тел айлыгында уздырылган кичә)Максат. Туган телгә мәхәббәт, халкыңа хөрмәт тәрбияләү; татар шагыйрьләренең телгә багышланган шигырьләре белән таныштыру....

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...