Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”
учебно-методический материал на тему

Вафина Зулфия Равиловна

“Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Доклад

Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

                   Башкарды: Вафина Зөлфия Равил кызы.

Мин  үземнең чыгышымны  Сания Әхмәтҗанованың “Мөгаллимә сүзе” исемле шигыреннән китерлгән өзек  белән башлыйсым ки

Укытучы,әйе!Тик әвәле

“Ана” дигән изге атым бар.

Чит балага,үз әнкәсе кебек,

“Балам” диеп дәшәр хакым бар.

“Алай булгач,Сез укытучы түгел,

Бөек зат”,-дип,миннән көлмә син.

Мин бер гади укытучы түгел,

Бөек телнең мөгаллимәсе-

Татар теле мөгаллимәсе.

Әйе,бу чыннан да шулай.Татар теле мөгаллиме башка мөгаллимнәр кебек белем генә биреп калмый.Без иң беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән баланы тәрбиялибез дә.

“Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” дип язып калдырган бит Риза Фәхретдин.

26 ел эшләү дәверендә бик күп балаларга белем һәм тәрбия бирергә туры килде.

Уку,белем алу бик катлаулы процесс.Хәзерге шартларда,мәктәп нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә,анда яхшы күңелле укытучы булырга тиеш.

Балаларның белем алуы,аралашуы барышында аларның яшенә хас ихтияҗлар үтәлергә тиеш.

Хәзерге башлангыч мәктәптә өстенлекле максат булып дәрестә бала эшчәнлеге,төп эшчәнлек барышында “укучы шәхесен үстерү” дип билгеләүне таләп итә.

“Мәктәптә белем бирү бервакытта да буш урыннан башланмый,ә һәрвакыт бала үсешенең аерым бер стадиясенә таяна”.Л.С.Выготский.

Башлангыч мәктәп белем бирүнең беренче этабын узган балалар белән эшли.Ә кайбер очракларда бу этапны узмаган балалар белән дә эшләргә туры килә.6-7 яшьлек балаларның күбесендә сөйләм күнекмәләре һәм уен эшчәнлеге җитәрлек үсеш алмый.Бу исә рольле уен,сәнгати хезмәт,сәхнәләштергән эшчәнлек кебек шәхес үсеше һәм баланың мәктәпкә әзерлеге өчен кирәкле эш төрләреннән файдалануны алгы планга куя.Шуңа күрә,башлангыч белем бирү дәвамчанлыкка яңача караш булдырып,алдагы үсеш этабында ирешкәннәргә,баланың индивидуальлеген,характер һәм психологик сыйфатлары үзенчәлекләрен исәпкә алуга нигезләнергә тиеш.

Мәгарифнең барлык баскычлары өчен уртак максат-шәхеснең гомуми үсеш дәрәҗәсен тәэмин итү.

1 нче сыйныфта укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр,сүз  басымы,исем,сыйфат,фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълумат алалар.Сөйләм берәмлеге буларак җөмлә,аларны төрле интонация белән әйтү,сүзләрдән җөмләләр,җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре бирү дә әһәмиятле.

1 нче сыйныф укучылрының белем,осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр:

Уку елы ахырында 1нче сыйныф укучылары,”Телдән әзерлек чоры” өчен тәкъдим ителгән темалар буенча бирелгән сүзләрне аңлап,кара-каршы һәм монологик сөйләмдә куллана белергә тиешләр.

Хәрефләрдән-иҗекләр,иҗекләрдән- сүзләр,сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзи белү,аларны дөрес итеп язу.Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан-юлга күчерү.Сүз басымын дөрес куеп уку.

Татар теленең үзенчәлекле сузык һәм тартык авазларын дөрес әйтү,бу авазларны белдергән хәрефләр булган сүзләрне язу.Татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү.

Җөмләләрдән исем,фигыль, сыйфатларны табу.Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен аңлату.Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

1 нче сыйныфта”Телдән әзерлек чорында”,татар әдәби тел нормаларына өйрәтү өчен,унбер тема һәм аларның тасвирламалары бирелде.Алар буенча әңгәмәләр оештыру-бик җаваплы эш,чөнки балаларның күбесе беренче тапкыр тематик принцип нигезендә системалы рәвештә татарча сөйләшү күнекмәләре булдыра башлый.Шуңа күрә  эшнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булачагы әйтелгән этапның уңышлы үтүенә бәйле.

Мин үземнең балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге эшемне түбәндәге принципларга нигезләнеп оештырам.

1.Телгә өйәнү барышында баланың бөтен яклы үсешен тәрбияләү,иҗади якын килү.

2.Гадидән катлаулыга,эзлеклелек принципларын саклау.

Бу принципларның барысын да балалар үзләрен төп эшчәнлекләре-уен барышында башкаралар.

Дәрес вакытында төрле дидактик уеннар дәреснең бер өлеше итеп,шулай ук хәрәкәтле,сүзле ,сюжетлы уеннар уйныйбыз.

Татар теленә өйрәтүдә мин уеннарның катлаулы булмаганнрын,аларда сүзләрнең күп тапкыр кабатлана торганнарын алам.Шундыйлардан”мәктәп” дидактик уены,”Кем күбрәк белә?Бу уен авазлар әйтелешен өйрәнгәндә уйнала.Бу уеннар вакытында бала темага караган сүзләр белән хәтерен ныгыта,үзен иркен тотарга өйрәнә.

Мин үз дәресләремдә бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә дә зур игътибар итәм.Кечкенә генә булса да хикәя язып,бала үз фикерен әйтергә,сыйныфташларының фикерен тыңларга өйрәнә.Ә инде шул үзе язган хикәягә рәсем дә ясап килсә,бу икеләтә уңышлы.Шул ясаган рәсемен иптәшләре алдына чыгып якларга өйрәнә.Бу алым бердән предметара бәйләнеш булса,икенчедән проект эше яклауга әзерлек булып тора.Балалар бу эшне бик теләп башкаралар.Бер-берсенең  эшен тыңлаганнан соң бергәләп фикер алышабыз һәм  үзләренең эшләренә бәя куялар.Мин өй эшләре биргән вакытта балаларга сайлап алу мөмкинлеге куям. 3 төрле өй эше бирәм.Бер өй эше барысына да бертөсле,ә  ике эшне узләре сайлап алалар.

Балаларның сөйләм телен үстерү буенча сыйныфтан тыш үткәрелгән әдәби чараларны мин бик отышлы дип саныйм.Бу чаралар аша бала үзенең туган телендә матур итеп сөйләшергә,кеше алдында үзен ничек  тотарга,дуслыкның кадерен белергә өйрәнә.

“Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә,матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла”Ф.Яруллин.

Мәктәптә эшләү дәверендә балалар белән бик күп чаралар,очрашулар үткәрелде.Язучылар,шагыйрьләр белән очрашулар бала күңелендә мәңге онытылмаслык хәтирә булып сакланып кала.Мәсәлән,Ф.Яруллинның өенә очрашуга бару үзе генә дә ни тора.Илдар Юзеев,Р.Миңнуллин,Резидә Вәлиева,Галимҗан Гыйлманов,якташыбыз Рафис Корбан һәм башка бик күпләрне санап китәргә мөмкин булыр иде.

Дәвамчанлык,нигездә,баланың  социаль өлгергәнлегенә,аның тәрбия һәм белем алу әзерлегенә ирешү аша тормышка ашырыла.

Мәктәп белән балалар бакчасы белем бирүнең бер үк юнәлештә эшләүче ике чиктәш буыны ул.Әгәр бала мәктәпкә әзерлексез килсә, класста ул үзен уңайсыз хис итә,чөнки балага бөтенләй яңа булган мөхиткә күнегергә туры килә.Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән  килсен өчен балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булуы мөһим.Бу проблема бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора.

Сезнең балалар бакчасында тәрбияләнгән минем укучыларым  балалар бакчасындагы балалар алдында бик матур татарча җырлар җырладылар.(Гыйлметдинова Алинә,Ганиев Рөстәм,Сафиуллин Айнур,Баранова Карина)Баранова Карина катнаш гаиләдән булуына карамастан, бик теләп татар җырларын башкара.

Апрель аеда Г.Тукайга багышланган кичә белән сезнең балалар бакчасына Гөлнур Ризван кызы үзенең укучылары белән килергә җыеналар.

Үземә дә”Миләшкәй” һәм”Бәләкәч” балалар бакчасында балалар белән  очрашырга туры килде.Сабыйлар белән “Әхлаклылык иленә сәяхәт иттек.

Мондый очрашулар,уеннар тәрбияче,шул ук вакытта укытучылар өчен дә кулай:тәрбиячеләр үзләренең балаларының ни дәрәҗәдә белем үзләштерүен күрсә,укытучылар укырга керәсе балаларның белем дәрәҗәсен,активлыгын,аралашуын күзәтә,өйрәнә.

Дәвамчанлык сүздә генә түгел,безнең эш гамәлләребездә чагылып,балалар белән эшләүдә уңай нәтиҗәләргә ирешүгә этэргеч булса иде.

Хөрмәтле,балалар бакчасында эшләүче коллегаларым!Сезнең эш безнекенә караганда да авыр бит.Ходай сезгә сабырлык бирсен.Бергә берләшеп,балалар һәм ата-аналар арасында  туган телебезгә карата мәхәббәт,горурлык хисләре уята алсак иде.Ата-аналар үз баларын туган телләреннән аермасалар иде.Балаларын  татар төркемнәренә бирергә курыкмасыннр иде.Татар төркемнәрендә укучы балаларыбыз арасында район күләмендә,Республика күләмендә оештырылган олмпиадаларда призерларыбыз бар.Бу сезнең өчен дә,безнең өчен дә горурлык тугелмени?

“Безнең балалар бакчасыннан чыккан балалар бит болар”- дип безнең белән бергә аларның уңышлары өчен сөенергә, туган телебез белән горурланырга язса иде!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_uzemnen_chygyshymny_saniya_hmtzhanovanyn.docx21.76 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү турында фәнни эш. Ул сөйләм телен үстерүнең әһәмиятен, алымнарын, иҗади сөйләмне, сочинение язу  методикасын, карти...

"Татар теле һәм әдәбиятыдәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары". Методик ярдәмлек

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. ...

Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)

Мастер классымның  максаты: укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү,төзек  сөйләмне  булдыру. Монда тавышландыру  алымы ярдәмендә укучылар  җөмләләр төзил...

Презентация. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”

Презентациядә   мастер-классның  барышы  бирелә.Монда  тавышландыру  алымында  нинди  этаплар  кулланылганы  күрсәтелә....

Татар теле һәм уку дәресләрендә инновацион технологияләр куллану

Татар теле һәм уку дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....

Татар телен чит тел буларак укыту дәресләрендә телдән һәм язмача сөйләм үстерү алымнары

Татар телен чит тел буларак укыту дәресләрендә телдән һәм язмача сөйләм үстерү алымнары...