Татар телен чит тел буларак укыту дәресләрендә телдән һәм язмача сөйләм үстерү алымнары
презентация к уроку (5 класс)

Хафизова Роза Зуфаровна

Татар телен чит тел буларак укыту дәресләрендә телдән һәм язмача сөйләм үстерү алымнары

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар телен чит тел буларак укыту дәресләрендә телдән һәм язмача сөйләм үстерү алымнары Башкарды : Хафизова Роза Зөфәр кызы

Слайд 2

Б урыч һәм максатлар 1 . Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру. 2 . Укучыларның татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.

Слайд 3

3 . Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү. 4 . Фикерне телдән һәм язмача бәйләнешле, төгәл, ачык итеп әйтә белергә өйрәтү. 5 . Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган илгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү .

Слайд 4

Көтелгән нәтиҗәләр Аралашу компетенциясе – барлык сөйләм эшчәнлеге төрләренә ия булу, башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы  хәзерге татар әдәби телендә телдән һәм язма формада ирекле аралашу, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру; дәресләрдә үзләштергән белем һәм күнекмәләрдән нәтиҗәле итеп файдалану осталыгын формалаштыру.

Слайд 5

Лингвистик компетенция – тел белеме, аның төзелеше, үсеше һәм функц иясе турындагы белемнәрне системалаштыру ; тел белеме һәм аның бүлекләре буенча гомуми мәгъ лүмат бирү; татар әдәби теленең төп нормаларына ия булу, укучыларның сүзлек байлыгының, сөйләмнәренең грамматик төзелешенең камиллегенә ирешү.

Слайд 6

1) картина, сюжетлы рәсемнәр яки мультфильмнар, фильмнар күрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү һәм соңыннан кечкенә хикәя, сочинение итеп яздыру яисә, изложение өчен алынган текстны укып, аның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан аны яздыру; 2) чыгыш ясарга өйрәтү; 3) сыйныфтагы чыгышларына яки җавапларына бәя бирү яисә рецензия язу, аның уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтү; Метод һәм алымнар:

Слайд 7

4) төрле төрдәге иҗади биремнәрне үтәү; 5) укыганнарын чагыштырып,үзгәртеп, яттан, сәнгатьле сөйләү; 6) сүз, эпиграфлар белән эшләү, фразеологик эш, план төзү, докладлар, рефератлар язу; 7) әсәр белән танышканда кызыксындырган өлешләрне барлау; образларга анализ биреп сөйләү; 8) яңа технологияләр куллану, компьютерларда эшләү, интернеттан кирәкле материалны алып эшкәртү, үзгәртү, электрон китапханә белән эш.

Слайд 8

Татар теле һәм әдәбият дәресләре укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстереп кенә калмый, тәрбия дә бирә. Әдәбият-тәрбия фәне. Риза Фәхреддин бу хакта: “Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,” -дигән .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү...

Татар телен нәтиҗәле укыту чарасы буларак педагогик остаханәләр.

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин булган берничә технология....

Татар әдәбияты дәресләрендә музей педагогикасын куллануның укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерүдәге роле.

Үземнең педагогик эшчәнлегемдә мин  алдынгы технологияләрне киң кулланам. Музей педагогикасы кулланып үткәрелгән дәресләрнең һәм сыйныфтан тыш чараларның укучының фикерләү эшчәнлеген активлаштыру...