Татар әдәбияты дәресләрендә музей педагогикасын куллануның укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерүдәге роле.
статья

Үземнең педагогик эшчәнлегемдә мин  алдынгы технологияләрне киң кулланам. Музей педагогикасы кулланып үткәрелгән дәресләрнең һәм сыйныфтан тыш чараларның укучының фикерләү эшчәнлеген активлаштыруда әһәмияте зур дип уйлыйм. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл muzey_pedagogikasy_ahmadullina_s.n._vysokogorskiy_rayon.docx15.3 КБ

Предварительный просмотр:

                                                               

1слайд. Татар әдәбияты дәресләрендә музей педагогикасын куллануның укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерүдәге роле.

 Укыту процессында инновацион технологияләрне  файдаланып, хәзерге буын укучыларын мөстәкыйль рәвештә фикер йөртә белүче һәм алда үсешкә мөмкинлеге булган шәхес итеп формалаштыру- Федераль дәүләт белем бирү стандартлары куйган таләпләрнең берсе. Шушы инновацион технологияләр  арасында музей педагогикасына нигезләнгән технологияләр аерым урын алып тора. Алар арасында уен, проблемалы укыту, эзләнү, проект, информацион технологияләрне атап була.

  2 слайд.Үземнең педагогик эшчәнлегемдә мин  югарыда күрсәтелгән алдынгы технологияләрне киң кулланам. Музей педагогикасы кулланып үткәрелгән дәресләрнең һәм сыйныфтан тыш чараларның укучының фикерләү эшчәнлеген активлаштыруда әһәмияте зур дип уйлыйм.

Музей педагогикасының максатын музей эшчәнлеге аша шәхеснең үсешенә шартлар тудыру, белем бирү мохитен киңәйтү дип саныйм. Музей педагогикасының бурычларына әхлакый, патриотик тәрбия бирү, укучының милли үзаңын һәм актив яшәү позициясен формалаштыруны кертергә була.  Иң мөһиме: укучының иҗади һәм эзләнү осталыгы арта; укытучыга гаилә белән эшләргә дә мөмкинлек туа.

3 слайд. Татар әдәбиятын укытканда, музей педагогикасын куллануны уку елы башында ук планлаштырып куям. Мәсәлән, 5 нче сыйныфта Г.Тукай, М.Җәлил музейларына сәяхәт карала. Туган ил һәм туган як бүлеген өйрәнү алдыннан районның туган якны өйрәнү музеена баруны оештырабыз. Экскурсияләр үткәрүче һәм башка музей хезмәткәрләре белән алдан сөйләшеп, кирәкле булган экспозицияләрне сайлыйбыз. Гадәттә, экскурсия вакытында Казан ханлыгы чорына, милли киемнәр, халкыбызның тормыш-көнкүрешенә багышланган экспозицияләргә, районыбыз табигатен чагылдырган рәсемнәр һәм фотокүргәзмәгә игътибар итәбез.

Бик еш кына берничә укучыга туган як табигате һәм кешеләре турында шигырь ятлап килергә тәкъдим итәм. Бу экскурсия  үткәрүдә укучыларның үзләренә дә катнашырга мөмкинлек бирә, алар тиешле экспозиция каршында чыгыш ясыйлар. Гадәттә, йомгаклау өлеше дәрестән тыш чара буларак үткәрелә. Бу аерым проект эше, иҗади язма эш булырга мөмкин.  

4 слайд. Ара ерак булу сәбәпле, экскурсияләрне барлык музейларга да оештырып булмый. Бу очракта мин  виртуаль экскурсияләр формасын  еш кулланам.

Виртуаль экскурсияләрдә катнашу, аннан үзеңә кирәкле мәгълүматны ала белү укучының алдагы үсеше өчен дә бик мөһим. Бу эшкә әзерлек чарасы буларак 7 нче сыйныфта 2 проект эше эшлибез. Бу эшнең берсе сыйныф белән бергә, ә икенчесе индивидуаль башкарыла. Сыйныф белән Г.Тукай эзләре буенча виртуаль экскурсиядә катнашабыз, аннан соң фикер алышабыз, йомгаклау эше итеп хронологик таблица һәм маршрут схемасы төзибез. Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы әдәбият бүлекләрен йомгаклау буларак мөстәкыйль эшләү өчен Казандагы Бөек Ватан сугышы мемориал-музее буенча виртуаль экскурсия тәкъдим итәм. Проект эшенең төрен укучы үзе сайлый, мөстәкыйль башкара.

 5 слайд. Укучылар белән виртуаль экскурсияләр оештыруга әзерлекне аерым   бер план  белән үткәрәм. Ул башка музейларга сәяхәткә әзерлектән бераз аерыла.

 6 слайд. Укучылар, тиешле материалны җыйганнан соң, проект эше эшләргә тиешләр. Проект эшенең якынча планы слайдта бирелә.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, музей педагогикасы иң алдынгы технологияләрне үз эченә ала дип йомгак ясарга  була. Ул укучыларда үзара  хезмәттәшлек, мөстәкыйль рәвештә белем алу, эзләнү эшләре күнекмәләрен камилләштерүгә һәм танып белү активлыгын арттырырга ярдәм итә.

 7 слайд. Танып белү активлыгы- хәзерге заман мәгарифенең иң актуаль проблемаларының берсе. Аны уңышлы хәл итү укучының активлык дәрәҗәсенә һәм укытучының шушы активлыкны үстерү  осталыгына бәйле. Бу юнәлештә музей педагогикасы элементларын куллану ярдәм итә дә инде.

        Кулланылган әдәбият исемлеге:

    1. Музейная педагогика / Под ред. Н.М. Ланковой / Работа со школьниками в краеведческом музее: учебно-методическое пособие. - М.:Владос, 2001. - С.34-37.

               2. Юхневич М.Ю. Новые музейные технологии музейного образования // Основы музееведения. М., 2005.

              3. «Музейная педагогика: ценности и ориентиры» Серафимова Л.П., /Инновационная педагогика искусства.- М.: Эврика, 2003.кн.10


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сыйфатлы белем бирүдә, сыйныфтан тыш чараларда информацион технологияләр куллануда укытучыларның роле (чыгыш)

Методик берләшмә эшчәнлеге түбәндәге төп" Укыту һәм тәрбия эшендә информацион технологияләр нигезендә белем  бирү сыйфатын яхшырту аша тирән белемле, иҗади фикерләүче, сәламәт, милли культур...

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы. "Мәгариф"журналында басылган хезмәт....

5-6 нчы сыйныфларда татар әдәбияты дәресләрендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен биремнәр, тестлар.(рус төркемнәре өчен)

Хөрмәтле коллегаларым! Мин бу биремнәрне, тестларны 5-6 нчы сыйныфларда, татар әдәбияты дәресләрендә, укучыларымның белемнәрен тикшерү өчен төзедем. Рус телле балаларга татар әдәбияты бик катлаулы бул...

Презентация "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә когнитив фикерләү алымнарын куллану"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текстларны, язучының биографиясен һәм әдәби әсәрләрне  аңлап уку өчен кулланырга тәкъдим итәм....

Татар әдәбияты дәресләрендә танып белү универсаль уку гамәлләре формалаштыру. Методик эшкәртмә.

Татар әдәбияты дәресләрендә танып белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлтелгән эш төрләре, аларны кулланышка кертү мөмкинлекләре әдәби әсәрләр мисалында күрсәтелә....