Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сыйфатлы белем бирүдә, сыйныфтан тыш чараларда информацион технологияләр куллануда укытучыларның роле (чыгыш)
учебно-методический материал

Закирова Сания Исмагиловна

Методик берләшмә эшчәнлеге түбәндәге төп" Укыту һәм тәрбия эшендә информацион технологияләр нигезендә белем  бирү сыйфатын яхшырту аша тирән белемле, иҗади фикерләүче, сәламәт, милли культуралы, сәләтле, камил шәхес тәрбияләү" максатын тормышка ашыру өстендә эшли.

Скачать:


Предварительный просмотр:

  Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сыйфатлы белем бирүдә, сыйныфтан тыш чараларда информацион технологияләр куллануда

укытучыларның роле

 

     Туган җирен чын күңелдән яраткан, халкының тарихына, гореф- гадәтлә-

ренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли. Аны бөтен күңеле белән яратып өйрәнә, татар икәнен сизеп яши.

     Укучыларда туган телгә, Туган илгә хөрмәт хисе тәрбияләү һәр дәрестә, шул исәптән тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда да дәвам итә.

     Һәр халыкның туган теле- аның мәдәнияты, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен барыбызга да армый-талмый эшләргә кирәк.

  Безнең Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә чын күңелдән йөрәкләрен балаларга биреп, үзара дус, һәрвакытта да ярдәмчел татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшли.

                                 Укытучым, язгы кояш кебек,

                                 Күңелемне назлап җылыта.

                                 Авыр чакта ярдәм кулын суза,

                                 Сабыр сүзе белән юата.

                                     

Методик берләшмә эшчәнлеге түбәндәге төп “Укыту һәм тәрбия эшендә информацион технологияләр нигезендә белем бирү сыйфатын яхшырту аша тирән белемле, иҗади фикерләүче, сәламәт, милли культуралы, сәләтле камил шәхес тәрбияләү” максатын тормышка ашыру өстендә эшли.

     Төп бурычлар:

1. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

2. Укытуның сыйфатын яхшырту максатыннан, информацион технологияләр куллануның, мөстәкыйльлек һәм иҗадилык күнекмәләре бирүнең дәрәҗәсен үстерү.

3.Укучыларның сөйләм телен үстерү, милли традицияләребезне саклау максатыннан ата-аналар белән эшчәнлекне җәелдерү.

4.Сәләтле һәм татар телен авыр үзләштерүче укучылар белән эшне аерым план буенча алып бару.

5.Укыту процессының нәтиҗәсен күтәрү йөзеннән укучыларның белемнәрен бәяләү критерийларын булдыру.

   Берләшмә үзенең эшчәнлеген түбәндәге юнәлешләр буенча алып бара:

-информацион технологияләрне, компьютерны өйрәнү, эш тәҗрибәсенә кертү;

-предмет буенча белемнәрне күтәрү, яңа технологияләрне, фәндәге яңалыкларны үзләштерү өстендә системалы эш алып бару;

-алдынгы тәҗрибәне өйрәнү максатыннан районда үткәрелгән семинарларда катнашу;

-Тел турындагы законны тормышка ашыру өстендә эшләү;

- истәлекле даталарны билгеләп үтү;

- фән олимпиадаларына, БДИ на, ДЙА на әзерлек;

- укучыларның белемнәрен контрольдә тоту, кимчелекләрне бетерү юлларын эзләү.

  Берләшмә эшчәнлегендә алдынгы технологияләрне өйрәнеп, мәктәп һәм укытучыларның мөмкинлекләреннән чыгып үз тәҗрибәңә кертү, дәресләрдә куллану, үз эш алымыңны булдыруга даими игътибар бирелә.

  Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгълүмати технологияләрдән башка үстерелешле була алмый.

  Һәркемгә белем алуга мөмкинлек арттыруга һәм белемнең сыйфатын күтәрүгә реаль ярдәм итүче чараларның иң үтемлесеннән берсе- информацион-коммуникатив технологияләрне файдалануны киңәйтү.

Методик утырышларда методик тема өстендә эшне оештырудагы актуаль мәсьәләләр карала, чыгышлар ясала:

-татар теле дәресләрендә үстерелешле укыту технологиясен куллану;

-мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә куллану;

- укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен диагностикалау;

- аттестация үтүче укытучыларның иҗади эшчәнлеген өйрәнү;

- тест белән эшләүнең теориясе һәм практикасы.

  Берләшмәдә шулай ук индивидуальләштереп һәм дифференциальләштереп  эшләүнең нәтиҗәләре, аларның ачык дәресләрдә чагылышы турында сөйләшүләр алып барыла. Дәресләрнең формасын һәм оештыру методикасын камилләштерүгә әһәмият бирелә, аттестацияләнүче укытучыларның дәресләрендә булып, эш алымнарын өйрәнү, иҗат лабораторияләре белән танышу- төп максатыбыз булып тора.

  Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә проблемалы сорау һәм биремнәрнең дә әһәмияте зур. Шуны истә тотып, дәреснең төрле этапларында укучыларга тәкъдим ителә торган сорау һәм биремнәрне дөрес сайлау, урынлы файдалану юллары өйрәнелә.

  Татар теленнән мәктәп буенча өлгереш-100%, сыйфат-70,5%; татар әдәбиятыннан мәктәп буенча өлгереш -100%, сыйфат- 83,4%. Укучылар фәнгә тартыла, яратып укый. Төрле конкурсларда,олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашалар һәм уңышлы чыгыш ясыйлар.

  Укучыларыбыз район һәм республика олимпиадаларында катнашып призлы урыннар яулыйлар.

  2011-2012 нче уку елында татар теленнән Бикмуллина Я (9 кл) районда призер, Камалиева Гөлназ(9кл) призер, Вәлиева Ч(10Акл) победитель, Гыйлметдинова А(10А кл) призер, Гомәрова А( 11Б кл) победитель, Хәсәнова Д(11Б) призер, татар әдәбиятыннан Вәлиева Ч(10А) победитель, Нәҗмиева Л(11А) победитель, Хәсәнова Д(11Б) призер булдылар.

  Хәйруллина Алсу (9Б) “Татар лингвокультурасы: проблемалар һәм перспективалар” дип аталган конференциядә катнашты (1 тур).

( ук. Хәйруллина Р.Ш.), ВәлиеваЧ (10А), Каюм Насыйри мирасына багышланган фәнни-тикшеренү эшен әзерләүдә катнашты (район туры).

(ук.Шәфигуллина Ф.Н.).

“Зирәк тиен”регионара бәйгесендә дә укучылар теләп, актив катнашалар. Республика күләмендә Леднева Д (7Б) 1 урынга лаек булды ( ук.Хәйруллина Р.Ш.).”Илһамлы каләм” республика конкурсында Вәлиева Ч (10А)

катнашты (ук.Шәфигуллина Ф.Н.)

  Татар теле һәм әдәбияты укытучылары да төрле конкурслар, бәйгеләрдән читтә калмый.

  Һәр елны укытучыбыз  Закирова С.И. “Мин татарча сөйләшәм” акция конкурсында катнашып килә. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты кабинетына конкурс”та катнашып уңай нәтиҗәләргә иреште.

 “Татар теленнән информацион технологияләр кулланып  иң яхшы дәрес эшкәртмәсе әзерләү” бәйгесендә укытучыбыз Хәсәнова Л.Р.  район турында

3 урынга лаек булды. Район күләмендә уздырылган “Якташ язучыларыбызга  иң яхшы презентация  ясау”  бәйгесендә катнашып,  укытучыларыбыз зур тырышлыкларын күрсәттеләр. Ризаэтдин Фәхретдин мирасына багышланган хезмәт әзерләүдә катнашып (район туры), (Закирова С.И.,МөхәммәдиеваЧ.Р.) сертификатлар алдылар. “Мастер-класс”бәйгесендә катнашып (район туры) укытучы Шәфигуллина Ф.Н. сертификат алды.

  “Иң яхшы укытучы” грантында катнашып укытучыбыз Шәфигуллина Фирая Наил кызы  зур җиңүләргә иреште.

 Укытучыларыбызның  иҗади эшчәнлекләре дә  киң кырлы. Һәрдаим район газетасы”Идел таңнары”нда  да аларның мәкаләләре басыла.  Укытучыбыз Хәйруллина Раушания Шәрипҗан кызының “Мәгърифәт” газетасында 3 мәкаләсе басылып чыкты.

 Һәр елны  татар теленнән мәктәбебездә район методик берләшмә утырышы үткәрелә. Татар теле укытучыларының берсе дә читтә калмый. Һәрберсе диярлек ачык дәресләр, мастер-класслар, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтәләр, уңышлы чыгышлар ясыйлар.

 Мәктәп күләмендә дә  татар теленнән төрле чаралар оешканлык белән үтә.  21 нче февраль – “Туган тел көне”нә багышланган атналык һәм татар теле атналыгы да зур хәзерлек белән оештырыла.  “Туган тел  көне” уңаеннан үзәк китапханәдә “Тел язмышы кемнәр кулында” исемле 8 -10 нчы сыйныф укучылары һәм татар теле укытучылары катнашында түгәрәк өстәл оештырылды.

 Һәр айда язучылар, әдипләр,сәнгать эшлеклеләре һәм татар зыялыларының истәлекле даталары төрле кичәләр, семинарлар, КВН һәм телдән журналлар формасында бара. “Туган якны өйрәнү”музеенда да укучыларыбыз төрле очрашуларда катнаша.

  Балаларны тәрбияләүдә мәктәптә түгәрәкләрнең эшләве дә бик әһәмиятле.  Мәктәбебездә “Әдәп төбе-матур гадәт” исемле түгәрәк эшләп килә. Бу түгәрәккә 4Б сыйныфы укучылары йөри. Уңышларыбыз да бар. “Йөрәгемне балаларга бирәм” исемле республика конкурсында (район туры) 2 нче урын яуладык (җитәкче Закирова С.И.)

 2011-2012 нче уку елында 11нче сыйныфта бер укучыбыз БДИ (Бердәм дәүләт имтиханын) тапшырды

                                                            Нәтиҗәләр:

 №

                   ФИО

   Балл

          Укытучы

 1.

Гатина Лилия Инзировна

    74

Шәфигуллина Ф.Н.

 9 нчы сыйныфтан 5 укучыбыз эксперимент буенча яңа формада дәүләт

( йомгаклау) аттестациясен ( ДЙА) тапшырды.

                                              Татар төркемнәре  

        ФИО

А өлеше

В өлеше

С өлеше

Балл

Билге

 1

Бикмуллина Язилә

     11

     11

     10

  32

   4

 2

Хәйруллина Алсу

     11

     12

     12

  35

   4

  Өлгереш- 100%

  Сыйфат- 100%

                                             Рус төркемнәре

 №

        ФИО

А өлеше

В өлеше

С өлеше

Балл

Билге

 1.

Валиуллина Лиана

      9

      11

      11

  31

   4

 2.

Сабирҗанова Алинә

     11

      12

      13

  36

   5

 3.

Спирюхина Эвелина

     9

      12

      13

  34

   4

Өлгереш-100%

Сыйфат-100%

 Шулай ук 2011- 2012 нче уку  елында БДИ на әзерләнү нигезендә 4 нче сыйныф укучылары да  республика күләмендә тест формасы эшләделәр.

 4 нче сыйныфта тест нәтиҗәләре:

                                                 Татар төркемнәре

Сыйныф

Укуч.

саны

 “5”

 “4”

“3”

 “2”

   Өлгереш

          %

     Сыйфат

          %

4А.Б

 18

  3

 13

 1

  1

     94

       88

                                         

                                                Рус төркемнәре

Сыйныф

Укуч.

саны

 “5”

 “4”

“3”

“2”

   Өлгереш

         %

    Сыйфат

         %

4А.Б

 16

  2

 11

 3

  -

    100

      81

Безнең телебез- матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең  теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияты да, гореф- гадәтләре дә бетә. Безнең киләчәк буынның төп бурычы телебезне саклау. Тел өчен көрәш- милләт өчен көрәш ул.

Кама Тамагы муниципаль районы

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе

                                                 Чыгыш

      Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының

                                   эшчәнлеге

                                   

                                      Башкарды: I квалификацион категорияле

                                      татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                      Закирова Сания Исмәгыйль кызы

                                   2012 нче ел, 20 ноябрь



Предварительный просмотр:

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең

туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Закирова Сания Исмәгыйль кызының

“Сәләтле балалар белән эшләү” планы

2019/2020 нче уку елы

Сәләтле балалар белән эш алымнары

Сәләтлелек билгеләре дигәндә, без, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз. Психолог-галим И.Дубровина сәләтле балаларны өч төркемгә, өч категориягә бүлеп карый. Аларның беренчесенә зыялылык сәләте кече яшьтән ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесенә аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесенә сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар керә. Ә менә психология фәннәре докторы Ю.Гильбух фикеренчә, билгеле яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләүгә хезмәт итә. Акыл үсешенең югары темпы – сәләтле балага хас сыйфат. Аңлы, белемгә омтылучан балалар тумыштан сәләтле яисә тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үзләренең иптәшләреннән камилрәк акылга ия булулары белән аерылып торалар.  Укытучы өйгә биргән эшләр белән генә чикләнмичә, өстәмә әдәбият һәм өстәмә күнегү-биремнәр үтәүче балаларны аеруча сәләтлеләр рәтенә кертергә була. Ә дәреслектәге уку материаллары исә күләме һәм тирәнлеге буенча уртача дәрәҗәдәгеләргә исәпләнелгән. Әгәр дә бала сәләтле булса, ул тәкъдим ителгән мәгълүматларның саны һәм сыйфаты белән генә канәгатьләнергә теләми һәм андыйлар үзләренә югарырак таләпләр куя торган мәктәпләрдә тырышыбрак укырга омтылалар.

Белгечләр исбатлавынча, сәләтле балаларның нәрсәгә сәләтле булулары билгеле бер шартларда ачыклана. Сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, монда баланың тирә-ягындагы кыймммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия. Билгеле бер шартлар булдырганда, укучыларның күбесендә теге яки бу сәләтне үстерергә мөмкин.

Мөгаллимнәргә һәм тәрбиячеләргә балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Алардан сәләтле балаларның күңелен аңлау, аларның үсешенә көч-куәт бирерлек эшләр башкару, шәхси якын килү таләп ителә.

Мөгаллимнәрне гадәти мәктәптә сәләтле балалар белән эшләү, аларга ничек итеп  шәхси якын килү, малайлар һәм кызларны индивидуаль программа белән укыту мәсьәләләре кызыкксындыра.

Бу юнәлештә эшләгәндә, берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк була. Аларның беренчесе – укучыларның белем үсеше дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү һәм шуның белән бәйләнешле рәвештә, дәресләрнең тема һәм формаларын планлаштыру вариантларын төгәл фәнни нигезләп сайлап алу, ягъни методиканы төгәл бер төркем, сыйныф яки укучы үзенчәлекләре белән килештерү механизмын булдыру.

Икенчесе – дәрестә дифференциале укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашыру, үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү, дәресләрдә нинди алым һәм эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү.

Өченчесе – дәрестә укытучы-укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу.

Акыл сәләтен эшкә җигү – шулай ук хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе. Бу – туктаусыз алга бару мөмкинлеге тудыру дигән сүз.

Сәләтле балалар белән эшләгәндә нинди алымнар кулланыла һәм аларның нәтиҗәлелеге нинди?

Терәк схемалар (конспектлар) – үзара нык бәйләнештәге сораулар яки тема буенча кыскача нәтиҗәләр системасы ул. Алар укучыларга теманы аңлату алдыннан өләшенә һәм балалар укытучы сөйләгәннәрдән җавап эзлиләр яки тема нәтиҗәләрен таба баралар. Әлеге конспектларда көчлерәкләр өчен текстлы биремнәр яки өстәмә сораулар бирелә. Мондый укытуның уңай нәтиҗәсе бар. Сәләтле балалар да, уртача белем алучылар да биремнәрне бик теләп үтиләр, сорауларга җавап табалар. Шулай итеп аларның белеме тирәнәя.

Текстлы биремнәр, шулай ук тестлар да киң кулланыла. Укучы үзе дөрес дип санаган җавапның берсен сайлап ала. Сәләтле балаларга катлаулырак, эзләнә торган сораулар яки җаваплар тәкъдим итәргә мөмкин.

Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булулары укучыларның бер-берсенең белемен тикшерү, проектларны яклау, дәрес-конференцияләрдә, семинарларда ачык күренә. Мәсәлән, дәрес-семинарларны алыйк. Һәр баланы актив катнаштыру – дәреснең төп таләбе. Алардан өстәмә әдәбият белән җитди мөстәкыйль эш (яңа чыганакларны уку, материалларны чагыштыру, кызыклы мәгълүматлар сайлап алу) таләп ителә.

Олимпиадалар уздыру – укучыларның иҗади һәм танып белү сәләтен активлаштырырга, талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, белем туплау белән кызыксынуны арттыра. Олимпиадаларга әзерләнгәндә, төрле эш алымнары кулланыла. Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия. Дәресләрдә бу укучыларга, темаларны үткән вакытта, өстәмә чыганаклардан файдаланырга, иҗади эзләнергә кушыла.

Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Бирелгән тема буенча укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Теманы тулысынча ачып бирү өчен, берничә чыганактан файдалана. Үзенең дәлилләрен берничә галимнең фикерләре белән ачыклый. Монда укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, эзләнүен, нәтиҗә ясавын ассызыклап үтәргә кирәк.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр, иҗади биремле күнегүләр, биремнәр зур роль уйный. Мәсәлән, сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә. Укучылар бу төр эшләрне бик теләп башкаралар, шәһәр, республика бәйгеләрендә бик теләп  катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

Укучыларның җыр, бию, артист-сәхнә остасы булу сәләтләрен дә үстерергә мөмкин. Моның өчен махсус түгәрәкләр оештырырга була: театр, яшь иҗатчылар, нәфис сүз сөйләү түгәрәкләре, һ.б.

Дәресләрдә кулланылган эш алымнары (карточкалар белән эш, рәсем, картиналар буенча иҗади эшләр, компьютерда эшләү) - барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, мөгаллим үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә, тәҗрибә туплый. Дәресләрдәге информация –белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләрен туплаган тәҗрибәләре белән көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без җәмгыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.

“Сәләтле балалар программасы”нигезендә

 түбәндәге юнәлешләр буенча эш алып барыла:

-укучыларда милли үзаң тәрбияләү;

-гуманитар стильдәге фикерләү сәләтен формалаштыру;

-шәхеснең үз-үзенә ышанганлык, үз-үзен күрсәтү, үз-үзен раслау, үз планнарын тормышка ашыру юнәлешендә рухи мөмкинчелекләрен үстерү;

-“сәләтле балаларның” фәнни-гамәли күнекмәләрен, иҗади мөмкинчелекләрен үстерү.

Бурычлар һәм максатлар:

1.  Укучының фикерләү сәләтләрен үстерү.

2. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыда әхлак кануннары тәрбияләү.

3.  Укучының сүзлек хәзинәсен баету.

4.  Әдәбияттан белем бирү, күнекмәләр булдыру.

5.  Укучының тумыштан булган сәләтенә үсәргә ярдәм итү, мөмкинлекләр тудыру.

Укучылар өчен ия булырга тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр.

1. Татар телен өйрәнү өчен шартлар булдыру;

2. Уку-укыту процессында укучыны аңлап һәм актив рәвештә белем алуга әзерләү, алган белемнәрен, осталыкларын, күнекмәләрен ныгыту;

3. Татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү;

4 . Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү;

5. Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен төгәл күз алдына китерү, тел үсеп торсын өчен, аның көндәлек кулланышын тәэмин итү юлларын белү;

6. Төрле стильләрне аера белү, алардан файдалана белү;

7. Әдәби әсәрнең жанрын тану, әсәрнең төп  идеясен аңлау;

8.Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалана алу;

9. Укучыларны гуманитар профиль буенча әзерләү;

10. Укучыларның телләр белү дәрәҗәләрен камилләштерү, үстерү;

“Сәләтле балалар” исемлеге,

 алар турында мәгълүмат

Ф. И.

Класс

Сәләте

Нәтиҗәлелек

1.

Ибраһимова Зәринә

4

Гуманитар фәннәр

Төрле иҗади конкурсларда катнаша һәм җиңүләр яулый, туган телне яхшы белә.

2.

Мөхәммәдуллина Диана

4

Гуманитар һәм төгәл фәннәр

Төрле иҗади конкурсларда катнаша.

3.

Яруллина Зәринә

4

Гуманитар һәм төгәл фәннәр

Төрле иҗади конкурсларда катнаша, туган телдә яхшы сөйләшә

4.

Гыймадиева Диләрә

5

Гуманитар фәннәр

Төрле иҗади конкурсларда катнаша,

туган телдә яхшы сөйләшә

4.

Зыятдинова Әдилә

5

Гуманитар фәннәр,

Төрле иҗади конкурсларда катнаша, сәнгатьле укый, туган телдә яхшы сөйләшә

5.

Миңнегалиева Таңсылу

5

Гуманитар фәннәр

Төрле иҗади конкурсларда катнаша,

төрле иҗади конкурсларда катнаша һәм җиңүләр яулый, туган телне яхшы белә,сөйләм теле бай

6.

Миңнуллина Илнара

5

Гуманитар фәннәр

Төрле иҗади конкурсларда катнаша, сәнгатьле укый, туган телдә яхшы сөйләшә

7.

Гатауллин Нияз

6

Гуманитар фәннәр

Төрле иҗади конкурсларда катнаша

8.

Шәрәфетдинова Әминә

6

Гуманитар фәннәр

Төрле иҗади конкурсларда катнаша,

төрле иҗади конкурсларда катнаша һәм җиңүләр яулый, туган телне яхшы белә,сөйләм теле бай

Эш планы

Эчтәлеге

вакыты

1

Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалану.

Даими

Сентябрь

2

Татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җыю.

Даими

3

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эш:  диалогка чыгу, төрле уеннар оештыру, бәйрәмнәрдә катнашу.

Даими

4.

Олимпиада да катнашу.

Октябрь

Декабрь

Февраль

5.

Иҗади конкурсларда катнашу: “Нәфис сүз”  “Йолдызлык”, “Шигырьләр уку конкурслары”, “Иншалар язу конкурслары”

Даими

Декабрь

Февраль

Март

6.

Викторинада катнашу “Татарча да яхшы бел”

Даими

Февраль

7.

Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү.

Даими

8.

Татар телендә булган газета-журналлар белән танышу.

Даими

9.

Интернаттан әдипләр турында мәгълүматлар туплау, альбом-папкалар, презентация әзерләү.

Даими

10.

Районкүләм, республикакүләм конкурсларда катнашу.

Даими


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли б...

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә мо...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә мо...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә нәтиҗәле белем бирү технологияләрен куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә нәтиҗәле белем бирү технологияләрен куллану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

Методик семинарның темасы: ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү&r...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытуга системалы-эшчәнлекле якын килүне гамәлгә ашыруда мәгълүмати технологияне куллануның өстенлекле якларын ачыклау.2.Укытуның нәтиҗәлелеген һәм укучыларның ...