Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану
проект на тему

Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларымда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мин дә әлеге мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында киң кулланырга бурычлымын. Заман таләбе кушуы буенча, укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, “Татар теле һәм  әдәбияты  дәресләрендә һәм сыйныфтан  тыш чараларда инновацион технологияләр куллану” проектын тормышка ашыру өстендә эшлим. Төп максатым: белем сыйфаты белән идарә итү өчен төрле юллар һәм алымнар кулланып, киләчәктә илнең чын хуҗалары була алырлык белемле, акыллы, сау - сәламәт шәхес тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл innovatsion_tehnologiyalr.docx27.3 КБ

Предварительный просмотр:

                                 Яңа алымнар – уңай нәтиҗә

Мәктәпнең  төп  максаты:  укучыларны   шәхси

һәм иҗтимагый тормышка әзерләү һәм аларга                      

тормыш   көрәшендә егылып тапталмас өчен

                                                                        зарур булган куәтне бирмәктер.

                                                                                                                                      Галимҗан Ибраһимов

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларымда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мин дә әлеге мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында киң кулланырга бурычлымын. Заман таләбе кушуы буенча, укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, “Татар теле һәм  әдәбияты  дәресләрендә һәм сыйныфтан  тыш чараларда инновацион технологияләр куллану” проектын тормышка ашыру өстендә эшлим. Төп максатым: белем сыйфаты белән идарә итү өчен төрле юллар һәм алымнар кулланып, киләчәктә илнең чын хуҗалары була алырлык белемле, акыллы, сау - сәламәт шәхес тәрбияләү. "Әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасының роле” дигән методик темадан чыгып бурычлар билгеләдем:

- укучыларның белемгә булган омтылышларын үстерү.

- махсус белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

- иҗади эшчәнлекне үстерү мөмкинлеген тудыру.

-укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

Педагогик проектта катнашучылар: укытучы, укучылар, ата-аналар, Проектны башкару срогы: 4 ел.

1 ел эчендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда  инновацион технологияләр куллану”проекты буенча эш билгеле бер системага салынды.  Шушы педагогик проект буенча үткәрелгән дәресләр уңай мотивация тудыралар. Укучыларның танып - белү эшчәнлеген активлаштыру өчен һәм укучыларда уңай мотивация булдыру өчен төрле эш методлары һәм алымнары кулланып эшлим.

1.Уку материалын аңлатканда:

сүз белән эшләү методлары: (сөйләү, сүзлек эше, әңгәмә, һ.б.);практик методлар: (күнегүләр, буклетлар , презентацияләр эшләү, электрон дәреслекләр чыгару кебек методлар) кулланам.

2.Фикерләү, уку эшчәнлеге белән идарә иткәндә: проблемалы эзләнү методы (проблемалы сорау кую, проблемалы ситуация тудыру, үзаллы, парлы, группаларда эшләү, фәнни-тикшеренү эшләре) кулланам.

Дәрестә дә, өй эше итеп тә эзләнү, тикшеренү, уйлану таләп иткән эшләр бирергә тырышам.

3.Уку эшчәнлеген активлаштыру өчен дәресләрдә эмоциональлеккә ирешү, танып-белү уеннары, уңыш ситуациясе булдыру, үзара ярдәм оештыру отышлы алым дип саныйм.

Эш ике юнәлештә алып барыла: дәрес вакытында халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихи үткән юлын теоретик яктан тирәнтен өйрәнсәк, класстан тыш эшләрдә иҗади эзләнү эшенә күбрәк игътибар бирәбез. Шул рәвешле, балалар иркен, мөстәкыйль фикер йөртү дәрәҗәсенә ирешәләр.

Татар теле һәм уку дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп:

- Материал югары күрсәтмәле дәрәҗәдә булуы белән отышлы.

-Укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар.

-Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары

-төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру,

-дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.

Башлангыч сыйныфларда дәрес үткәргәндә бик еш интерактив тактага мөрәҗәгать итәм, чөнки интерактив такта куллану дәресләрне тагы да мавыктыргыч, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә. Интерактив такта белән эшләгәндә укмин һәрвакыт укучыларның игътибар үзәгендә, сыйныф белән элемтәдә тора.

Төрле темага күрсәтмә материаллар һәм укыту ресурсларын бик күп табарга һәм аларны кабат-кабат файдаланырга мөмкин. Бу алым укучыларның белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. Яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.

Шулай ук татар теле һәм уку дәресләрендә Интернет ресурсларны куллану уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, кирәкле материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә.

Яңа технологияләр ярдәмендә туган телне өйрәнү укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли, фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уята.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту күнегүләрен күпләп эшләргә була. Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Төрле типтагы күнегүләр эшләү, иншалар, рефератларны компьютерда язу татар теле дәресләрен балаларны кызыксындырырлык итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

Дәрестә куелган бурычлар башка чараларга этәргеч булып торалар: укучылар эзләнүләр алып баралар, аларга ярдәм йөзеннән экскурсияләр оештырам, укучылар үзләренең эзләнүләреннән чыгып иҗади эшләр башкаралар. Шушы эшләргә йомгак ясау өчен сыйныфтан тыш чаралар үткәрәм. Дәреснең төрле этапларында һәм төрле типтагы дәресләрдә халык педагогикасына мөрәҗәгать итүем бу бөтенлекне сакларга, үстерергә ярдәм итә.

Шулай ук бу метод укучыларны компьютер белән эшли белергә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар, график программалар, иллюстрацияләр әзерләргә, электрон таблицаларда гамәлләр үтәргә, гади программалар төзергә, интернеттан файдаланырга өйрәтә.

Әлбәттә, сәләтле балаларга аеруча игътибар итәм. Бу эшнең әһәмияте шәхеснең перспектив үсешен фаразлауда. Табигать тарафыннан бирелгән иҗат һәм сәләт чаткылары булган балаларны туплау һәм үстерү безнең төп бурычыбыз.Сәләтле балаларны иҗатка тарту өчен сентябрь айларында һәр предмет, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятыннан анкета үткәрелә. Узган уку елына анализ ясап, укучылар эшләреннән күргәзмә оештырам.Мәктәп шартлары миңа дәресләрдә компьютерның мультимедиа мөмкинлекләреннән, видео техниканы уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинетым интернет челтәренә тоташтырылган компьютер, принтер, сканер, медиапроектор белән җиһазландырылган. Ә бу мөмкинлекләр мине даими рәвештә укытуның яңадан - яңа алымнарын эзләргә этәрә. Укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле кулланам. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен тестлар бик уңайлы. Тестны эшләп бетергәч, компьютер нәтиҗә ясап, билге куя. Укучылар үзләре дә төрле презентацияләр ясыйлар, белемнәрне тикшерү дәресләрендә файдалану өчен Excel, Point программасында тестлар әзерләүдә дә ярдәм күрсәтәләр. Татар теле дәресләре өчен басма күрсәтмә материаллар бик аз, шуңа күрә укучылар интернет челтәренә чыгып, татарча сайтлардан төрле кызыклы материаллар бастырып алалар.Татар теле һәм уку буенча интерактив тестлар башлангыч сыйныфлар өчен эшләнде. Хәзер инде информацион технологияләр белән кызыксынучы балалар да бу эшкә катнаша башладылар.

Минем өчен иң мөһиме – проект эшенә барлык укучыларның да җәлеп ителүе.

Укучылар төрле конкурсларда, олимпиадаларда актив катнашалар. Иҗади эшләребез “Яшьәр заманы ", “Әлмәт таңнары” газеталарында  басылып чыга

Мәсәлән, Муталлапова Миләүшәнең  Ризаэддин Фәхреддин  мирасын барлауга багышланган   фәнни- тикшеренү эше  Россия  күләмендә үткәрелә торган “Иң яхшы фәнни-эзләнә эше”  бәйгесенә җибәрелде һәм III  урынга лаек булды. Миләүшә - татар әдәбияты буенча мәктәп олимпиадасында 3нче урынны яулады.Шәһәр буенча уздырылган “Без тарихта эзлебез” темасы буенча язылган иншалар бәйгесендә 1че урынны алды.Иҗатка сәләтле балалар белән эшнең нәтиҗәләре үзен көттерми.Менә – Шарипов Нияз. Ул 7 нче сыйныфта укый. Оста, сәләтле шигырь сөйләүче, алып баручы да. Үткән уку елында Г.Тукайга багышланып уздырылган шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә 1нче урынны яулады.Март аенда мәктәп күләмендә үткәрелгән “Без – XXI гасыр балалары” темасына уздырылган фәнни-эзләнү бәйгесендә 3нче урынны яулады.Клара Булатова иҗатына багышлап уздырылган  Премия бирү чарасында Эркаев Ришат, Шарипов Нияз  шигыръ сөйләү буенча дипломга лаек булдылар.11нче сыйныф укучысы Салимова Лия, 6 сыйныф укучысы Шарипов Ниязлар лауреат исемен яуладылар.Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Яңа мәктәп шартларында андый балаларны күрә һәм сәләтен үстерү өчен шартлар булдырырга , ярдәм кулын сузарга кирәк . Шул чакта гына бала үзен кабатланмас шәхес итеп тоя, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңлый һәм бәяләргә өйрәнә. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша.Тырышып, үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, иҗатка сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны һичшиксез артачак, әлбәттә.

Проектның соңгы этабында, шушы система буенча эшне дәвам итеп, көтелгән нәтиҗәләр тулысынча акланыр дип уйлыйм.Укытучының хезмәт җимеше еллар үткәч күренә. Иң дөрес бәяне безгә тормыш үзе куячак. Эшебезнең нәтиҗәләрен күреп, еллар үткәч, горурланырлык булса иде. Без моны укучыларыбызның тормышта үз урыннарын табуыннан аңларбыз.


Әдәбият:

1.Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Педагогик технологияләр: уку ярдәмлеге.- Казан: Мәгариф, 2008 ел, 2. Нигматуллин А.З. Технологические – методологические аспекты проблемного и развивающего обучения (На материале дидактики и школьного преподавания литературы народов РФ). - Уфа-Елабуга, 1999.


 

 

 




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

"Татар теле һәм әдәбиятыдәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары". Методик ярдәмлек

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә мо...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм уку дәресләрендә инновацион технологияләр куллану

Татар теле һәм уку дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....