Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану
статья на тему

Апарова Лидия Николаевна

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_chygyshym.docx25.46 КБ

Предварительный просмотр:

«Чернышевская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

                                                              I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                              Апарова Лидия Николай кызы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр                         куллану.

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларымда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мин дә әлеге мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында киң кулланырга бурычлы. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә:

  • Укучыда телгә кызыксыну уята;
  • Аның танып белү активлыгын үстерә;
  • Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә;
  • Белемнәрне тирәнәйтә.

Моннан берничә еллар элек уку - укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса,хәзер инде хәл бөтенләй башкача. Мин үзем татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрү өчен компьютер куллануны бик отышлы дип саныйм.

Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекләрне дә алыштыра ала. Аны куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә. Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстен чыга. Менә шушы вакытта компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, мин аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертәм.

Мин башлангыч сыйныфларда дәрес үткәргәндә бик еш интерактив тактага мөрәҗәгать итәм, чөнки интерактив такта куллану дәресләрне тагы да мавыктыргыч, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә.

Төрле темага күрсәтмә материаллар һәм укыту ресурсларын бик күп табарга һәм аларны кабат-кабат файдаланырга мөмкин. Бу алым укучыларның белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. Укучылар интерактив тактага бик тиз күнегәләр. Зур экран бергәләп эшләргә мөмкинлек бирә. Сыйныфта интерактив тактаның барлыкка килүе хәтта иң проблемалы укучыларга да укуга карата карашларын үзгәртергә этәргеч ясый. Соңгы парта артында утырган бала кинәт активлаша һәм иҗади фикер йөртә башлый.

Шулай итеп интерактив такта укучыларда эшләү активлыгын гына арттырып калмый, ә яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.

Шулай ук дәресләрдә Интернет ресурсларны куллану гаять зур мөмкинлекләр бирә. Интернет челтәре укучыга һәм укытучыга кирәкле мәгълүматны җир шарының төрле ноктасыннан эзләп табу шартларын тудыра.

Татар теле дәресендә Интернет ярдәмендә уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, кирәкле  материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету,  татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкин.

Укучылар Интернет челтәрендә үткәрелә торган тестларда, викториналарда, конкурсларда, олимпиадаларда катнаша, яшьтәшләре белән аралаша алалар.

Дәресләр кызыклы үтсен өчен шулай ук уен технологиясендә кулланам, чөнки уен технологиясен яңа материалны аңлатканда һәм ныгытканда, сөйләм телен үстергәндә кулланырга мөмкин. Әлеге технология балаларның иҗади сәләтен үстерә, фикерләү дәрәҗәсен арттыра, дәресне җанландыра, кызыклы итә. Уйный-уйный белем алганда, телдән үзләштерә торган материал җиңел ныгытыла һәм мавыктыргыч була, балаларның күзәтүчәнлеге арта. Тик әлеге эш төрен оештырганда, мин укучыларның яшь үзенчәлеген истә тотып, аны дәрестә урынлы кулланырга тырышам.

Мәсәлән: 1нче сыйныфта фигыльләрне өйрәнгәндә укучылар “Ватык телевизор” уенын кызыксынып уйныйлар. Телевизор ватылган, тавышы юк. Бер укучы такта янына чыга. Мин аның колагына фигыльнең беренче формасын пышылдап әйтәм, укучы моны хәрәкәт белән күрсәтә. Калган укучылар фигыльне хәзерге заман формасында әйтеп бирәләр.

Һава торышын тасвирлаганда, төрле ситуацияләр бирәм, “Синоптиклар” уенын үткәрәм.

Уеннарда шулай ук күрсәтмәлелек файдалану (киемнәр, уенчыклар, муляжлар, маскалар) яхшы нәтиҗә бирә. Аларны кулланып, кибеттә әйберләр алу, бүлмәне җиһазлау, өстәл әзерләү турында сөйләшергә, киңәшләшергә мөмкин. Рольле уеннарның ситуацияләрен укучылар үзләре дә тәкъдим итә. Иң кызык уеннарның берсе — курчак театры оештыру, күренешләр сәхнәләштерү. Сәхнәләштерелгән уеннар иҗади хыялны, уйлау сәләтен үстерә. Алар уку эшен җанландыра, төрләндерә, сөйләм телен үстерүгә уңай йогынты ясый.

        Рус мәктәбендә белем алучы рус һәм татар  балаларына татар теле укыту шактый катлаулы эш.Бигрәк тә башлангыч этапта балаларда татар сөйләменә, гомумән, татар теленә кызыксыну уяту бик мөһим.Хәзерге яңа стандартларда да 1нче сыйныфларда дәресләрдә уеннар куллану күздә тотыла. Хәзерге рус теллелек заманында кайбер татар балалары рус балаларыннан әллә ни аерылмый. Күбесенчә гаиләдә рус телендә сөйләшеп үскән бала татарча җөмләләрне кабул итә, аңлый алмый азаплана. Шул сәбәпле, минемчә, һәр ике төркемдә дә телне бала күңеленә иң якын булган уен аша җиткерү отышлырак.

Телне өйрәтүдә иң мөһиме – авазларны дөрес әйтергә өйрәтү.Беренче сыйныфта бу максатка фонетик уеннар аша ирешү уңайлырак, чөнки кече яшьтәге баланың игътибары кыска вакытлы һәм төрле эш алымнарын алыштырып тору гына укучының кызыксынуын арттыра ала. Авазларны дөрес әйтергә өйрәтүне мин татар теленең үзенчәлекле авазларына ясалган лексик-фонетик битләрдән һәм шунда ясалган кызыклы ситуациядән башлыйм.Мисал өчен [ә]авазы кергән сүзләр күрсәтәм (кәҗә,әтәч,үлән,чәчәк , әфлисун).

- Кәҗә бакчага кергән, анда әтәч, үлән,чәчәк, әфлисун күргән. Бу нәрсә-ә-ә? Аерым-аерым әйтеп чыгалар.

Түбәндәге сүзләрне әйткәндә  [ә] авазына басым ясыйбыз. Бу авазны чыгарганда укучыларның авызы ачыла, ияк төшә, тел күренә. Укучылар белән бергә рәсемнәр буенча  җөмләләр төзүне дәвам итәбез.

Шул ук битләр фонетик күнегү (берничә дәрес башында кабатлап әйтү, истә калдыруларына карап яңа рәсемнәр өсти барам); лексик материалны аңлату, ныгыту чарасы; җөмлә, сөйләм төзү өчен кулланма; сүзлек, хәтер диктантлары язу өчен терәк булып тора ала. Рәсемнәрне сюжетлы итеп ясаганда алга таба бу битләр буенча кыска хикәяләр төзү мөмкин була.

Фонетик күнегүләрне мин һәрдаим үзгәртеп, темага якынайтып бирергә тырышам. Лексик-фонетик битләр белән тиз генә эшләп алганнан соң, дәрес темасына якын булган санамыш, тизәйткеч, тел көрмәкләндергеч, кыска шигырьләр алам.

Балаларның ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү өчен  табышмаклар кулланам. Аларның җавабын  эзләү – үзеннән-үзе кызыклы шөгыль, һәм ул балаларның акыл сәләтен үстерә. Гомумән, табышмаклар балаларда зур кызыксыну уята, аларны тапкырлыкка, зирәклеккә, предметларның үзенчәлекләрен күрә белергә өйрәтә.

Беренче сыйныфта, билгеле, уенчыклар, әкият геройларының әһәмияте зур.

Укучыларның бай фантазияләрен үстерү өчен аларны да дәрестә кулланам. Безнең һәр дәрескә берәр әкият герое килә. Мәсәлән: Белмәмеш, Кояш, Мәрьям һәм Аю. Белмәмеш килгәндә ул нәрсәнедер бутаган була. Балалар алдында  беренче авырлык тудырыла. Дәүләт стандартларында да балалар алдында авырлык тудырылырга тиеш, ә балалар чыгу юлларын эзләргә, үз фикерләрен әйтергә тиешләр.

Еш кына дәрескә Кояш килә .Ул елый һәм көлә белә. Дәрес башында ул көлә, дәрес барышында балалар шаулаша башласалар, арысалар ул елый(алар күрмәгәндә генә икенче ягын куям).

Шулай ук барлык балаларга таныш булган “Маша и Медведь” мультфильмыннан  Мәръям һәм Аю кунакка килгәнне балалар бигрәк тә яраталар. Алар үзләре  Мәръям һәм Аю булып сөйләшеп дәресне алып баралар.

Минемчә, дәресләрдә физик ял минутлары ял да, уен да, шул ук вакытта тел үстерү күнегүе дә булырга тиеш. Шуңа күрә еш кына “Сүз өстә”, “Иҗади физкультминут”формасында үткәрергә тырышам.Мисал өчен:

Айдар урманга...(бара) – атлыйлар

Бөгелеп алма...(ала) – бөгеләләр

Чистартып аны ...(каба) – ашаган кебек кыланалар

Җиргә килеп ... (утыра) – утыралар

... шул рәвешчә дәвам ителә.

Гадәти шигъри физминутлар еш кына мультфильмнардан тәрҗемә ителгән җырларны, татар халык җырлы уеннары белән дә чиратлаштырам.

Шул рәвешле, мин рус телле балаларда татар телен өйрәнү, белү теләге тәрбияләргә тырышам. Гомумән, укытучының фантазиясе булганда, һәр эшне укучыга якын, җайлы итеп бирергә, димәк, татар теле белән кызыксынуын арттырырга мөмкин.

       Чыгышымны йомгаклап әйтәсем килә: укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүген көндәшлеккә сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.

        татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                              Апарова Лидия Николай кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Статья об использовании новых технологии на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә мо...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә мо...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....

Доклад на тему " Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану

Дәреснең төрле этапларында нинди технологияне куллану отышлы икәнен күрсәтү...