Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану
статья по теме

Газизова Альфия Ильсуровна

Статья об использовании новых технологии на уроках татарского языка и литературы

Скачать:


Предварительный просмотр:

             Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану 

                                                                                                   Алабуга шәһәре 4 нче гимназия

                                                                                                        Газизова Әлфия Илсур кызы

                                                                                                                        югары категорияле

                                                                                             татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

         Мәгариф өлкәсендә заманча технологияләр куллану белем бирүдә, укучы шәхесен формалаштыруда зур роль уйный һәм хәзерге җәмгыят таләпләренә җавап бирә.

        Заманча технологияләр компьютер белән бәйле. Ул инде моннан күп еллар элек тормышның бөтен тармакларына үтеп керә башлады. Билгеле инде, мәктәп тә читтә калмады. Шуның белән беррәттән сораулар да барлыкка килде: ничек итеп компьютердан рациональ файдаланырга? Ничек итеп компьютер ярдәмендә кызыклы һәм файдалы материаллар табып күрсәтергә? Компьютер ярдәмендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген күтәреп буламы? Бер үк вакытта укытуда моңарчы яшәп килгән традицион укыту формаларын да онытып булмый бит әле.

    Укыту өлкәсенә “мультимедиа технология” дигән төшенчә барлыкка килде һәм ныклап урнашты, чөнки ул укытучыга информация бирүнең төрле юлларын бер үк вакытта кулланырга мөмкинлек бирә:

                              -анимация,

                             -видео,

                             -тавыш,

                             -текст,

                             -графика.

                Без, татар  теле укытучылары, дәресләрне нәтиҗәлерәк уздыру өчен яңа формалар һәм алымнар эзлибез, яңа технологияләрне яки аларның элементларын актив кулланабыз. М-н,  укучыларның белемнәрен күтәрүдә аеруча эффектив булганнары:

- электрон дәреслекләр һәм кулланмалар; аларны компьютер һәм видеопроектор ярдәмендә эшләтеп, укучыларга зур күләмдә мәгълүмат бирергә мөмкин. СД-дискларга яздырылган электрон белешмәләр, мультимедиа энциклопедияләр дә дәресләрне нәтиҗәле итүдә гаять зур роль уйный. Соңгы елларда мәктәп китапханәләренә мондый кулланмалар, электрон дәреслекләрнең татар теле һәм әдәбияты дәресләре өчен махсус эшләнгәннәре еш кайта һәм укытучылар алардан бик теләп файдалана.

- интерактив такта ярдәмендә дәрестә булган материалны күрсәтү генә түгел, ә яңаны да ясарга була.  Бу бигрәк тә укучыларга ошый, чөнки әлеге тактада рәсем ясарга да, текстларга комментарий язарга да, диаграммалар һәм төрле графиклар сызарга да була. Укытучы исә башта укыту мәсьәләсен куеп, аның чишү юлларын, текст яки графикларны күрсәтмичә, укучыларның мөстәкыйль эзләнүләрен активлаштыра ала.

-тест уздыру программалары, тренажерлар да укучыларны on-lin режимда эшләргә өйрәтә. Әлеге процесс барышында укучы бирелгән вакытны исәпләп тотарга, булган белемнәрен дөрес файдаланырга, уйларга һәм эзләнергә өйрәнә. Минем укучыларым төрле дәрәҗәдәге интернет-олимпиадаларда, тестларда актив катнаша һәм уңышларга ирешә.

- интернет-ресурслардан дөрес файдалану бик күп дидактик мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә: рус телле балалар татар телендә текстлар тыңлый, татарча уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерә, ишетеп аңлау (аудирование) биремнәре эшли. Билгеле булганча, Интернет челтәрендә мәгълүмат эзләү – фәнни-эзләнү методының бер формасы, шуңа да ул дәреслек кысаларыннан чыгып, яңа белем эзләүдә безгә бик ярдәм итә.

      Күптән түгел генә Татарстан  Республикасы  Мәгарифне үстерү институты белән берлектә  татар тел укытучыларына ярдәмгә бала.рф сайты булдырылды. Мәгариф сыйфатын үстерү максатын алга куеп эшләнгән «БАЛА» дип аталучы мультимедиалы интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән.

         Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әлеге китапханә татар телен үзләштерү, татар әкиятләрен өйрәнү өчен ярдәмлек, татар телендә эшләнгән мультфильмнар иленә юл күрсәтүче. Бердән, рус телле балалар мультфильм геройларының татарча сөйләшкәннәрен ишетеп, телне аңларга һәм өйрәнергә омтылыш ала; икенчедән, әлеге мульфильмнарның һәркайсы тәрбияви әһәмияткә дә ия.

  • Компьютер презентацияләре яңа материалны өйрәнү я кабатлау

дәресләре өчен дә бик файдалы. Зур күләмдәге мәгълүматны үзләштерү кирәк булганда презентацияләр укучыда тәнкыйти фикерләү сәләтен формалаштыралар,  мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерәләр. Слайдлар ярдәмендә чагыштырма анализ ясарга, читтән торып экскурсия уздырырга мөмкин. Power Point программасында ясалган презентация традицион күрсәтмә материалларның күбесен алыштыра ала. М-н, күренекле рәссамнарның берәр картинасы буенча сочинение язганда слайдлар ярдәмендә рәссамның үз тормыш юлын да, әсәрләренең репродукцияләрен дә күрсәтергә була. Кагыйдә өйрәнгәндә укытучыга аны кабат-кабат әйтүнең кирәге юк, чөнки слайдта язылган кагыйдәне укучы үзе дә укый һәм дәфтәренә күчереп яза ала.

      Минем укучыларым, төрле чыганаклардан файдаланып, үзләре дә презентацияләр ясый ала: “Туган як матурлыгы”, “Язучының тормыш юлы һәм иҗаты” һ.б.лар.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли эчтәлекле ял минутлары куллану.

Минем сезгә үземең эш практикамда файдалана торган, табышмакларга нигезләнеп ясалган милли эчтәлекле ял минутын (физминутка) тәкъдим итәсем килә. ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли б...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентын куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли- төбәк компонентын куллану буенча чыгыш һәм электив курс программасы....

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа информацион технологияләр»

" Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа заманча технологияләр" темасы буенча доклад...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасын куллану.

Р.Фәхреддиннең китап-дәреслекләре ата-аналар, туганнар, дуслар, күршеләр, укытучылар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүдә, дини йолалар, бәйрәмнәр турында белешмәләр бирүдә; балаларда олыларга ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

Методик семинарның темасы: ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү&r...