Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентын куллану.
статья по теме

Арсланова Зульфия Замиловна

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли- төбәк компонентын куллану буенча чыгыш һәм электив курс программасы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                   

Татарстан  Республикасы Чүпрәле районы  Иске  Шәйморза урта гомуми белем  бирү мәктәбе

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли – төбәк компонентын куллану

                                                                       

                                                                                       

                                                                    Эшләде: татар теле һәм әдәбияты

                                                                            укытучысы Арсланова З.Җ.

                                           

                                         

                                          2013ел

                                             Кереш.

     Туган як ул-туган йортыбыз, туган авылыбыз, ватаныбыз... Ул гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче, күңел терәге булды. Шуңа күрә әдипләр, композиторлар үзләренең иң яхшы әсәрләрен-көйләрен туган якка багышлаган. Ә атамалар исә хисси кичерешләрне көчәйтү, тәэсир көчен арттыруга ярдәм иткән. Географик объектлар исемнәре элек-электән үк аларның күзгә бәрелеп торган физик үзенчәлекләреннән чыгып бирелгән. Танылган рус язучысы К.Паустовский аны болай дип бәяли: “Урын-җир исемнәре-халыкның үз илен шагыйранә бизәве ул. Аларда халкының холкы, тарихы, һәвәскәрлеге һәм көнкүреш үзенчәлекләре чагылыш тапкан”.

       Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгендә дә бихисап. Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру укучыга ул яшәгән район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.

       Туган як турындагы белем нәрсәгә хезмәт итәргә тиеш соң? Укучыларга  туган як турында белем бирү-элеккерәк вакыттагы класстан һәм мәктәптән тыш эшнең, варианты, дәвамчысы ул.

       Мәктәптә әдәби туган якны өйрәнүнең  әһәмияте бик зур. Туган як турында белем бирүнең максаты билгеле бер күләмдә мәгүлүмат белән таныштыру гына түгел, ә укыту планында каралган барлык фәннәрдән балаларның ресурсларын киңәйтү һәм үстерү. Туган якны өйрәнү укучыларның тормышка карашларын киңәйтеп, төрле фәннәрдән алган белемнәрен баетып, тирәнәйтеп кенә калмый, аларга бу белемнәрне җәмгыятьтә файдалы эшләрдә кулланырга да юнәлеш бирә. Яшь буынны туган якның үткәне һәм киләчәге, данлы кешеләре, анда яшәгән халыкның традицияләре, мәдәни мирасы белән таныштыру туган илгә, шул төбәктә туып үскән күренекле кешеләргә, гади халыкка мәхәббәт,ихтирам тойгылары тәрбияли.

    Әдәби туган якны өйрәнү – мәктәптә укыту һәм тәрбия эшен камилләштерүдә әһәмиятле чара. Ул укучыларның әдәбият белән кызыксынуын үстерә, фәнни белемнәрен тирәнәйтә, әдәби карашын киңәйтә, китап белән мөстәкыйль эшләргә өйрәтә, балаларны фәнни-тикшеренү, эзләнү эшенә тарта, яшь буынны эстетик яктан тәрбияли һәм мөстәкыйльлеккә өйрәтә, матурлыкны сәнгатьтә генә түгел, тормышта да күрү һәм тою күнекмәләрен булдыра.

     Әдәби туган якны өйрәнү фәннәрне баетуда билгеле бер роль уйный, укучылар тарафыннан тупланган биографик, әдәби, тарихи, географик материаллар әдәбият өйрәнүгә бәйле факторларны ачыкларга ярдәм итә, язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында күзаллауларыбызны киңәйтә.

     Туган якны өйрәнүнең формалары күп төрле: дәресләр, түгәрәк, электив курслар, экскурсия, экспедиция, олимпиада, викторина, конференция, музейлар, төрле кичәләр, сыйныфтан тыш чаралар, туристик походлар һ.б.

        Безнең мәктәптә туган якны өйрәнү эше киң җәелдерелгән. Китапханәләрдә, мәктәптә һәм авылыбызда урнашкан “Җир һәм кешеләр” музеенда “Туган ягым – Чүпрәле” исемле әдәби почмаклар, стендлар бар.

Бу почмакларда Чүпрәле районы картасы, район турында китаплар, газета- журналлар, якташ язучыларның портретлары, китаплары урын алган. Шулай ук бу почмакларда безнең якларда туып-үскән галимнәр, сәнгать әһелләре турында мәгълүмат та табарга мөмкин. Шулай да әдәби туган якны өйрәнүнең иң яхшы чараларыннан берсе булып дәрес тора.

         

                                                        Төп өлеш.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли – төбәк    компонентын куллану.

     Һәр укытучы укучыларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү максатында үз дәресләрендә милли – төбәк компонентын куллана ала. Мин берничә ел дәвамында “Дәресләрдә якташ язучыларыбыз иҗатын өйрәнү” дигән тема буенча эшлим. Әлбәттә, бу очраклы түгел. Шушындый болгавыр заманда укучыларга үз кыйблаларын табарга ярдәм итү, аларда якташ язучыларыбыз иҗатын белергә омтылыш тудыру, туган якка, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, күңелләренә милли горурлык хисләре уяту максатыннан башланган эш бу. Аннары районыбызда туып-үскән, хәзер инде республика күләмендә танылган шәхесләребез дә күп бит. Мин аларның тормыш юлы, иҗаты яктыртылган материалларны аерым папкаларга туплыйм. Матбугатта чыккан мәкаләләрне, истәлекләрне дә җыеп барам,  мөмкинлек булган саен, дәресләремне туган ягыбыз белән бәйләнешле рәвештә алып барырга тырышам.

        5нче сыйныфта фонетика, орфоэпия бүлекләрен өйрәнгәндә, һәр авазның дөрес әйтелеше көнбатыш диалекттагы аваз белән чагыштырып өйрәнелә. Мәсәлән: [ w ] – [в]

[waкъыт] - [вакыт], [къ] - [к] [къара] - [кара], [гъ] - [г] [гъасыр] - [гасыр], [ө] - [э] [төлкө] - [тэлкэ], [о]- [ы] [торна]- [тырна]. Авазларны чагыштырып өйрәнү укучыларда игътибарлылык тәрбияли, авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерә. Лексикология бүлеген өйрәнгәндә, диалекталь сүзләр белән очрашабыз. Укучылар безнең төбәктә генә кулланыла торган сүзләрне язып киләләр, аларны сүзнең әдәби телдәге варианты белән чагыштыралар.

       7нче сыйныфта гади җөмлә синтаксисын өйрәнгәндә, укучылар Шәйморза, Чүпрәле турында шигырьләр, җырлар өйрәнеп киләләр. Аларны җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерәләр, аерымланган хәлләрне, тиңдәш кисәкләрне билгелиләр. “Туган ягым”, “Туган җирем”, “Авылыбызда һәйкәл бар”, “Минем күршем”, “Авылыбыз музеенда” һәм башка темаларга хикәяләр, диалоглар төзиләр.

        9нчы сыйныфта диалектларны өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Көнбатыш диалекттагы сүзләрне барлау, аларны әдәби телдәге вариантлары белән чагыштыру, аермаларын аңлату, җөмлә төзелешендә көнбатыш диалектның әдәби телгә якынрак торуына игътибар итү укучыларның туган телгә булган ихтирамын арттыра, горурлык хисе тәрбияли.

        11нче сыйныфта топонимнарны өйрәнгәндә, Чүпрәле төбәге белән бәйле топонимнарга зур игътибар бирәм. Укучылар Чүпрәле, Шәйморза топонимнарының, авыл тирәсендә булган елга, күл, калкулык атамаларын, урам исемнәренең килеп чыгышын өйрәнәләр, алар буенча рефератлар, чыгышлар әзерлиләр, иҗади проектлар яклыйлар. Бу эшләрне башкару өчен балалар “Җир һәм кешеләр”музеена, китапханәләргә мөрәҗәгать итәләр, ягъни эзләнү эше алып баралар. Туган як белән бәйле топонимнарны өйрәнү укучыларда туган җиргә, туган телгә һәм милләткә мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияли, чөнки мондый дәресләр “ Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк!” девизы астында үтә.

      Милли горурлык, туган төбәгеңне ихтирам итү хисе туган якның талантлы шәхесләре үрнәгендә тәрбияләнә.Аларның иҗатын өйрәнү, әсәрләре буенча фикер алышу укучылар күңелендә тирән эз калдыра. Бездә үсеп килүче яшь талантлар да бар. Укучыларны төбәгебезнең данлы шәхесләре белән горурланып яшәрлек, аларның эшен дәвам итәрлек итеп тәрбияләү безнең төп бурыч булып тора. Шуны истә тотып, мин әдәбият дәресләрендә дә милли – төбәк компонентын куллануга зур урын бирергә тырышам. Халык авыз иҗатын өйрәнгәндә, балалар әниләреннән, әбиләреннән җырлар, бәетләр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр язып киләләр. 5нче сыйныфта “Алмчуар”, 7нче сыйныфта “Йөзек кашы” әсәрен өйрәнгәндә, безнең яклардагы сабан туйлары турында әңгәмә үткәрәбез. Укучылар әсәрдә тасвирланган сабан туе белән бездәге сабан туйларын чагыштыралар һәм нәтиҗәләр ясыйлар. “Озын-озак балачак”, “Әйтелмәгән васыять” әсәрләрен өйрәнгәндә исә татарларга хас йолалар, гореф-гадәтләр, аларны белергә һәм сакларга тиешлегебез турында сөйләшәбез. Балалар безнең төбәктә һәм үз өйләрендә үтәлә торган йолалар турында да мәгълүмат туплап киләләр.

         9нчы сыйныф дәреслеге белән таныштырганда ук, укучыларга дәреслек авторларының берсе – Ш. Садретдинов -  Чүпрәле районының Татар Бизнәсе авылыннан булуы, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасын өйрәнгәндә, аны өйрәнүче һәм хәзерге әдәби телгә күчерүче галимнәрнең берсе Мунчәли авылында туып – үскән Н. Хисамов булуы турында мәгълүмат бирәм. XIX йөз әдәбиятына күзәтү ясаганда, Гариф Чокалый иҗатына тукталам. Ш. Мәрҗани, Г. Кандалыйның нәсел җепләре Чүпрәле төбәгенә килеп тоташу да укучыларда горурлык хисләре уята.XVIII- XIX гасырлар әдәбиятына гомуми күзәтү ясаганда, дәреслектә татарлар өчен олы фаҗига булган чукындыру сәясәте турында мәгълүмат бирелә. Бу теманы үткәндә, “Җир һәм кешеләр” музее хезмәткәре белән берлектә тарих+ әдәбият (катнаш дәрес) оештырам. Музей хезмәткәре балаларга безнең авылга да халыкны чукындырырга дип поплар килүен, халыкның бердәм булып аларга каршы баш күтәрүен, ахырда попны һәм аның яраннарын авылдан куып җибәрүләрен, ләкин шуның нәтиҗәсе буларак, баш күтәрүне оештыручы авыл ир-атларын 25 елга сөргенгә сөрүләрен сөйли. Укучылар сөрелгәннәрнең берсе булган һәм шуның аркасында “Себер бабай” кушаматы алган абыйның нәсел шәҗәрәсе белән дә танышалар. Бу дәрес балаларда туган җир, аның кешеләре, үз бабалары белән горурлану хисе тәрбияли,туган як тарихына карата кызыксынуларын арттыра .

          Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләрендә дә әдәби әсәрне туган як белән бәйләп өйрәнергә мөмкин. Мәсәлән, 5нче сыйныф укучыларына, “Бала” (Ә. Еники) хикәясен укыгач, әби- бабаларының бала чагы, сугыш вакытында ничек яшәүләре турында сочинение язарга тәкъдим ителде. Балаларның эшләрендә әби-бабалары, туган җирләре белән горурлану чагыла. Моннан тыш “Сабантуй – дуслык һәм хезмәт бәйрәме”, “Туган ягымда яз”, “ Туган ягым гүзәл уңган кешеләре белән” кебек темаларга иншалар язалар.

         Кызганыч, әдәбият укыту программасында Чүпрәле төбәгендә  туып – үскән язучыларның иҗатына аерым урын бирелмәгән. Шуңа күрә аларның иҗатларына багышланган класстан тыш уку дәресләре үткәрәм.Мәсәлән, 11нче сыйныфта “Бөек Ватан сугышы чоры “ бүлегенә күзәтү ясаганнан соң, класстан тыш уку дәресенә Ш. Рәкыйповның “Кызлар – йолдызлар”, “Чәчәкләр сөйли белә” әсәрләре укырга бирелә. Укучылар бу әсәрләрне бик яратып, мавыгып укыйлар. Дәрестә бик кызыклы фикер алышулар үткәрелә.

Укучылар үзләренә ошаган геройлар турында сөйлиләр,“ Кызлар-йолдызлар“ әсәрендә һәрвакыт “чәрелдәп” йөрүче, ялгыш кулларына килеп эләккән дошман литовкасы өчен очучы кызларны сорау алып тинтерәтеп бетерүче яшь лейтинантны, кызларга килгән хатларны укып язмышларын әйтеп бирүче “багучы”ны тәнькыйтлиләр. Ольга Санфирова һәм аның полкташларының батырлыгына сокланалар, геройларны үзләренә үрнәк итеп куялар, киләчәктә алар кебек булырга телиләр.

                   

               Дәрестән тыш чараларда туган як сулышы.

    Тәрбия сәгатьләрендә һәм дәрестән тыш чараларда да әдәби туган якны өйрәнүгә вакыт бирелә . Мәсәлән, Ринат Таҗетдинов һәм Габдулла Рәхимкулловларның тормыш юлы өйрәнелә. Мин  алдан ук укучыларга бу шәхесләрнең тормыш юлы турында чыгышлар әзерләргә биреп җибәрәм. Дәрестә тактага шәхеснең фоторәсеме, Р.Таҗитдиновның төрле рольләрдә уйнаганда төшерелгән рәсемнәре эленеп куела. Укучылар Р.Таҗетдиновның магнитофон тасмасына яздырылган туган ягы турындагы монологын, Габдулла Рәхимкулловның җырлавын тыңлыйлар. Әлбәттә, инде бу җырлар арасында “Балкый Шәйморза утлары” һәм “Туган авылым”  да була.

    Әдәби туган якны өйрәнүдә әдәби стендлар, әдәби почмаклар, стена газеталары, әдәби кичәләр, китапханәләрдәге, музейлардагы әдәби почмаклар зур роль уйный.

     Укучылар бик еш укытучылар җитәкчелегендә авыл китапханәсенә, музейга киләләр, әдәби почмаклар белән танышалар, туган ягы һәм шул якта туып-үскән язучылар турында белемнәрен тирәнәйтәләр.

     Әдәби туган якны өйрәнүдә мәктәптә чыга торган әдәби газеталар зур роль уйный.Чөнки аның кайбер саннарында Чүпрәле районында туып-үскән язучылар турында да мәгълүмат бирелә.Мәсәлән, шундый газеталарның берсендә якташыбыз Зәки Нурига зур урын бирелде.Монда аның кыскача итеп тормыш һәм иҗат юлы тасвирланган, фоторәсеме куелган, аның кайбер шигырьләре язылган. Газета һәр укучы янына туктап укып китәрлек матур итеп, зәвык белән бизәлгән.

     Укучыларның матур әдәбият һәм эзләнү-тикшеренү эше белән кызыксынуларын үстерүдә, яшь буында гүзәл сыйфатлар формалаштыруда әдәбият түгәрәкләренең кайбер сәгатьләрен әдәби туган якны өйрәнүгә бирергә мөмкин.Шулай ук туган якны өйрәнү өчен электив курслар да эшли башлады.Монда укучылар туган төбәгенең тормышы, табигате, тарихы һәм мәдәнияты белән таныша алалар. Бу түгәрәккә һәм электив курсларга йөрүче укучылар халык аваз иҗатын җыялар, бу төбәктә туып-үскән язучыларның әсәрләрен укыйлар, анализлыйлар, әсәр буенча фикер алышулар үткәрәләр, әдәби туган як буенча материал эзләнү белән шөгыльләнәләр. Электив курслар өчен программаны, укучыларның яшь үзенчәлегеннән чыгып, үзебез төзибез ( кушымта).

     Әдәби туган якны өйрәнү түгәрәгендә “Бөек Ватан сугышы елларында язучы якташларыбыз”, “Ш.Рәкыйпов әсәрләрендә хатын-кыз образы”, “Бөек Ватан сугышында татар солдаты” кебек темаларга фикер алышулар үткәрелә. Мәсәлән, “Бөек Ватан сугышы елларында язучы якташларыбыз” дигән темага әзерләнгәндә укучылар сугыш чорында иҗат иткән якташларыбыз белән танышалар, аларның шул чорда иҗат ителгән әсәрләрен укып киләләр. Бу темага әзерләнгәндә, алар Ш.Мөдәррис һәм Зәки Нури иҗатларына мөрәҗәгәт итәләр, аларның сугыш елларындагы тормышларын өйрәнәләр.Ш.Мөдәрриснең 1943нче елда язылган “Тупчы Ваһап” поэмасын укып киләләр, поэма буенча фикер алышалар. З.Нуриның ватандарлык, дуслык-туганлык хисләре һәм фашизмга нәфрәт белән сугарылган шигырьләрен яттан сөйлиләр. Шагыйрьнең сугыш темасына язылган “Үлгәннәр дә үч алды” проза әсәрен укыйлар һәм фикер алышу үткәрәләр, 14 яшьлек партизан малай Санька Тихонский батырлыгына сокланалар.

    Күргәнебезчә, мәктәптә туган якны өйрәнү зур әһәмияткә ия. Һәр сүзе системалы рәвештә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм белем дәрәҗәләрен искә алып уздырылса, туган якны өйрәнү материалларыннан дөрес һәм урынлы файдаланылса, ул укучыларның һәм гади халыкның әдәбият өлкәсендәге белемен тирәнәйтүдә зур чара булып тора. Шулай ук, укучыда күренекле якташлары белән горурлану хисе уята.

                                            Йомгаклау.

      Күргәнебезчә, әдәби туган якны өйрәнү зур әһәмияткә ия. “Әгәр язучыны аңларга теләсәң, аның туган ягында бул,”-ди Гёте. Дөрестән дә, әгәр шагыйрьнең яки язучының язган әсәрен аңларга теләсәң, беренче чиратта аның туып-үскән төбәге, тормыш юлы белән танышырга кирәк. Чөнки барлык язучыларның да диярлек иҗаты туган ягы белән бәйләнгән була. Бу-беренчедән.

   Икенчедән, әдәби туган якны өйрәнү вакытында укучы әдәбият өлкәсендә белемен тирәнәйтә. Ул язучы якташларының китапларын укый, андагы геройлардан үрнәк алырга тырыша, шул әсәрләр нәтиҗәсендә укучыда туган төбәгенә, халкына, Ватанына мәхәббәт арта, язучы якташлары белән горурлану хисе уяна.

      Өченчедән, укучыларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге нигезендә тупланган материалларны төрле өикл дәресләрендә файдалану укыту проөесеның гамәли юнәлешен көчәйтә, чөнки алар әйләнә-тирә дөнҗядан үзләре алган белемнәрне дәрестә куллана беләргә өйрәнәләр, эшкә, укуга, белем алуга якын киләләр.

   

 Кушымта      

“Туган якны өйрәнү” электив курсының программасы.

 №

                  Тема                                                                

 Сәг. саны

1      

Кереш. Электив курсының максатлдары.

1 сәг.

2

Чүпрәле топонимы.

1 сәг.

3

Район тарихын күзәтү.

1 сәг.

4

Районның географик урыны, климаты

1 сәг.

5

Шәйморза, аның белән бәйләнешле топонимнар.

1 сәг.

6

Шәйморза тарихы, бүгенге көндәге тормыш.

1 сәг.

7

Районыбызның күренекле шәхесләре:

1)Галимнәребез (Н.Хисамов, Ш.Садретдинов, Һ.Атласи һ.б.)

2)Якташ язучылар (Ш.Мөдәррис, Г.Чокалый, З.Нури, Р.Рәкыйпов, Ш.Рәкыйпов һ.б.)

3) Хәзерге чор шагырҗләре (Р.Арсланова, Гөлнур һ. б.

4)Күренкле сәнгатҗ әһәлләре (Г.Рахимкулов, Һ. Солтанов, Р.Таҗетдинов, Илсаф һ.б.

3 сәг.

3 сәг.  

2 сәг.

1 сәг.

8

Йомгаклау.

1 сәг.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли эчтәлекле ял минутлары куллану.

Минем сезгә үземең эш практикамда файдалана торган, табышмакларга нигезләнеп ясалган милли эчтәлекле ял минутын (физминутка) тәкъдим итәсем килә. ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану – заман таләбе

Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли б...

Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләрне нәтиҗәле куллану"

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын куллану.

Эш тәҗрибәсеннән.Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя. Югары сыйфатлы белем бирү,  яңа технологияләр куллану - бүгенге заман мәктәбенең төп бурычы. Заман белән бергә атлаучы ...