Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасын куллану.
статья на тему

Р.Фәхреддиннең китап-дәреслекләре ата-аналар, туганнар, дуслар, күршеләр, укытучылар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүдә, дини йолалар, бәйрәмнәр турында белешмәләр бирүдә; балаларда олыларга һәм кечеләргә карата хөрмәт уятуда, күркәм холык-фигыль тәрбияләүдә әһәмиятле чара. Р. Фәхреддин мәрхәмәтле, сабыр, туры сүзле, намуслы, юмарт булырга, яхшылык кыларга, гөнаһлардан, начар гадәтләрдән сакланырга чакыра. Бары тик шундый тәрбияле баланы “...һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр... Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки аны хурларлар һәм кимсетерләр генә” дигән Р. Фәхреддин киңәшләре бала күңеленә сеңдерелергә һәм гомерлек юлдаш булырга тиеш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә

Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасын куллану.

(Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре 16 нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы)

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп бурычы – балаларга ныклы белем бирү белән беррәттән, әдәби әсәрләр, халкыбызның милли гореф-гадәтләре аша әдәп-әхлак тәрбиясе дә бирү. Чөнки, күренекле мәгърифәтче, галим, тарихчы һәм олугъ педагог Р. Фәхреддин язганча, “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр...” Р. Фәхреддин укытучыларның үзләре укыткан һәм тәрбияләгән балалар алдында бик җаваплы булуларын искәртә, укытучыларга кагылышлы 13 вазифаны тәфсилләп бирә һәм, шул ук вакытта, аларны хөрмәтләп, “Укытучылык – иң бөек һәм иң изге бер хезмәт урыныдыр ки...”, - дип яза. Аларның сүзләрен, нәсыйхәтләрен тыңларга, әдәпле утырырга чакыра. “Гакыллы кешеләр: “Табибыңны рәнҗетсәң – шифа таба алмассың, остазыңны рәнҗетсәң – надан калырсың” дигәннәр”, -   дип, остазларын тыңлаган кешеләрнең генә белемле, акыллы, бәхетле булачагына ишәрәли. Укытучылар һәм ата-аналар өчен тәрбия өлкәсендә бик кыйммәтле хәзинә булган “Тәрбияле бала”, “Әһле гыяль”, “Нәсыйхәт” кебек педагогик хезмәтләрен калдыра. Без бу әсбапларны рәхәтләнеп үз эшебездә кулланабыз, чөнки күренекле шәхеснең һәр сүзе, һәр фикере балалар күңеленә үтеп керердәй бик дәлилле, төпле, тормышчан. Балаларны шәхес буларак формалаштыруда, аларның милли үзаңнарын, фикерләү сәләтләрен үстерүдә, алдагы тормышка әзерләүдә алыштыргысыз методик кулланма.

Кызганычка каршы, рус мәктәпләренең татар төркемнәре программасында Р. Фәхреддиннең тормыш юлын, иҗади мирасын өйрәнү каралмаган диярлек.  Шулай булса да, төбәк компонентларын исәпкә алып, Р. Фәхреддиннең тормышына, иҗатына күзәтү ясыйбыз, иншалар язабыз, иҗади эшләр башкарабыз. Аның тәрбияви материалларын дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә, әхлак дәресләрендә кулланабыз. Мәсәлән, “Тәмамлык” темасын үткәндә, 8 нче сыйныф укучыларына “Тәрбияле бала”дан өзекләр язылган карточкалар эшләдем. Укучылар, аларны укып, күренкле педагог әйтергә теләгән төп фикерне ачтылар, үзләренең уй-теләкләрен белдерделәр, аннан соң, күчереп язып, тәмамлыкларны билгеләделәр. Шундый ук карточка-цитаталарны башка темаларны үткәндә дә кулланып була. Контроль язма эшләрдә, диктантлар язганда да файдаланырга мөмкин.

Соңгы елларда  Р. Фәхреддин өйрәтүләренә нигезләнеп басылып чыккан тәрбияви әсбаплар төрле темаларга әңгәмәләр, сөйләшүләр оештыруда зур ярдәмлек.  Мәсәлән, 11 нче сыйныф укучылары белән “Ана – бөек исем” дигән темага әдәби конференция рәвешендә үткәрелгән әхлак дәресендә аның “Ата вә ана әдәпләре”, “Ни чәчсәң – шуны урырсың”, “Өй җәмәгате” һәм башка шундый фикерләре кулланылды, ата-анага карата хөрмәт, игелек кылырга чакырылды. “Ата-анага буйсыну, аларга һәрвакытта хөрмәт күрсәтү – олы бер вазифадыр”, дигән Р. Фәхреддин сүзләре белән нәтиҗә ясалды. Әдипнең бу әсбабын, ата-ана турындагы нәсыйхәтләрен Ш. Камалның “Буранда”, Э. Касыймовның “Гомер ике килми”, А. Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән”, Ә. Еникинең “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять” әсәрләрен үткәндә дә файдалану әйбәт. Г. Исхакыйның “Кәҗүл читек”, “Сөннәтче бабай” әсәрләрен укыганнан соң, Р. Фәхреддиннең дини йолалар, бәйрәмнәр турындагы өйрәтүләрен бирү уңышлы дип саныйм. Дуслык турындагы фикерләре Һ. Такташның “Иптәшләр” шигырен өйрәнеп, “Дуслык яшьтән башлана” дигән темага үткәрелгән әңгәмәдә файдалану урынлы. Ф. Әмирханның “Хәят” повестен өйрәнгәндә татар хатын-кызларына хас әдәплелек, тыйнаклык тәрбияләүдә, Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә гаиләдә хатын-кызның тоткан урынын билгеләүдә Р. Фәхреддин мирасыннан мисаллар китерү үтемле дәлил. 10-11 сыйныфларда аның гыйлемлелек, һөнәр вә сәнагать әдәпләре, икътисад, кәсеп, байлык вә ярлылык әдәпләре, гомумән, “Ата-аналарны әхлакый һәм рухи тәрбияләү” бүлеге гаилә тәрбиясе бирүдә, балаларны алдагы тормышка әзерләүдә иң кулай материал.

Гомумән, әдипнең китап-дәреслекләре ата-аналар, туганнар, дуслар, күршеләр, укытучылар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүдә, дини йолалар, бәйрәмнәр турында белешмәләр бирүдә; балаларда олыларга һәм кечеләргә карата хөрмәт уятуда, күркәм холык-фигыль тәрбияләүдә әһәмиятле чара. Р. Фәхреддин мәрхәмәтле, сабыр, туры сүзле, намуслы, юмарт булырга, яхшылык кыларга, гөнаһлардан, начар гадәтләрдән сакланырга чакыра. Бары тик шундый тәрбияле баланы “...һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр... Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки аны хурларлар һәм кимсетерләр генә” дигән Р. Фәхреддин киңәшләре бала күңеленә сеңдерелергә һәм гомерлек юлдаш булырга тиеш.

Кулланылган әдәбият

  1. Балаларга үгет-нәсыйхәт. Татарстан Мөселманнарының Диния нәзарәте. Казан. “Дом печати” нәшрияты, 2002.
  2. Көч һәм рух тамырлары. Әдәплелек дәресләре: 1-3 нче сыйныфлар өчен хрестоматия. Казан: Мәгариф, 2000.
  3. Көч һәм рух тамырлары. Әдәплелек дәресләре: 5-11 нче сыйныфлар өчен хрестоматия. Казан: Мәгариф, 2000.
  4. Ризаэддин Фәхреддин. Балаларга нәсыйхәт. Казан. Рухи Мәгърифәт Академиясе, 2006.
  5. Тәрбияле бала. (Җыентык). Төзүче авторы: Вил Казыйханов. Казан, 2008.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли эчтәлекле ял минутлары куллану.

Минем сезгә үземең эш практикамда файдалана торган, табышмакларга нигезләнеп ясалган милли эчтәлекле ял минутын (физминутка) тәкъдим итәсем килә. ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентын куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли- төбәк компонентын куллану буенча чыгыш һәм электив курс программасы....

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЭКОЛОГИК ҺӘМ РУХИ-ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯ БИРҮ

quot;Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур ...