Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану
статья на тему

Сагдиева Ильсеяр Шаукетовна

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tehnologiya_doklad.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

         

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

        Татарстан мәгариф системасы каршында 3 тел белүче чыгарылыш укучысы тәрбияләү бурычы куелган. Бу күптеллелек культурасы безнең республиканың прогрессив рәвештә алга китүе өчен кирәк. Нәтиҗәгә ирешү өчен төп җаваплылык укытучыга йөкләтелә. Бу проблеманы чишү өчен уку процессына яңа технологияләрне кертү мөһим.

          Татар телен инновацион технологияләр кулланып укыту, белем бирү процессын яңарту-үзгәртү алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра.

          Заманча технологияләр файдаланып белем бирүнең мөһим бурычлары түбәндәгеләр:

          - укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту;

          - аның танып белү активлыгын үстерү;

          - укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;

          - белемнәрен тирәнәйтү.

          Әлеге бурычларны гамәлгә ашыруда тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохите тудыру зур зһәмияткә ия.

       Заманча технологияләр белән эшләү укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссёр, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән уенга) җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыра.

        Ә хәзер “технология” терминына аңлатма бирик. “Технология” – грек сүзе, сәнгать, осталык дигәнне белдерә, ә энциклопедик сүзлектә “фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланылучы метод, алым һәм ысуллар җыелмасы” дип аңлатыла.

         Безнең белем бирү процессында кулланыла торган алым һәм ысуллар, шулай ук татар теленә өйрәтүдә файдаланыла торган (уку- укыту методик әсбаплар, компьютер технологиясе, аудио һәм видеоматериаллар) җыелмасын тәшкил итә.

        Педогогик технология – алга куелган бурычны үтәү өчен мөмкинлекләр белән тәэмин ителгән, өйрәнүче һәм өйрәтүченең программалаштырылган эшчәнлеге; уку-укыту процессының барлык компонентлары да үзара бәйләнештә булган система моделе.

        Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр күп төрле. Мондый технологияләргә: уен технологиясе, проблемалы укыту, коммуникатив технология, шәхескә юнәлтелгән технология, үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе, белем бирүнең компьютер технологияләре, терәк схемалар кулланып, алга китеп укыту технологиясе, интенсив белем бирү технологиясе, концентрик белем бирү технологиясе, проектлар методы технологиясе һәм башкалар керә. Ә хәзер бу технологияләрнең һәркайсына аерым-аерым тукталып китәрбез.

                   

                                     

Уен технологиясе.

        Татар телен өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Үткәрү максатыннан чыгып, Г.Селевко уеннарны берничә төркемгә бүлә:

        - дидактик уеннар (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген камилләштерү һ.б.);

        - тәрбияви уеннар (әхлак тәрбиясе бирү, үзаң, үзүсеш, рухи сыйфатлар, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү һ.б.);

        - үстерелешле уеннар (хәтер, игътибар, сөйләм, фикерләү, уку эшчәнлеген һ.б. үстерү);

        - социальләштерү (аралашырга өйрәтү максатынан).

          Гомумән, татар телен өйрәтүнең һәрбер этабында: яңа теманы аңлатканда, узган дәрес материалын ныгытканда, яңа сүзләр, төшенчәләр үзләштергәндә, телдән сөйләм күнекмәләрен камилләштергәндә уен технологиясен нәтиҗәле файдаланырга мөмкин.

Проблемалы укыту.

     Проблемалы укыту – укытучының укучылар белән берлектә проблемалы ситуацияне хәл итү юлларын эзләү процессы. Нәтиҗәдә ныклы белем һәм күнекмәләр формалаша, Балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә. Дәрестә тел һәм сөйләм материалын төрле күзаллаулардан чыгып аңлату, текст яки диалог төзегәндә, ситуацияне конкретлаштыру, нигезләү максатыннан чыгып сораулар кую, гамәли характердагы проблемалы биремнәрне билгеләү, проблемалы бурычлар кую, тел күренешләрен чагыштыру, укучыларда кызыксыну уяту – барысы да проблемалы ситуацияләрне тудыру алымнары булып торалар. Проблемалы укыту технологиясе 20 нче гасыр ахырында кулланышка керә. Ул Америка галиме Дж. Дьюн теориясенә нигезләнә. Әлеге теория А. М. Матюшкин, М.И. Мәхмүтов, А.В. Брушлинский, Т.В. Кудрявцев хезмәтләрендә тагын да үстерелә.

Аралашырга өйрәтү технологиясе.

       Телне коммуникатив ысул белән, ягъни аралашу нигезендә өйрәтү технологиясе укучыга программа таләп иткән күләмдә белем һәм күнекмәләр үзләштерергә мөмкинлек бирә. Технологиянең төп нигезләмәләре: телне өйрәтү чаралары, уку материалының күләме һәм дәвамчанлыгы, гамәлгә ашырылучы коммуникатив эшчәнлек бөтенлеге һ.б. Бу технология буенча укытканда, Е.И. Пассов билгеләгән, сөйләмгә өйрәтү юнәлеше, функциональлек, яңалык, ситуативлык, коллективта үзара бәйләнеш, модельләштерү, аралашуның шәхси юнәлеше принципларына таянырга тиешбез.

           Терәк схемалар кулланып, алга китеп укыту (опережающее обучение) технологиясе.

           Бу өлкәдә педагог-новатор С.Н. Лысенкова интеллектуаль мөмкинлекләре төрле булган укучыларны өстәмә дәресләрсез бер үк вакытта, бер үк шартларда укыту методикасын төзи. Дәрестә авыр темаларны өйрәнгәндә, башта – көчле, аннары – уртача, ахырда исә йомшаграк укучылар эшли. Шулай итеп, белем бирү процессында көчләреннән килгәнчә барлык укучылар да катнаша.

          Бу методиканың төп нигезләмәләре түбәндәгеләр: эзлеклелек, яңа материалны аңлатуга системалы якын килү, сәләтле укучының көчсезрәгенә ярдәм итүе, һәрбер балага шәхси якын килү, хаталарны кисәтү, уку материалын укучы көче җитәрлек итеп бирү һ.б.

          Терәк схемалар материалны аңлату барышында укучылар белән берлектә төзелә, алар схема, таблица, рәсем, карточкалар рәвешендә тәкъдим ителә.

         

Белем бирүнең компьютер технологиясе.

           Компьютер технологияләре төрле чаралар: мөстәкыйль компьютер, автоматлаштырылган эш урыны, локаль исәпләү челтәре, компьютерлы мәгълүмат челтәре ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Компьютер технологиясе – компьютер мөмкинлекләрен файдаланып, информация әзерләү һәм өйрәнүчегә тапшыру процессы ул. Компьютер куллану уку материалын аңлатканда, төрле ситуацияләр модельләштергәндә, тел күренешләрен үзләштергәндә, диалог, ягъни аралашу тәэмин иткәндә, сөйләм осталыгы һәм күнекмәләр формалаштырганда, белем күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә уңай нәтиҗәләргә китерә.

         Интенсив белем бирү технологиясе (латинча интенсио – көчәнеш, көчәю).

         Бу технология белән эшләгәндә, тел кыска вакыт эчендә һәм тиз үзләштерелә, укучының танып белү эшчәнлеге активлаша. Белем бирүнең интенсив технологиясенә болгар табибы, психотерапевт Георгий Лозанов нигез сала.

         Россиядә бу методның  киң кулланылышы Г.А.Китайгородская исеме белән бәйле. Телне интенсив юл белән өйрәтүнең төп мәгънәсе өйрәнүчеләрнең үзара бәйләнештә булуыннан гыйбәрәт. Телне төркем белән бергәләп  өйрәнү иң нәтиҗәле юл булып санала. Бу очракта, беренчедән, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә күләмле материалны үзләштереп була. Икенчедән, табигый һәм гадәти шартларда аралашу чит тел өйрәнүдә югары нәтиҗә бирә. 19 нчы йөзнең беренче яртысында чит ил педагоглары И.Г. Песталоцци, А. Дистерверг, рус галим-педагоглары Л.С. Выготский, К.Д. Ушинский һ.б. тарафыннан үстерелешле белем бирү технологиясенә нигез салына. Үстерелешле белем бирү теориясе Л.В. Занков, Д.Б.Эльконин, В.В. Давыдов һ.б. педагогларның хезмәтләрендә камилләштерелде.  Д.Б.Эльконин -  В.В. Давыдовның үстерелешле белем бирү технологиясе баланың логик һәм теоретик фикерләвен үстерүгә юнәлтелгән. Әлеге авторлар системасының үзенчәлеге – укыту эчтәлеген теоретик белемнәр нигезендә төзү.

Концентрик белем бирү технологиясе.

         Бу технология – уку вакытын бүлү, предметны, күләмле темаларны берьюлы өйрәнү. Аның төп максаты – укытуның сыйфатын күтәрү һәм материалны ныклап үзләштерү. Моның өчен укытучы берничә дәрестән торган уку – укыту блоклары төзи.

         Концентрик белем бирү түбәндәге принциплар нигезендә оештырыла: уку вакытын, өйрәнелә торган материалны концентрацияләү, проблемалылык, дәвамчанлык, системалылык һәм комплекслылык, вариативлык һ.б. Г.И. Ибрагимов концентрик белем бирүнең өч моделен аерып күрсәтә. Беренчесе бер предметны билгеле бер вакыт эчендә өйрәтүне күздә тота; икенчесе бары тик бер оештыру – дидактик берәмлекне  - уку көнен эреләндерүне күзаллый, биредә өйрәнелә торган фәннәр ике - өчтән артмый; өченче модель “үзенчәлекле модуль барлыкка китерә торган өч  - дүрт дисциплинаны, бер үк вакытта һәм параллель өйрәнүне” күздә тота.

Проектлар методы.

       Татар телен өйрәтүнең инновацион технологияләре арасында проектлар методы аерым урын алып тора. Бу метод буенча эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау – фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Проектның нигезен проблемалы ситуация булдыру тәшкил итә. Аны чишү өчен телне лингвистик фән буларак үзләштерү генә җитми, бәлки өйрәнелә торган предмет җитди коммуникатив күнекмәләр һәм осталык таләп итә.

        Татар телен өйрәткәндә, түбәндәге проектларны кулланып була:

- тикшеренү;

- иҗади;

- гамәли юнәлешле;

- мәгълүмати;

- рольле;

- предметара.

         Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнең үзара килешеп эшләвен таләп итә. Бу методика шәхескә юнәлтелгән һәм татар теленә өйрәтүнең яңа технологияләре таләпләренә җавап бирә, балаларның акыл эшчәнлеген төрле яклап үстерә,  чөнки проект методикасы мөстәкыйльлекне, инициативаны һәм өйрәнелә торган предмет белән кызыксынуны тагын да арттыра.

        Нәтиҗәдә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту – тәрбия прцессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли эчтәлекле ял минутлары куллану.

Минем сезгә үземең эш практикамда файдалана торган, табышмакларга нигезләнеп ясалган милли эчтәлекле ял минутын (физминутка) тәкъдим итәсем килә. ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли б...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентын куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли- төбәк компонентын куллану буенча чыгыш һәм электив курс программасы....

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа информацион технологияләр»

" Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа заманча технологияләр" темасы буенча доклад...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасын куллану.

Р.Фәхреддиннең китап-дәреслекләре ата-аналар, туганнар, дуслар, күршеләр, укытучылар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүдә, дини йолалар, бәйрәмнәр турында белешмәләр бирүдә; балаларда олыларга ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

Методик семинарның темасы: ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү&r...