Сагдиева Ильсеяр Шаукетовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Яратып эшләнгән эш куаныч китерә

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Филология,балалар психологиясе

Увлечения: китап укырга, бәйләргә яратам

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Советский район

Место работы: МАОУ "Гимназия №139"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sagdieva-ilseyar-shauketovna

О себе

Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ике педагогик белемем бар: башлангыч сыйныфлар укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Үз эшемне һәм  балаларны яратам. Мин 139 нчы гимназиядә 1997 нче елдан башлап татар теле һәм әдбияты укытам. Дәресләрне планлаштырганда балаларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып эшлим. Балаларга белем һәм тәрбия бирүнең икесен дә тыгыз бәйләп алып барам. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга тырышам, аларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүне, мәрхәмәтле булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтүне үземә бурыч итеп куям. Танып белү эшчәнлеген активлаштыру өчен прблемалы сорауларны бирәм, кызыклы грамматика материалларын файдаланып, дәрестә балаларга иҗади эшләү мөмкинчелеге тудырам. Дәрестә уеннар  уйнатып укыту процессын җанландырам, балаларда кызыксыну уятам.

Рус балаларын татар язучылары, шагыйрьләре белән һәр дәрестә таныштырып барам. Алар турында өстәмә, кызыклы мәгълүматларны укучыларга аңлаешлы итеп җиткерәм. Йомгаклау нигезеннән рәсем конкурслары оештырабыз.

Балаларга белем бирүне, милли үзаңнарын үстерүне эшчәнлегемдә иң олы максатларым дип саныйм.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ә. Еники "Ялгыз каз", "Әйтелмәгән васыять",Ф.Хөсни "Җәяүле кеше сукмагы",Т Гыйззәт "Чын мәхәббәт".

Мой взгляд на мир

1.Җимешне вакытында аша, эшне вакытында эшлә!

2.  Турылык иң яхшы хәйлә.

3. Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә.

4.Эндәшмәгән кешегә тау эндәшми.

5. Кешенең үзенә карама, сүзенә кара!

 6. Адәмгә иң кирәге - ягымлы чырай, җылы сүз.

7. Арканның озыны, сүзнең кыскасы яхшы

 

 

 

Мои достижения

Грамота Отдела образования "Учитель года-2001"

Благодарственное письмо за успехи в области образования и участие в конференции"Одаренный ребенок" 2002, 2004

Грамота за активное участие в конкурсе "Муза профессии" ,2010 

Грамота Отдела образования за достигнутые успехи и в связи с профессиональным праздником  - Днем учителя, 2010

 

 

Моё портфолио

Туган телем - татар телен үз милләтем һәм башка милләт балаларына өйрәтү. Халкымның гореф-гадәтләре, мәдәнияты, тарихы, сәнгате, күренекле кешеләре турында мәгълүмат бирү, тәҗрибә уртаклашу.Туган тел ! Һәркем өчен дә газиз бу сүз . Туган йортыбызның , туган авылыбызның , туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән  әкиятләребезне , тапкыр , җор булырга өйрәткән табышмак-мәкальләребезне , моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

       Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң:"Әни!"дип,

       Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң:"Әти!"дип-

        Күзләреңә яшьләр тыгылмас ,

        Туган телең әле бу булмас.

                                     Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң:"Әни!"дип,

                                    Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң:"Әти!" дип-

                                    Күзләреңә яшьләр тыгылыр-

                                    Туган телең әнә шул булыр!

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы