Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”
план-конспект урока на тему

Сагдиева Ильсеяр Шаукетовна

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yt._vas.doc122 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Ә.Еники. “Әйтелмәгән васыять”

Максат:  1. Әсәрдәге Акъәбинең образына бәйләп кешеләрнең ата –ана                  алдындагы бурычлары турында фикер алышу.

2. Ана васыяте, аны үтәү һәркемнең изге бурычы булуын укучыларга җиткерү.

3. Сәнгатьле укуны камилләштерү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер

Дәрес барышы

     I Оештыру моменты

  • Исәнмесез, матур итеп бастык.Утырыгыз.Тыныч кына утырабыз.

II  Кабатлау.

Укучылар, сез үткән дәрестә Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен укырга керештегез. Әйдәгез әле бергәләп үткән дәресне искә төшерик.

  • Беренче бүлектә Акъәбинең кәефен уй- фикерләре ничек тасвирлана? Аңа нинди сыйфатлар хас? Акъәбинең балаларга, балаларның  Акъәбигә мөнәсәбәте ничек яктыртыла?

Әби үзенең балаларын бик нык сагына, аларны ничек үстерүен, ничек укуларын, үсүләрен күз алдыннан кичерә. Укып бетергәч, зур кеше булулары турында уйлана. Әниләре авыргач, аның янына кызы Гөлбикә белән кияве кайта. Алар Акъәбине үз туган җиреннән шәһәргә алып китәләр.

  • Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, автор әсәрнең башында табигатьне ни өчен ягымлы, моңсу итеп сурәтли?

         (Чөнки әсәр ягымлы, яхшы, моңсу күңелле Акъәби турында бара.Моннан автор әсәрнең башында табигатьне тыныч һәм ягымлы итеп тасвирлый. Әсәр башланганда дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә дип башланып китә. Бу юллар кереш музыка кебек, әсәрнең бөтен аһәңен, моңын билгелиләр ).

  • Әби ни өчен туган авылын, гомер иткән нигезен ташларга мәҗбүр соң?
  • Авыл халкының, тирә –күршеләрнең Акъәбине ничек озатып калуын сөйләп бирегез.
  • Ә хәзер икенче бүлектә нәрсә турында сүз бара.
  • Әсәрдә нинди яңа образ кертелә?

(Бу кисәктә Суфьян  исемле малае турында сүз бара. Аның әнисе белән булган сөйләшүен аңлатып бирегез.)

  • Килене һәм оныклары белән күрешүләре.Алар үзара ничек аңлашалар?

(Аларның сүзләрен Суфьян тәрҗемә итеп бара ).

  • Акъәби  оныклары белән сөйләшергә теләсә дә ул сөйләшә алмый. Ләкин ул оныкларын якын күрә. Чөнки алар минем кным дип уйлый.
  • Ләкин аңа ни өчен Боря якын?

(Чөнки ул барыннан да бигрәк Суфьянга ошата, улы кебек үк якын итә).

  • Алга таба Акъәби янына кем килә? (Доктор)
  • Акъәбидә нинди авыру таба? (үпкә чире табыла)
  • Әби кемнәрне чакыруны үтенә башлый?
  • Кунаклар арасында Акъәбине аңлаучы кем була? (Автор)
  • Автор  Акъәбигә ни өчен шундый исем биргәннәр дип сорый

Укучылар, әйтегез әле ни өчен ул шулай сорый?

  • Әби турында нәрсә әйтелә? (Хәле авырая җаруы)
  • Әби нәрсәләр турында уйлана?

(Башта ул үзенең туган авылын сагына, үзенең соңгы сәгате якынлашканын белә һәм үзенең соңгы васыятен әйтеп калырга омтыла)

  • Ә хәзер 224 нче биттән укый башлыйбыз...
  • Беренче кисәкне укыдык. Монда Акъәби нәрсә турында уйлана?

(Кайда, кемнәр кулында ятуын, үзен бары мөселманча җирләүләрен тели).

  • Ләкин кызы Гөлбикә аны тыңлыймы соң?

(Юк, аның вакыты булмый).

  •  Акъәбинең әйтергә теләгәнен васыятен әсәрдән табып укыгыз әле.

(... “Инде мәзин...”)

  • Укуны дәвам итәбез ...
  • Бу кисәктә Акъәбинең уйларын әйтеп бирегез әле. Әби нәрсә турында хыяллана?

(Ул үзенең яшь чактагы әйберләрен калдыру турында хыяллана).

  • Үзенең туган җирен сагынамы ?

Укыйбыз. Ә бу кисәктә нәрсә турында сүз бара.

(Балаларын укытулары турында уйлана. Аның баларына нәрсә турында әйтәсе килә?)

 (Туган илне онытуоары, кайтмыйбашлаулары турында әйтәсе килә ).

  • Ул беренче кемгә үзенең хләсен әйтә? (Гүзәлгә )
  • Ә ул кая китәм дип әйтә соң?

(Үзебезнең Юлкотлыга - ди)

  • Гүзәлгә  нәрсә җибәрәм ди? (Чулпы)

Укуны дәвам итәбез.

  • Врачлар Акъәбинең балаларына нәрсә турында хәбәр итәләр?

(Атна – ун көннән үләчәге турында)

  • Кызы Гөлбикә белән кияве арасында нинди сөйләшү була?

(Әбине больницага салу турында).

  • Бу хакта Суфиян ничек уйлый?

(Башта каршы килә, соңыннан ризалаша).

  • Акъәбигә  бу хакта кем әйтә?

(Улы белән кызы ).

  • Ә соңыннан әбине больницага озаталар. Укучылар, менә бу кисәктә Акъәбине җибәрер алдыннан балалары арасында нинби бәхәс күңелдә бигрәк авыр хисләр уята? Адәм баласы укып кына кеше алмый икән. Ул беренче чиратта кешелекле, мәрхәмәтле булырга тиеш дигән фикер уяна.

Бу кисәктә:

  • Әбинең үлүе турында кемгә әйтәләр?
  • Үлгәндә аныңянында кеше булганмы7
  • Укучылар, ә   Акъәбине соңгы юлга ничек озаттылар соң7
  • Акъәбине күмгәннән соң язучы балаларына нәрсә әйтергә тели?

(Әниләренең васыятен үтәмәүләрен әйтергә тели, ләкин аны сөймиләр).

  • Дәвам итәбез.
  • Бу кисәктә нәрсә турында сүз бара?

(Авылдан сандыкны китерәләр).

  • Бу сандыкта нәрсәләр була?

(Әбинең киемнәре, чулпылары)

  • Сандыкның өстендә нәрсә була?

(Ак кәфенлек)

  • Балалары сандыктагы әйберләрне кая тапшыралар?

(Театрга тапшыралар).

  • Ә соңгы кисәктә нәрсә турында сүз бара?
  • Әсәр ничек бетә?
  • Авыл карты Миңлебайның Акъәбинең сүзләре турында әйтегез әле.
  • Гарифә белән алар нәрсә турында сөйләшәләр?
  • Ул Акъәбинең үлүенә ышанамы?

Менә укучылар, без Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен укып чыктык.

Йомгаклау

Укучылар, менә бу әсәрдә күренекле әбинең иң зур теләге үтәлдеме соң?

(Юк, балалары шундый зур кешеләр булсалар да әниләренең соңгы васыятен үтәмәделәр ).

  • Укучылар, әйтегез әле, әгәр сез, Акъәби балалары урынында булсагыз ни эшләр идегез.аның хәлен җиңеләйтер өчен нинди юллар табыр идегез.

           (Иң дөресе әбине мөселманча күмәргә иде).

  • Укучылар , сез Акъәби образын ничек күз алдына китерәсез. Ул нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз? Шуның турында сөйләп үтик әле.
  • Автор бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән?

Ә. Еники бу әсәре аша безгә кешеләрнең күңелләре тупаслана баруын, җир йөзендә мәрхәмәтсезлекнең тамыр җибәрүен күрсәтә. Үз әниләре турында да онытуларын әйтә.

-  Укучылар , без барыбаз да әниләребезгә бурычлы. Чөнки безне яшьтән үк әниләребез тәрбияләп, бөтен җылысын биреп үстерәләр, бары безнең өчен генә яшиләр. Шуның өчен безгә дә әниләребез өчен тырышлыгыбызны куеп, аларны яратырга, алар кушкан барлык эшне дә эшләргә кирәк.

Әниләрне тыңларга тиешбез.

Өй эше

Әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә. Сорауларга җавап бираргә.

Дәрес бетте. Исән булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе

Бу дәрестә Акъәбинең  үз балаларына җиткерергә теләгән өч васыятенә басым ясыйсым килә.  Буыннан -буынга бирелә торган  изге төшенчәләр (Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы) белән бәйлән...

Ә .Еникинең "Әйтелмәгән васыять "әсәре буенча йомгаклау дәресе

Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять"әсәре буенча йомгаклау дәресе...

Ә.Еники "Әйтелмәгән васыять" әсәрен йомгаклау

Хезмәтнең тасвирламасы1.     Авторның исем-фамилиясе, әтисенең исеме – Ситдыйкова Ләлә Насыйх кызы2.      Район – Әлмәт муниципаль районы3....

ТЕМА: Җәннәт әниләрнең аяк астында. (Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча). Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

Ана – дөньяда иң бөек зат. Бала дөньяга килгәнче , ул аны 9 ай йөрәге янында йөртә, тугач, төннәр буе аны бага. Әмма үсә төшкәч, ата – аналар белән балалар арасында бик яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар ...

“Ана хакын хакласаң...” (Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча йомгаклау дәресе)

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”повесте буенча йомгаклау дәресе...

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” хикәясен йомгаклау дәресе

Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясен  йомгаклау дәресе. Ачык дәрес планы...