Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе
план-конспект урока (11 класс) на тему

Хасанова Ильсия Ахатовна

Бу дәрестә Акъәбинең  үз балаларына җиткерергә теләгән өч васыятенә басым ясыйсым килә.  Буыннан -буынга бирелә торган  изге төшенчәләр (Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы) белән бәйләнешне һәр ана  үз балаларында кечкенәдән үк тәрбияләргә тиеш. Шулай булган очракта гына яшь буын үз милләтенең гореф-гадәтләрен, йолаларын белеп үсә, һәм шул вакытта гына милләт яши, юкка чыкмый.Бу дәресемдә мин укучыларга менә шул хакта җиткерергә теләдем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eniki_ytelmgn_vasyat.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

11 классның татар төркемнәре өчен ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема: Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” хикәясен өйрәнү.

Максат: Балалар күңелендә ананы кадерләп, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү. Ата-ана күңеленә җан җылысы бирү тәнне кайгыртудан да кыйммәтрәк икәнен төшендерү, ата-ана алдындагы бурычларны аңлату, бурычларын үтәгәндә генә ул баланың бәхетле буласын төшендереп бирү фикерләрен һәм фикерләп гыйбрәт алырга өйрәтү; сәнгатьле уку күнекмәләре бирү.

Материал: дәреслек, плакатлар, җыр кассетасы, газета-журнал материаллары, Ф.Яруллин шигырьләре.

Дәрес барышы.

  1. Узган дәресне искә төшерү.
  1. Укучылар, без Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен укып өйрәнәбез. Бу көчле һәм гыйбрәтле әсәрне өйрәнүне дәвам итәбез.Вакыйгалар, гыйбрәт алырлык урын күп. Әсәрнең алдагы өлешенең эчтәлеген күзаллап китик әле.
  2. Башкортстан җирендә ялгызы гына Акъәби яшәп ятя. Ул-кызлары бер-бер артлы китеп шәһәр бирләрендә яшәп яталар. Акъәбигә инде 77 яшь.Картлык килеп җиткән, гел авырый.Аны тәрбияләп торырга кирәк. Үзе генә тора алмаганга аны кызы шәһәргә алып китә.
  3. Укучылар, Акъәбинең васыять итеп әйтеп калдыра торган нинди теләкләре бар иде, шуларны аерым-аерым әйтеп бирегез әле.
  4. 1 нче васыяте: Гәүдәмне әйбәтләп юып, кәфенгә төреп, ләхеткә куйсыннар иде, ди.
  5. 2 нче васыяте: Кадерле булган кием- салымнарын, муенса- беләзекләрен, кызыл башлы сөлгеләрен, бәрхет камзулларын исемләп атап балаларына биреп калдырырга тели, истәлек итеп.
  6. 3 нче васыяте: Туган илгә, Туган туфракка юл өзелмәсен, ата-бабаларыгызның җирен онытмагыз, ди.
  7. Әйдәгез  әле, бу васыятьләрнең нинди кыйммәте бар? Шулар турында уйлап карыйк.
  8. 1 нче васыятенең әһәмияте. Ул гомер буе ак яулыгын башыннан салмаган, Аллага таяна, ул барлык күңеле белән мөселманча күмүләрен тели, табутка салып күмүләреннән курка. Шуңа күрә күмү бары тик мөселманча булсын, ди.
  9. 2 нче васыятенең әһәмияте. Әниләренең төсе итеп, сагынганда карар, истәлек итеп саклар өчен киемнәрен, мәрҗәннәрен биреп калдырасы килә. Аларны бит әти-әниләре кигән, бик күп башкорт кызлары кигән. Ул бит башкорт халкының мирасы, аларның милли киемнәр буларак та сакларга тиешләр. Сакламаганда онытылып бетәчәк. Сакланып буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, әбиләренең кадерле милли киеме итеп сакларга, аннан үз балаларына шулай дәвам итә. Гаилә ядкәрләрен кадерләп саклау, аларны изге әйбер итеп күрү, аларны киләчәк буыннарга тапшыру һәр ул-кызларның бурычы булырга тиеш.
  10. Әйе, рәхмәт. Әлегә 3 васыятьнең әһәмиятен калдырып торабыз, чөнки әсәрдә әле өченче васыять турындагы фикер дәвам итә, шунда ачыкларбыз.

II.Яңа теманы өйрәнү.

1. Сүзлек өстендә эш.

 Тәкәббер – үзеңне зурга кую, масаю

Мәрхүм – үлгән кеше

Гыйбрәт – акыл алырдай вакыйга

Кәфен – үлгән кешене төрү өчен марля

Табут – гроб

2. Әсәрне башта укытучы укый башлый, барлык укучыларына үрнәк рәвешендә, аннары балалар дәвам итә.

3. Әсәрне анализлауга керешү.

  1. Менә, балалар, Акъәбинең дөньялыктагы гомере бетте, мәңгелеккә озату шушылай тәмамланды. Хәзер өзектәге әһәмиятле вакыйгаларны бергә җыйныйбыз. Өченче васыятьнең әһәмиятен ачыклаудан башладык.
  2. Туган җиргә юлны онытмагыз, анда юл өзелмәсен, ата-бабалар җирен онытмагыз, дигән иде.
  3. Әйе. Әмма, хөрмәтле укучылар, бу васыятьне Акъәбинең балалары ничек гамәлгә ашырырга тиешләр? Бу теләген үтәү ни өчен кирәк? Әһәмияте нәрсәдә?
  4. Әле әниләре янына сирәк булса да кайталар иде. Мин үлгәч бөтенләй туктарлар, дип курка әби. Авыл апа-агайлары белән аралашып яшәгез, әби-баба, апа-ага каберенә кайтып йөрегез, ди. Әйе, алар суын эчкән чишмәләрен, су буендагы тал-өянкеләрне онытырга тиеш түгел. Авыл агалары, апаларына кайтып бер җылы сүз әйтеп аралашу күңелләргә ямь бирә, җаннар җаннарга кушылып күңелләргә матурлык өстәлә. Туган туфракка кайтмый йөрү күңелне тарайта , ата-бабаларны онытмыйча, аларга дога укып, авыл халкың, туган  халкың белән өзелми яшәү ул сиңа көч-дәрт бирә. Авылның кыр-болыннары, тугайлары, сандугач сайраулары, чишмә чылтыраулары күңелгә күпме рухи матурлык тудыра бит!... Туган як тагы ни өчен кирәк, Лилия?
  5. - Мин аны сезгә Ф.Яруллин шигыре белән әйтеп бирәм. Ул шигырь “Туган җире кирәк кешегә” дип атала. ( Укучы сөйли)
  6. Рәхмәт. Укучылар, Акъәбинең әйтергә теләгән , әйтергә күпме омтылган, әмма балаларының шуңа вакыт биреп тыңлый белмәгән өч васыятенең дә әһәмиятен ачыкладык.Хәзер шуларны берләштерәбез.
  7. Ата-ана хакын хаклау ,аның алдындагы бурычларны үтәү, түләү.
  8. Милли киемнәрне саклау,телне саклау.
  9. Туган җир хакын хаклау.
  10. Димәк, ата-ана-ил бер бөтен булып берләштергәндә генә бергә тоташып сакланырга тиеш ,шул вакытта милләт тә сакланыр.
  11. Ярый боларына  нәтиҗә ясадык.
  12. Болардан һәрберебез гыйбрәтләр алып,үз-үзенә нәтиҗә биреп күңелегездә онытмыйча хәтердә тотарга тиеш.
  13. Әле гыйбрәтләр  әсәрдә тагы да бар.
  14. Ата-ананы мәңгелеккә озаткач та бетми әле улның һәм кызның бурычы.Нинди бурычлар  турында сөйләде?
  15. Ата-ана алдындагы бурыч  күмәкләп озату, чәрдуган кую, баш очына таш яздырып кую,чистартып карап тоту, догалар белән гөнаһларын кичерүне сорау, ата –анага һәрвакыт догада булу һәр баланың бурычы.
  16.  Әйе, исән чакта кадерләп, назлап яшәү, үлгәннән соң догада булу – болар үтәлергә тиешле бурычлар. Ата-анага карата изге, бөек, могъҗизалы Коръән китабына да карыйк, сүрәләрне укыйк. (Исраил сүрәсе 23 аять укыла)
  17. Аталары каберенә таш та куймауны ничек аңлатырсыз?
  18. Ата-ананы саклау юк, кадер-хөрмәт күрсәтү юк, ата-аналары карәындагы бурычларын аңлау юк.
  19. Акъәби алдында ризык күп, җиләк-җимешләр дә бетеп тормый. Аның тәнен ризыкландыралар, ә күңелен, җанын тыңлау юк. Сезнеңчә кайсы кыйммәтрәк, тәнне кайгыртумы, әллә җанны кайгыртумы?

Акъәбинең күңеле тыныч түгел бит. Әйтәсе васыятьләре турында уйлана, борчыла. Балаларының шул теләкләрен тыңларга вакыт бирергә теләмәгәннәренә бәргәләнә. Шуңа күрә ул алдындагы ризыкларны рәтләп күрми дә бит. Ул бит инде үлемгә якынлаша, аның васыятьләрен әйтеп калдырасы килә. Шулардан чыгып әйтәбез: тән ризыкландыруга караганда Акъәбинең күңелен, җанын тыңлау кыйммәтрәк.

  1. Акъәбине больницага көчләп илтеп куюның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? Балалар куркыр дию сәбәплеме?
  2. Юк, сәбәбе ул түгел. Алар аның мәшкатеннән куркалар.Өйдә үлсә мәшәкате дә эше дә күп булачак дип куркалар. Мулла чакыртасы, юуучылар чакыртасы, өйнең бөтен җирен юып чыгарасы була бит.
  3. Акъәбине мөселманча күммәделәр. Төп сәбәп марля таба алмаумы?
  4. Балалары зур-зур урыннарда эшлиләр, теләсәләр марля табарлар иде. Алар бу гамәлгә ваемсыз карыйлар.Ничек күмелсә дә исләре китми. Алла сакласын, табут белән күмделәр. Йөрәкләре ничек чыдады икән, йөрәк урынында таш микән әллә аларның?
  5. Ә шагыйрьне ни өчен сөйләүдән туктаталар?
  6. Чөнки шагыйрь хакыйкатьне сөйли. Ә кемнең чын хаклыкны ишетеп торасы килсен? Шуңа аңа кычкырып, сүзен кырт кисәләр. Алар үзләрен яхшы кешеләр дип уйлый торганнардыр. Тәкәббер холыклары белән шагыйрьне сөйләүдән туктаттылар.
  7. Акъәбине табут белән кабергә төшергәндә Гөлбикә бик каты елады, -ди автор.Елавы ни сәбәптән икән?
  8. Әнисен мәңге яшәр дип уйлагандыр, ә әниләре үлде дә китеп тә барды теге дөньяга. Әнисен тыңларга вакыт бирмәде, оятына көч килеп, күңеле нечкәреп киткәндер дип уйларга була.
  9. Әйдәгез, хәзер әсәрдән вакыйгаларны бергә җыйыйк та нәтиҗә ясап карыйк. Әниләре балаларына риза булып китте микән?
  10. 1 укучы.  Юк, ничек риза булсын! Әби елап китте, рәнҗеп китте.
  11. 2 укучы. Әйе, Акъәбине мин кызгандым. Балаларына карата күңелемдә нәфрәт хисләре уянды.
  12. 3 укучы. Мин дә шулай уйладым. Күңелләре каты бу балаларның.
  13. 4 укучы. Әби авылда да ялгыз яши иде. Монда балалары янында да әби үзен ялгыз хис итеп яшәде. Һ.б. шулай итеп укучыларның фикерләре тыңлана.
  14. Рәхмәт. Вакыйгаларны берләштерик. Ата-ана каршындагы ул-кызларның бурычы бу. Плакатлардан шул турындагы язмалар карала.
  15. Шулай, балалар, һәркемгә ата-анасының хакын хаклап, ризалыгын алып соңгы юлга озатырга насыйп булсын. Менә Ф.Яруллинның ата-ана ның хакын хаклап яшәмәүчеләр турында бер шигыре бар. ( Ф.Яруллинның ”Кешеләрдән гел яхшылык эзлим” шигырен бер укучы укый.)
  16. Тормышта барлык уллар, кызлар да Акъәби балалары шикелле түгел. Әти-әниләрен зурлап, хөрмәт итеп яшәүчеләр дә безнең арабызда бик күп. Алмаз Хамзин әнисенә багышлап шигырь иҗат иткән. Аны Әлфис Кыямов башкаруында тыңлыйк әле. Менә бит нинди сүзләр әниләре турында... Әниләрен шулай кадерләп яшәүчеләр безгә үрнәк булып тора.

              III. Йомгаклау.

Өйгә эш. “Газиз анасын олылап яшәмәүчедән берни көтмим” Ф.Яруллин дигән темага миниатюр- сочинение язарга.

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф.Әмирхан иҗатында матурлыкка омтылыш.

Ф.Әмирхан иҗаты турында мәгълүмат бирүМатурлык төшенчәсенә аңлатма бирү...

Әмирхан Еники әсәрләрендә эчке монолог

       Перо А.Еники удивительно тонко и чутко      чувствовало и понимало красотучеловеческой  души и изображало ее с совершенством непос...

Ә.Еники "Әйтелмәгән васыять" әсәрен йомгаклау

Хезмәтнең тасвирламасы1.     Авторның исем-фамилиясе, әтисенең исеме – Ситдыйкова Ләлә Насыйх кызы2.      Район – Әлмәт муниципаль районы3....

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”...

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” хикәясен йомгаклау дәресе

Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясен  йомгаклау дәресе. Ачык дәрес планы...

Разработка урока для 9 го класса по родному языку для русских школ. Әмирхан Еники " Әйтелмәгән васыять"

Разделение образов в данном произведении. Поднятые проблемы перед человечеством...