Ф.Әмирхан иҗатында матурлыкка омтылыш.
методическая разработка (5 класс) по теме

Галиуллина Эндже Равиловна

Ф.Әмирхан иҗаты турында мәгълүмат бирү

Матурлык төшенчәсенә аңлатма бирү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon f.mirhan_izhatynda_maturlykka_omtylysh.2008..doc25.31 КБ

Предварительный просмотр:

 

                                   Дәрес барышы.

 

Ерактан килгәнме сез

Бик якын туганмы  сез

Дуслашырга бер сүз җитә

Сихри сүз исәнмесез.

Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, укучылар.

Хәерле көн ,дусларыма,мәктәбемә,һәммәбезгә.Шундый җылы теләктә дәресебезне башлыйбыз.

-Укучылар, сез әкиятләр тыңларга,  китаплар укырга, буш вакытларыгызда уйнарга яратасыз. Бүгенге дәресебезне дә уеннан башлыйбыз. Ул “Чиста такта” дип атала.  Игътибарыбызны тактага юнәлтәбез. .Шушы сүзләр ярдәмендә  Ф.ага Әмирханның тормыш юлын искә төшерәбез.Әйдәгез бергәләп укып чыгабыз.

. . Я кайсыгыздан башлыйбыз? Кем кыюрак?

   Кыска һәм фаҗигале гомерендә Ф.Әмирхан зур әдәби мирас калдырган язучыШундый авыр хәлдә дә төшенкелеккә бирелмичә иҗат эшен дәвам итә, замандашлары Г.Тукай, Г.Камал, Шәриф Камаллар белән бер сафта атлый.,,Сәмигулла абзый, Фәтхулла хәзрәт, Танымаганлыктан таныштык, Яшьләр ,Тизезсезләр кебек әсәрләре бүген дә яратып укыла, ә без Ф.Әмирханның ,,Нәҗип”  хикәясе белән танышырбыз,фикер алышырбыз.

 

-Хикәя сүзен кем ничек аңлый?

- Ә нәрсә ул хикәя?      (128нче бит)

Бу сорауга җавап табу өчен ,  әдәбият белеме сүзлеге кулланырбыз.

Билгеләмәне сүзлек дәфтәренә язабыз.

УКучылар,  әлеге хикәядә  автор бик яратып, еш куллана торган сүз бар. Бу сүз кайбер   өзектә өчәр-дүртәр тапкыр ,   җөмләләрдә 2шәр мәртәбә кабатлана.  .  Нинди сүз ул?

-Матурлык сүзе.

Укучылар, матурлык сүзен (төшенчәсен ) бик күп кулланабыз.Нәрсә соң ул матурлык?

-Өйең чиста , пөхтә булу,

-Әдәпле, тәрбияле булу,

-Үзара дус – тату булу

-Ягымлы сөйләшү,

-өлкәнрне  хөрмәт итү

Бик дөрес ,укучылар, молодцы!

Балалар,Ә  матурлык сүзендәге хәрефләрдә нинди сүзләр яшерелгән икән,әйдәгез бергәләп эзлибез.(күмәк эш башкарыла,сүзләр тактага куела ,  һәммәсе дә кычкырып, чылбырлап укыла   )

  Ә хәзер әлеге сүзләрнең     рус телендә   тәрҗемәләрен табып , парлап язып куябыз .  Сүзлек өстендә эш.

Укучылар, матурлык сүзе күпме уңай сыйфатларны үзенә туплаган икән.Бүгенге дәресебезнең темасы да”Ф.Әмирханның,,Нәҗип “ хикәясендә матурлыкка омтылу”. Дзреснең темасын һәм бүгенге числоны дәфтәрләргә язабыз

  -Укучылар ,матурлык сүзе күпме уңай сыйфатларны үзенә туплаган икән

.Бу сүзне нәни герой Нәҗип нинди очракларда үз сөйләменә кертә  соң?

-Мәрфуга апасын  тасвирлаганда.

Укучылар, дәреслектән әлеге урыннарны табып укыгыз.( 114нче     бит)

Әлеге җөмләдә матур сүзе ике мәртәбә кулланылган.Һәрберсенең үз сере, мәгъ- нәсе бар. Нинди матурлыклар турында сүз бара?

  1. Башта  бу сүз Мәрфуганың тышкы кыяфәтен-  тышкы матурлыгын ача: зур күзләр,тигез ап- ак тешләр.

Нәҗип Мәрфуганың эчке матурлыгын , аның күңелен  дә  күрсәтергә тели. Ул тыйнак , әдәпле, ягымлы итеп көлә белә.

Мәрфуганың матурлыгын    тагын    нәрсәдә күрә алабыз?      Ул  күңелебезгә ни өчен якын ?

-Мәрфуганың матурлыгын аның сөйләмендә  дә күрергә мөмкин. Аның тавышы йомшак,ягымлы. Нәҗипкә ,,акыллым”, ,,җаным”, ,,нәнәм” дип  кенә дәшә.

Ә сезгә матур сүзләр белән дәшәләрме? Кемнәр нинди сүзләр белән эндәшәләр

 Мондый  иркәләү,назлау,юату сүзләрен халкыбызның бишек җырларында да ишетәбез.

,,Бишек” җыры җырлана.

  Ә сез нинди матур сүзләр кулланасыз? Иртән торгач ,  тәмле ашлар ашагач, мәктәптә дусларыгыз, классташларыгыз белән очрашкач, нинди сүзләр белән дәшәсез.

Молодцы,балалар! Менә шундый сүзләр генә әйтсәгез,сезне һәркем яратыр,әти – әниләрегез шатланыр, әби – бабаларыгыз куаныр.

Укучылар,  ә сез беләсезме,    быелгы ел  Гаилә  елы дип игълан ителде.   Шуңа күрә ,аеруча да  өлкәннәргә, кечкенәләргә игътибарлы булырга кирәк.   .Хикәябездәге Мәрфуга образындагы уңай сыйфатларны үзегезгә үрнәк итеп алып,һәрвакыт    әдәпле, тәрбияле,ягымлы  булырсыз дип ышанам.

 Укучылар , ә сез Мәрфуганың  нинди сыйфатларын үзегездә   булдырыр идегез?  

-Миңа аның ягымлы булуы ошый, кыз баланы әлеге сыйфат  аеруча матур итә.,әтиемә-әниемә,дусларыма ягымлы булырмын.

-Ә мин кечкенәләргә аның кебек иркәләп дәшермен  

- ә  мин  һәрвакыт чиста ,пөхтә итеп киенеп  йөрермен.

Укучылар,Мәрфуганың  эчке һәм тышкы матурлыгын   төсләр белән  күрсәтик.

Аның бу сыйфатларын   нинди төс белән күрсәтәсегез килә? Ни өчен бу матур төсне сайладыгыз?

 Чөнки ул тыйнак, әдәпле, ягымлы, акыллы,матур.

        тыйнак                                  

  әдәпле                                

  акыллы  

   ягымлы    

   матур                        

Әлеге образ аша без

”Кешенең бөтен нәрсәсе  - күңеле дә,  уйлары да,  төсе -   бите дә,   өс – башы да   матур булырга тиеш.”  

                        А.П.Чехов.  

                                                                                                                                                                        .

Укучылар, Ә хәзер игътибар белән тыңлагыз.  Мәрфуганың   бу сүзләре кемгә әйтелгән?  

 Өй түбәсендә каргалар гына йөри,зур егетләр койма өстенә  мен миләр,син акылсыз малай түгел идең ...

Әлеге сүзләр Нәҗипкә әйтелгән.   Нәҗип нинди эшләр башкарган.?

-Нәҗип ямьсез эшләр башкарган.

-  Нинди ямьсез эшләр эшләгән?

УКучылар сөйли.(Лилия, Раил)  

-Ни өчен  шулай үз – үзен күрсәтәсе килә соң аның?

Ул үзен файдалы , кирәк кеше итеп  (күрсәтәсе) тоясы килә, ә аның барысы да киресенчә килеп чыга. Нәҗипнең  беренче  уйларын, күңел халәтен нинди   төс  белән бирик икән, балалар?.(Рәсемне куябыз)

Ул нинди?(мактанчык, әдәпсез,акылсыз,ямьсез)

Нәҗипне нәрсә ямьсезли, укучылар?

-Нәҗипне уйлап эшләмәгән эшләре ямьсезли.

-Аңа карап, эшеңә караганда акылың алдан йөрсен дип, әйтәбез.

      Ә  Нәҗипнең абыйсы    Гомәр турында нәрсә әйтә аласыз?  Ул нинди?  

Ул акыллы, тәрбияле, тәртипле..

 

 -Аның һөнәре бар. Ул матур итеп курайда уйный  белә.

Бик дөрес фикерлисез ,укучылар.

 Ә сез, укучылар, хезмәтне ярату  турында нинди мәкальләр беләсез ,бергәләп искә төшерәбез. Мин мәкальләрне башлыйм, ә сез дәвам итәсез/

 Агач җимеше белән – кеше эше белән.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма

 Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз.

Аз сөйлә, күп эшлә.

 Һөнәрле булу -  икмәкле булу.

Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен.

 Укучылар, мәкальләрне дәфтәрләргә язып куябыз.

 Сез гаиләдә ничек булышасыз,нинди эшләргә өйрәнәсез? Шуны белү өчен

 мин сезгә эшләр бүлеп бирәм, ә сез аларны хәрәкәтләр  ярдәмендә    күрсәтерсез  , ә калганнар нәрсә   эшләгәнегезне шул хәрәкәтләрдән белергә тиеш.(утын кисү,яру, өю;кер юю,чайкау,элү; бәрәңге юю,әрчү,турау ;җир казу ; гөлләргә су сибү;тузан сөртү)

-Рәхмәт, укучылар.Тырышкан табар, ташка кадак кагар дип әйтә халкыбыз.Ә әлеге мәкаль безгә кайсы образны күз алдына китерергә ярдәм итә.?

-Нәҗип образын.

Ни өчен?

-Ул үзенең  уйлары  белән көрәшә.

.Тырыша ,ялгышларын аңлый.

Тәртипсезлекләр эшләми, мактанмый  башлый.

Укучылар,      хикәядән бер өзек тыңлыйбыз.    Әлеге сөйләшүдә  Нәҗипнең нинди  уңай  сыйфатларын күрәсез?  

        һөнәрле

   тәртипле

   тыңлаучан

    әдәпле.

Күргәнебезчә, ул абыйсына охшарга тырышып, үзендәге тискәре сыйфатларны җиңде. Һөнәрле, тыңлаучан, әдәпле, тәртипле балага әйләнде.Укучылар Нәҗипнең эш- гамәлләрен, уйларын нинди төс белән бирик икән балалар?

-Ул нинди?(һөнәрле,.....)

   -Нәҗип      матур итеп рәсемнәр ясарга өйрәнә,димәк, Нәҗип тә ,абыйсы кебек,    һөнәргә ия була, хезмәтеннән күңел тынычлыгы таба  ,    үзен кирәкле кеше итеп тоя.  Үз – үзе белән көрәшеп , дөрес юлга баса.

 

         

 

 

   Матурлыкка омтылучы  бала күңелен    Ф.Әмирхан елның кайсы фасылы белән чагыштыра?. Шул өлешне дәреслектән табып    укыгыз .(127нче бит.)

.

Яз- бозлар кузгалган, беренче умырзаялар шытып чыккан, дөньяга яшеллек иңә башлаган ,  бөреләр уянган    вакыт. Нәҗипнең  күңел халәте белән чагыш- тырыла.     Икеләнүләре артта калып ,матурлыкка омтылып  , яши башлый ул.

Укучылар, рәсемнәргә игътибар итегез әле,Ф.Әмирхан    ике төрле Нәҗип аша безгә нәрсә әйтергә теләде икән?  Берсе ------, ә икенчесе ....

-Үзеңнең начар сыйфатларыңны җиңәргә өйрәтә.

-Яхшы белән начарны каршы куеп,Нәҗип үрнәгендә акыл белән эшләргә кирәк икәнен аңлата. Акыллы,тыйнак,Һөнәрле булу ,матурлыкка омтылу –кешене бизи торган сыйфатлар.

Дәресне түбәндәге сүзләр белән йомгаклыйсым килә.

Мин матур дип мактанмагыз,  матурлар, матурны тик матур эшләр, матур уйлар матурлар.

Укучылар.дәресебез  тәмам.    Барыгызга да бишлеләр.  Исән – сау булыгыз.

 

 

 

 

 

     

   

А.П.Чехов  ,,Кешенең бөтен нәрсәсе- күңеле дә, уйлары да , төсе бите дә, өс – башы да матур булырга тиеш”.дип әйткән.

 

 

 

 

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еники әсәрләрендә эчке монолог

       Перо А.Еники удивительно тонко и чутко      чувствовало и понимало красотучеловеческой  души и изображало ее с совершенством непос...

Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.

Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне....

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Әмирхан Еники

Әмирхан Еники хикәяләре хакында...

“Яңа мәктәп” шартларында укучыларда эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү

Бүгенге көндә  татар теле һәм әдәбияты укытучысының бурычы- эчке һәм тышкы яктан матур, бай рухлы кеше тәрбияләү. Чөнки аның фәне шундый. Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, ул аның х...

Татар әдәбиятыннан тест. "Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты"

Әмирхан Еники  тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест....