Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.
методическая разработка (11 класс) по теме

Минебаева Гульфам Султановна

Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_..e..doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:


                                                   

























11 сыйныфта әдәбият дәресе.





Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.









































Тема. Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.





Максат. 1. Укучыларда сугыш  чоры хикәяләре, аларда гади кеше образы, кешенең психологик халәтенең бирелеше белән таныштыру, хикәяләрнең үзенчәлекләрен, уртак якларын билгеләү.



2. Балаларның сөйләм күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.



3. Укучыларда әдәбиятка карата кызыксыну уяту, гуманизм тәрбияләү.







Җиһазлау. 1)  Әмирхан Еники портреты;



2) Сугыш темасына рәсемнәр;



3) Ә. Еники әсәрләре;



4) Ә. Еникига багышланган презентация;



5) Тактада: Тема. Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.



Ә. Еники: “Минем кем икәнемне хикәяләрем әйтр.”



И. Юзеев “Әмирхан еники – күңел карурманнарының тургае

































I. Кереш.



Укытучы. Үткән дәрестә Әмирхан Еникинең тормыш юлын өйрәнгән идек. Төркемнәргә төрле биремнәр бирелгән иде. Беренче төркемгә Ә. Еники биографиясендәге үзенчәлекләрне, безгә билгеле булмаган фактларны эзләргә тәкъдим ителгән һәм презентация төзергә бирелгән иде. Безне нинди яңа фактлар белән таныштыра аласыз?



1 укучы.



(укучылар хәзерләгән доклад һәм презентация белән танышу)





У. Икенче төркем язучының каләмдәшләре әйткән фикерләрне тупларга тиеш иде. Кайсы язучыларның фикерләрен таптыгыз? Каләмдәшләре Ә. Еникинең кайсы ягына игътибар биргәннәр?



2 укучы. Мостай Кәрим: “Әмирхан Еники - әдәбиятыбызның әмире дә, ханы да”.



Илдар Юзеев: “Ә. Еники – күңел карурманнарының тургае”.







У. Өченче төркем әдипнең үзе әйткән фикерләрен тупларга тиешләр иде.



Өченче төркемгә сүз бирәбез. Алар безне Әмирхан агадан алган интервью белән таныштыралар,олы әдипнең тормышка карашы, хәзерге заман әсәрләренә биргән бәясенбезгә дә тыңлатырга телиләр.



Укучы-журналист. Еллар үтү белән халыкның рухи тормышында үзгәрешләр барлыкка килә, сез моңа ничек карыйсыз?



Ә. Е. Без бәләкәй чакларда атка кызыга идек, ә хәзер кешеләрне машина кызыктыра. Ул гына да түгел, кешеләрнең байлык артыннан куу, намуссызлык, көнчелек, оятсызлык кебек сыйфатлар барлыкка килде. Ләкин барыберсаф күңелле, яхшы кешеләр барлыгына, күплегенә ышанасы килә.



Укучы-журналист. Соңгы чорда басылган әсәрләрнең кайсын иң уңышлы дип саныйсыз?













Ә. Е. Соңгы вакытта күңелне борчыган хәлләрнең берсе - әсәрләрнең бертөрлелеге, төссезлеге. Башкалардан аермалы,үзенчәлекле, игътибарга лаек әсәр дип, Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” хикәясен атар идем.



Укучы-журналист. Ә ни өчен сез романнар язмыйсыз? Әкечкенә күләмле хикәя-повестьлар белән чикләнәсез?



Ә. Е. Мин һәрвакыт күңелемдә бөреләнгән әйберне язам. Күргән вакыйга кызыклы, мавыктыргыч булса, уйланырга мәҗбүр итсә генә язам. Озын язарга яратмыйм. Язучының осталыгы – кирәген генә язу дип уйлыйм һәм тагын мин - әкрен яза торган кеше.



Укучы-журналист.  Хәзерге яшьләр ни өчен әдәбият укымыйлар? Моңа сезнең карашыгыз нинди?



Ә. Е. Гаеп безнең үзебездәдер. Бәлки без аларга кирәкле әсәрләр язмыйбыздыр?



Укучы-журналист. Рәхмәт сезгә. Сезнең белән кабат очрашуларны көтеп аерылышабыз. 



Укытучы. Рәхмәт сезгә. 





4. У.Өйдә сезгә язучының сугыш чоры хикәяләрен укып килергә иде. Без  өч төркемгә бүлендек. Төркемнәрне хикәяләрнең исемнәре белән атадык.



I төркемне - “Ана һәм кыз”



II төркемне – “Бала”



III төркемне “Бер генә сәгатькә” дип исемләдек.





I   Эшне “Бер генә сәгатькә” хикәясеннән башлыйк.



 Хикәя нәрсә турында?



(Сугыш турында.)



У. Әсәрнең сюжетын искә төшерик



(...)



У. Әсәрне ничә өлешкә бүлеп булыр иде һәм нинди өлешләргә?



(3 өлешкә:



1. Гомәр кайтканчыга кадәр Галимҗан абзыйлар гаиләсендәге тормыш.



2. Гомәр кайту шатлыгы.





3. Гомәрне озату.)



У. Мәрьям түтинең сугыш башланганчы булган тормышы сугыш чорындагыдан нәрсә белән аерыла?



(Мәрьям түти сугышка кадәр 2 км ераклыктагы станциягә әйберләр сатарга йөргән, ә хәзер тәрәзәдән юлга карап утырасы гына килә.)



У. Нинди максат белән?



(Улларының берсе кайтып килмәсме дип)



У. Гомәрнең сугыш вакытында көтмәгәндә өйгә кайтып керүе шатлыклы, ләкин каушатып җибәрә торган вакыйга. Геройлар нинди халәт кичерә?



( Мәрфуга түти үз күзләренә үзе ышанмый. Әтисенең шатлыктан иреннәре дерелди)



У. Гомәрнең “Бер генә сәгатькә кайттым” диеп әйтүе геройларның үз-үзен тотышында нинди үзгәрешләр китереп чыгара?



(Мәрфуга түтинең кулыннан эш төшә, табын да хәзерли алмый. Барысы да ни эшләргә дә аптырыйлар, нәрсә сорап калырга да, нинди ризык белән сыйларга да белмиләр.)



У. Улы кайтып киткәннән соң әнисенең психологик халәте нинди юлларда чагыла?



(Килененнән “Гомәрем ничә чынаяк чәй эчте икән?”, “катыкны яратып ашадымы икән?”,нәрсә диде әле?”, дип сорый.)



У. Тагын кемнең күңелен астын өскә тузгытып җибәрә бу кайту?



(Гомәрнең сөйгән кызы Заһидәнең)



У. Кызның халәтен сурәтләгән юлларны укып күрсәтегез.



(...)



У. Бу әсәр буенча фильм төшерелгән. Әсәрне һәм филҗмны чагыштырып, нинди фикер әйтә аласыз?



( Фильм буенча гына без язучы күрсәткән психологик халәтләрне күрә алмыйбыз. Әсәрнең үзен уку мавыктыргыч һәм тәэсирлерәк.)





II. У. Хәзер “Бала” хикәясен анализлауга күчәбез.



Хикәя кайчан язылган?



(1941 елда беренче әсәр булып языла.)



У. Хикәя нинди күренештән башлана? Бу урынны китаптан укып күрсәтегез.





(...)



У. Ни өчен язучы юлны “бүгенге көннең телсез шаһиты дип атый?



(...)



У. Әсәрнең төп герое кем һәм ул һәм ул нинди гадәттән тыш хәлгә тап була?



(Урманда ялгыз бер кечкенә балага юлыга. Баланы да ташлап калдыра алмый, ротасыннан да аерылып калырга ярамый.)



У. Бу мәсьәләне солдат ничек чишә? Кайсын беренче чиратка куя?



(Ул станциягә баручы әнисеннән аерылып калган баланы станциягә илтергә, шуннан соң ротасын куып тотарга була.)



У. Зариф, үзен куркыныч астына куеп, баланы станциягә илтүне сайлый. Әгәр дә ротаны куып тота алмаса, аңа хәрби трибунал янаган булыр иде. Бу хәлне белә торып, Зариф баланы алып китә. Сез кайсы юлны сайлар идегез?



(...)



У. Зарифның бу эшен без батырлыкка тиңли алабызмы һәм ни өчен?



(Ул, үзен куркыныч астына куеп, баланы әнисенә илтеп тапшыра. Солдат сугышка Туган илен, балаларынфашистлардан саклау өчен килгән. Зариф бер баланы коткарды инде. Ул уңышка иреште. Ә бу уңышы аңа киләчәктә дә курыкмыйча сугышка керергә ярдәм итәчәк.)



У. Хикәянең йомгаклау өлешендә автор кешене нинди асылташ белән чагыштыра? Нинди сыйфатлары өчен?



(Кешене автор алмаз белән чагыштыра. Үлем никадәр әрсез, рәхимсез булса, тереклек шулкадәр үз-үзенә ышанучан, бирешмәс, мәгърур була.)



У. Кызчыкның исеме ничек?



(Исеме бирелмәгән.)



У. Ни өчен?



(Исеме ничек булса да, бала инде ул. Ул гөнаһсыз, ярдәмчесез, ялгыз калган. Аңа ярдәм итмәү мөмкин түгел.)



У. Автор нинди хисләрне, күренешләрне каршы куя?



(Бер яктан – сугыш, үлем, мәрхәмәтсезлек, ә икенче яктан – шәфкатьлелек,мәрхәмәтлелек, башкаларга ярдәм итү.)



У. Гомумән, әсәр нәрсә турында?



(Сугыш чорында гадәттән тыш хәлдә калган кешенең психологик халәте турында.)



III. “Ана һәм кыз” хикәясе.



У. Әсәр ничек башлана?



(Әсәр табигатьне сурәтләү белән башлана.)



У. Ана образын тасвирлап бирегез.







(Ул күптәннән авыру. Ул бу урынга яңадан тормаска яткан.)



У.  Аның дөньядан китүен нәрсә тоткарлап тора?



(Ана улының сугыштан кайтуын көтә. Аның улына әйтеп калдырасы сүзләре бар.)



У. Рәхиләгә Ана нинди васыять әйтеп калдыра? Әсәрдән укып күрсәтегез.



(Хәсәнемне күргәч, мин күп тормам...)



У. Рәхиләгә нинди хәбәрне әнисеннән яшерергә туры килә? Аның бу халәтен тасвирлап бирегез. Моны батырлык диеп санап булыр идеме?



(Почта таратучы хатын Хәсәннең үле хәбәрен китерә. Үлемнән дә, якын кешеңнең үлеменнән дә газаплы хәл булмый. Ләкин Рәхилә кычкырып елый да алмый, чөнки үлем түшәгенә яткан әнисенә бу хәбәрне белдерәсе килми. Әнисе янына кермичә дә булдыра алмый. Бу кайгыны ул төс-кыяфәтенә дә чыгармаска тиеш. Рәхиләгә моның өчен күпме көч таләп ителә?!



У. Бу хәбәрне әниләренә әйтмичә дөрес эшлиләрме?



(Әйе. Чөнки әниләре тыныч күңел белән үлеп китә.балаларның бергәләп, бер-берсенә ярдәм итеп яшәүләренә ышанып үлә.)



У. Аның үләр алдыннан булган халәте табигатьтә чагылыш табамы? Ничек итеп?



(җәй башының шифалы яңгыры, иртәнге яшь кояш, бәбкә үләннәреөстендәге энҗе бөртекләре шикелле шикелле нур чәчеп уйнаган тамчыларның яктылыгы)



У. Монда контраст нәрсәдә?



(Табигатьнең яңа гына яши башлавы һәм үлем.)



У. Нәрсә табигать законнарына буйсына, нәрсә каршы килә?



(Карт кешенең үлеме гадәти хәл булса, яшь кеше үлеме табигать законнарына каршы килә.)







IV.



У. Бу хикәяләрне нәрсә берләштерә?



(Аларның барысында да сугыш чоры, сугыш чорында булган гадәттән тыш хәлләрдә кешенең үз-үзен тотышы сурәтләнгән.)



У. Хикәядәге геройларның батырлыгы нәрсәдә?



(Түземлелектә, үз-үзләрен җиңә алуда, шәфкатьлелектә, киләчәктә ышанычта.)



У. Бу сүзләрне тактага язып куйыйк.



Һәрбер командага үз әсәрләре буенча рәсем ясарга иде. Анда әсәрдәге геройларга һәйкәл ясарга иде. Тагын рәссамнар ясаган рәсемнәрне табарга иде.



Тактага рәсемнәр эленә.







V. Йомгаклау



У. Йомгак ясап, бу тема буенча нәрсә әйтә алабыз?



(Әмирхан Еникинең  үзнчәлеге кешенең психологик халәтен тасвирлый белүдә, сугыш фаҗигасен сугыш күренешләреннән башка күрсәтә алуда.)





Өй эше.



1.“Әйтелмәгән васыят” хикәясен укырга



2.Сайлап берсен эшләргә:



А) “Ә. Еники хикәяләрендә күңел дөнҗясының бирелеше” – сочинение.



Б) “Әгәр мин шул чорда яшәсәм...” – сочинение.



В) Хикәяләр буенча тест төзергә.



















По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

Татар әдәбиятыннан тест. "Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты"

Әмирхан Еники  тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест....

ТЕМА: Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ.

Максат: 1) укучыларда әсәр белән мөстәкыйль эшләү һәм анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү өчен җ ирлек тудыру;2) укучыларның әдәби сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтләрен арттыруга ярдәм итү;3) Ват...

ТЕМА: Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ.

Максат: 1) укучыларда әсәр белән мөстәкыйль эшләү һәм анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү өчен җ ирлек тудыру;2) укучыларның әдәби сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтләрен арттыруга ярдәм итү;3) Ват...

Ә.Еникиның “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең үзенчәлеге

Ә.Еникиның “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең үзенчәлеге. Йомгаклау дәресе...

Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәренең жанры, поблемасы.

5 нче сыйныф өчен туган (татар) әдәбият дәресе эшкәртмәсе...