Ә.Еникиның “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең үзенчәлеге
план-конспект урока (11 класс)

Халимова Лейсан Фаритовна

Ә.Еникиның “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең үзенчәлеге. Йомгаклау дәресе

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы

Предмет: татар әдәбияты

Класс: 11 нче сыйныф

Тема

Ә.Еникиның “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең үзенчәлеге

Дәреснең максатлары

  1. Хикәяне анализлау өчен шартлар тудыру.
  2.  Бәхетле булуның юллары төрле булуын ачыкларга ярдәм итү.
  3.  Ата-ананы хөрмәт итү намус эше булуын аңларга булышу.

Дәреснең бурычлары

  1.  Белем бирү максаты: хикәянең төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру.
  2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.
  3. Тәрбия бирү максаты: ата-ана мирасын күңел түрендә саклау; укучыларда гомумкешелек кыймәтләрен булдыруга нигез салу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  1. Предмет нәтиҗәләре: хикәянең идеясен аңлау һәм әсәрнең үзенчәлегенә сәнгати алымнар аша төшенү
  2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: әхлак төшенчәләрен, гомумкешелек кыйммәтләрен  билгеләү, герой кылган гамәлләр аша яхшыны начардан аерырга өйрәнү.
  3. Метапредмет нәтиҗәләр:

- регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

- танып-белү: булган белемнәргә таянып, “бишек, васыять, сандык” төшенчәләренә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша гомуми нәтиҗәне чыгару.

- коммуникатив: ата-ана васыяте күңел түрендә булырга тиеш дигән фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.

Предметара бәйләнешләр

Рәсем сәнгате, татар теле, музыка

Ресурслар:

Төп: А.Яхин .Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф өчен дәреслек ,  2008 ел.

Эшне оештыру

Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр

Тема, идея, бәхет проблемасы, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә

Педагогические технологии

Өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә, тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе

Тип урока

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Җиһазлау

Мультимедиа проекторы, экран, видеопрезентацияләр

Укытучы

ХалимоваЛәйсән Фәрит кызы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Белем бирү һәм фикерләү сәләтен үстерү (дәреслек, предмет материалы)

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Эшкә этәргеч бирүче сораулар һәм тәкьдимнәр

Мотивлаштыру

1,5  мин.

Максат: уңай психологик халәт тудыру.

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту.

Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр:   башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.

Шәхси эшчәнлек: дәреслек һәм эш дәфтәрләрендәге язмаларны барлау.

Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.

Бишек күренеше белән видеоязма.

Б, Сездә нинди хисләр, фикерләр туды?

Актуальләштерү

6 мин.

Максат:  яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.

Белем алуга эчке ихтыяҗ булдыру өчен, шартлар тудыру.

Искәрмә: хикәя алдан ук өйдә укыла, шуңа таянып  эш алып барыла.

У: Чыннан да, ана мәхәббәте турында йөзек кашы булырдай әсәрләр күп.  Фикеләрегез матур, аларны 2нче төркем дәвам итә......

- Г.Бәширов “Туган ягым - яшел бишек”, Г.Тукай, Дәрдмәнд, Ә.Еники һ.б...

Әсәрнең исеме- “Ә.В”, авторы Әмирхан Еники

Дәреснең максаты: “Ә.В.” әсәренең идея-эчтәлегенә төшенү, Темасы :   Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәяәсенең үзенчәлеге

Укылган әсәргә нигезләнеп фикер йөртәләр

Шәхси: уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру.

Регулятив: һәр төркемнең бәясен тыңлап, нәтиҗә чыгару, алдагы адымнарны фаразлау.

Коммуникатив:  геройның эш-гамәлләренә бәя биргәндә, ике төркем хезмәттәшлегенә ирешү.

Хикәядә сөйләнә торган вакыйганы тормыш белән бәйләп, нәтиҗә чыгаруны оештыру.

 Төркемнрдә 15 секунд уйлашыгыз: Сез әйткән фикерләр татар әдәбиятының нинди әсәрләрендә чагылыш таба?

Җавапларыгыз арасында  уртак әсәрләр дә ишетелде. Бүген нинди әсәр турында сөйләшербез икән?

Парларда эш:

Өстәлдә 2 вариантта текст,. аның 1 өлеше төшеп калган, җавабын иптәшегезгә сорулар биреп табасыз

Әсәрнең исеме, авторы кем?

“Ә.В”  әсәренең видеога нинди катнашы бар?

Әлеге сорауга төгәл җавап бармы?

Д-к,бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез? Нинди максатлар куябыз?

Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (пробный этап).

4 мин.

Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү

Сөйләгәннәрдән чыгып, проблемалы сорау куела.

Укучының шәхси фикере формалашуга юнәлеш бирә.

Төркемнәрдәге аерым укучылар фикерләрен белдерәләр.  Төркемнәрдә бишек белән сандыкны символик образ буларак ачыклыйлар, уртак кәгазьгә теркиләр.

Җаваплар тыңлана.

Сорауга берьяклы гына җавап бирергә авыр, төп фикергә килергә кыенсыналар.

Регулятив: хикәя вакыйгаларын хәзерге тормыш белән бәйләп чагыштыру.

Шәхси: әсәрнең идея төшенчәсен элек һәм хәзер ничек аңларга? соравы буенча фикер белдерү.

Төркемнрдә 15 секунд уйлашыгыз: Бишек нәрсә символы?

“Ә.В”  әсәрендә нинди деталь  аңа мәгънәдәш?

Сандык белән бишек арасына тигезлек билгесе куеп буламы?

Төркем эшчәнлеген оештыру.

Тәкъдимнәрен әйтәләр, төп нәтиҗәгә киләләр: алгоритмнарга нигезләнеп, алдагы эш планы төзергә.

Коммуникатив: төркемнәрдә хезмәттәшлеккә ирешү.

Шәхси:  бу өлкәдә һәр укучының үз фикерен булдыруга ирешү, дәлилләү Регулятив: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту.

Укучылар, фикерләребез төрле.

Әлегә тәгаен генә бер фикергә килә алмыйбыз.

Кыенлыктан чыгу планы. (яңа белемнәрне куллану).

5 мин.

Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау һәм план төзү.

Эшкә юнәлеш бирүче сораулар куя.

Планың төп алгоритмы билгеләнә: сәбәп-эшчәнлек-нәтиҗә.

Төркемнәрнең тәкъдимнәре тыңлана, план төзелә (кластер төзелә):

.Әсәрнең

  • Сюжет-композициясен
  • Образлар
  • Символлар
  • Проблемаларны билгеләү ярдәм итәр.

Һәр укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруы, төркемнәрдә фикерләшү һәм төп нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту. 

Регулятив: иҗади фикер йөртеп, алдагы эшчәнлекне күрә белү күнекмәләрен үстерү.

Шәхси: бу өлкәдә һәр укучының үз фикерен булдыруга ирешү, дәлилләү.

Танып-белү: төп фикергә килү юлындагы проблемаларны кую һәм чишү.

  • Без бу
  • ситуациядән чыгу өчен нишләрбез?

Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану.

6 мин.

Максат: Ни өчен “Әйтелмәгән васыяь” дип атала соравының асылына төшенү һәм хикәя персонажлары мисалында аңлату

Сораулар бирә, эшнең эзлеклелеген тәэмин итә. Укучыларны тәнкыйди фикерләүне үстерү: алты эшләпә алымы белән таныштыра

Индивидуаль фикерләр тыңлана, төркемнәрдә тикшерелә, нәтиҗә ясала.

Димәк, әниләрнең васыятен тыңлау зарури.

Хикәя буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, фикер җиткерү, аны расларга тырышу.

Регулятив: автор карашын аңлата торган сүзләр аша объектив һәм субъектив мөнәсәбәтләрне ачыклау.

Коммуникатив: фикернең ачык итеп әйтелүенә ирешү.

Шәхси: дәлилләү, логик фикерләп, нәтиҗә ясау.

Танып-белү: төп нәтиҗәне чыгару.

Төркемнрдә эш 2-3 минут: Түбәтәйләрне сайлагыз, төсләре буенча төркемләп утырыгыз.

Түбәтәйләрнең артында инструкөия беркетелгән

Сары түбәтәй – персонаңларга бары тик уңай бәя бирәләр

Кара түбәтәйләр – геройларның кимчелекләрен һәм тискәре сыйфатларын билгелиләр.

Яшел түбәтәйләр – балалары Акъәбинең  васыятен тыңласалар, әсәр ничек дәвам итәр? Соравына җавап әзерли

Зәңгәр түбәтәйләр барысын тыңлап бетергәч нәтиҗә ясыйлар

Сораулар бирә, эшнең эзлеклелеген тәэмин итә.

“васыяь” төшенчәсенә аңлатма бирәләр

  1. 1)Сандыктагы мирасны балаларына тапшыру  - гореф-гадәтләр
  2. 2)Мөселманча җирләү, авылга кайтарып, үлгән сабыйлары һәм ире янына күмүләре – динне саклау
  3. 3)”Башкорт халкы сине тәрбияләде” - Милләтеңне онытма

Кәфенлек

Аңлатмалы сүзлектән билгеләмәне искәртү

Хикәя буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, фикер җиткерү, аны расларга тырышу.

Танып-белү: әйтелгәннәргә нигезләнеп, чираттагы нәтиҗәне чыгару. Шәхси: герой халәтен тоеп, үз кичерешләреңне чагылдыру.

Нәрсә ул “васыяь”?

Әбинең васыяте нинди?

Әбине җирләгәч, авылдан нәрсә килеп төшә? Аның эчендә нәрсәләр була? Балалары нәрсә кичерә шул мизгелдә?

Сандык һәм бишек арасына тигезлек билгесе куеп буламы?

Төркемнәрдә Бәләкәй генә проект эше тәкъдим ителә: татар өе рәсеме. Рәсемгә бишекне урнаштырыгыз.

Сорау куела. Видеоязма тыңларга тәкъдим ителә

Чыннан да бишек өйнең иң нурлы җире – түренә эленә.

Балалары дөнья куалар, байлык туплыйлар

Рухи мирас турында оныталар.

Кылган ул үсемлек, үсемлек йөгерә алмый,бәлки тоела гынадыр. Кеше дә шулай дөнья куып көн-төн йөгерә. Якын-тирәдәгеләрнең күңелен күрергә өлгермичә калалар. Әниләр бит мәңелек түгел, исән чакта кадерләрен белергә кирәк.

Характеристика бирү күнекмәләрен үстерү.

Танып-белү: әйтелгәннәргә нигезләнеп, чираттагы нәтиҗәне чыгару

Коммуникатив: төрле фикерләрне тикшерү, уртак нәтиҗәгә килү.

Шәхси: эпитет һәм чагыштырулар аша эмоциональ мөнәсәбәт белдерү.

Регулятив: төп геройга хас характер билгеләрен күрсәтү, шулар аша геройның тормышта тоткан урынын һәм аның шәхси мөнәсәбәтен объектив бәяләү.

Коммуникатив: төрле фикерләрне тикшерү, уртак нәтиҗәгә килү.

Сез бишекне кайсы җиргә урнаштырырга тырыштыгыз? Ни өчен нәкъ шул җиргә элдегез?

Акъәби васыятен җиткерергә талпына, балалры тыңламый. Моңа нәрсә комачаулый?

Автор ни өчен кылганнар образын кертә?

Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш.

6 мин.

Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.

Тикшерү соравы куела. Ул дәреслектә каралмаган һәм көтелмәгән җаваплар бирүне таләп итә.

Сыйныфтагы  укучының фикере тыңлана һәм системага салынып, дәфтәрләргә языла: Ата-баба мирасы, ана сүзе күңелнең түрендә булырга тиеш. 

 “Бишек ни өчен өйнең түренә эленгән?” соравына җавап кеше күңеле белән өй түре арасында  параллель уздыру аша аңларга ярдәм итә.

Охшаш фикерләрне гомумиләштерү, уртаклыкларын табу.

Регулятив: элекке тормышны үз гаиләләрендәге  хәзерге тормыш белән чагыштырып карау, нәтиҗә ясау. Танып-белү: укучыларның тормышка карашларын формалаштыру.

Шәхси: һәр баланың үз фикерен ачык белдерүе, дәлилләп, үз нәтиҗәсен ясавы.

Сезнеңчә, Бишек ни өчен өйнең түренә эленгән?

(Бала бабасы үргән бишектә ята?)

Сандык һәм бишек арасына тигезлек билгесе куеп буламы?

Белемнәрне системага салу.

4 мин.

Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту.

Хикәянең төп фикерен табарга юнәлеш бирүче сорау куела.

Васыятьне тыңлау түгел – аны үтәү зарури. Васыятьне үтәү – намус эше. Кылганнар хәленә калмас өчен.

Чыгарылган нәтиҗәләрне дәфтәрләргә язып кую.

Танып-белү: алган белемнәрдән тиешле нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив: төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү.

Шәхси: эш барышында үз фикереңне белдерү.

Акъәбинең балаларына нинди үгет-нәсыйхәт бирер идегез?

Рефлексия

2 мин.

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.

Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.

Һәр төркемнең үз җавабы:

– практик әһәмиятен ассызыклыйлар

Регулятив: аңлашылмаган якны ачыклау, бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең әһәмиятен аңларга булышу.

Укучылар, бүгенге белемнәрегезне тормышта ничек кулланырсыз?

Дәрестә нинди авырлыклар белән очраштыгыз?

Дәресне йомгаклау.

2 мин.

Максат: бер-береңнең эшен бәяләү, билгеләр кую.

Укытучы  укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.

Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

Укучылар бер-берсенә рәхмәт белдерәләр.

Шәхси: үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау.

Укучылар, үзбәяләрегезне карагыз һәм билгеләрегезне куегыз.

Өй эше бирү һәм теләкләр.

2 мин.

“ Бишек ни өчен өйнең түренә эленгән?” темасына инша язу.

“Ә.В” әсәре буенча 10-15 сораудан торган тест  язарга

Шәхси: үз мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу.

Укучылар, дәрес тәмам. Дәрестә яхшы эшләвегез өчен рәхмәт.

         

Критерийлар

билге

  Бу әсәрне аңладым, нәтиҗә ясадым .

Иптәшләремә аңлатып, сөйләп  бирә алам

“5”

Бу әсәрне аңладым, үзем өчен нәтиҗә ясадым

“4”

Бу әсәрне аңламадым, иптәшләремнең ярдәменнән башка эшли алмыйм

“3”

Фамилия _____________________________Үзбәя _________________        

Критерийлар

билге

Бу әсәрне аңладым, нәтиҗә ясадым .

Иптәшләремә аңлатып, сөйләп  бирә алам

“5”

Бу әсәрне аңладым, үзем өчен нәтиҗә ясадым

“4”

Бу әсәрне аңламадым, иптәшләремнең ярдәменнән башка эшли алмыйм

“3”

Фамилия _____________________________Үзбәя _________________        

Критерийлар

билге

Бу әсәрне аңладым, нәтиҗә ясадым .

Иптәшләремә аңлатып, сөйләп  бирә алам

“5”

Бу әсәрне аңладым, үзем өчен нәтиҗә ясадым

“4”

Бу әсәрне аңламадым, иптәшләремнең ярдәменнән башка эшли алмыйм

“3”

Фамилия _____________________________Үзбәя _________________        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Ә .Еникинең "Әйтелмәгән васыять "әсәре буенча йомгаклау дәресе

Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять"әсәре буенча йомгаклау дәресе...

ТЕМА: Җәннәт әниләрнең аяк астында. (Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча). Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

Ана – дөньяда иң бөек зат. Бала дөньяга килгәнче , ул аны 9 ай йөрәге янында йөртә, тугач, төннәр буе аны бага. Әмма үсә төшкәч, ата – аналар белән балалар арасында бик яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар ...

“Ана хакын хакласаң...” (Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча йомгаклау дәресе)

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”повесте буенча йомгаклау дәресе...

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” хикәясен йомгаклау дәресе

Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясен  йомгаклау дәресе. Ачык дәрес планы...

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен йомгаклау.

Авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме – Мозафарова Лилия Замир кызы.Дәрес темасы “Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен йомгаклау”.Дәрес 7 нче сыйныф укучылары...

“Ана хакын хакласаң...” - Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча йомгаклау дәресе

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча йомгаклау дәресе...