Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен йомгаклау.
план-конспект урока (7 класс)

  • Авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме – Мозафарова Лилия Замир кызы.
  • Дәрес темасы “Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен йомгаклау”.
  • Дәрес 7 нче сыйныф укучыларына исәпләнгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniki_ytelmgn_vasyyat.docx21.58 КБ

Предварительный просмотр:

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен йомгаклау

Максат:

  1. Әсәрне анализларга, язучының ни әйтергә теләгәнен һәм әсәрдәге проблеманы әйтә белүләренә ирешү;
  2. Милләтнең үткәнен хөрмәт итәргә; рухи байлыкны баетуга омтылыш тәрбияләүне дәвам иттерү; балаларның логик фикерләрен, дөрес нәтиҗәләр ясый белү сәләтен үстерү, үз – үзеңә дөрес бәя бирергә омтылу;
  3. Татарның әхлакый кодексын өйрәнүне дәвам иттерү.

Җиһазлау: Әдәбият дәреслеге, 7 нче сыйныф, Әмирхан Еники китаплары, язучының портреты, “Рухи тәрбия” китаплары, “Мәгърифәт” газетасыннан Әмирхан Еники вафаты уңаеннан басылып чыккан хушлашу мәкаләләре, проектор, компьютер.

Дәрес барышы.

  1. Сыйныфны дәрескә туплау.
  2. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.
  3. Актуальләштерү.
  1. Укучылар, алдагы дәресләрдә кайсы язучының нинди әсәре белән таныштык?
  2. Әмирхан Еникинең нинди әсәрләре белән сез таныш?
  3. Әмирхан Еникинең әсәрләренә хас үзенчәлекләрне әйтегез әле.
  4. Әмирхан Еникинең сугыш турындагы әсәрләре байтак. Язучы аларны кеше күңеленә, йөрәгенә үтеп керә алырлык итеп язган. Ни өчен дип уйлыйсыз?
  1. Өй эшен тикшерү.
  1. Бер укучы кыскача Әмирхан Еникинең тормыш юлын сөйли.
  2. Укытучы газета материалларыннан язучының вафаты уңаеннан хушлашу мәкаләсен укый.
  1. Төп өлеш.

             “Әйтелмәгән васыять» әсәренә анализ. “Ана хакы” темасына тукталу.

  1. Дәрескә эпиграф.

“Оҗмах аналарның аяк астында” (тактага язып эленгән).

Плакатлар:

     Бер – беребезгә нинди бәгырьсез без,

     Хәтта кансыз – кемнән өйрәндек?

     Усалыкка, әдәпсезлекләргә

     Нинди иләк аша иләндек?

     Ата – баба гомер юлымы бу  -

     Без нинди соң, нинди юл алдык?

     Аерылдык җирдән, йолалардан,

     Үзебездән үзебез югалдык.

                                             Наҗар Нәҗми

     Ана бик яшьли үлеп китсә дә ана, ә баласы – сакалы агарып бетсә дә бала –    мәңге бурычлы бала. (Әмирхан Еники)

  1. Әсәргә өлешчә анализ ясау.
  • Жанрын дәллиләү (проза, хикәя).
  • 1965 нче елда язылган әсәр.
  • Әсәр язылган чорга характеристика бирү.
  • Әсәрнең темасы (Рухи байлык, Ана хакы).
  • Әсәрнең идеясе. “Әйтелмәгән васыять» әсәрендә язучы хәзерге заман кешеләренең рухи дөньялары никадәр ярлы булуын күрсәтергә тели. Халыкның рухи хәзинәсенә хөрмәт белән карарга, әти – әниләребезне соңгы көнгәчә тәрбияләп, аларның хәер – фатыйхасын алырга кирәклекне искәртә.
  • Әсәрдә нинди проблема күтәрелә? Бу проблема барлыкка килүенең сәбәпләре нидә?
  • Тел проблемасы;
  • Туган – үскән җиргә карата мәхәббәт хисе булмау;
  • Гореф – гадәтләрне, йолаларны үтәмәү;
  • Рухи ярлылык.
  • Берничә укучы Туфан Миңнуллинның “Татарның әхлакый кодексы” ннан өзекләр укый.
  • Әсәрдәге конфликтларны санап чыгу.
  • Әсәрнең төп образлары. Әсәрдәге ярдәмче образлар.
  • Акъәби образына кыскача характеристика бирү.
  • “Минем ак яулыклы әбием” темасына өйдә язып килгән иншаларны уку.
  • “Ата – ана хакы” Равил Юныс вәгазьләрен тыңлау.
  • Әсәрнең тәрбияви әһәмияте. Укучыларның фикерен тыңлау. “Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабыннан өзекләр уку.
  • Ни өчен әсәргә Әмирхан Еники “Әйтелмәгән васыять” дигән исем бирде икән?
  1. Китап күргәзмәсе турында мәгълүмат бирү. Бу китапларның бүген дә безгә бик күп белем бирүче хәзинә икәненә ышандыру.
  2. Дәрескә йомгак. Укучыларның дәрестә катнашуларын бәяләп, билгеләр кую.
  3. Өй эше. “Ана хакы” темасына язма эшкә материаллар туплап килергә.
  4. Дәрес тәмам.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе

Бу дәрестә Акъәбинең  үз балаларына җиткерергә теләгән өч васыятенә басым ясыйсым килә.  Буыннан -буынга бирелә торган  изге төшенчәләр (Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы) белән бәйлән...

Ә .Еникинең "Әйтелмәгән васыять "әсәре буенча йомгаклау дәресе

Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять"әсәре буенча йомгаклау дәресе...

ТЕМА: Җәннәт әниләрнең аяк астында. (Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча). Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

Ана – дөньяда иң бөек зат. Бала дөньяга килгәнче , ул аны 9 ай йөрәге янында йөртә, тугач, төннәр буе аны бага. Әмма үсә төшкәч, ата – аналар белән балалар арасында бик яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар ...

“Ана хакын хакласаң...” (Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча йомгаклау дәресе)

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”повесте буенча йомгаклау дәресе...

Ә.Еникиның “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең үзенчәлеге

Ә.Еникиның “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең үзенчәлеге. Йомгаклау дәресе...

“Ана хакын хакласаң...” - Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча йомгаклау дәресе

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча йомгаклау дәресе...