Халимова Лейсан Фаритовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

"Ләйсән булып ява алу кирәк Кеше матурлыгын күрергә".

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: һәр бала хөрмәткә лаек

Увлечения: Китаплар уку, бию

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: село Шугурово, Лениногорский район

Место работы: МБОУ "Шугуровская СОШ имени Валерия Павловича Чкалова"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/khalimova-leisan-faritovna
Тел ачылгач әйтә алсаң “Әни!”-дип, Тел ачылгач әйтә алсаң “Әти!”-дип, Күзләреңә яшьләр тыгылмас, Туган телең әле бу булмас. Соң минутта әйтә алсаң “Әни!”-дип, Соң минутта әйтә алсаң “Әти!”-дип, Күзләреңә яшьләр тыгылыр, Туган телең менә шул булыр.
Зөлфәт

Иң яхшы укытучылар китап белән укытмый, йөрәк белән укыта.heart

О себе

Казанда  студентлар гаиләсендә туып, Шөгер авылының гүзәл табигате һәм әби-бабайның җылы кочагында үскән кызчык бер заман Яр Чаллы шәһәренә килеп эләгә. Бер калимә русча белмәү аңа аралашырга комачауламый. Балалар бакчасының әзерлек төркемендәге тәрбияче генә елмаеп, баланың телен ничек кирәк, шулай аңлый: "Ульга Уасилевна, голова әйләнә, кысать хочу, живот уходит..."  һәм тагын шуның кебек әкәмәтләрне аңларга тәрбиячегә олы йөрәге ярдәм иткәндер инде. Мәктәпне тәмамлаганда, рус теленнән бишле иде инде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштерергә дип Яр Чаллы көллиятенә укырга керде. Әлфия Барыевна яздырган беренче диктантка төркемнән 3-4 кеше генә "3" яки "4" алды, калганнарда "2" һәм "1" иде!!!! Әй гарьләндерде дә инде бу уңышсызлык. Димәк, җиң сызганып укырга кала. Укыды да кызчыгыбыз. Кызыл диплом белән көллиятне, аннан соң кызыл диплом белән университетны дә тәмамлый. Инде бүгеннән ул, кызчык түгел - Укытучы. Рус балаларына татар телен укытканда, Укытучыбыз  Шөгер авылыннан килеп эләккән "телсез" кызчыкны онытмый, киресенчә, ул аңардан киңәш сорый. Рус телле балаларга татар телен өйрәнү - чит телне өйрәнүгә тиң. Шуңа күрә Укытучыбыз киредән авылдан килгән кызчыкка әверелә һәм, читтән торып,  инглиз теле серләренә төшенә, укыту методикасын үзләштерә, тагын бер диплом ала. Гомумән әйткәндә, Укытучыбызның күңелендәге кызчык һәрвакыт яңалыкны өйрәнергә, яңа үрләр яуларга әйдәп торды. Бүгенге көндә ул инде дүрт бала әнисе, иренең сөекле хатыны, укучыларының ярткан укытучысы. Ә яңалыкны белергә теләү хисе анарда һаман да   саекмаган. Дәресләрен дә ул йөрәге кушканча үткәрә, балаларның уй-фикерләрен, эш-гамәлләрен тормышка яраклаштырырга тырыша, һәр теманы, бигрәк тә әдәбият дәресләрендә, чынбарлык белән бәйләп бара. Бу кызчык-Укытучы – мин.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Аяз Гыйләҗев, Җәмит Рәхимов, Әмирхан Еники әсәрләре; Хәсән Туфан, Габдулла Тукайның тормыш юллары, халкыбызның фольклоры 

Моё портфолио

Педагогическое «кредо» учителя:

«Призван учитель, детей окрылять, 
 Веру в себя, в свои силы вселять,   
       Направить, зажечь, подсказать, поддержать,    
  В жизни дорожку  помочь отыскать»…

Лениногорск районы

“В.П.Чкалов исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбе

  муниципаль бюджеттагы гомуми белем бирү учреждениесе

 

Һөнәри белем алу турында мәгълүматюгары 
Учреждение ( диплом буенча)

Казан дәүләт педагогия университеты   

 

 

Специализация ( диплом буенча):

 

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Тәмамлау елы:  

 

1998

Квалификация:

 

Стаж:

югары категория

 

20

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы