Ләйнә Ильясованың “Канатлы атлар” хикәясе атамасына салынган мәгънә.
план-конспект урока (6 класс)

Халимова Лейсан Фаритовна

Ләйнә Ильясованың “Канатлы атлар” хикәясе атамасына салынган мәгънә. Дәрес конспекты (сыйныфтан тыш уку өчен)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kanatly_atlar_sren_analiz.docx32.26 КБ

Предварительный просмотр:

Ләйнә Ильясованың “Канатлы атлар” хикәясе атамасына салынган мәгънә.

                                        ( 6 нчы сыйныф )

 Татарстан Республикасының Лениногорск муниципаль районы, В.П.Чкалов исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбенең

        югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Халимова Ләйсән Фәрит кызы

Максат:

  1.  Әсәрнең бөтенлеген – темасын, идеясен, проблемасын ачыклау процессында  эзләнү эшчәнлегенә өйрәтү.
  2. Гомумиләштерү, системага салу, иҗади фикер йөртү,  нәтиҗә чыгара белү күнекмәләрен һәм сөйләм телен үстерү.
  3. Тугърылык, бердәмлек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, тәвәкәллек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес тибы: фәнни-эзләнү күнекмәләрен формалаштыру, үстерү.

Дәреснең төре: сыйныфтан тыш уку.

Җиһазлау: Л.Ильясованың  портреты, әсәрләре, балалар ясаган иллюстрацияләр, интерактив такта, презентация.

Файдаланылган әдәбият.

  1. А.Әхмәдуллин. Әдәбият белеме сүзлеге. Казан, 1990.
  2. Л.Ильясова. “Чәчәкле сөт”. Балалар өчен шигырьләр һәм хикәяләр. Түбән Кама,2006.
  3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.Казан, 2005
  4. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Казан, 1987.
  5. Н.Савина. Организация исследовательской деятельности школьников. Елабуга, 2008.

                                        Шөгер, 2014                                                

Дәрес барышы

Укытучы куярга тиешле сораулар һәм биремнәр

Элек үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр. Көтелгән җаваплар.

  1. Актуальләштерү (белем тигезләү)
  1. Уңай психологик халәт тудыру.
  2. Өйгә бирелгән эшнең икенчесен, өченчесен башкаручылар бармы?

  1. Ләйнә Ильясованың биографик белешмәсе.
  2. Иллюстрацияләре буенча укучылар чыгышы.

  1. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

“Канатлы атлар” хикәясен барыгыз да укып килдеме?

Төп эчтәлекне әйтеп бирә аласызмы?

Бу нинди әсәр?

 Мондый әсәрләргә анализ ясаганыбыз бармы?

Ә анализ ясау ул – нәрсә дигән сүз?

Бүген безгә нинди белемнәр кирәк булыр?

Димәк, дәресебезгә нинди максат куярбыз?

Эшне нәрсәдән башлыйбыз?

Композициянең өлешләрен искә төшерегез.

.

Хикәянең идеясе нидән гыйбарәт? Дәлилләгез.

Бу ситуациядән сез тагы нинди чыгу юлларын тәкъдим итәр идегез? Ә ни өчен бу кечкенә малайлар җиңелрәк юлны сайламаганнар? Бу аларның кайсы сыйфатларын тасвирлый?

Әсәрне укыганда, сез нинди мәсьәләләргә игътибар иттегез?

Ә хәзер “канат” сүзенең мәгънәләрен табыйк.

Нинди нәтиҗә чыгарып була?

Ни өчен автор әсәрен “Канатлы атлар” дип атаган? Һәм, гомумән, автор әсәрнең атамасына нинди мәгънә салган?

Әсәрдә символик образлар һәм детальләр таптыгызмы?

Гомумиләштереп  ни әйтеп була?

Алымнарны барлап чыгыйк.

Әсәрнең әһәмиятен нидә?

 Нәтиҗә чыгарыгыз. Хикәянең төп эчтәлеге нинди?

Төп эчтәлекне әйтү өчен, әсәргә анализ ясарга кирәк. Анализ ясарбыз.

Бу -  хикәя, чәчмә әсәр. Катнашучылар әз, вакыйгалар күп түгел. Хикәягә анализ ясый беләбез.

Әсәрнең вакыйгаларын барлау, гомумиләштерү,темасын, идеясен, проблемаларын ачыклау төп эчтәлекне табу дигән сүз.

Язучы бу хикәясен нинди максат белән язган соң?  “Канатлы атлар”да сүз нәрсә турында бара? Ни өчен автор әсәрен “Канатлы атлар” дип атаган? Һәм, гомумән, автор әсәрнең атамасына нинди мәгънә салган дигән сорауларга җавап табуны максат итеп куябыз.

Сюжет-композициясен төзибез.

Экспозиция

        Балалар авыл башындагы зур булмаган болынга уйнарга йөриләр. Аларның бер ваемсыз чаклары. Көн озынына туп тибеп, кичтән әти-әниләре янына кайтып, җылы аш ашап, йомшак түшәккә ятып, бар дөньяларын онытып йоклый торган чаклары.

Төенләнеш.

        Көндәгечә, җыелышып, гөр килеп шул якка юл тоталар. Әңгәмәләре һаман да шул чыбыркы турында. Аларның тизрәк үсеп, чыбыркыны икеләп кенә түгел, уникеләп үрәселәре килә. Ләкин авылны чыгарга да өлгермиләр, җен чокыры ягыннан шомлы итеп ат кешнәгәнен ишетәләр. Әниләренең кисәтүләренә дә карамастан, алар шул якка йөгерәләр. Барып җиткәч күрәләр, упкын тирәли бер бик зур җирән ат чаба, ә упкын төбендә кашка тай ята.

Вакыйгалар үстерелеше.

  • Балалар нишләргә дип аптырашып калалар. Ләкин курку хисен тәвәкәллек җиңә. Айназ тәгәри-тәгәри төшеп тә китә. Дусты артыннан озак уйлап тормыйча хикәяләүче малай үзе дә тәгәрәп төшә.
  • Алар икәүләп тайны тынычландыралар һәм уңайлы урын табып, аны чокырдан чыгарырга тырышалар.
  • Малайларның тырышлыгы упкын читендәге җирән атка да кыюлык өсти. Аңарга гүя канатлар үсә. Йөрәкләргә үтеп керерлек итеп кешни дә, упкыннан аска оча. Шул вакытта малайларга ул гүя алтыннан коелган һәйкәл сыман тоела. Киеренкелектән бүртеп чыккан кан тамырлары уникеләп үргән дистәләгән чын каеш чыбыркылар төсле. “Ат арткы аякларында гына упкын читендә басып тора. Алтыннан коелган мәһабәт ат һәйкәле.. Җитмәсә, өстендә кояш нурлары уйный. Артында тузан чүмәләләре калдырып, ат җирдән ычкынды. Ат оча! Чалт аяз зәп-зәңгәр күктә бердәнбер шәүлә. Ат оча.” ( “Чәчәкле сөт”, 61 бит)
  • Яр башында калган малайлар да югалып калмый. Күлмәк – майкаларын, чалбар каешларын бергә бәйләп, бер очын чокыр эченә ыргыталар. Бик зур тырышлык белән балалар һәм ат тайны чыгаралар.

Кульминацион нокта.

  •         Бер мизгелгә вакыт туктап калган кебек була. Әйтерсең, дөньяда табышмак җирән ат та  яр буенда хәрәкәтсез катып калган малайлар. Алар үзләренең кеп-кечкенә булуларына карамастан, шундый зур эш эшли алуларына ышанып бетә алмый торалар. Аларның күзләрендә яшь аралаш шатлык хисе.
  • “Барыбызның да күзләребездә яшь аралаш шатлык иде. Беренчедән, атка ярдәм итә алуыбызга күңелләргә рәхәт. Икенчедәнме? Икенчедән, шатлыгымның иге – чиге юк. Мин шушы бәләкәй генә йөрәгем белән, үземнең дусларымның күзләре, үтә күренмәле диярлек тәннәре аша, вөҗданлы, мәрхәмәтле, бу дөньядан әз генә кер, тузан әсәре дә керергә өлгермәгән саф күңелләрен, җаннарын тойдым, юк, күрдем.”( “Чәчәкле сөт”, 64 бит).

Чишелеш.

  •          Атның да балаларга рәхмәте зур иде. Ул алар тирәли бер кат әйләнеп чыга да таен ияртеп, урманга таба китә. Ләкин, балалар күздән югалганчы, ат алар ягыннан күзен алмыйча кешни-кешни бара. Урманга кереп киткәч тә тонык кына ат кешнәгәнен ишетәләр алар. Бу атның үзенчә рәхмәт әйтеп саубуллашуы була. “Ат безнең тирәли тагы бер кат әйләнеп чыкты да таен ияртеп, юыртып кына урманга таба китте. Ат башын уң яктан борып (хәзер дә күрәм төсле) безгә карап, каты итеп кешни-кешни, урманга кереп киткәнче (каерып бәйләп куйганнармыни...) башын бездән алмады...Киттеләр.” (“Чәчәкле сөт”, 63 бит)

Хикәянең идеясе – ананың балага булган мәхәббәтнең бөеклеге һәм көче. Атның баласын коткару өчен өзгәләнүләре, гаҗиз  калуы балаларны тәвәккәл адымнарга этәрә. Алар чокырга тәгәрәп төшәләр. Балаларның кыюлыгы атка да көч өсти, таяныч бирә – “канат” үстерә. Ат та куркуын җиңеп, чокырга сикерә. ( ...Ат оча! Чалт аяз зәп-зәңгәр күктә бердәнбер шәүлә. Ат оча.” ( “Чәчәкле сөт”, 61 бит) )

     Кешенең сайлау хокукы бар. Малайларга да, тәвәкәлләмичә, авылга ярдәм сорап йөгерергә яисә, борылып китеп, уеннарын дәвам итәргә була иде. Ләкин алар, курку хисен онытып, тәвәккәл эш башкаралар.  Шул вакытта алар йөрәкләре белән бер-берсен тоеп, бердәмлекнең көчен аңлыйлар.

        Бу хикәядә автор кузгаткан мәсьәлә – дуслык, бердәмлек. Шулай ук кешеләрнең бер-беренә карата миһербанлыгы, мәрхәмәтлеге турында. Кечкенә малайлар куркуларын җиңеп, җирән кашка тайга ярдәмгә ташланалар. Тайны коткаргач, аларның чын күңелдән куанулары, шатлыклы күз яшьләре – аларның хайваннарга карата ихтирамын, чын күңелдән кызгана белүен чагылдыра.

        Канат сүзенең мәгънәләре (татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 242 бит) :

  1. Очу әгъзасы (кошлар һәм бөҗәкләрдә).
  2. Күчерелмә мәгънәдә: – таяныч, терәк;
  3. Канат астына алу – яклау;
  4. Канат астына керү – кемнең дә булса яклавына, тәрбиясенә күчү;
  5. Канат бирү – көч бирү, илһам бирү.
  6. Канат кагу – шатлану. Куану.
  7. Канат салындыру – төшенкелеккә бирелү.
  8. Канат сыну – ышаныч, көч һ.б. бетү. Югалу, өмет өзелү.
  9. Канат чыгу - 1) берәр нәрсә эшләргә дәрт, илһам туу; 2) үз башына яши, эшли алырлык хәлгә килү.
  10. Канат үсү – 1) рух күтәрелү, дәртләнү; 2) көч арту, көчләнү.
  11. Канат җәю – 1) каплап алу, зур мәйданга таралу; 2) кыю рәвештә эшләү, хәрәкәт итү.
  12. Канатын каеру – кемнең дә булса көчен, эшчәнлеген, мөмкинлеген бетерү, теләк-омтылышларына чик кую.

Канатландыру фигыль – дәртләндерү, рухландыру, илһамландыру.

Канатлану фигыль– 1) канат чыгу, канат үсү; оча башлау ( кош турында);

   2) күчерелмә мәгънәсе – дәртләндерү, рухлану, илһамлану, күңел үсү.

Канатлы I. сыйфат Канаттан эшләнгән, канат буйлап йөри торган.

Канатланы II.сыйфат1)Канаты булган, оча торган (кошлар). 2) күчерелмә   мәгънәсе - ашкынучан, омтылучан. (Канатлы сүз – үткен, тапкыр сүз.)

        

        Кошлар балаларына куркыныч янаганда, аларны канатлары белән каплап калырга тырышалар. Ат та баласына ярдәм итәргә тели. Атның һәм балаларның тырышлыгы кечкенә тайга да канатлар үстергән кебек була. Карап торышка төпсез һәм куркыныч упкын төбеннән менеп җитәргә бер-ике адым калгач, ул кош баласыдай талпына һәм яр читенә чыгып баса.                                                

        Канат ул - таяныч, терәк;

        Канат бирү – көч бирү, илһам бирү.

Канат үсү – 1) рух күтәрелү, дәртләнү; 2) көч арту, көчләнү.

 Хикәя атамасына автор салган мәгънә. Дөньяда иң бөек хис – ата-ана мәхәббәте. Бу мәхәббәт ышанычлы канатлар сыман, гомер буе балаларны куркынычтан, хәвеф-хәтәрдән саклап, яклап тора. Бу “канатлар” баланың күңелен рухландырып, кыюлык өстәп торучы да. Хикәянең төп герое Ильяска әсәр ахырында үз әти-әнисе дә пар канатлы күренә бит. Минемчә, малай көндезге вакыйгадан гомергә җитәрлек сабак алган: әти-әниләр балалары өчен иң ышанычлы канатлар, әти-әнинең кадерен белергә кирәк.

 Әсәрдәге символик образлар һәм детальләр.

Образларны ачыклауда автор символик образлар һәм детальләр  куллана.

Җирән ат - авторның күзенә  “Дон” комбайны хәтле зур булып күренсә дә, ялгызы - ул көчсез.

Кашка тай - көчсез, кечкенә, ярдәмчә мохтаҗ.

Чыбыркы - бердәмлек билгесе, көч күрсәткече, сабак бирүче.

Хикәядәге малайлар бәлагә тарган атка ярдәмгә киләләр. Юкка гына “Атсыз ир – канатсыз кош” димәгәннәр шул (татар халык авыз иҗаты, 105 бит). Балалар атларны чын күңелдән яраталар, кызганалар, алар кечкенә булсалар да үзләрен чын ир-егетләрчә тоталар. Бар көчләрен куеп, колынны тирән чокырдан чыгару өчен тырышалар. Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендәге Закир кебек бу малайлар һәм атлар арасында сүзсез аңлашу, бер-беренә карата ышаныч туа. Кеше һәм хайван арасындагы тугрылыкның ачык мисалы бу. Ат та малайларга үзенең баласының язмышын ышандыра, ул нәни ярдәмчеләренең ихласлыгын аңлый. Татар халык авыз иҗатында атларга багышланган бик күп мәкальләр, әйтемнәр, җырлар һ.б. тупланган.                                                                 

 Әсәрдә түбәндәге параллелизмнарны күрәбез:

 кан тамырлары // чыбыркы // бердәмлек.

 яшел алан // тынычлык //  балачак

 упкын // җен чокыры // куркыныч

 канатлы ат // илһам // батырлык.

        Хикәядәге каршылыклар:

Ямь-яшел йомшак чирәм ↔ җен чокыры.

Кечкенә малайлар ↔ зур җирән ат.

Дуслык ↔ ялгызлык.

        Хикәя безне  тугъры, мәрхәмәтле, ярдәмчел, тәвәкәл,  бердәм булырга  булырга өйрәтә. Автор кешеләргә чын көчнең бердәмлектә икәнлеген күрсәтә. Ялгыз гына бу дөньяда бик авыр, ә чыбыркы кебек үрелсәң – чыдам,  нык һәм көчле буласың.

        “... Үзем тай этәрешәм, үземнең атның күкрәгеннән башланып, корсак асларыннан, кабыргалары буйлап сузылган чыбыркыга охшаган киеренке кан тамырлары күз алдымда тора... Шул вакытта үникеләп үргән каеш чыбыркы нәкъ менә шундый булырга тиеш дип уйладым. Хәзер чыбыркы үрү серләрен аңладым кебек.”  

  1. Рефлексия

Дәрескә нинди максат куйган идек? Бу максатка нинди ысуллар белән ирештек? Үзебез өчен нинди нәтиҗәләр ясадык?

Үзбәя.

  1. Йомгаклау. Бәяләү.

  1. Өйгә эш .
  1. План нигезендә әсәрнең эчтәлеген кыскартып сөйләгез
  2. Ат турында кергән мәкаль-әйтемнәр табыгыз.
  3. “Канатлы атлар хикәясе” нигезендә төрле формадагы проектлар әзерләргә.
  4.  Әсәр буенча презентация  ясагыз.

Мәҗбүри

Ихтыяри

Ихтыяри, төркемнәрдә эшләү мөмкин

Ихтыяри


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз"- кичә

Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...

Н. Сафина, Э. Шәрифуллина, М. Маликова, М. Әгъләмов, С. Сөләйманова, С. Гәрәева, Л.Шәех кебек язучыларның тормыш юлы һәм иҗатлары

Материал -  Нәҗибә Сафина, Эльмира Шәрифуллина, Мәдинә Маликова, Мөдәррис Әгъләмов, Саҗидә Сөләйманова, Салисә Гәрәева, Ленар Шәех кебек язучыларның тормыш юлы һәм иҗатларына багышлап чыгарылган ...

XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу

XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу.Татар әдипләреннән - Г.Кандалый, Г.Тукай, Х.Туфан; рус әдипләреннән –А.Пушкин, Р.Рождественский, А.Фет, А.Ахматова, ...

Канатлы дусларыбыз- кошлар

Кошлар –безнеӊ канатлы дусларыбыз. Кыш көннәрендә кошлар еш кына ачлыктан һәлак булалар. Шуӊа күрә кышын кошларга өстәмә азык бирергә кирәк....

«Кешеләр һәм язмышлар” (Ф.Яруллин,К.Шафикова,Р.Мөхәммәтдинов иҗатлары буенча үткәрелгән иҗади –эзләнү дәресе.)

Римма Имаева Казандагы79 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыИҗади-эзләнү дәресе фаҗигале язмышка дучар булган,ләкин авыр сынауларны җиңеп иҗат юлына баскан шагыйрьл...

Канатлы дусларыбызга кышкы ярдәм

  Суыклар җитү белән кошларга азык табу кыенлаша. Кыска гына көн- песнәк  үзенә туенырлык азык та таба алмады, һәм ул таңга кадәр яши дә алмаска мөмкин.Күңелсез статистика – кышын 10 ...

"Кошлар-канатлы дуслар"

Безнең якта яшәүче һәм чит җирләрдәге кошлар турында мәгълумат бирү....