"Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз"- кичә
материал по биологии (7 класс) по теме

Сабирова Гуль-Шагидя Харисовна

Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.

Кошлар көненә хәзерлек 2 атна алдан башлана. Укучылар конкурска кош рәсемнәре, сыерчык оялары  ясыйлар, кошлар турында җырлар, шигырьләр  өйрәнәләр. Зал бәйрәмчә бизәлә, залга кош рәсемнәре, “Кошлар –безнең канатлы дусларыбыз”, һ.б. плакатлар эленә, сыерчык оялары төзеп куела. Кичә беткәч,  ояларны укучылар мәктәп янындагы агачларга чыгарып эләләр.

      2011 нче елда Кошлар көне дәресләр формасында үткәрелде. Дәресләр башланганын кыңгырау тавышы белгертте.  Укучыларга һәр дөрес җавап өчен йолдыз бирелде. Җиңүче йолдыз саны буенча билгеләнде. “ Тәнәфес”ләрдә кошлар турында җырлар җырланды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar_kone.docx27.44 КБ
Файл koshlar_konen_prezentaciya.pptx1.36 МБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем мәктәбе”

“Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз”

 дигән темага класстан тыш чара план-конспекты

Төзеде: 1 нче категоряле биология-химия укытучысы

Сабирова Гөлшаһидә Харис кызы

                                                       Кошман авылы - 2011

                                                             Кошлар көне

Максат: 1)укучыларның  кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм бу белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү; кошларның күптөрлелеген, әһәмиятен күрсәтү.

2) табигатькә сакчыл караш һәм табигатьтәге җан ияләренә шәфкатьлелек тәрбияләү;

3)укучыларда бердәмлек һәм дуслык хисләрен үстерү.

                                                                               План

I. Кереш өлеш.

II. Укучылар арасында ярыш.

III. Йомгаклау.

      Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.

Кошлар көненә хәзерлек 2 атна алдан башлана. Укучылар конкурска кош рәсемнәре, сыерчык оялары  ясыйлар, кошлар турында җырлар, шигырьләр  өйрәнәләр. Зал бәйрәмчә бизәлә, залга кош рәсемнәре, “Кошлар –безнең канатлы дусларыбыз”, һ.б. плакатлар эленә, сыерчык оялары төзеп куела. Кичә беткәч,  ояларны укучылар мәктәп янындагы агачларга чыгарып эләләр.

      2011 нче елда Кошлар көне дәресләр формасында үткәрелде. Дәресләр башланганын кыңгырау тавышы белгертте.  Укучыларга һәр дөрес җавап өчен йолдыз бирелде. Җиңүче йолдыз саны буенча билгеләнде. “ Тәнәфес”ләрдә кошлар турында җырлар җырланды.

                                                       Кичәнең барышы.

I.Кереш өлеш

1.Традиция буенча Максуд Сөндекленең “Кошларга тимәгез” шигырен сөйләү.

Яратам кошларның

Җырларын, моңнарын

Кошчыклар булмаса.

Ни яме дөньяның?

Кыш үткәч, җир кипкәч.

Ни кызык сабанда,

Бүз тургай дәрт биреп

Тормаса яланда?

Нинди яз була ди.

 Кәккүкләр булмаса,

Тугайда сандугач

Чутылдап тормаса?..

Сөегез, балалар,

Тимәгез кошларга,

 Карлыгач баласын

Бирмәгез усалга.

Кыш килсә, ачыга,

Боега күгәрчен,

Песнәк тә җилкенеп

Җим эзли, күрәсең!

Яратам кошларның

 Җырларын, моңнарын,

Алар бит канатлы

Бизәге дөньяның.

 2.В.Әхмәтшин, Г.Латыйп “Барган идем урманга” җыры башкарыла.

3. Конкурска йомгак ясау, грамоталар, бүләкләр бирү.

4. Укытучы чыгышы.

а.Ел кошлары белән таныштыру 2005-2011 нче еллар (1-3 нче слайдлар)

2005- ябалак

2006-акчарлак

2007-яр чыпчыгы

2008-карабүрек

2009-аккош

2010-тәкәрлек

2011-ак чәперчек

б.Кошлар ничек файда китерәләр? (4,5 нче слайдлар)

 -кимерүчеләрне  юк итәләр

колаклы ябалак 1 көндә 10  кыр тычканы, ә торымтай 1 айда 100 кыр тычканы ашый

-зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр

1 сыерчык гаиләсе 1 көндә 350 гусеницаны юк итә, ә күке 1елда 270 мең зарарлы бөҗәкне юк итә

-үсемлекләрне серкәләндерәләр (колибри)

-кешеләргә һәм башка хайваннарга азык булып торалар

кешеләр тавык, үрдәк, каз итләрен яратып ашыйлар, йомырка кулланалар.

еланнар һәм башка хайваннар кошлар белән тукланалар.

- кошлар җырын тыңлап, аларның   матурлыгын карап кешеләр хозурланалар.

- кошларны ауда файдаланалар:

лачын һ.б.

- Кошлар - почтальоннар:

күгәрчен

-үләксәләрне юк итәләр:

гриф, каргалар

 -чүп үләннәрен юк итәләр:

тургай һ.б.

- кошлардан мамык алалар:

каз, үрдәк

II.Укучылар арасында ярыш

1 нче дәрес – татар теле (8 нче слайд)

Бирем:  1.Кошларны атагыз (9 нчы слайд)

Б...рк...т,  д...д...к, то...ымт...й,  ...ба...ак,  кө...тл...к,  ак...ар...ак,  шә...ле...ән,  ба...г...ш

               2.Беренче кошны атагыз (10 нчы слайд)

Аптрэрхеоикс (археоптерикс)

Ф.Мортазин А.Хәмзин,  “Сыерчык һәм чыпчык” җыры башкарыла.

2 нче дәрес - математика дәресе  (11 нче слайд)

Бирем: Кошлар саннар белән (12 нче слайд)

1.Африка тәвә кошының биеклеген әйтегез.

                                      ( 2 м. 75 см.)

2. Ябалак башын ничә градуска бора ала?

градуска кадәр)

3.Чеби йомыркадан ничә көндә чыга?

                     (20-21 көн)

4. Тәвә кошының йомыркасының авырлыгы ничә кг?

                        (1,5-2 кг)

5.Эре кошлар ничә йомырка сала?

йомырка)

6.Колибриның авырлыгы ничә грамм?

                  (1-2 грамм)

З.Хәбибуллин,Г.Тукай,  “Карлыгач” җыры башкарыла

3 нче дәрес - физкультура дәресе  (13 нче слайд)

Укучылар шырпы тартмасын ике аяк арасына куеп пингвин белән йөрергә тиеш, кем озаграк йөри шул кешегә йолдыз бирелә.

4 нче дәрес - география дәресе  (14 - 26 нчы слайдлар)

Австралиянең иң зур кошын атагыз? (эму)

Көньяк Американың иң зур кошын атагыз? (нанду)

Кошлар өчен Африкага китүче кошны атагыз? (тургай)

Көньяк полюста яшәүче кошны атагыз? (пингвин)

Күчеп йөрүче кош, кышлау өчен Украинага, Германиягә китә. (кара карга)

Татарстанның Кызыл китабына кертелгән кош. (аккош)

И.Шәмсетдинов Г.Лотфи,  “Сыерчык” җыры башкарыла.

нче дәрес - биология дәресе  (27-28 нче слайдлар)

1.Кошлар нинди канлы? (җылы)

2.Кошларның йөрәге ничә камералы? (дүрт)

3. Кошларның сөякләре нинди? (җиңел, куыш)

4. Кошлар ничек үрчи? (йомырка салып)

5. Кошларның сулыш алу үзенчәлеге нәрсәдә? (һава капчыклары булу)

6. Казсыманнар отрядына нәрсәләр керә? (каз, үрдәк, аккош)

 Халык җыры “Күгәрчен” башкарыла.

6 нчы дәрес - музыка дәресе (29-30 нче слайдлар)

Кошларның  тавышын танырга:

Күке, бытбылдык, сыерчык, сандугач

III.Йомгаклау. Урыннар билгеләү; грамоталар, бүләкләр бирү. (31 нче слайд)

Р.Еникеев, Р.Закиров “Кәккүк моңнарын тыңларга” җыры башкарыла.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз (1 нче апрель - кошлар көне )

Слайд 2

Ел кошлары … 2005 нче ел – ябалак елы 2006 нчы ел – Акчарлак елы 2007 нче ел – Яр чыпчыгы елы

Слайд 3

2009 нчы ел – Аккош елы 2010 нчы ел – Тәкәрлек елы 2008 нче ел – Карабүрек елы

Слайд 4

2011 елның ЕЛ КОШЫ Ак чәперчек

Слайд 5

Кошлар ничек файда китерәләр... Кимерүчеләрне юк итәләр: Колаклы ябалак 1 көндә 10 кыр тычканы ашый , ә торымтай 1 айда 100 кимерүчене юк итә. 2. Зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр: Бер сыерчык гаиләсе 1 көндә 350 гусеницаны юк итә, ә күке бер җәй эчендә 270 мең зарарлы бөҗәк юк итә. 3. Үсемлекләрне серкәләндерәләр: Колибри 4. Кешеләргә һәм башка хайваннарга азык булып торалар: Кешеләр тавык, каз итен яратып ашыйлар, йомырка кулланалар Еланнар һәм башка хайваннар кошлар белән тукланалар.

Слайд 6

5. Кошлар җырын тыңлап, аларның Аларның матурлыгын карап кешеләр хозурланалар. 6. Кошларны ауда файдаланалар: лачын һ.б. 7. Кошлар - почтальоннар: күгәрчен 8. Үләксәләрне юк итәләр: гриф, каргалар 9. Чүп үләннәрен юк итәләр : тургай һ.б. 10. Кошлардан мамык алалар: к аз, үрдәк

Слайд 7

Дәресләрне башлыйбыз! Уңышлар телибез !

Слайд 8

Татар теле дәресе

Слайд 9

Кошларны атагыз Б ... рк...т Д...д...к То...ымт...й ...ба...ак Кө...тл...к Ак...ар...ак Шә...ле...ән Ба...г...ш ө е ү е ә Я л а р р л ч г ү й ы

Слайд 10

Беренче кошның Исемен төзегез ехртискроапе Археоптерикс

Слайд 11

Математика дәресе

Слайд 12

Кошлар саннар белән… Африка тәвә кошының биеклеген әйтегез . ( 2 м. 75 см.) 2. Ябалак башын ничә градуска бора ала? (180-270 градуска кадәр) Чеби йомыркадан ничә көндә чыга? (20-21 көн) 4. Тәвә кошының йомыркасының авырлыгы ничә кг? (1,5-2 кг) 5.Эре кошлар ничә йомырка сала? (1-2 йомырка) Колибриның авырлыгы ничә грамм? (1-2 грамм)

Слайд 13

Физкультура дәресе

Слайд 14

География дәресе

Слайд 15

Кара карга П ингвин Тургай Эму Нанду Аккош

Слайд 16

Сорау : Австралиянең иң зур кошы Эму

Слайд 17

Кара карга П ингвин Тургай Эму Нанду Аккош

Слайд 18

Сорау: Көнь як Американың иң зур кошы Нанду

Слайд 19

Кара карга П ингвин Тургай Эму Нанду Аккош

Слайд 20

Сорау: Кышлау өчен Африкага китүче кош Тургай

Слайд 21

Кара карга П ингвин Тургай Эму Нанду Аккош

Слайд 22

Сорау: Көньяк полюста яшәүче кош П ингвин

Слайд 23

Кара карга П ингвин Тургай Эму Нанду Аккош

Слайд 24

Күчеп йөрүче кош. Кышлау өчен Украина, Германиягә китә Кара карга

Слайд 25

Кара карга П ингвин Тургай Эму Нанду Аккош

Слайд 26

Татарстанның Кызыл китабына кертелгән кош Аккош

Слайд 27

Биология дәресе

Слайд 28

Сораулар Кошлар нинди канлы? Кошларның йөрәге ничә камералы? 3. Кошларның сөякләре нинди? 4. Кошлар ничек үрчи? 5. Кошларның сулыш алу үзенчәлеге нәрсәдә? 6. Казсыманнар отрядына нәрсәләр керә? Җаваплар Җылы 4 камералы Җиңел, куыш Йомырка салып Һава капчыклары булу 6. Үрдәк, каз, аккош

Слайд 29

Музыка дәресе

Слайд 30

Кошларның тавышларын таныгыз Күке Бытбылдык Сыерчык Сандугач

Слайд 31

Дәресләребез тәмам. Кошларны яратыйк һәм саклыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар безнең дусларыбыз

Кошларның үз - үзләрен  тотышлары белән таныштыру...

Кошлар - безнең дусларыбыз.

Кошларга багышланган кичә....

"Кошлар-безнең дусларыбыз"-кичә

Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...

Кошлар- безнең дусларыбыз

Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...

Кошлар- безнең дусларыбыз

Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...

Кошлар- безнең дусларыбыз

Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...

Канатлы дусларыбыз- кошлар

Кошлар –безнеӊ канатлы дусларыбыз. Кыш көннәрендә кошлар еш кына ачлыктан һәлак булалар. Шуӊа күрә кышын кошларга өстәмә азык бирергә кирәк....