Кошлар - безнең дусларыбыз.
методическая разработка (5 класс) по теме

Кошларга багышланган кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koshlar-beznen_duslarybyz.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кошлар – безнең дусларыбыз.

Алып баручы. Җир шарында-8600 төрле кош очрый.Безнең Республикада исә                      җәй көннәрендә 200 төрдән артыграк, ә кышын 40лап кошны очратырга була.

Мәсәлән: песнәк, тукран, көртлек, карабүрек, саескан, ала карга, кызылтүш һәм башкалар безнең якта кышлыйлар.

1нче укучы. Песнәк тәрәз каршында,

                      Түше сары лимон күк;

                      Кара бүрек башында,

                      Юри киеп куйган күк.

2нче укучы. Уйнаклый да талпына,

                       Шакып ала: тук, тук, тук.

        Оныткансыз мине, ди,

        Нигә бүген җим юк, юк!

3нче укучы. Песнәк – файдалы кош. Бер песнәк җәйге айларда көненә 500-600

                      зарарлы бөҗәк ашый.

4нче укучы.Сез беләсезме? “Урман докторы” дип кайсы кошны атыйлар?

                                              Тукран һәр агач саен

                                              Тук-тук сугып карый,

        Кошчыкның очлы борыны

        Кирәкле эшкә ярый.

        Агач корытучы кошларны,

        Эзләп чокып бетерә,

        “Урман докторы” булып ул

        Илгә файда китерә.

5нче укучы. Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы    

        басмаган урыннарда да яшиләр. Таулар, урманнар, диңгезләр аша

очу кошлар өчен бик үк авыр түгел. Мәсәлән, авыл һәм шәһәр карлыгачларының Африканың көньягына очып китүче, аларның Һиндстанда кышлавы билгеле. Хәзер, яз җиткәч, алар туган җирләренә кире әйләнеп кайталар. Безнең якны сагынып квйтучы кошларның сез кайсыларын беләсез һәм күргәнегез бар?

6нчы укучы. Кара карга, сыерчык, тургай, торна, карлыгач, сандугач, шәүлегән,

        Кыр казы, кыр үрдәге...

7нче укучы. Калкулыклар кардан арындылар,        

           Язгы сулар шаулап актылар.

                      Әкрен генә дымсу җилләр исте,

           Күтәрелде җирдән ак томан.

8нче укучы.      Кояш нурын сипте җир өстенә,

        Исте йомшак җылы җилләре.

           Кошлар кайта: сагындырган

        Туган – үскән җирләре.

                             Көннәрен юлда үткәреп,

            Куанышып очалар,

                              Канатларына күтәреп,

                           Яз китерә ич алар.              “Яз килгән” (Н.Яхина көе һәм сүзләре.) җыры башкарыла.

9нчы укучы. Ямьле яз башлангач, иң беренче булып яз хәбәрчесе кара каргалар очып кайта. Беләсезме, алар тәүлегенә 50 км. Чамасы юл үтәләр. Кара каргалар да кешеләргә файда китерә. Җәен бер кара карга чама белән 8 меңгә кадәр бөҗәк ашый.

10нчы укучы. Язын ерак-ераклардан

                         Очып килде каргалар,

        Тал башында зур бер шәһәр        

        Тезеп куйдылар алар.

        Без каршы алдык аларны

        Үз итеп, сөеп,

        Диңгез,чүлләрне исән-сау

        Кичкәнсез,-диеп.

11нче укучы.  Нинди матур, иркен саф һавалы,

        Нинди күркәм безнең ягыбыз.

        Кайда бар соң бездәгедәй язлар?

        Гүзәл дә соң туган ягыбыз!              “Яз шатлыгы” (Җ.Фәйзи көе, Г.Насрый сүзләре) җыры башкарыла.

12нче укучы.  Исәнмесез, кошкайлар,

        Безнең якын дускайлар.

        Карлыгачлар, актүшләр,

        Сандугачлар, тургайлар.

13нче укучы.  Сандугачтан Вилгә

        Телеграмма килгән

        “Сезгә кунак булып

        Киләм,-дигән тиздән...

        Бик сагындым сезне,

        Якты йөзегезне,

        Каршы аласыз шул

        Бик яратып безне.

14нче укучы.  Әйе, сыерчык – безнең иң яраткан кошыбыз. Ул үзенең матур итеп сайравы белән безне сокландыра һәм, бөҗәкләрне ашап, зур файда китерә.

“Сыерчык” (Ш.Шамсетдинова көе, Г.Лотфи сүзләре) җыры башкарыла.

15нче укучы.  Нинди якты уйлар уйлап,

        Кыр казлары, кыйгак-кыйгак,

        Болын буйлап, кырлар буйлап

        Кайта безгә язны зурлап.

        Тезелешеп гаскәр кебек,

        Ераклардан илләр гизеп,

        Кычкыралар:”Кайттык урап.

        Исәнмесез, кыйгак-кыйгак”.

16нчы укучы. “Яз көне кыр казлары биектән очып үтсәләр, иген уңар,”- ди халык.

17нче укучы.  Күгәрченем, очып уйна,

        Нурга коенып уйна!

Канат кагып кыйгачлатып,

Зәңгәр киңлекне буйла!

Күгәрченем, очкан чакта

Талмыймы канатларың?

Беләмсең туган илемнең

Тынычлык яратканын.

Бергә.        Күгәрченем, гөрлә-гөрлә,

Гөрлә бәхетле илдә.

Безнең белән бергә-бергә

Гөрләшеп яшә син дә!

18нче укучы. Кошларның файдасы гаять зур. Алар үсемлек орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр. Канатлы дусларыбызны сакларга, аларның ояларын туздырмаска, йомыркаларын ватмаска кирәк.Яшелчә һәм җимеш бакчаларына сыерчык оялары куйыйк.

19нчы укучы.Хуш киләсез, кошкайлар,

Сайрагыз көнен-төнен.

Кайда ошый?

Сайлагыз,

Җир-сулар бик киң безнең.

Кошлар тавышы язылган көй уйнатыла.

Алып баручы. Әйдәгез хәзер кошлар турында табышмаклар әйтик. (Укучылар кул күтәреп җавап бирәләр).

  1. Гөрли-гөрли җырлый ул,

Кызыл читек кия ул.

Күлмәкләре күгелҗем,

Татулыкны сөя ул.

                     (Күгәрчен).

  1. Кайсы кош бик тиз йөгерә?

                              (Тәвә кошы).

  1. Кайсы кош ауга төнлә генә чыга һәм ни өчен?

                                                                  (Ябалак).

  1. Кайсы кошның исеменнән бер иҗекне алсаң, кар өеме була?

                                                                                         (Көртлек).

  1. Кайсы кошның квартирасы кар астында?

                                                     (Көртлек, урман тавыгы).

  1. Кайсы кошның балалары әниләрен белми?
  2. Күп кенә кошлар кыш көне ни өчен торак йортлар тирәсенә җыелалар?
  3. Карлыгачлар ояларын кайларда, ничек ясыйлар?
  4. Ерткыч кошларга нинди кошлар керә?
  5. Ни өчен барлык кошлар да көз көне көньякка китәләр?
  6. Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.

                      (Карлыгач).

12.Коймада өй, өйдә җырчы.

                           (Сыерчык).

  1. Чуар киемле урам малае

Борчак җыя, кырда куна.

                       (Чыпчык).

Алып баручы.     Кадерле балалар, күргәнегезчә, яз сезгә ямьле, җылы көннәр генә түгел, файдалы, кадерле дуслар да алып килә икән. Чәчәкле язны яраткан кебек, канатлы дусларыгызны – кошларны да яратыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар безнең дусларыбыз

Кошларның үз - үзләрен  тотышлары белән таныштыру...

"Кошлар-безнең дусларыбыз"-кичә

Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...

Кошлар- безнең дусларыбыз

Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...

Кошлар- безнең дусларыбыз

Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...

Кошлар- безнең дусларыбыз

Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...

«Кошлар безнең дусларыбыз.»

Сценарий на тему "Кошлар безнең дусларыбыз" для использования во внеклассной работе...

Кошлар- безнең дусларыбыз.

Кошлар- безнең дусларыбыз. презентация...