Кошлар безнең дусларыбыз
презентация к уроку (7 класс) по теме

Ярхамова Минзиля Василовна

Кошларның үз - үзләрен  тотышлары белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon koshlar_beznen_duslarybyz.ppt2.54 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Без нең канатлы дусларыбыз

Слайд 2

1 станция Почта тартмасы

Слайд 3

1. Минем башымда кара шапка, аркам һәм канатларым, койрыгым караңгы төстә, ә күкрәгем ачык сары төстә, әйтерсең сары жилет кигән. Җәй көне мин коңгызлар, суалчаннар белән туенам, ә кыш көне нәрсә ашаганымны карамый, бөтенесен рәттән ашап барам:төрле бөртекләр,ипи валчыклары, пешкән яшелчәләр. Бигрәк тә төзланмаган май яратам. Таныдыгызмы мине? Песнәк

Слайд 4

Без сезгә ашыгабыз, балалар. Яз җитә. Эшкә тотынырга кирәк: әзер ояларга урнашырга, оя корырга, кошчыклар чыгарырга. Сыерчык

Слайд 5

Ябалак Минем турында нинди генә хикәятләр сөйләмиләр. Хәтта мине кайгы китерүче дип тә саныйлар. Ә чынлыкта мин бик кирәкле кош. Бер төнгә 7 – 8 тычканны юк итәм. Минем бер гаиләм 1 елга 10000 тычканны юк итә, шуның белән 20 тонна икмәкне саклап кала.

Слайд 6

Күке Күпләр безне яратып бетермиләр, чөнки без чит кош балаларын оядан төртеп төшереп үтерәбез. Ә чынлыкта без бик файдалы кошлар: күп кенә зарарлы личинкаларны ашыйбыз, хәтта аларның кайберләрен башка бернинди кош та ашамый.

Слайд 7

Кара каргалар Ә без язның беренче хәбәрчеләре…

Слайд 8

Мине «урман каравылчысы» дип атыйлар. Мин агачта, агач куышында яшим. Гомерем буе аяк өстендә, анда- монда йөгерәм, агач буенча астан - өскә, өстән – аска, ә миңа канатлар бер агачтан икенче агачка күчәр өчен генә кирәк. Үрмәләч

Слайд 9

2 станция Кошлар тавышы

Слайд 10

Бак – бак - бак Үрдәкләр

Слайд 11

Каркылдыйлар Каргалар

Слайд 12

Ка – Ка - Ка казлар

Слайд 13

Ухылдыйлар ябалаклар

Слайд 14

Чыелдыйлар Песнәкләр

Слайд 15

Сызгыралар сандугачлар

Слайд 16

3 станция Кошлар профессияләре

Слайд 17

Кош – балта остасы Тукраннар – сәгать ләр буе агачта тукылдыйлар, аннан шул вакытта аннан бик күп бөҗәкләрне өстерәп чыгаралар .

Слайд 18

Урман мәчесе Шәүлегән куркыныч килгәндә мәче кебек кычкыра. Ә яшен алдыннан шәүлегән биек агачның иң очына менеп утыра, бу вакытта ул флейтада уйнаучы музыкант тавышын чыгара.

Слайд 19

Т өзүче кош Иң оста оя коручылар булып карлыгачлар санала

Слайд 20

Акробат кош Үрмәләч агач бунча баштүбән үрмәли.

Слайд 21

Төнге ерткыч Ябалаклар ауга төнлә чыгалар һәм тычканнарны бөтен килеш кабып йоталар.

Слайд 22

Башлап җырлаучы Сандугач. Аның турында: «Урман оркестрында беренче скрипка – иң нечкә кыллы, иң яңгыравык» - диләр.

Слайд 24

Кошларның дусларына хас кагыйдәләр. 1.Кош ояларын туздырмаска. 2.Кошларга рогаткадан атмаска. 3.Кошларга оялар һәм җимлекләр ясарга. 4.Кыш көне кошларга азык куярга

Слайд 25

Кыш көне кошларның тереклеге турыдан – туры кешеләр белән бәйле. Бигрәк тә кошларга көчле салкыннарда һәм кар – буранда азык табуы кыен. Шулай ук кошларга агачларның ботаклары боз белән каплпнга кыенга туры килә, бу вакытта алар качкан бөҗәкләр һәм агачны бөреләренә килеп җитә алмаска мөмкин. Салкын көннәрдә кошлар 6 сәг. ач торсалар үләргә мөмкин. Шуңа күрә аларны өстәмә ашатырга кирәк була. Поэтому и возникает необходимость подкормки Ә җимлекләр янында нинди кошларны күрергә мөмкин соң?

Слайд 26

КҮК КҮГӘРЧЕН Кеше тирәсендә иң еш очрый торган кошларның берсе . Утрак кош. Кеше тирәсендә азык калдыклары, кузаклы, бөртекле куль туралар, чүп үләннәре орлыклары белән туена. Күбесенчә җирдә туена, агачларга сирәк утыра. Зур торак пунктлар тирәсендә зур өерләр хасил итеп тереклек итәләр.

Слайд 27

ЧЫПЧЫКЛАР. Күбрәк җирдә туеналар, сирәк кенә куак һәм агачларда. Җирдә сикереп – сикереп йөриләр. Көз көне алар зур өерләр хасил итеп, кеше торакларына якын ук киләләр. Туклануларында төрле үсемлек орлыклары өстенлек итә, шулай ук икмәк калдыклары.

Слайд 28

КОШЛАРНЫ САКЛАГЫЗ! Карлыгачны җәберләмә Ул ераклардан очып килә Безнең якта бала үстерә Аның оясын син җимермә! Кошларның син дусты бул! Синең тәрәзәң төбендә Яз көне җырласын сандугач, Җир киңлекләрендә һәрвакыт Очсын көтүе белән күгәрчен! Муса Джангазиев


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз.

Кошларга багышланган кичә....

"Кошлар-безнең дусларыбыз"-кичә

Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...

Кошлар- безнең дусларыбыз

Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...

Кошлар- безнең дусларыбыз

Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...

Кошлар- безнең дусларыбыз

Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...

«Кошлар безнең дусларыбыз.»

Сценарий на тему "Кошлар безнең дусларыбыз" для использования во внеклассной работе...

Кошлар- безнең дусларыбыз.

Кошлар- безнең дусларыбыз. презентация...