«Кошлар безнең дусларыбыз.»
классный час на тему

Хабиров Газинур Анзяпович

Сценарий на тему "Кошлар безнең дусларыбыз" для использования во внеклассной работе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar_beznen_duslarybyz.docx21.89 КБ

Предварительный просмотр:

«Кошлар безнең дусларыбыз.» кичәсе сценарие.

Үткәрү урыны : Теләкәй төп гомуми белеем бирү мәктәбе. Залны җиһазлау: 1)Стенада кош рәсемнәре, стенгазеталар;

Тавыш        көчәйткече, микрофон,компьютерда кошлар тавышы, җырлар язылган папка гиперссылка аша презентациягә куелган.

  1. Китапханә:
  2. Презентация компьютер аша күрсәтелә.

Кичә барышы. Залда магнитофон аша кошлар сайравы яңгырый һәм кичә башланып китә.

Алып баручының кереш сүзе: Хөрмәтле укучылар ,укытучылар! Бүген безнең мәктәптә традиция буенча ел саен үтә торган зур бәйрәм - «Кошлар көне».Бу бәйрәмне барыбыз да сагынып көтеп алабыз. Чөнки алар—безнең дусларыбыз, табигать сакчылары, матурлык алиһәләре, яшәү чыганагы.

Ә хәзер, хөрмәтле укучылар, сездән ихтибарлык, осталык,җитезлек һәм гыйлемлелек сорала.Кичәдә һәр ук-учы катнаша ала һәм үзенең осталыгын күрсәтә.Алдан сер итеп кенә әйтеп куям : иң актив катнашучыларга журналга «5»ле билгесе һәм иң яхшы белүчегә кечкенә генә бүләк тапшырылачак.

Кичәдә укучылар эшчәнлеген бәяләү өчен жюри составын билгеләп китәбез:  ________________,____________________ .Жюри членнары урыннарыгызга рәхим итегез. Кичәбезне башлап җибәрәбез

Безнең мәктәпне үз итеп, сезгә таныш булган кошлар очып килеп керделәр. Әйдәгез әле, укучылар, бу кошларны алкышлап каршылыйк.

Ә хәзер кошларга сүз бирик .Ә залда утыручы укучылар игътибар белән тыңлап утырыгыз. Бу нинди кошлар.Рәхим итегез кошкайлар!

(Катнашучы укучылар берәрләп чыгалар һәм шигырьдән озек укыйлар.Башларында кош рәсеме.)

Укучылар,сезгә шундый сорау : ни өчен кошлар ике төркемгә айрылып бастылар ,дип уйлыйсыз?(1нче төркем - кышлаучы кошлар,2нче төркем-җылы якка китүче кошлар.)

1нче тур.

 Командаларга сораулар бирү өлеше:

  1. Иң        күп ашаучы кошның исемен әйтегез. (Песнәк)
  2. Кайсы        кош каты тешли? (Кошларның теше юк)
  3. Нинди        кош тавышсыз оча? (Ябалак)
  4. Ярканатның        йомыркасы акмы, әллә чуармы? ( йомырка салмый)
  5. Җир        шарында ничә төр кош билгеле?Якынча. (9 мецгә якын)
  6. Нинди        кош ялтыравык әйберләргә «кызыга»? ( Саескан)
  7. Нинди        кош су төбендә йөри ала? (Су чыпчыгы - оляпка)
  8. Дөньядагы        иң зур кош? (Африка тәвә кошы)
  9. Бездән        җылы якка иң соңыннан китүче кошларны әйтегез? (Каз) Ю.Күгәрчен гадәттә ничә бала чыгара? (Ике)

П.Нәрсә корабльдә дә, кошта да була? (Киль)

  1. Нинди        кошлар кар астында төн куна? (Көртлек)
  2. Нинди        кошның башында йон -каурыйлар аз була? (Гриф, кондорның)
  3. Дөньяда        сан ягыннан иң күп таралган кошлар нинди?(Чыпчык)
  4. Кайсы        кош иң озын гомерле? (Козгын)
  5. Сыерчык        оясының тишеме ничә см диаметрлы булырга тиеш? (4,5 -5 см) -
  6. Дөньядагы        иң кечкенә кош нинди? (Колибри)
  7. Кайсы        кош җылы яктан иң беренче булып кайта? (Кара карга)
  8. Нинди        кошлар Римны «коткарган»? (Казлар)
  9. Нинди        кош кызыл төсне «яратмый»? (Күркә)
  10. Иң        зур йомырка салучы кош нинди? ( Тәвә. йомыркасы- ЫООграмм)
  11. Кошлар        җитлегү ягыннан нинди ике төркемгә бүленә? (Йомыркада җитлегүче, ояда җитлегүче)
  12. Дөньядагы        иң авыр кош нинди? (Тәвә. авырлыгы-120кг.)
  13. Кошларда        гына була торган ике сөякне әйтегез? (Шүре, киль сөяге)
  14. Россиядәге        иң бәләкәй кош нинди? (Кәрлә тургай -королек)
  15. Иөзә        алучы, әмма оча белмәүче бердәнбер кош нинди? (Пингвин)
  16. Күзләрен        ачкан килеш челт -челт итә алучы бердәнбер кош нинди? (Ябалак)
  17. Иң        борынгы заман кошының исеме ничек? (Археоптерикс)

2нче тур.

Моны белү кызык.Кошлар турында кызыклы фактлар.

  • Хәзерге вакытта җир йөзендә 8600 төрдәге кош бар ,ә анарның гомуми саны 100 миллиард чамасы.
  • Русия территориясендә кошларның750 төре бар.
  • Песнәк балаларын бер тәүлеккә мең мәртәбә ашата.
  • Мөгезле зур ябалак башын 270 градуска бора ала.
  • Колибри - артка таба оча белүче бердәнбер кош.
  • Кошлар бәхетле булганнары өчен сайрамыйлар .Алар сайрап үз территорияләрен билгелиләр.
  • Очканда кошлар канатларын аска һәм өскә какмыйлар.Әгәр кошка кырыйдан карасаң,аның очу хәрәкәте сигезлене хәтерләтә.
  • Тәвә кошының бер йомыркасыннан 11 омлет чыга.
  • Тәвәнең авырлыгы 140 кг га кадәр җитәргә мөмкин, ә аның әчәгесе 14 метр озынлыкта. Күзләре баш миеннән зуррак.
  • Пингвин -йөзә алучы ,әмма оча белмәүче бердәнбер кош.
  • Фламинго туганда алсу төстә булмый .Аларга бу төс эшкәртелгәч алсу төскә әйләнә торган яшел суүсемнәрдән күчә.
  • Акчарлакның аңкау бизләре тозны фильтрлый ала, шуңа күрә- алар тозлы диңгез суын эчәләр.
  • Кыр үрдәге 22530 километрны очып үтә алган.
  • Үрдәкләр һәм казлар минус 110 градус салкынга ,ак аюларһәм тюленьнәр 80 градуска түзә ала.
  • Аккошта 25 мең, кыр үрдәгендә ике тапкыр ким,сайраучы кошларда 1,5-4 меңгә чаклы каурый була.
  • Козгыннар,попугайлар -140,аккошлар -170, лачыннар- 100, бөркетләр -80 ел яшиләр. Казлар-40,тавыклар һәм күгәрченнәр-30, кенәриләр,сыерчыклар читлектә 20-25 ел яшиләр.
  • Аккошлар 8230 метрга кадәр күтәрелә ала.
  • Император пингвины 265 метр тирәнлектә 18 минут тора алган.
  • Давыл кошлары- альбатрослар 3 километрдан балык исен сизәләр.
  • Яр карлыгачы иң күп оча торган кош.Ул, бала чыгару яшенә җиткәнче 2-Зел һавада очып йөри. Сәгатенә 170 километр тизлектә оча.

3нче тур: рәсем буенча, тавышы буенча кошларны танып белү.Презентация күрсәтелә.

Алдан ясалган кош рәсемнәренә конкурс.

Кошлар турында җырларга, шигырьләргә конкурс.

Нәтиҗә ясау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар безнең дусларыбыз

Кошларның үз - үзләрен  тотышлары белән таныштыру...

Кошлар - безнең дусларыбыз.

Кошларга багышланган кичә....

"Кошлар-безнең дусларыбыз"-кичә

Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...

Кошлар- безнең дусларыбыз

Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...

Кошлар- безнең дусларыбыз

Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...

Кошлар- безнең дусларыбыз

Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...

Кошлар- безнең дусларыбыз.

Кошлар- безнең дусларыбыз. презентация...