Канатлы дусларыбыз- кошлар
план-конспект урока на тему

Кошлар –безнеӊ канатлы дусларыбыз. Кыш көннәрендә кошлар еш кына ачлыктан һәлак булалар. Шуӊа күрә кышын кошларга өстәмә азык бирергә кирәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar-beznen_duslarybyz.docx23.27 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Канатлы дусларыбыз- кошлар.(4 нче сыйныф, рус төркеме)

Максат: 1.Балаларның уку, тәрҗемә итү, тыңлап аңлау, татарча сөйләү күнекмәләрен ныгыту.

                2.Укучыларныӊ  сүзлек байлыгын, сөйләм телен үстерү.

                3. укучыларда  кышкы салкыннарда  кошларга ярдәм итү теләге уяту.

Җиһазлау: рәсемнәр,кулланма материаллар, плакат, компьютер.

                                                   Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше.

Исәнләшү.(укытучы-укучы)

-Исәнмесез, укучылар!

-Бүген ничәсе?

        - Бүген атнаның нинди көне?

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Сыйныфта кем юк?

-Һава торышы нинди?

         - Хәзер елның нинди фасылы?

         - Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Исәнләшү.(укучы-укучы)

Актуальләштерү

Слайд 1

 Аудирование.

1) Фонетик зарядка

а)  Өйгә кергән  чыпчык,

     Очып йөри чып-чып,

   Чык,  чыпчык,

     Очып чык, чыпчык.

б) Кара әйтә карр-карр,

Нәни чеби барр,барр,

Берсен генә алыр идем,

 Сакчылары барр-барр.

Слайд 2

II Төп өлеш.

1) Кош исемнәрен табыгыз :

Бүре, каз, төлке, тукран, карлыгач, керпе, күке, сыерчык, карга, үрдәк, чыпчык, тычкан.

2). Текстта ничә җөмлә бар?

 1) Кошлар- безнең  дусларыбыз. 2) Алар зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар. 3) Көз көне кайбер кошлар җылы якларга китәләр.

4) Яз көне кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.

Слайд 3 

4.) Табышмак чишү.

Слайд 4-7

  1. Агач башы тукылдык,

Тукый, тукый, тук булдык.(тукран)

  1. Кигән киеме чуар, 
    -Чык-чырыйк, дип чырылдар, 
    Борчак җыяр, кырда кунар.(чыпчык) 
    3. Үзе аклы-каралы 
    Озын һәм җиз койрыклы. 
    Җәен-далада, 
    Кышын- калада.(саескан) 
    4.Кара жилет, сары күлмәк, 
    Кара бүреген кияр, 
    Бертуктаусыз: "Сип, сип”,-дия 
    Нәрсә сибик, кем белә?( песнәк) 

5.Колдга башында йорты,

Эчендә яши җырчы.(сыерчык)

Слайд 8-9

5) -Балалар! Мин сезгә хәзер конвертлар өләшәм, анда кош исемнэре язылган, сез аларны җыеп, кош исемнэрен атарга тиеш...(Балаларга конвертлар бирелә, алар кош исемнэрен җыялар һәм әйтәләр.” Буталган хәрефләрдән кош исеме табу” уены).

Песнәк                 с ә к н е п

Күгәрчен              н к р ч ү г ә е

Сандугач             с д н а г ч а у

Тургай                 т а г р й у

Сыерчык              с р ы к е ч ы  


Карга, күгәрчен, торна, акчарлак, сандугач, чыпчык, тургай, тукран, сыерчык, карлыгач, аккош, күке, песнәк...
6)
-Алар көз көне кошлар нишлиләр? 
  - Җылы якларга очып китәләр...
  -  Бездә нинди кошлар кышлый? 
  -  Бездә карга, күгәрчен, чыпчык, тукран, песнәк кышлый.
  -  
Әйдәгез, менә бу кошларны ботакларга урнаштырыйк. Бездә кышлаучы кошларны ак ботакка, җылы якка очып китүче кошларны яшел яфраклы ботакка куйыйк...

(Балалар кошларны ботакларга урнаштыра һәм :

  • Песнәк бездә кышлый.
  • Карлыгач  җылы якка очып китә.- ди.)
  • Димәк, нинди кошлар бездә кышлый?
  • Ә кайсылары җылы якларга очып китә ?

7. – Әйдәгез хәзер “Кем тизрәк?” уенын уйнап алыйк. Сезгә кош исемнәрен русчага тәрҗемә итәргә кирәк. Бер, ике, өч...башладык.

Карга - ворона

Күгәрчен - голубь

Торна - журавль

Акчарлак - чайка

Сандугач -  сандугач

Чыпчык -  воробей

Тургай - жаровонок

Тукран - дятел

Сыерчык - скворец

Карлыгач - ласточка

Аккош - лебедь

Күке -  кукушка

Песнәк – синица

Ф и з к у л ь т м и н и н у т “ Очты, очты “ уены.

8)-Яхшы, балалар, әйдәгез хәзер өй эшен тикшереп алыйк. Кем сәнгатьле итеп укып күрсәтә?(Ике укучы кычкырып укыйлар, 65 нче бит, 1 нче күнегү)

9)-Әйдәгез текст буенча эшләп алыйк, мин русча әйтәм, сез татарча җөмләләрне табыгыз.

- Кукла улелела! Алсу улетела!- закричала, и стала плакать.

- Вдруг шары лопнули и Алсу стала спускаться на землю.

- Чирик спас Алсу.

- Вот наступило лето.

- Он клюнул, и шар лопнул, первый, второй, и еще…

- На плечо сел Чирик.

- Иногда и к нам залетает.

- Однажды папа принес шары.

- Я посмотрела на небо и и удивилась: около Алсу летал Чирик.

- Чирик уже живет на улице, но меня не забывает.

- Я подняла руки, а шары куклу унесли на небо.

- Мне никто не мог помочь.

- Шары завязала на руки куклы Алсу, вышла на улицу, села на скамейку.

10) Ярый. Ә хәзер шушы текст буенча сорауларга җавап биреп алыйк...

Чирик нәрсә ул?( Чирик - кош ул)

Аңа нәрсә булган?(Аның канаты авырта, оча алмый.)

Кыз кошны нишләтә?( Кыз кошны өйгэ алып кайта.)

Кош кызда ничек яши?(Ул анда ашарга өйрәнә, оча башлый.)

Чирик шарларны яратамы? (Ул шарларны чукырга ярата?)

Җәй көне Чирик кайда яши?(Җәй көне ул урамда яши.)

Беркөнне Чирик кая куна? (Беркөнне Чирик кызның җилкәсенә  куна)

Кызның курчагы һәм шарлары белән нәрсә була?(Аның шарлары очып китә.)

Кыз нигә шакката?( Чирик шарларны чукып шартлата.)

11) - Балалар, әйтегез әле, ә Чирик нишләргә ярата?

Чирик чукырга ярата.

Шар шартлатырга ярата.

Су коенырга ярата.

Җим чүпләргә ярата.

12)

  • Ә син нишләргә яратасың?
  • Биергә яратам.
  • Ашарга яратам.
  • Җырларга яратам.
  • -Укырга яратам.
  • Язарга яратам.

13) - Яхшы, балалар, әйдәгез хәзер уйнап алыйк

“ Йөгерек диктант”  уены.(һәр рәттән өч бала чыга: берсе диктантны әйтеп тора, икенчесе – йөгереп өченчесенә йөгереп килеп әйтә, өченчесе – яза.Шулай текст беткәнче дәвам итә.Кайсы рәт беренче бетерә, кул күтәрә, бар рәтләр дә язып бетергәч, язып барган өченче укучыдан текст укытыла, кайсы рәтнеке дөрес, һәм беренче бетә, шул рәт җиңүче булып исәпләнә)

 “ Кошлар – Диктант тексты:

безнең дусларыбыз.Без аларга ярдәм итәбез.”

Балалар, әйдәгез тикшерик, дөрес яздыгызмы?Слайд 10 буенча тикшерү.

- Ә сез кошларны яратасызмы?

- Сез аларга ярдәм итәсезме?

-  Ничек ярдәм итәсез ? 
- Әйтегез әле, ә кошлар салкыннан куркамы?

- Ә нәрсәдән куркалар?

14) Әйдәгез,хәзер сез бер-берегездән сорагыз инде.Тактага карагыз әле.Слайд 11

Спроси у друга:

  • любит ли он птиц;
  • когда улетают птицы?
  • каких зимующих птиц знает;
  • какие птицы остаются у нас,
  • какие птицы улетают в теплые края;
  • кормит ли он птиц зимой;

15) Дәфтэрдә эш.

 –Әйдәгез, дәфтәрләрдә дә эшләп алыйк инде.Тактага карагыз әле.Слайд 12

Бу сүзләрдә хәрефләр төшеп калган , шуларны куеп, күчереп язарга кирәк.

Акк...ш, к...гәрчен, чыпч..к, к...ке, п...снәк,карл...гач,т...рна, сы...рчык.

(Балалар башта телдән әйтәләр, аннан дәфтәргә  язалар.)

Йомгаклау

Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

Кошлар безгә кирәкме?

Алар безгә ничек ярдәм итәләр?

Ә без аларга ничек ярдәм итәбез?
1) Өстәмә мәгълүмат бирү:

- Җир йөзендә 8500 төрле кош бар.

- Кышкы салкында кайсы кош бала чыгара? (Чукыр кыш көне бала чыгара.Клёст)

- Иң зур тизлек белән очучы кош? (Керәшә. Самая быстрая птица- стриж)

- В названии какой птицы спряталась корова?(сыерчык)

- Нинди кошта кар сүзе бар? (карга)

2)”Әйе”, “Юк” уены...

-Сыерчык телен тешли аламы? ( Юк. Теше юк.)

- Песнәк түбәгә оялый аламы? (Әйе)

- Кара карга койрыгын өшетә аламы? (Юк. Ул көньякта яши.)

-Саескан яз көне безгә кайтамы? (Юк, ул бездә кышлый)

IV   Өй эше бирү .

Диалог төзеп килергә.

Билгеләр кую .  

Кошлар –безнеӊ канатлы дусларыбыз. Кыш көннәрендә кошлар еш кына ачлыктан һәлак булалар. Шуӊа күрә кышын кошларга өстәмә азык бирергә кирәк.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар безнең дусларыбыз

Кошларның үз - үзләрен  тотышлары белән таныштыру...

Кошлар - безнең дусларыбыз.

Кошларга багышланган кичә....

"Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз"- кичә

Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...

"Кошлар-безнең дусларыбыз"-кичә

Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...

Кошлар- безнең дусларыбыз

Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...

Кошлар- безнең дусларыбыз

Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...

"Кошлар-канатлы дуслар"

Безнең якта яшәүче һәм чит җирләрдәге кошлар турында мәгълумат бирү....