Канатлы дусларыбызга кышкы ярдәм
проект по технологии (9 класс) на тему

Салаватуллин Азат Фагимович

    Суыклар җитү белән кошларга азык табу кыенлаша. Кыска гына көн- песнәк  үзенә туенырлык азык та таба алмады, һәм ул таңга кадәр яши дә алмаска мөмкин.Күңелсез статистика – кышын 10 песнәкнең 2 се генә салкын кышны  исән – сау чыгып, язны каршы ала.Күп кенә кошлар төркем булып оешалар, болай эшләгәндә азык табуда җиңелрәк, салкын кышны да  җиңеп була.

  Кыш кошлар өчен бик зур сынау .Менә шул вакыт инде алар безнең янда, кешеләр янында күбрәк чуала башлыйлар. Алар бездән саклау һәм яклау көтәләр. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kanatly_duslarybyzga_kyshky_yardem.doc362 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ

АПАС  МУНИЦИПАЛЬ  РАЙОНЫ

КЫЗЫЛТАУ  УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ  МӘКТӘБЕ

               “ Канатлы дусларыбызга кышкы ярдәм”

                         дигән темага фәнни-тикшерү эше

Эшләде: Кызылтау  урта мәктәбенең

                9 нчы сыйныф укучысы

Салаватуллин Алмир Азат  улы

Җитәкче: Салаватуллин Азат Фәһим

                                                    улы, I квалификацион

                категорияле  технология

                                                                   укытучысы

                                    Апас - 2016                      

                            Эчтәлек

I. Теманың актуальлеге........................................................................ 3 бит

II.1 бүлек. Безнең якта кышлаучы кошларның  үзенчәлекләре.

  1. “Кышлаучы кошлар” төшенчәсе.................................................  4 бит
  2.  Кышлаучы кошларның төрләре,  үз-үзләрен тотышы,

яшәү урыны, туклануы.................................................................. 4бит

III. 2 бүлек. Кышлаучы кошларның санын саклау.

  1.  Күзәтү.............................................................................................  5 бит
  2.  Сораштыру һәм анкета нәтиҗәләрен анализлау.......................   5-6 бит
  3.  Җимлекләр ясау............................................................................   7 бит
  4.  Җимлеккә килүче кошлар санын тикшерү...............................   8 бит
  5.  Кошларны тукландыру...............................................................   9 бит

2нче бүлеккә нәтиҗә.......................................................................  9 бит

IV.  Йомгаклау…………………………………………………….   10 бит

V.  Кулланылган әдәбият..................................................................   11 бит

       

               I.  Теманың актуальлеге.

   Без 21 гасырда  яшибез -  бу  техник прогресс  чоры. Безне техник яңалыклар чорнап алган- компьютер, кәрәзле телефон, ЖК телевизорлар, микродулкынлы мичләр һ.б. Без кеше уйлап тапкан яңалыкка шулкадәр тиз күнегәбез, хәтта табигать үзе тудырган матурлыкны күрмибез.

    Агачлар, куаклар  яныннан үткәндә  безнең яклауга һәм саклауга  мохтаҗ булган  кечкенә канатлы дусларыбызны күрмибез.Кошлар дөньясы күптөрле.    Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Кошларның кеше өчен әhәмияте аларның табигатьтә тоткан урыннарына бәйле.

  Мин үз-үземә сорау бирдем: безнең янда кышны үткәрүче кошлар турында без бөтенесен дә беләбезме?  Безнең  алга  шундый проблема  килеп басты: безнең якта кышны үткәрергә калган кошлар нишлиләр? Чөнки бөҗәкләр кыш җиткәнче үк качып беттеләр.

Максат.Кышын кошлар тормышын , аларның үз-үзләрен тотышын, нәрсә белән туклануын өйрәнү, жимлек ясау.

Өйрәнү предметы :  кышлаучы кошлар.

Гипотеза: кышын кошлар суыктан түгел, ә азык җитмәүдән интегә.

Бурычлар:

-фәнни  әдәбият  кулланып, безнең якта кышлаучы кошларның төрләрен ачыклау; җимлекләр ясау; җимлектә тукланучы кошларны күзәтү; төрле төр кошларның нинди азык яратуын ачыклау.

Тикшерү методлары:

-күзәтү                                -тасвирлау

-чагыштыру                       -фотога төшерү

-анкета                               - анализ.

                         

                             II.   1 бүлек.

Безнең якта кышлаучы кошларның үзенчәлекләре.

1.1“Кышлаучы кошлар “ төшенчәсе.

Көзге суыклар башлану белән бөҗәкләр белән тукланучы кошлар җылы якка очарга әзерләнәләр.Аларның бу сәяхәте суыклар башлануга гына бәйләнмәгән.Аларның очып китү сәбәбе- азык бетүгә бәйләнгән. Бөҗәкләр юкка чыккач, алар нәрсә белән туклансын?!

       Безнең якта кышларга калучы кошлар , суыклар җитү белән, кешеләр яшәгән урыннарга киләләр.  Аларны  “утрак кошлар”дип атыйлар. Бу төр кошларга  - чыпчыклар, песнәк, ала карга, чәүкә, саескан, тукран  керә.

1.2 Кышлаучы кошларның төрләре.

  Безнең якта  кышлаучы төп кошлар – болар  чыпчык, песнәк, саескан, чәүкә, ала карга,  тукран, күгәрчен.

   Тукран- урман кошы. Ул һәрвакыт хәрәкәттә. Тукран үзенең көчле томшыгы белән агачлардан бөҗәкләр эзли.  Тукран агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый. Шулай итеп үзе дә туклана, урманга да файда китерә. 

  Күгәрченнәр урамда, күбесе кеше яши торган урыннарда яшиләр. Күгәрченнәр кайвакыт ояларын да өй кыекларында ясыйлар.

  Карабүрек – безнең як табигатен бизәп торучы кошларның берсе. Ул яз, җәй айларында урманда яши, ә кышын бакчаларга, паркларга очып килә, агач орлыклары, җиләк-җимеш калдыклары белән туена.

   Кышны үткәрүче кошлар арасында безнең өчен иң якыны -чыпчыклар һәм песнәкләр. Чыпчыклар – кечкенә, батыр, акыллы  кошчыклар. Үзләренең ояларын агач куышларына,  буш сыерчык ояларына, стена аралыкларына ясыйлар. Җылы якка очып китмиләр, төркемнәргә оешып, кешеләр яши торган урыннарда кыш чыгалар.

     Песнәкләр – бик хәрәкәтчән, кечкенә кошлар. Аның томшыгы көчле. Томшыгы ярдәмендә ул агач кайрысыннан бөҗәкләр чүпли.Песнәк үлән орлыгы, төрле җиләкләр белән туклана. Бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә.

                             III.  2 бүлек

Кышлаучы кошларның санын саклау үзенчәлекләре.

2.1. Күзәтү.

    Суыклар җитү белән кошларга азык табу кыенлаша. Кыска гына көн- песнәк  үзенә туенырлык азык та таба алмады, һәм ул таңга кадәр яши дә алмаска мөмкин.Күңелсез статистика – кышын 10 песнәкнең 2 се генә салкын кышны  исән – сау чыгып, язны каршы ала.Күп кенә кошлар төркем булып оешалар, болай эшләгәндә азык табуда җиңелрәк, салкын кышны да  җиңеп була.

  Кыш кошлар өчен бик зур сынау .Менә шул вакыт инде алар безнең янда, кешеләр янында күбрәк чуала башлыйлар. Алар бездән саклау һәм яклау көтәләр.

  Чыпчыклар һәм песнәкләр –безнең  булышчылар. Җәйнең буеннан-буе алар армый талмый бөҗәк чүплиләр. Бер песнәк гаиләсе генә дә җәй буе 35 мең зарарлы бөҗәкне юк итә. Көз җитү белән бу азык азая,кыш килү белән бөтенләй бетә. Хәзер аларга булышырга- безнең чират.

 Безнең якта кышлаучы кошларның санын саклау максатыннан оештырылган  чара.

  Үзебезнең якта кышлаучы кошларга ярдәм итү йөзеннән , “Кошларга ярдәм ит”! дигән акция  үткәрдек.

    2.2   1-7 сыйныф укучылары арасында сораштыру  уздырдык. Монда 56 укучы катнашты. Укучыларга 5 сораудан торган  анкета әзерләнде.

1. Син җимлек ясадыңмы?

  1.  Кышын кошларга җим бирәсеңме?
  2.   Кышын кайсы кошларны еш күрдең,ә кайсы кошны сирәк күрдең?
  3. Син ничек уйлыйсың, кышын кошларны ни өчен ашатырга кирәк?
  4. Кышны безнең якта кышлаучы кошлар нинди файда китерәләр, беләсеңме?

Анкетадагы “Син җимлек ясадыңмы?”-дип  бирелгән сорауга җавапларны анализлагач, менә нәрсәләр ачыкланды: укучылар арасында  җимлек ясаучылар бик күп.

“Кышын кошларга җим бирәсеңме?” дигән сорауны анализлагач, менә нәрсәләр ачыкланды:73 % укучы “әйе” дип җавап биргән.

Анкетаның 3 нче соравына  укучылар  чыпчык, песнәк, күгәрчен, ала каргаларны  күп күрдек дип, ә тукран, саескан, чукырларны аз күрдек дип җавап биргәннәр.

“Син ничек уйлыйсың: кышын кошларны ни өчен ашатырга кирәк?” дигән сорауга  56 укучының : 96 %  - кышын аларга азык табу бик кыен, шуңа күрә ачтан үлмәсеннәр өчен, аларны ашатырга кирәк, дип җавап биргән.Ә 4 % - белмим дип җавап биргән.

                   

   “Кышны безнең якта кышлаучы кошлар нинди файда китерәләр, беләсеңме?” дигән сорауга  65% укучы- кышын да алар агач кайрысы астындагы бөҗәкләрне юк итәләр дип җавап биргән; 35% укучының җавабы  “белми”.

         Кошларның үз-үзләрен тотышын күзәткәннән соң, туклану урыннарын ачыкларга булдым. Мәктәпкә барганда да, кайтканда да аларны күзәттем. Аларның төрле агачлар янында гына түгел,  ә кешеләр яши торган өй тирәләрендә дә  күпләп очуларын күрдем. Димәк, алар монда азык эзлиләр.

2.3 Кошлар ашханәсе.

 Без сыйныфыбыз  белән кошларга җимлекләр ясап куйыйк дигән фикергә килдек.Җимлекләрне буш сок, сөт тартмаларыннан, пластик шешәләрдән, картон тартмалардан һәм фанерадан  ясадык. Аларны мәктәп янындагы алмагачларга урнаштырдык.Кошлар  күбрәк картоннан эшләнгән тартмага килделәр. Ләкин бу җимлекнең тискәре ягы шул  булды, кар яуган саен әледән-әле аны чистартырга кирәк,азык кар астында кала. Һәм без шундый нәтиҗәгә килдек: өйдә әтиләр һәм абыйлар белән берлектә, азыкны кар томаламаслык итеп, җимлекләрне агачтан  кыеклар  белән ясарга  кирәк. Һәрберебез тырышып ясап, матур-матур җимлекләрне  мәктәпкә алып килдек.  Кыш буе җимлекләребездә  азык бетмәде. Тәмле- тәмле сыйларны өйдән алып килдек

                                                      . 

Дөрес җимлек ясар өчен берничә киңәш:

1.Җимлекне кар-яңгырдан саклар өчен аның түбәсе булырга тиеш.

2. Салынган ризыкны җил очыртып китмәс өчен аның кырыйлары булырга тиеш.

3. Җимлекнең төбендә көнбагыш һәм башка ашлык культуралары төшеп китмәслек бик кечкенә тишекләр ясагыз, аннан җимлеккә җыелган кар суы агып китәр.

4.Ризык куя торган җир белән түбә арасы 8-10 сантиметрдан артмасын.

5. Ябык тимлеккә кош очып керергә һәм китәргә уңайлы булсын итеп, тишек ясагыз.

6.Кошлар өчен “ашханә”не буярга теләсәгез, бик мавыгып китмәгез.Ник дигәндә, салкыннарда лак катып, ярылырга мөмкин. Декор кошларга комачауламаска тиеш.

7. Җимлекләрне җирдән 2,5-3 метр биеклектә урнаштырыгыз.

8.Кошлар “ашханә”сен яшь агачларга элмәгез!

                                 

    Менә быел мин тикшерү эшләре үткәрергә булдым.

2.4 Җимлеккә килүче кошлар санын тикшерү.

Көннәр

Һава торышы

Кошлар саны

Кошлар төре

1.02.14

-25-20

10 кош

чыпчыклар төркеме

3.02.14

-28-17      *

17 кош

чыпчыклар,песнәкләр

4.03.14

-13-8        *

15 кош

чыпчыклар төркеме

5.02.14

-16-14

9 кош

1 саескан, 3песнәк, чыпчыклар

6.02.14

-23-16

12 кош

чыпчыклар,  3 чәүкә

7.02.14

-25-16

15 кош

чыпчыклар төркеме, песнәкләр

8.02.14

-24-13

8 кош

3 песнәк, чыпчыклар

10.02.14.

-8-8

3 кош

песнәкләр

11.02.14

-13-9

6 кош

2 песнәк, чыпчыклар

12.02.14

-10-5           *

12 кош

чыпчыклар төркеме

13.02.14

-6-2             *

15 кош

песнәкләр, чыпчыклар

14.02.14

-3+1

4 кош

песнәкләр

15.02.14

-1-1

2 кош

песнәкләр

17.02.14

-2-1              *

8 кош

1 саескан, чыпчыклар

18.02.14

-4-1               *

12 кош

песнәкләр, чыпчыклар

19.02.14

-2-1               *

10 кош

3  чәүкә, песнәкләр

20.02.14

-3-1

3 кош

песнәкләр

21.02.14

-7-7

6 кош

2 песнәк, чыпчыклар

22.02.14

-21-17

13 кош

2 саескан, чыпчыклар

24.02.14

-23-13

11 кош

1 чәүкә, песнәк һәм чыпчыклар

25.02.14

-17-10        *

13 кош

чыпчыклар, песнәкләр

26.02.14

-15-9        *

10 кош

чыпчыклар

27.02.14

-10-10

7 кош

2 чәүкә, песнәкләр

28.02.14

-12-8

 9 кош.

чыпчыклар

 

Нәтиҗә.

1 ай эчендә җимлекләрдә 237 кош  тукланганын исәпләп чыгардым.

Кошларны күзәткәннән соң , мин шундый нәтиҗә ясадым: салкын көнгә караганда, кар яуган көнне җимлектә кошлар саны күбрәк булды.Димәк, кар яуган көнне кошларга үзләренә азык табу  кыенрак. Һәм шуңа күрә бу көннәрдә  җимлектә кошлар саны күбрәк булды.

2.5 Кошларны дөрес тукландыру кагыйдәләре.

           Игътибар!Кошларга  тозлы,борычлы   азык , арыш ипие, цитруслы җимешләр, банан кабыгы бирергә ярамый!

   Кошларны сыйлар өчен:кыздырылмаган көнбагыш, кабак, карбыз, кавын орлыклары,күркә,  имән чикләвеге, чикләвек, тары, солы, бодай, геркулес, миләш, балан тәлгәшләре, ак ипи, туңмай, ит кисәкләре, алма  кулланырга мөмкин.

 Кошлар кайсы азыкны күбрәк яраталар? Шушы сорауга җавап табар өчен, мин тагын тикшерү үткәрергә булдым.

   Моның өчен һәр җимлеккә үлчәп 300 грамм төрле төр ярмалар, орлыклар салдык.Һәр көнне  билгеләнгән вакытта (дәресләр беткәч), мин  җимлекләрдәге азыкны  тикшердем.Һәм менә мин нәрсә ачыкладым:

Нәтиҗә.

 Мин  кошларның иң яратып ашаган азыклары  бодай, көнбагыш, тары ярмасы, бодай ярмасы  икәнен ачыкладым. Шушы тикшерүдән соң , җимлекләрдә кошлар яратып ашый торган азык өзелмәде. Сүз уңаеннан, безнең бу игелекле эшебез “Сабантуй” һәм “Пионеркая правда” газеталарында да чагылыш  тапты.

                               Йомгаклау.

  Тикшерү эше вакытында мин кошлар турында үзем эчен бик күп  яңалыклар ачтым. 

Безнең гипотеза ачыкланды : чыннан да, кышын кошлар суыктан түгел, ә азык җитмәүдән интегә, жимлек куеп без аларга ярдэм итуебезне анладым.

   Минем тарафтан үткәрелгән  тикшерүләр минем күзаллауларымны киңәйтеп,кышкы чорда кошларның тормышы белән генә таныштырып калмады,  ә миңа һәм минем классташларыма табигатькә яратып карап, кошларны сакларга һәм якларга кирәклеген аңларга ярдәм итте.

   Минем сезгә бер тәкъдимем бар:  Сез дә җимлекләр ясагыз.Аны бит тәрәзә төбенә дә куеп була.Шулай итсәгез, көн дә сезнең якка карый-карый җим чүпләгән кошларның рәхмәтен күреп, шатланып туя алмассыз.

 

 

   

   

                                       Кулланылган әдәбият

  1. Все обо всем. Популярная энциклопедия для детей. АСТ. Москва. Компания «Ключ-С». - 1997г.

 2.Воробей: домовой, полевой Е.Дашков

3.Гудков В.М. «Следы зверей и птиц».

4.Рахманов И.А. «Птицы-наши друзья», 1989

5.Савенков А. B. Исследовательское обучение младших школьников. Самара.: Издательство «Учебная литература».- 2010г. 

6.»Справочник определитель»,2008

7.Шаронов А. Атлас-справочник «Всё о птицах», 2007

8.Шипунова Т.Я. «Птицы».


 

 

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Куштарнын кышкы амыдыралы.

Экология болгаш бойдус камгалаарынга материалдар...

"Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз"- кичә

Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...

Канатлы дусларыбыз- кошлар

Кошлар –безнеӊ канатлы дусларыбыз. Кыш көннәрендә кошлар еш кына ачлыктан һәлак булалар. Шуӊа күрә кышын кошларга өстәмә азык бирергә кирәк....

"Кошлар-канатлы дуслар"

Безнең якта яшәүче һәм чит җирләрдәге кошлар турында мәгълумат бирү....

Ләйнә Ильясованың “Канатлы атлар” хикәясе атамасына салынган мәгънә.

Ләйнә Ильясованың “Канатлы атлар” хикәясе атамасына салынган мәгънә. Дәрес конспекты (сыйныфтан тыш уку өчен)...

Канатлы сүзләр

Канатлы сүзләр...

Алты канатлы җил тегермәне

Алты канатлы җил тегермәне...