Салаватуллин Азат Фагимович

«Стать первым учителем не по счету, а по уважению!»

. И сабыйлар! Эшләгез сез, Иң мөкаддәс нәрсә – эш; Эш агачы һәрвакытта Бик юмарт китрер җимеш Габдулла Тукай

Профессия: учитель технологии

Профессиональные интересы: техник конструирование

Увлечения: электро-техника

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Кзыл-Тау,Апастовский район

Место работы: Апастовский район ,Кзыл-Тауская СОШ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/salavatullin-azat-fagimovich

Кеше булса,эшләр эше булсын,

Тормышының булсын мең яме!

Изге хисе булсын күңелендә,

Ә җанында һәрчак ил-гаме!

                                 (И.Иксанова)

 

О себе

Мин,Салаватуллин Азат Фәһим улы .1970 елның 20 маенда Апас районы Кызылтау авылында дөньяга килгәнмен.Шушы авылда  8 нче сыйныфны укыганнан  соң,10 нчы сыйныфны Балтай урта мәктәбендә тәмамладым.

Казанга электро-механика буенча укырга кердем.Аны тәмамлап чыкканнан соң,   Апаста КБО да телемастер булып эшләдем.1993 елда Казан индустриаль-педагогика техникумына укырга кердем.Шушы ук елны Кызылтау урта мәктәбендә технология дәресләрен укыта башладым.Бүгенгесе көндә Кызылтау урта мәктәбендә балаларга белем бирәм.

 Гаилә  хәленә килгәндә тормыш иптәшем  Салаватуллина Гөлнур Заһид кызы Кызылтау урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта.Кызым -Салаватуллина Чулпан Азат кызы 11 сыйныфта белем ала.Улым-Салаватуллин Алмир Азат улы 7нче сыйныфта укый. Хезмәтемне  яратам ,балаларга  төпле белем бирергә тырышам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Макаренко"Педагогическая поэма",Фәнис Яруллин шигырьләре,Сухомленский "Йөрәгемне балаларга бирәм".

Мой взгляд на мир

Тормышны яратам.Җирдә яшәүче һәр кешене: олыны,кечене аңларга,аларга хәлемнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам.

Табигатьнең  һәр үләне,чәчәге,кош-корты,бөҗәкләре: һәммәсе дә бик матур,җанга якын.

      Бу язда да,тагын,бу язда да,

      Шомырт чәчәкләре иснәдем.

      Чәчәк алып килде кем бу -дисәм,

     Син икәнсең,тормыш,исәнме! 

      Артта торсын тормыш исәбе дә,

      Артта торсын еллар исәбе.

      Сахраларга чыксаң җырлап туймас

      Җыр икәнсең,тормыш,исәнме!

Мои достижения

1. Диплом "Учитель цифрового века" 2012г.
2. Почетная грамота. За совершенствование учебно-воспитательного прцесса,внедрение эффективных педагогических технологий и многолетний, плодотворный труд. 2013г.
3.Благодарность.За активное участие в работе проекта для учителей "Инфоурок" 2013г.
4. Диплом "Учитель цифрового века" 2013г.

5.Свидетельство о публикации авторскую методическую разработку.2014г.

6.Свидетельство за опубликование свой авторской материал .

"Технологиядән квиллинг" интернет-проекта "Копилка уроков-сайт для учителей" 20.11.2014г

7.Благодарственное письмо " За трудовой задор, личный подход к каждому ученику, хорошую подготовку и проведение государственной итоговой аттестации выпускников 2016 года."

Июнь,2016г.
Повышение квалификации

 

Моё портфолио

 

Кемне генә сокландырмас,шатландырмас

Укытучы хезмәтенең чын җимеше.

Балаларга төпле, тирән белем бирү –

Менә нинди бөек хезмәт аның эше.

 

Укытучы. Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Мәктәптә , укыту йортында белем бирүче, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы олугъ зат ул.

Укытучы! Нинди  бөек исем. Һәр бала язмышы, аның бүгенгесе, киләчәге мөгаллимнең күңел түрендә, алтын йөрәгендә...

Укытучы! Әни!  Бу сүзләр һәрвакыт янәшә йөри, чөнки укытучы икенче әни. Укытучы тирән белемле һәм методик әзерлекле, шәфкатьле, ярдәмчел булырга тиеш. Чөнки баланың укуга мөнәсәбәте, гадәттә, аның укытучыга булган ихтирамына бәйле.

           Күңелем белән гомер башым – балачагыма әйләнеп кайтам. Балачак истәлекләреннән дә газиз нәрсә бар соң!  Аларны тыныч кына искә алып та, дулкынланмый гына сөйләп тә булмый.  

     Мәктәпне тәмамлаганга да утыз бер   ел сизелми дә үтеп киткән. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбер аерылмады. Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр мөһим урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам. Хәзер инде үзем укытучы. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен.

       Әйе, мин бәхетле. Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен. Гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул! Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрдән башлана, диләр. Олы юлга алып чыгучы кечкенә генә сукмакта да тәүге адымнар чарлана. Чишмә башыбызда торучы, тәүге адымнарыбызны ясарга ярдәм итүче кеше бит мин – Укытучы. Нинди генә заманда, чорда, гасырда яшәсәк тә, иң матур үрнәк, иң якты маяк булып калырга тиеш без!

       Минем хезмәтем  дә мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин дә Укытучы.   Балаларга белем бирүче, гыйлем нуры чәчүче, күңелләренә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы  кешеләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлавыма  беренче укытучым этәргеч булгандыр.

Минем әнием дэ, әтием дә - укытучы. Шуңа күрә мин дә укытучының бар авырлыкларын беләм.Әнием мәктәптә рус телен  укытты, э әтием- биология ,химия фәнен укытты. Укучылар һәм әти-әниләр аларны хөрмәтли һәм ярата. Балалар  аларнын  дәресеннән елмайган йөзләр, бәхетле  йөрәкләр,белем өстәлгән  башлар белән чыгалар. Мәктәптә дә ,өйдә дә гел бергә балаларга төпле белем биру, аларнын якын киңәшчесе булып калырга тырыштылар. Шуларны кече яшьтән куреп ускэнгә күрә укытучы эшенэ кызыктым бугай.Бүгенгесе көндә Кызылтау урта мәктәбендә технология һәм физкультура фәннәрен укытам. Тормыш иптәшем-башлангыч сыйныфлар укытучысы. Кызыбыз Чулпан да үзебезнең сукмактан китте.

Укытучы, минемчә, зур, матур, хуш исле гөл. Һәр көнне гөл,укытучы күңеле кебек,үсә һәм зурая. Гөлнең эше күп : җирдән су алып, үзен ашатырга, кояшка омтылып, яктылыкны йотарга, тәнен җиргә биреп, балаларын үстерергә тели...Укытучы да бар күңелен, көчләрен, бар вакытын безгә багышлап, җиребездә яши...

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы